Тукай кичәсе
материал (5 класс) по теме

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган бу кичә рус һәм татар телләрендә төзелде. Шигырьләр дә, җырлар да русча- татарча тәрҗемә белән бара, шуңа күрә рус мәктәпләрендә үткәрү өчен бик кулай.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay.doc90 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай кичәсенә сценарий

 Залның түрендә — Г. Тукай портреты, ул чәчәкләр, гөлләр белән бизәлә.        

2 Алып баручы.

Бар күңеллелек дөньда

Бар бер ямь бүген

1 Алып баручы.

Нәрсәдән бу? –Мин беләм!

Икесе бергә:

Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!

1 Алып баручы. Исәнмесез, кунаклар! Бүген бездә бәйрәм — олы тантана. (Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Бәйрәм бүген» җыры яңгырый. )

Илдә кояш, җирдә кояш

Йөздә кояш, күздә кояш

Көндәгечә көлә кояш,

Әмма бүген үзгә кояш.

Бүген аның каршысына

Канатланып чыккан бөре...

Аваз сала томшыклары:

Тукай көне, Тукай көне!

Килә язлар, китә язлар.

Һәр ел саен үзгәрелә... үзгәрелә...

Һәр ел саен Тукай гына

Япь-яшь хәлдә килә безгә

Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Тукай көне безнең бәйрәм!

 Г.Тукай —бөек татар шагыйре. Тукай абыебыз 26 апрельдә — матур яз көнендә, кошлар җылы
яклардан
әйләнеп кайткач, умырзая чәчәкләре башларын калкыткач дөньяга килгән. Кызганыч
ки, ул бик яшьли
үлә, әмма әсәрләре — озын гомерле. Бүгенге кичәдә аның кайбер әсәрләре
с
әхнәләштерелеп тә күрсәтелер, шулай итеп, без яраткан шагыйребезнең туган көнен билгеләп
үтәрбез.

2 Алып баручы.

Замело снегами, смыло дождями седого времени многие имена, многие из них стерлись и потускнели. Тукай же, напротив, чем далее от нас, тем ближе и понятней, тем ярче новыми, неизведанными гранями своего творчества.

Если говорить о писателях, которые мало прожив, успели много сделать, то одним из них  несомненно является Г.Тукай. Он умер, когда ему было всего 27 лет. Апрель 1886 года – И апрель 1913 года. Родился весной и весной ушел из жизни.

1 алып баручы.

Телсез идек - Тукаебыз телле итте,

Җырсыз идек Тукай безне җырлы итте.

Күгебездә балкып  торган йолдыз булып,

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

“Ребенку” шигыре

2 алып баручы:

Родился Г.Тукай  26 апреля 1886 года в деревне Кушлавыч Менгерской волости бывший Казанской губернии, в семье муллы. Нищий край. Растрескавшиеся от ветра и зноя подзолистые земли…  Здесь голод- частый гость. Тукаю было пять месяцев, когда умер отец. А потом из рук в руки, из дома в дом, из деревни в деревню. Сиротство, нищета, унижения.

1алып баручы:

Иң матур җир кайда? -дисез,

Билгеле Кырлай җире.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

Су анасы, Шүрәлеләр

Ел да җыела бире.

Җыелмас иде – Кырлай ул,

Аларның туган җире!

2алып баручы:

Тукая взрастил и вскармил  сам народ. Будто знал наперед, что оплатит ему сторицею благодарный поэт, не оставлял его в беде, поддерживал, подбадривал, утешал. Читаем мы сейчас стихи Тукая и думаем – откуда такая сила? От родной земли, от народа...

1алып баручы:

Туган телне яттан сөйләп,

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине, Тукай!

Тылсымлы шигырьләреңне

Укыйбыз кабат-кабат.

Балачак хыялларына

Бирәләр алар канат.

Шүрәлеләр яшәгәнгә

Ышанмый кемнәр генә.

Су анасы әкият сөйли

Серле җәй төннәрендә.

Апрель җитсә, исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син

И моңлы, нурлы Тукай.

“Татар биюе” башкарыла

«Иртә» дигән шигырь  “Утро”.

Ишек алды күренеше, өй, киртә, капка; бер кырыйда — эт оясы. Эт өрә башлый. Бабай йокысыннан уянып чыга.

 Бабай. Хәерле иртә, туганнарым! Акбай, ник өрәсең? Үзеңә генә күңелсезме әллә? Ашыйсың да киләме? Хәзер бар да булыр, азрак сабыр ит, яме?

   Бабай (әбине чакырып). Әбисе, чык әле. Чык! Акбайны ашатырга кирәк.

   Әби. Әйе. әйе. аңладым. Хәзер  ашатам мин аны. Менә бит, рәхмәт төшкере, якын дустыбыз турында оныта да язганмын.        

  (Ана, чиләк - көянтә асып, суга барырга җыена.)

Ана. Ә мин. булмаса. чишмәдән су алып кайтыйм

   Ага (кулына чүкеч тоткан). Киртәне төзәтәсе бар икән. Кадакларны табып, эшкә дә керешергә мөмкин.

(Песи күренә, ул юына, киерелә, уйный, мыраулап йөри).          

Песи:Хәерле иртә, дусларым!

Гали йөгереп керә.  “Уяталар” җыры

Гали Г. Тукайның «Безнең гаилә» дигән шигырен, гаилә әгъзаларына сөйли башлый.

Гали. Кәҗәкәем, әйдә әле. мин сине үлән белән сыйлыйм. Мә, аша! («Гали белән Кәҗә» шигырен Динара сөйли.)

Гали белән Кәҗә китә. Ишек алдына Акбай йөгереп чыга, өрә башлый. Аның артыннан, этне эзләп   Айрат керә

   Айрат: кая йөгерәсең? Куып тотын булмый, тукта! Тукта, дим ич!

  Акбай: Тагын өйрәтә башлыйсың инде!

Айрат. Тыңла әле әйткән сүзләремне, ярдәме тими

калмас.

—        Ах, җүләр маэмай! Тырыш, яшьләй, —        зурайгач җайсыз ул: Картаеп каткач буыннар, эш белү
у
ңайсыз ул! (Г. Тукай. «Кызыклы шәкерт»  )

Әйдә. Галине чакырабыз да урманга барабыз. Гали! Гали! Акбай өрә. Гали керә.

Гали. Исәнмесез, саумысыз? Нигә кәҗә саумыйсыз? Әтәчегез күкәй салган, нигә чыгып алмыйсыз? Ник чакырдың?

Айрат. Әйдә. урманга киттек. Суда коенырбыз. Бик эссе бит.

   Гали. Әйдә соң. нәрсәләр бар икән урманда? Кыз-ык!

Айрат белән Гали чәчәкләрне күзәтеп утырганда. Күбәләк очып чыга. алар  аны куа башлый. «Бала белән күбәләк” шигыре ролләргә бүленеп сөйләнә.Магнитофон язмасында кошлар сайравы ишетелә.”Дождь и солнце» шигыре

Учак. Учак өстенә казан эленгән. Казанда ботка пешә Ботка янында, зур кашыклар тотып. Кәҗә белән Сарык утыра

Кәҗә. Ой. кызык иттек бит бу бүреләрне, ә!

Сарык. Куркыттык шул, куркыттык!  Кэҗә. Боткасы тәмле булган!

Сарык. Бик тә тәмле!

Кәҗә. Аша әле, Сарык, аша!

Сарык. Син дә аша, Кәҗә дус!      

Кәҗә. Тукта, анда кемдер бар!        

Сарык. Кем булыр икән ул?

Айрат, Гали һәм Акбай керә.        

Айрат. Исәнмесез, Кәҗә белән Сарык?!

Кәҗә. Исәнмесез, малайлар!,

Сарык. Рәхим итегез, утырышыгыз. Ботка белән сыйланыгыз.

Урманда нишләп йөрисез соң?

 Гали. Су коенырга дип килгән идек тә, күлне таба алмыйбыз. Сез аның кайда икәнен белмисезме соң?

Кәҗә. Беләбез, ул күлгә бүреләр дә суга дип киткән иде әле.

Айрат. Безгә күлне күрсәтмәссезме икән?

Сарык. Күрсәтербез күрсәтүен, ләкин бер

шартыбыз бар: моның өчен сез безгә әкият сөйләп бирерсез. }

Г али. Ярый. ярый, килештек. Ә хәзер мине тыңлагыз, «Борын-борын заманда яшәгән ди бер кәҗә. Аларның өйләре булган ди таштан, этләре — каештан», сөйлимме яңа баштан?!

Кәҗә. Әй. шаяртасың ла син

Сарык. Әйдәгез, киттек! Сезгә күлне күрсәтәбез!        

үл күренеше. Бакалар тавышы ишетелә, Кәҗә белән Сарык, күлне күрсәткәч, китәләр.

Айрат. Бу гади күл генә түгел, бик тылсымлы да, бакалар бакылдаша, төнбоеклар

үсеп утыра. Әйдәгез әле, күзәтик, тагын ниләр бар икән бу күлдә

Малайлар белән Акбай, качып, күлне күзәте башлыйлар. Күлдән Су анасы һәм аның балалары

килеп чыга.

«Су аналары биюе» «Бакалар җыры » дигән җыр көенә башкарыла. Бию беткәндә, М Яруллинның “Шүрәле” балетыннан музыка яңгырый “Шүрәледән” өзек укыла  Шүрәле һәм Былтыр  керә.

Шүрәле:

Әй, матур егет, әйдә кети-кети уйныйбыз. Син ни атлы? Исемең ничек синең?

Былтыр:

-Мин  Былтыр, ә син кем?

Шүрәле:

-Мин -Шүрәле. әйдә кети-кети уйныйбыз.

Былтыр:

Я, ярый уйнарбыз. Син башта мине тыңла. әнә бер бүрәнә ята, башында ярыгы бар. Син бармагыңны шунда тык, и урман сарыгы.(шүрәле кушканны эшли, Былтыр бүрәнәдән чөйне балта белән кагып кгып чыгара)

Шүрәле: (елаган тавыш белән)

-Кысты, кысты, бармагымны Былтыр кысты. Килегез ярдәм итегез

(“Шүрәле” җыры башкарыла)

Шүрәле. Әйбәт җыр булды бу. бик; тә күңелемә хуш килде, кәефем дә күтәрелде. Хәзер инде

сезне кытыкларга да була...    Инде бармакларым төзәлде, шуңа уйныйсы да килә башлады, Ә урманда ник бер адәм  заты күренсен! Кети-кети уйнар идем.. И, монда Су аналары бар икән! Хәзер мин сезнең

белән... (Су аналарына таба йөгерә.)

Су аналары. Ә без сине суга чумдырырбыз.

Шүрәле. Юк. юк. мин судан куркам. Кирәкми... Куркам. СУ аналары барыбер аны суга  таба

өстериләр./ Кермим, куркам, куркам...        

Су анасы үзе генә кала. алтын тарак белә чәчен тарый-тарый моңлы җыр башкара. Алтын

тарагын калдырып, суга чума. Качып утыр ган җиреннән Гали йөгереп чыга һәм алтын таракны
   ала.        '

Гали. Тарак таптым! Алтын тарак!        

Айрат белән Акбай йөгереп чыгалар. Акбай өрә.

Айрат. Алма. алма таракны! Ул синеке түгел бит!

Гали. Минем тарак! Мин таптым! Тарак минеке! — Балалар. Алма. алма. карак булырсың? Ка рак!!!

Алып баручы. Килегез эле, дусларым .Тыңлагыз эле сүземне! Гали, алма ул таракны Тукай абыебызда бит ул таракны алмаска кушкан. Чөнки, балалар, рөхсәтсез кеше әйберләренә тияргә ярамый! Сезгә «карак» дигән начар кушамат тагарлар. Габдулла Тукай да үзенең әсәрләре аша безгә гел акыллы, зирәк киңәшләр бирә. Серле әкиятләре, кызыклы{шигырьләре өчен без аңа бик тә рәхмәтле

(“Эш беткәч, уйнарга ярый”, “После работы можно и поиграть» шигыре

«Туган телем» җыры Э Мөэминова сүзләре

1 алып баручы:

Тукай нибары 27 ел яшәде. Шул кыска гомерендә ул кайберәүләр 100елда да үтәп чыга алмаслык эш башкарырга өлгерә. Күрәсең кеше аз гына яшәп тә гаять зур эш эшләргә, шул хезмәтләре белән халык күңеленә кереп калырга мөмкин икән. Тукай - әнә шундыйлардан. Тукай безгә якын, кадерле, ул һәрчак безнең күңел түребездә.

2 алып баручы:

Ә бүгенге кичәбезне татарның гимнына әйләнгән Габдулла Тукайның  “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.

 “Туган тел” дигән җыр хор белән  башкарыла.

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән  аңлашылган шатлыгым,  кайгым  минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам;

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...