Конспект урока
план-конспект урока (7 класс) по теме

Алексеева Венера Насиховна

Конспект урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rgskjsdjrusgj_rrdegrnorsgjrrryordz1.docx47.43 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

Татарстанныңхалык шагыйре-Равил Фәйзуллин.

Максат:

-язучының тормышы һәм иҗат юлы буенча өйрәнгәннәрне кабатлау һәм ныгыту;

-укучыларның сөйләм телен үстерү,фикерйөртергә,нәтиҗә чыгарырга өйрәту;

-шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү,әхлак тәрбиясе бирү.

Жиһазлау:

китаплар күргәзмәсе,Р.Фәйзуллин сүзләренә иҗат ителгән жыр язмалары,компьютер презентациясе.

Дәрес тибы:йомгаклау дәресе.

Дәрес барышы.

Укытучының кереш сузе.

Бүген без Р.Фәйзуллин иҗаты буенча йомгаклау дәресе уздырабыз. Узылган материалны ныгытырбыз,яңа мәгълүматлар алырбыз.

-Р.Фәйзуллин кайсы як кешесе?

-Балык Бистәсеннән тагын кайсы әдипләр чыккан?

(Мөхәммәт Гали,Миргазиз Укмасый,Сәет Шәкүров,Кадыйр Сибгатуллин.)

-Бүгенге көндә яшәп,иҗат итүче язучылардан кемнәрне беләсез?

-Р. Фәйзуллин,Роберт Әхмәтҗанов,Вакиф Нуруллин,Әхәт Гаффар,Рөстәм Фәйзуллин(Акъегет),Әхәт Сафиуллин,Рәшит Гарипов,Мансур Шиһапов,Мидхәт Миншин,Хәлим Җәләй.

-Р.Фәйзуллинның тормыш юлы турында кайсыгыз искә төшерә?

Актуальләштерү.

Алдагы сыйныфларда өйрәнгән шигырьләрен искә төшерик әле.“(Икмәк пешерүчеләр  җыры” шигыре яттан

сөйләнә,бергәләп анализ ясала.)

Төп өлеш.(Алдан әзерләнгән укучылар чыгыш ясый.)

1 нче укучы.Шагыйрьнең әдәбиятка килү чоры.

2нче укучы.”Нюанслар иле” шигырьләр циклы.

3нче укучы.Укытучы сөйләме.

(Яшь чак.Кесә тулы елан мөгезе!Җыр яз! Яз!Җан тулы хушаваз!Яз! Берәр юллык шигырьләренә анализ ясый.)

4нче укучы.Шагыйрь иҗатында Шагыйрь –Заман-Тарих төшенчәләре.

5нче укучы.Мәхәббәт лирикасы.

6нче укучы.Туган җир,туган тел турындагы шигырьләре.

7нче укучы.Аның шигырьләренә язылган җырлар.

8нче укучы.Аның турында дусларының фикерләре.

9нче укучы.Укытучының йомгаклау сүзе.

10нче укучы. Дәресне ныгыту өчен сораулар:

1) Р.Фәйзуллин әдәбиятка нинди яңалык алып килде?

2)Нинди темаларга иҗат итте?

3)Аның нинди мактаулы исемнәре бар?

4) Җырга әверелгән шигырьләре.

11нче укучы.Дәресне йомгаклау ,билгеләр кую.

12нче укучы.Өй эше.”Сәйдәш”поэмасын укып, анализлап килергә.

Әдәбиятка алып килгән яңалыгы:

1.Көчле образлар,фикерләр алып килде.

2.Лирик герое күпкырлы ,каршылыклы характерга ия.

3.Шагыйрьнең шәхси язмышы халык язмышыннан аерылмый.

4.Ул татар шигъриятенә моңарчы әдәби

кулланылышта булмаган бик күп сүз-гыйбарәләр һәм деталь- образлар алып килде.

5.Аның шигырьләре фәлсәфи очкынны,хикмәтне эченә ала һәм укучыга үзенә нәтиҗә ясарга,зиһенен эшкә җигәргә ярдәм итә.

6. Р.Фәйзуллин кыска шигырьләрне аерым жанр-форма

дәрәҗәсенә күтәрде.

“Нюанслар иле” шигырьләр циклы.

Р. Фәйзуллин үзеннән алда иҗат иткән шагыйрьләр юлы белән генә барса  да әдәбиятта зур уңышларга ирешә алган булыр иде.Ләкин ул эзләнүчән шагыйрь. Кыскалыкта осталык дигән гыйбәрәне истә тотып,берьюллык,ике, өч,дүртьюллык шигырьләр яза башлый.Ул аларны “Нюанслар иле” шигырьләр циклы дип атый.

Түбәндәге шигъри юлларны күзәтеп үтик әле.

“Үл генә–күбәер дусларың”.

Яшь чак.”Кесә тулы елан мөгезе”.

“Җирең түгәрәк булганчы,илең түгәрәк булсын.

”Кара төннең күзе юк,намуссызның йөзе юк.”

“Минем хәлгә төшәр өчен,сиңа менәргә әле.”

Улыма.”Ята сабый изрәп мендәрендә...

Зәңгәр күзле бөркет каурые

Ничек итеп язар үз гомерен.”

Авылда.”Биргәнеңә шөкер”-диде агай.

Идәндәге икмәк валчыгын иелеп алды.”

Бу шигырьләр һәрберсе фәлсәфи очкынны, хикмәтне эченә ала,безнең зиһенне эшкә җигәргә куша.Сүзләр кыска булса да,фикерләре бик тирән.Шушы кыска шигырьләре белән ул әдәбиятташау-шукубара.Тәнкыйтьчеләрнең,шагыйрьләрнең игътибарын җәлеп итә.Аның турында бик күп яза башлыйлар.Кемнәрдер аны хуплый, кемнәрдер кабул итә алмый.Ләкин шунысы хак:бу шигырьләре беләнР.Фәйзуллин гасырлар буе калыпланган шигъри форманы вата,яңарта.Башка шагыйрьләр әдәбиятка бунтарь йөрәкле шагыйрь килүен танырга мәҗбүр булалар.

Һәр әдәбиятның башлангычы халык иҗатына барып тоташа.Р.Фәйзуллин заманында халык иҗаты буенча аспирантура тәмамлый.Шуныңнәтиҗәсе буларак,шушы кыскашигырьләрнең нигезендә халык авыз иҗаты,мәкаль-әйтем,табышмаклар,тапкыр яки кинаяле сүзләр ята.

Мәсәлән:Перронда ишеттем.

“Акчаң булса –гөл сибәрләр йөзеңә,

Акча бетсә- көл сибәрләр күзеңә.”

Фольклорда:”Кем кулында иллелек,аның сүзе иң элек”.

Яки “Вакыт кына мәңге тантанада.”

Фольклорда:”Гомер бит ул каш белән күз арасында.”

Мондый мисаллар аның иҗатында бик күп очрый.

Башлангыч иҗаты.

Р. Фәйзуллин зур әдәбиятка 60нчы еллар башында

килә.Башлангыччориҗатындатрадицион шигырьләр язды. «Миңа 18 яшь» шигыренәтукталыпкитәсемкилә (24 б). Бушигырендәяшьлекнеңдавылгатиңдәшбулуын, һәркөннеңяңалыкалыпкилүен, һәртугантаңгасөенү, Туганҗирнешашыпярату, яшьлекнеңдиңгезкебекшаулавын,ярсуын, куңеленең чисталыгын, сафлыгын, шундый матур метафоралар, чагыштырулар аша күрсәтә. Аны шигырь юлларында гына шундый матур сүзләр белән әйтеп булаторгандыр. Бу аның 18 яшендә язган шигыре.

«Кайту», «Иртә», «Авылда кышкы төн», «Яланда каен» һ.б. шигырьләре традицион формада иҗат ителгәннәр. «Минем әти» (44 б) шигыренә тукталасым килә. Бу шигырендә уләтисен күкләргә чөеп мактамый, киресенчә, ул аның гади,

 гадәти бер кеше булуын әйтә: философ та, галим дә тугел,

 сугышта яраланып кайтса да, герой булмаган. Ул аны җир

 кешесе итеп сурәтли. Шигырьнеңүзәгендә капма – каршы

кую (антитеза) алымы ята. Әтисе җырчы булмаса да, «бишек

 силәсен, зыңлап торганын ясарга өйрәнгән», рәссам булмаса

да, улына «Салават куперен чыкта да, күрә белергә

 өйрәткән». Аныңәтисе яшәү, тормыш итүөчен бөтен

 һөнәрләрне дә белгән, аларны улына өйрәткән.

Фәйзуллин әтисен куңелдә, хәтердә калдырырлык җыелма

образ итеп тудырган. Шигыренең соңгы юлларын «Син бары

әти, әти» дип бетерә. Шундый әтиең булу, шатлык, бәхет ул,

ди шагыйрь. Аңа бу шигырьне язганда 21 яшь кенә була.

Шагыйрь — 3 поэма, 25000 ләп шигырь юллары авторы. Аның татар телендә — 25, рус телендә 12 китабы чыккан. Аның турында 300 дән артык хезмәт (мәкалә, иҗат портреты, рецензия) язылган.

Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Равил Габдрахман улы Фәйзуллин 1943 елның 4 августында Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Шул төбәкнең Котлы Бүкәш авылында урта мәктәпне һәм 1965 елда Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1966-1967 елларда мәҗбүри гаскәри хезмәттә, хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, СССР фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. 1968-1972 елларда Р. Фәйзуллин – Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасы җитәкчесе, ә 1973 елдан 1977 елның гыйнварына кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркәтибе булып эшли, 1989 елның октябреннән ул – татар язучыларының төп әдәби журналы “Казан утлары”ның баш мөхәррире хезмәтендә.

Аның турында иҗатташлары

Мин үзем Равил Фәйзуллинның ныклыгына, алга таба да яңа эстетик кыйммәтләр тудыра алачагына ышанам. Яшьли илкүләм мәйданга чыга алуы, табигать биргән сәләте, җәптәшлеге, хезмәт яратуы, үз принципларын үткәрүдә ахыргача көрәшә алуы һәм, ниһаять, вак-төяк бәя-сүзләрдән өстен тора белүе безне моңа нык ышандыра.

(Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1981)

“Равил Фәйзуллин – татар шигъриятендә беркемнекенә дә охшамаган үз дөньясын тудырган, тудыра алган бәхетле шагыйрь. Бу шигъри дөньяның Күге – биек, тирән; Күленең суы – чиста, саф; төсләр спектры – бизәкле, бай; нигез ташлары – ныклы, тотрыклы... Ул татар шигъриятенә моңарчы әдәби кулланылышта булмаган..... бик күп сүз-гыйбарәләр һәм деталь-образларны алып керде, башкалар күзе күрмәгән тормыш күренешләрен шигъриятенең өйрәнү объектына әверелдерде.”

(Наис Гамбәр, әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь. 1995)

      “Хәзерге татар шигыре күләме буенча кыскара, җыйнаклана, тыгызлана бара. Бу өлкәдә Рәвил Фәйзуллин эзләнүләре аеруча нәтиҗәле булды. Ул кыска шигъри алымның абруен бермә-бер күтәрде. Татар һәм башка халыклар поэзиясенең ачышларына таянып, шагыйрь тыгыз калыпка тормыш фәлсәфәсен, халәти һәм фикри киеренкелекне алып керде.”

(Тәлгат Галиуллин, әдәбият галиме, язучы. 1996)

Чыннан да, Р.Фәйзуллин — безнең горурлыгыбыз. Аның иҗаты шулхәтле автобиографик ки, шагыйрь белән бөтенләй таныш түгел кеше дә, аларны укып, авторның холкын-фигылен, дөньяга карашын ачыклый алган булыр иде. Аның лирик герое — каршылыклы, күпкырлы, катлаулы характерга ия, ләкин ул нинди генә шартларда булмасын, горур, ихлас, уйчан, эзләнүчән, борчулы. Шагыйрь инде шәхси язмышын да халык язмышыннан аера алмый. Алар бер булып көчле агымны тәшкил итәләр. Шушы аһәңнең пәйда булуы белән Р. Фәйзуллин -халык шагыйренә әверелә.

Шагыйрь үзенең иҗаты белән генә түгел, якташлары янында һәр хәлиткеч чараларның үзәгендә була, туган нигезен, туганнары белән һәрдаим аралаша, туган якның саф һавасы белән сихерләнергә, чаңгыда кырлар урарга да вакыт таба. Яшьләрне дә игътибарсыз калдырмый, аларга үз киңәшләрен, бәясен бирә. Яшь каләм ияләре Мансур Шаһимәрдән, Фәүзия Солтан, Нурулла Гариф, Вазыйх Фатыйхов шундыйлардан. Безнең арабызда да тыйнак кына каләм тибрәтүчеләр бар. Алар олы шагыйребезнең дәвамчылары булыр, дигән өметтә калабыз.

Р.Фәйзуллин 1990-1995 елларда Татарстан Югары Советында депутат булып торды һәм республиканың мөстәкыйльлеген, дәүләтчелеген торгызу эшләренә якыннан торып катнашты.

Р.Фәйзуллинның татар телендә һәм русчага тәрҗемәдә кырыклап китабы дөнья күрде. Болардан тыш аерым әсәрләре алман, поляк, француз, төрек, кыргыз, эстон, грузин һ. б. телләргә дә тәрҗемә ителгән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...