План - конспект урока "Исем" в 4 классе
план-конспект по теме

Конспект урока татарского языка в 4 классе(татарская группа) Тема:Исем

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon isem_-_4_klass.achyk_dres.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

  Алабуга шәһәре ,8нче урта мәктәбенең 2 категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исмәгыйлева Римма Ралиф кызы.          

               Тема : Исем.

Максат: - сүз төркеме буларак исем турында аңлатма

                     бирү;

  1. исемгә сорау куярга өйрәнү;
  2. баш хәрефтән языла торган сүзләр турында белемнәрне ныгыту;
  3. туган телебез – татар теленә мәхәббәт хисе тәрбияләү;
  4. сөйләм телен үстерү;                                                                        

ДӘРЕС БАРЫШЫ.                                                                                                

1.Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар!

- Хәерле көн сезгә!

- Укучылар, тактага карагыз әле, анда нинди шигырь юллары язылган икән.Әйдәгез бергәләп укыйк әле.(хор белән уку)

                  И туган тел, и матур тел,

                  Әткәм - әнкәмнең теле!

- Сезгә бу шигырь юллары танышмы?

- Нинди шигырь соң ул?

- Кем язган ул шигырьне?

(Тактада Г.Тукай портреты – шуңа күрсәтү)

- Әйе, татар халкының яраткан шагыйре Г. Тукай язган бу шигырьне. “Туган тел” шигырь генә түгел бит әле ул җыр да. Хәзер инде ул гимнга әйләнгән.Бу шигырьгә халык көй язган.Әйдәгез әле, искә төшереп “Туган тел” җырын җырлап алыйк. (Укучылар басалар һәм бергә җырны җырлау).

- Г.Тукайның бу шигыре нәрсә турында?( тел турында)

 

2.Өй эшен тикшерү.

Мин сезгә өй эше итеп тел турында мәкальләр һәм әйтемнәр әзерләп килергә кушкан идем. (4 – 5 укучыдан сорау)

- Укучылардан мәкаль һәм әйтемнәрне укыту, эчтәлеген аңлата бару.

- Әйе, җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күп төрле. Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән, үзенә кадерле бер генә теле бар. Шул телдә аның әти - әнисе, туганнары сөйләшә. Шуңа күрә ул телне туган тел – ана теле дип атыйлар.

3.Тел турында шигырьләр сөйләтү.

Туган телебез татар теле турында бик күп шагыйрьләр шактый гына шигырьләр дә иҗат иткәннәр. Безнең Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче Гөлзада Әхтәмованың да тел турында шигырьләре бар. Әйдәгез, берничәсен сөйләп һәм тыңлап үтик.(укучылар тел турында шигырьләр сөйлиләр)

  1. Рәхмәт, укучылар!

Тел турында безнең татар халкы болай ди : Синең телең – синең арысланың, җибәрсәң – сине үтерер, сакласаң – сине саклар,- ди. Шуңа күрә, үзебезнең туган телебезне югалтмыйча, читкә җибәрмичә сакларга кирәк!

4. Үтелгәнне искә төшерү.

- Тел ярдәмендә нәрсә дә булса хәбәр итү, әңгәмә алып бару ничек дип атала?(сөйләм)

- Сөйләм нәрсәләрдән тора?(җөмләләрдән)

Укучылардан җөмләләр төзетү.

- Җөмлә нәрсәләрдән тора?(сүзләрдән)

- Һәр сүз нәрсәне белдерергә мөмкин?Әйдәгез әле шуны белер өчен һәрберебез берәр сүз әйтеп чыгыйк. Үзегез әйткән сүзнең нәрсә белдергәнен әйтегез.(предметны, билгене, хәрәкәтне, затны, күренешне)

5. Яңа теманы аңлату.

- Бүгенге дәресебездә үтеләсе яңа тема да затны, предметны, күренешне белдерүче сүз төркеме.

- Ә нинди сүз төркеме икән соң ул? Аны белер өчен безгә менә бу кроссвордны чишәргә кирәк.

(кроссвордның сорауга җавапларын тапкач – исем дигән сүз чыга)

  1. һәрберебез өчен иң кадерле кеше.(әни)
  2. ТӨЗ сүзендәге яңгырау тартыкны саңгырау тартыкка алыштырып яз.(Төс)
  3. Авыз эчендә үзе, тик йотып булмый.(Тел)
  4. һәрвакыт үзен күрсәтүче зат алмашлыгы.(мин)

- Әйе , бүген без өйрәнәсе сүз төркеме – исем.

ИСЕМ – предметны, затны, күренешне белдереп, КЕМ? НӘРСӘ? сорауларына җавап булып килә торган сүз төркеме.

- Укучылар, безнең сыйныф бүлмәсендә нәрсәләр бар, шуларны атыйк әле!(урындык, өстәл, такта...)

- Бу сүзләр нәрсәне белдерәләр?(предметны)

- Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр? (нәрсә?)

- Ә хәзер дәрестә утыручы кешеләрне атыйк.(укучы, укытучы, малай, кыз...)

- Бу сүзләр нәрсәне белдерәләр?(затны)

- алар нинди сорауга җавап бирәләр?(кем?)

- Әйе, без атап чыккан сүзләр КЕМ? НӘРСӘ? соравына җавап биреп , предметны, затны белдерәләр. Алар барысы да ИСЕМ сүз төркеме булалар.

- Рус телендә КТО? Соравына нинди сүзләр җавап булып киләләр?

- Татар телендә , рус теленнән аермалы буларак КЕМ? соравына кешеләрне белдерүче сүзләр генә җавап булып киләләр. НӘРСӘ? соравына предметны, хайваннарны, үсемлекләрне, күренешне белдерүче сүзләр җавап булалар.

- Хәзер, әйдәгез әле, Поезд  уенын уйнап алыйк.

Тактага кем? нәрсә? дип язылган 2 паравоз ябыштырыла. Өстәлдә арты белән куелган вагоннар ята. Һәр укучы чыгып бер вагонны алып укый һәм кайсы паравозга эләктерәсен, ни өчен анда эләктерәсен аңлата. Шулай итеп поезд җыела. Сүзләрне ябыштырып бетергәч, нәтиҗә ясау.

КЕМ? поездындагы сүзләрне уку. НӘРСӘ? поездындагы сүзләрне уку. Һәр поезддагы сүзләрнең ни өчен анда куелганын аңлату.

  1. Физкультминут.

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк.

Кул тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк

Арганнарга булышыйк.

  1. Дәфтәрләрдә эш.

Теманы ныгытуны дәвам итеп дәфтәрләрдә язма эш эшлибез.

*Число языла

*Исем(дәреснең темасы)

*Сыйныф эше

* Матур язу күнегүе – И туган тел, и матур тел,

                                     Әткәм - әнкәмнең теле!

  1. 105 нче күнегү.

(Биремне бер укучыдан укыту, аңлату, тактада һәм дәфтәрләрдә эшләү)

- Исемнәр УРТАКЛЫК һәм ЯЛГЫЗЛЫК исемнәргә бүленәләр.

ЯЛГЫЗЛЫК исемнәр дип – кеше исемнәрен, фамилияләрен, авыл, шәһәр, елга, тау исемнәрен әйтәбез.(кәгазьгә язылган исемнәрне күрсәтә бару)

Алар баш хәрефтән язылалар. Газета – журнал, әдәби әсәр, кинофильм һәм спектакль исемнәре дә ялгызлык исемнәргә керә. Алар баш хәрефтән һәм куштырнаклар эчендә язылалар.

- хәзер укучылар, үзегез дә ялгызлык исемнәр әйтеп карагыз әле!( укучылардан әйттерү)

109 нчы күнегү. (вакыт булса)- телдән.

7. Дәшмибез уены.

Укучыларга 2 карточка бирү(1 – ялгызлык, 2 – уртаклык дип язылган)

Укытучы исемнәр укый укучылар кайсы җавап туры килә, дәшмичә генә шул карталарны күтәрәләр.

  1. Дәресне йомгаклау.

Бүгенге өйрәнгәннәрне ныгытып, йомгаклап, мин сезгә ТЕСТ сораулары әзерләдем. Сорау һәм 3 вариант җавап булачак. Кайсы вариант дөрес дип саныйсыз, кул күтәреп җавап бирерсез.

  1. Исем нәрсәне белдерә?

            а)предметның билгесен

            б)предметның исемен

             в)предметның эшен

2. Кайсы билгеләмә дөрес?

            а) исем – сүзнең бер өлеше

             б) исем – җөмлә кисәге

           в)исем – сүз төркеме

3. Исем нинди сорауга җавап бирә?

         а) кем? нәрсә?

          б) нинди? Кайсы?

          в)нишли?

4. Кем? соравына нинди сүзләр җавап булып киләләр?

           а) хайваннарны белдерүче сүзләр

            б)кешеләрне белдерүче сүзләр

            в)хайваннарны һәм кешеләрне белдерүче сүзләр.

5. Нинди исемнәр ялгызлык исемнәр дип аталалар?

              а)кеше исемнәре, атамалар

               б)транспорт

               в)эш кораллары

6. Кайсы җөмләдә хата җибәрелгән?

            а)Менә алсу таң ата.

             б)Безгә алсу килде.

             а)Күктә йолдыз күренә.

             б)Кичә йолдыз апа кайтты.

- Димәк исем турында өйрәнгәннәрне ныгытып тагын бер кат исемгә аңлатма бирик.

- Нәрсә ул исем? Нәрсәне белдерә?

- исем нинди сорауларга җавап бирә?

- Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

- Кәефләрегез ничек?

-  Кәефләрегезнең яхшы, күтәренке булуы – дәресебезнең җинел, кызыклы , уңышлы үтүен белдерә.

Дәрестә актив булуыгыз өчен рәхмәт сезгә.

- Дәрескә билгеләр кую.

- Дәрес бетте, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз, укучылар!

   

       

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

"М. Хасанов. "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект. 11 класс, татар төркеме

" М. Хасанов "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект 11 сыйныф татар подгруппасы өчен....

Разработка плана конспекта (5 класса) "Прыжок в длину с места, техника челночного бега".

Конспект урока для учащихся 5 классаТема урока: Обучение прыжка  в длину с места, технике челночного бега.Задачи урока:Образовательные:Обучение технике прыжка  в длину с места, т...

план-конспект мастер-класса по теме "Репортаж как жанр публицистики"

Данный мастер-класс позволит учителям познакомить учащихся с основными видами репортажа как одного из публицистических жанров. Предназначен для учителей, работающих в спрофилированных на гуманитарные ...

План-конспект мастер-класса по теме «Лепка из глины громатухи «Птичья семья»

План-конспект мастер-класса по теме «Лепка из глины громатухи «Птичья семья»     ...

план-конспект мастер-класса сценическая речь

Театр – это синтетическое искусство. Колоссальное значение в театре имеет визуальный образ. Однако, стоит отметить, что театр ориентирован прежде всего на вербальное творчество. Поэтому важнейши...

План -конспект мастер -класса "Работа над полифонией в младших классах"

Мастер класс " Работа над полифонией в младших классах "  на произведенияхГ. Пёрселл «Ария»И.С. Бах «Менуэт G-dur” из сборника «Нотная тетрадь Анны Магдалены Бах»И.С. Бах «Прелюдия e-moll” из сбо...