открытый урок 4 класс
план-конспект урока по теме

Гатауллина Лейсан Тагировна

открытый урок 4 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon annotaciya.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Һөнәрләр (4Б сыйныфы, рус төркеме)

Максат:Һөнәрләрне,аларның ясалышын искә төшерү,сөйләмдә куллана белү.

Бурычлар:

1)Өйрәнгән лексиканы  cөйләмдә урынлы  куллануны камилләштерү .

2) Укучыларның төрле ситуацияләр һәм биремнәр аша фикер эшчәнлекләрен, уйлау сәләтен үстерү.

3) Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү .

Дәрес тибы: ЛГКК

Кулланылган метод һәм алымнар : репродуктив ысул , күрсәтмәлелек,

Эшчәнлек төрләре: телдән һәм язма күнегүләр эшләү,

Җиһазлау: Интерактив такта, ноутбук,  рәсемнәр

    Дәрес барышы

1.Оештыру моменты      

  1. Исәнләшү:
  1. Исәнмесез, укучылар!
  2. Исәнмесез!
  3. Хәерле көн!
  4. Хәлләрегез ничек?
  5. Бик яхшы!
  6. Утырыгыз.
  7. Дежур укучы сүзе.(Сыйныфта кем дежур?(..)Әйдәле,Алсу сыйныфта кемнәр юк?(....)Бүген ничәнче число?(...)Атнаның нинди көне?(...)
  8. Рәхмәт,Алсу.Без сезнең белән татар теле дәресен башлап җибәрәбез.Ә хәзер өй эшен тикшерәбез.

2. Өй эшен тикшерү.

  1. Укучылар, без алдагы

дәрестә нәрсә турында сөйләштек әле? (һөнәрләр турында)

-Сез нинди һөнәрләр беләсез?(язучы,сатучы,табиб,укытучы,җырчы)

Әйе,бик дөрес.

Бу сүзләр нинди кушымчалар ярдәмендә ясалалар(-чы/-че кушымчалары ярдәмендә)Кайсы очракта –чы кушымчасы ялгана,ә кайсы очракта –че кушымчасы?(Калын сүзләрдә –чы кушымчасы,нечкә сүзләрдә –че кушымчасы ялгана) Ярый,яхшы.

Ә хәзер әйдәгез, өй эшен тикшереп үтик. Өй эше итеп сезгә  һөнәрләрнең  кайда кем булып нишләве турында язып килергә иде.Әйдә тикшереп үтик.

Кем ?                   Кайда?               Нишли?

Тегүче                 фабрикада          тегә.

Укытучы              мәктәптә             укыта.

Бакчачы               бакчада              утырта

Төзүче                     төзелештә           төзи

Табиб                       хастаханәдә       дәвалый

Балыкчы                   елгада                  балык тота

Яхшы,укучылар.   Әфәрин.

3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.

Бүген без һөнәрләр турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Россиядә яшәүче халыклар элек-электән тырышлыклары, уңганлыклары, осталыклары белән дан казанган.

 Тормыш алга бара,үзгәрә, катлаулана.Төрле ачышлар, яңа технологияләр барлыкка килә һәм кайбер һөнәрләр кулланылыштан төшеп кала. Укучылар интерактив тактага игътибарыбызны юнәлтик.

(презентация)

Беренче һөнәребез Морҗа чистартучы элеккеге вакытларда өйләрдәге  мич морҗаларын  чистартып йөргәннәр.

Икенче һөнәребез Аяк киеме чистартучы.  Урамнардан үтүче кешеләрнең аяк киемнәрен чистартканнар.

Өченче һөнәребез Су ташучы .Әби-бабаларыбыз вакытында бочкаларга сулар тутырып аларны тележкалар белән, кая кирәк шунда илтә торган булганнар.Ә хәзерге вакытта сулар бетсә,аерым машиналарга бочка тагып краннан агызып алалар.Элеккеге чор белән хәзерге чорны чагыштырсак,без бик рәхәттә яшибез.Чөнки бөтен нәрсә техникага корылган.

Киләсе һөнәребез Фонарьчы.Бу һөнәрдә кулланылыштан төшеп калган.

Урамдагы фонарьларны элек чистартканнар, янамы ,юкмы дип тикшереп йөргәннәр.Менә укучылар, сез карап киткән һөнәрләр алар элеккеге вакытларда гына булганнар.

Укучылар,халык үз фикерләрен мәкальләр белән белдерергә ярата.Әйдәгез, хезмәт турында мәкальләрне карап үтик.(презентация)Мәкальләрне тәрҗемә итик,кыскача аңлатып үтик.(...)

Ә хәзер  укучылар, алдагы биремгә күчик.Анда сезгә күп нокталар урынына аста бирелгән сүзне сайлап алырга кирәк. Хәзер указка белән сүзгә төртеп алабыз.Тиешле сүз булса,дөрес сүзе,әгәр туры килмәгән сүз булса ,дөрес түгел сүзе чыга.(Укучылар  бер-бер артлы  интерактив тактада  чыгып эшлиләр)

Яхшы ,укучылар.Булдырдыгыз.

-Физминутка.

Ә хәзер ял итеп алабыз.Барыбызда бастык.Сөйли-сөйли хәрәкәтләнәбез.

Матур сүзләр уйладык,

Ял итәргә тукталдык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык.

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык ,киерелдек,

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычландык,

Шөгыльне дәвам иттек.

 Ә хәзер утырдык.Алдагы  биремгә күчәбез .Бу биремне язмача эшлибез.Дәфтәрләрне ачтык,бүгенге числоны язабыз.Сыйныф эше.Сорауларга тулы итеп җавап язабыз.(М:Юк,бакчачы пешерми,ул утырта)

  1. Бакчачы пешерәме?  
  2.  Биюче бииме?
  3. Тегүче сатамы?
  4. Сатучы төзиме?
  5. Укытучы тегәме?
  6. Пешекче дәвалыймы?
  7. Төзүче утыртамы?.

Алдагы биремебез.Рәсемнәрне   тиешле  урынга  куярга   кирәк.Бу биремдә як-яктагы рәсемнәрне тиешле урынга куярга тиешбез. Указка белән рәсемнәрне әкрен генә тиешле урынга урнаштырабыз.Җөмләләрне укыйбыз.   (М:Китапханәче китап бирә)    Әфәрин,укучылар.    

4.Өй эше

Дәресебездә төгәлләнеп килә.Өй эшенә күчик.Көндәлекләрне ачтык,өй эшен язабыз. Минем яраткан һөнәрем темасына 4-5 җөмләле хикәя  язарга.

5. Йомгаклау: Ягез  әле, балалар, бүген дәрестә өйрәнгән теманы кыскача гына искә төшереп китик.

_Нинди иске һөнәрләрне истә калдырдык?

--Нинди яңа һөнәрләрне беләсез?

--Нинди кушымчалар ярдәмендә ясалалар?

Ярый яхшы,укучылар.Бүген дәрестә актив катнашкан укучыларга  ....... “5” билгесе, .......  “4” билгеләре куйдым..

Дәрес тәмам.Саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной». Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной».

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А»тема: «Уравнения с одной переменной».презентация по данной теме...

открытый урок класс насекомые

открытый урок по теме класс насекомые. обобщение...

Открытый урок (мастер-класс) по русскому языку, проведённый на Фестивале инновационных идей в региональном образовании «Педагогические открытия 21 века» по теме Урок – исследование. «Предлог». (7 класс)

Тема: Предлог. (Закрепление знаний)Цель урока а) учебная: систематизировать и обогатить знания учащихся о предлоге, на основе заданий-исследований предупредить возможные ошибки в употреблении предлого...

Открытый урок по английскому языку. Открытый урок на активность обучения английского языка». (2 е—5 е классы обучения предмету)

Применение различныхвидов игр на уроке с целью закрепления лексических и грамматических навыков в обучении английскому языку....

Открытый урок (класс КРО) Развитие речи и окружающий мир. Тема "Транспорт"

Урок предназначен для детей  7 класса VIII вида (по программе Баряевой Л.Б). На уроке рассмотрены 4 вида транспорта: наземный, водный, воздушный, подземный...

Презентация Открытый урок класс баяна

Открытый урок в классе баяна тема:«Развитие самостоятельных творческих  навыковв обучении игре на баяне»http://yadi.sk/i/jFd5G0NJ3GJD6R...