"Татар кызы" бәйгесе
план-конспект

Загидулина Альбина Фанисовна

"Татар кызы" бәйгесе Балаларның туган телдә аралашу, сөйләшү, үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлекләрен үстерә, укучыларда милли, патриотик хисләр тәрбияли.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_kyzy.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Г.Баруди исемендәге 4нче номерлы Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе

“Татар кызы – 2021” бәйгесе

Заһидулина А.Ф, туган тел һәм әдәбият укытучысы

Хәерле көн, укучылар, укытучылар, хөрмәтле хөкемдарлар, тамашачыларыбыз. Бәйрәм белән сезне! Бүгенге “Татар кызы” дип исемләнгән  бәйрәм чарасын башлап җибәрәбез!! Әлеге бәйгедә без  кызларыбызның уңган, булганлыкларын сынарбыз.

Хөрмәтле хөкемдарлар белән таныштырырга рөхсәт итегез:

 Милли уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Гаязова Нурдидә Мәсхүт кызы

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фазылҗанова Ләйсән Дамир кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илалова Тәнзилә Мансур кызы.

Әйдәгез хөрмәтле тамашачылар, кул чабып кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк. Хәзер мин сезне кызлар белән таныштырып үтәм. 1 Ибатуллина Әдилә  3 “А”   2. Фәтхиева Илүзә  3 “А”   3. Ермолаева Арина, 3 “Г” 4. Хашимова Алинә 4 “В”  5. Камалиева Зәлинә 5 6. Шакирова Гүзәл 5 “А”

Ә шулай да, жюрига кызларыбызның кайсы якларына игътибар итәргә кирәк булыр соң?1 киемнәренә. 2 үз-үзләренең тотышларына, ягъни тыйнаклыкларына.3. Зирәклегенә, тапкырлыгына. 4 Уңганлыгына. 5. Җыр-биюгә осталыгына.

 Шулай итеп, бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз.

I. Ул “Таныш булыйк” дип атала.

Кызлар белән танышып үттек, хәзер исә аларның осталыкларын тикшерүгә күчәрбез. Киләсе турда безне кызларыбыз бәби төрү серләренә төшендерерләр. Ә кызларны сәхнәгә чакырабыз.

II. Бәби төрү.

Афәрин, кызлар, булдырдыгыз. Әниләрегезгә ярдәмчеләр  булып үсеп киләсез икән. Инде, хәзер, сезне икенче яктан сынап карарбыз.

Тапкыр сүз, җор теллелек, зирәклек хас безнең халыкка. Менә бүгенге кичәдә дә бирелгән сораулар алдында югалып калмыйча, кызлар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәтерләр дип ышанып калабыз.

III. Интеллектуаль тур.

Кызлар, әйтегез әле, без нинди республикада яшибез?Бик дөрес. Хәзер менә сезнең туган җирегезне ничек яхшы белүегезне сынарбыз. Сезнең һәрберегезгә Татарстан темасына берәр сорау бирелеп үтәр.  Дөрес җавапларны жюри билгеләп барыр.

1. Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

2. Татарстан флагының төсләрен тәртип буенча атагыз. (яшел, ак, кызыл)

3. Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән? (канатлы ак барс)

4. Татарстан гимнын кем язган? (композитор Рөстәм Яхин, Рамазан Байтимеров )

5. Татарстанның президенты кем? (Миннеханов Рөстәм Нургалиевич)

6. Татарстанның дәүләт телләрен атагыз. (татар, рус телләре)

7. Казан шәһәренә исем ничек сайланган?

Молодцы, кызлар. Икенче сорау безнең мәктәбебез тормышына кагылышлы булыр.

1. Мәктәбебез кем исемен йөртә? ( Галимҗан Баруди)

2. Мәктәбебездә директор кем? Тулы исем-фамилиясе. (Гаязов Рамил Равил улы)

3. Гаязова Нурдидә Мәсхүт кызы кем ул? (Милли уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары)

4. Шакиров Азат Самат улы кем ул? (уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары)

5. Фазылҗанова Ләйсән Дамир кызы кем ул? (тәрбия эшләре буенча директор урынбасары)

6. Туктарова Татьяна Юрий кызы кем ул? ( башлангыч сыйныфларда укыту эшләре буенча директор урынбасары)

7. Нуриев Марат Гомәр улы кем ул? ( информатизация эшләре буенча директор урынбасары)

Афәрин, кызлар, булдырдыгыз. Көчле алкышлар белән сезне урыныгызга озатабыз.

Кадерле дуслар! Бүген сезне каршыга чыккан кызларыбыз, танылган җырчылар, атаклы нәфис сүз осталары да, табаннарыннан ут чыгара торган филармония артистлары да түгел. Алар гап-гади кызлар! Әмма аларның рухлары нык, күңелләре бай.

Хәзер алар безгә үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәтерләр.

VI. Музыкаль номерлар.

Хатын-кызлар үзләре дә матур булырга, әйләнә-тирәне дә матур итәргә ярата, шулай бит. Киләсе турда без дә кызларыбызны шул яктан сынап карарбыз. Ул Чәч үрү дип атала. Сүзне кызларга бирәбез

V. Чәч үрү.

Бию көйләрен ишетсә

Кызлар биеми калмас.

Уйнап торган читекләрдән

Егетләр күзен алмас.

Хәзер исә кызларыбыз биюгә сәләтләрен күрсәтерләр. Хәзер сәхнәдә турле халык биюләре яңгырар, кызлар, сезгә туры килгән көйгә шул халык биюен күрсәтергә кирәк булыр

VI. Халык биюе.

(башкорт, чегән, рус, кавказ, мари, татар, үзбәк)

Тыйнак та син,

Тырыш та син,

Батыр да син,

Матур да син

Киң күңелле татар кызы.

Кояштан да иртә торып

Җиң сызганып

Зур эшләргә тотынасың

Оҗмах кызы.

Менә бүгенге кичәгә дә кызларыбыз тантаналы бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да яратып ашала торган ризыклар белән килгәннәр.

Бу осталыкка алар әниләреннән, әбиләреннән өйрәнгәннәр.

Кызлар, сүз – сезгә.

VII.Татар милли ашларын тәкъдим итү.

(музыкаль пауза)

Бәйге тәмам. Инде хәзер...

Сынаулар артта калды.

Барыгызга афәрин!

Беркем дә сынатмады.

Хөрмәтле дуслар! Менә бәйгебез ахырына якынлашты. Йомгаклау өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез

Татар дисәм, мине бөтен дөнья белә,

Ул исем бит ташка сырланган.

Шушы исем белән халык гомер иткән,

Шатланган да, янган, сызланган!

Татар кызы, татар уллары без,

Саклыйк, яклыйк туган илебезне.

Без көч биреп, яшәтергә тиеш

Җандай газиз туган телебезне.

- Хөрмәтле тамашачылар! Шуның белән безнең бәйгебез тәмам . Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм шатлык теләп саубуллашабыз. Көннәрегез имин, дөньяларыгыз тыныч булсын. Сау булыгыз!

Җир шарының ак бәхете өчен

Яратылган җәүһәр, алтын сез.

Кешелекнең иң зур зиннәте сез,

Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз!

Күзләреңнең каралыгын

Шомыртлардан алдың мәллә?

Су буенда гына , үскән

Зифа талдай синең гәүдәң.

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар кызы .

 Кем бар тагын синдәй бүтән?

Тал чыбыгы кебек нечкә билле,

Яз кояшы кебек сөйкемле.

Дөньяларда иң-иң гүзәл зат та,

Татар кызы гына шикелле.

Татар кызы...Бу исемдә

Күпме тылсым, күпме сер!

Нечкә билле бу сылуга

Сокланып син бакчы бер!

Иман нуры балкый аның

Ай кебек йөзләрендә

Зыялылык, инсафлылык

Гап-гади сүзләрендә..

Тамашачылар белән уен: (сорау - җавап)

1. Хатын-кызлар исемнәре  белән аталган, исеме кергән  җырларны әйтегез 

2. Кулсыз- аяксыз, тәрәзә кага? (җил)

3. Эри авызга капкач? (шикәр, конфет)

4. Үзе су, үзе каты (Боз)

5. Нәрсә ул моң? (Көй)

6. Сумка тотып керәләр, белем төяп чыгалар? (Мәктәп)

7. Нинди шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга)

8. Көн белән төн нәрсә белән тәмамлана? (Н хәрефенә)

9. Татарстанда нинди шәһәр бөгелмәскә тиеш? (Бөгелмә)

10. Суда нинди таш булмый (Коры)

11. Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый? (Күләгәсен)

12. Битне-кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата? (Битяулык)

13. Боргалана, әйләнә, күздән шәлгә әйләнә? (Йомгак)

1) Үзе миңа көлә, үзе мине күрми.( көзге)

2) Булмаган җире сирәк,

    Үзе һәрвакыт кирәк.( су)

3) Ике күрше бер-берсен күрергә теләсә дә, күрә алмый.( күзләр)

4) Тәнендә - мунча,

    Борынында- рәшәткә.

    Аркасында- бер кул.( чәйнек)

5) Үскәндә яфрагын ашыйлар,

   Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.( суган)

6) Урамда бар, кырда юк
    Мунчада бар,өйдә юк(у һәм н авазлары)
7) Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? ( авыз)

1) Суда нинди таш булмый? ( коры).

2)Син туктасаң туктый,
   Син барсаң бара.
   Нәрсә ул? Уйлап кара?(күләгә)
3)Вак кынадыр үзләре,
  Ялтырыйдыр күзләре,

   Бу ни була, эзләче? (йолдызлар)
4) Тугай кайчан сайрый?(р авазы өстәсәң)
5)Кара диңгезгә төшкән таш нишли?(юешләнә)

6) Агач башында йорты,

   Эчендә яши җырчы.( сыерчык)

7) Колагы бар, башы юк, ашамаган ашы юк. (миски, кәстрюль)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...