Татар теленнән олимпиада биремнәре. 7 нче сыйныф татар төркеме.
олимпиадные задания (7 класс)

Вәлиева Гөлназ Хәбибрахмановна

 Татар теленнән олимпиада биремнәре. 7 нче сыйныф татар төркеме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tat_jaz_tat_gr_7_klass.doc28.5 КБ

Предварительный просмотр:

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән олимпиада биремнәре.

7 нче сыйныф (60 минут)

  1. Бүген Сабан туе!
  2. Андый-мондый гына түгел, тирә-якта бик сирәк була торганы – бик зурысы, бик шәбе.
  3. Данлыклы чабышкылар җыелалар.
  4. Атаклы көрәшчеләр киләләр.
  5. Исемле йөгерешче ирләр бүген көчләрен сынашмакчылар.  
  6. Алмачуар белән минем өчен дә бүгенге көн, бәлки, гомергә бер генә килеп китә торган зур көннәрдер.
  7. Айгырым сыналмаган түгел.
  8. Өченче яшенә чыккач та, менәргә өйрәттек.
  9. Шуннан бирле авылыбызда үзара ат ярыштырулар күп булды.

(Г. Ибраһимовтан)

БИРЕМНӘР 

  1. 5 нче җөмләдән ирен гармониясенә буйсынган сүзне язып алыгыз.

  1. 9 нчы җөмләдән рәт гармониясенә буйсынмаган сүзне язып алыгыз.

  1.  3 нче җөмләләдәге данлыклы сүзенә синоним уйлап языгыз.

  1. 4 нче җөмләдәге көрәшчеләр сүзе сүз ясалышының кайсы ысулы белән ясалган?

А) сүзләрне кушу юлы белән

Ә) сүз ясагыч кушымчалар ялгау ысулы белән

Б) бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү юлы белән

В) дөрес җавап бирелмәгән

5) 1 нче җөмләдәге бүген  рәвешенең төркемчәсен билгеләгез.

     А) саф рәвеш

     Ә) вакыт рәвеше

     Б) урын рәвеше

     В) дөрес җавап бирелмәгән

6) 5 нче җөмләдә кайсы сүз тартым белән төрләнә?

7) 8 нче җөмләдән затланышсыз фигыльләрне язып алыгыз.

8) 8 нче җөмләдәге өйрәттек фигыленең юнәлешен билгеләгез.

9) тексттан хәзерге заманда кулланылган хикәя фигыльләрне язып алыгыз  

10) 6 нчы җөмләдәге Алмачуар сүзенә морфологик анализ ясагыз.  

11) Төрле төркемчәләргә кергән фигыльләрне кулланып “Яраткан бәйрәмем” темасына 12 җөмләдән торган хикәя төзегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 5 сыйныф татар төркеме

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 6 сыйныф татар төркеме

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 7 сыйныф татар төркеме

7 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 8 сыйныф татар төркеме

8 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 10 сыйныф татар төркеме

10 нчы сыйныф өчен олимпиада биремнәре...