Разработка урока
методическая разработка (10 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Чүти урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Козлова Раилә Навафил кызының “Габдулла Тукай иҗатында хатын – кыз образы” дигән темага план-конспекты
2013 ЕЛ
Тема:Г.Тукай иҗатында хатын – кызлар образы
Максат:1.Тукай иҗатында хатын-кыз образының күпкырлы яктыртылуын ассызыклап күрсәтү;
2. Г.Тукайның “Фөрьят”(1908),”Эштән чыгарылган татар кызына”(1909),”Татар кызларына”(1906),”Хатыннар хөррияте”(1909) шигырьләрен анализлау , язучының хатын-кыз образы аша киң җәмәгатьчелеккә әйтергә теләгән фикерен ачыклау;
3.Г.Тукайның тормышында һәм иҗатында Зәйтүнә Мәүлүдованың тоткан урыны турында фикер алышу;
4.Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
Җиһаз: 1.Китаплар күргәзмәсе;
2.Стенд;
3.Аудиоязма;
4. Альбом;
5. Мультимедиа;
Дәреснең тибы: яңа дәрес материалын үзләштерү .
Метод : семинар-дәрес.
1. Актуальләштерү.
- Укучылар, сез өйдә Г.Тукайның хатын-кызларга багышланган әсәрләре бәлән танышыгыз . Нинди шигырьләрен укыдыгыз ?Алар сезгә ошадымы?
2. Укучылар, без бүгенге дәрестә “Г.Тукайның хатын-кыз образы” дигән тема астында эшләрбез.
(дәреснең максаты аныклана)
Укытучы:
-Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның реакция елларында иҗат иткән шигырьләре татар халкын күп гасырлар буе кысып килгән иске көчләргә һәм гадәтләргә нәфрәт белән сугарылган ХlХ гасырда язучыларның яхшы традицияләрен дәвам иттереп ,Тукай үз шигырьләрендә хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсен яклап чыкты. Бу аның:
1. “Фөрьят”(1908)
2. ”Эштән чыгарылган татар кызына”(1909)
3.”Татар кызларына”(1906)
4. ”Хатыннар хөррияте”(1909) шигырьләрендә ачык чагыла.
Укучы:
-1908 нче елда язылган “Фөрьят” шигырендә Тукай татар хатын-кызларының аяныч хәлләрен реалистик сурәтли.Татар кызының бала чагында ук “тарлыклардан күңеле сынган” була. Тукай аларның фаҗигасе турында болай ди:
Ун яшь тулгач ,унбер яшьтән күрдем зиндан.
Әнкәем – бер җасус иде,әткәй – җандар
Тәрәзәдән караганны күрсә аңлар,
Тәмсез, ачы сүзләр миңа ява иде.
Тама иде ачулык җирдә күзләр каннар.
Ахырда аны “зур корсаклы бер симезгә” - “бик зур хаҗига”дүртенче хатыннлыкка көчләп бирәләр. Монда да аны газаплыйлар, кимсетәләр. Ләкин ул моңа чыдый - дәшми, буйсынып яши. Аның йөрәгендә мондый тормышка ачы нәфрәт саклана.
Бик нык торам уз хакымны түләүдә мин,
Һәнүз шул ук хокук көен көйләүдә мин, - ди.
Укучы:
- “Эштән чыгарылган татар кызына” дигән шигырендә дә ул хезмәтчән татар кызларының авыр тормышын сурәтли. Бу тормыш авырлыгының төп сәбәпчесе татар байлары икәнен әйтә:
Атылмаган кош, адаштырган эттәй,
Үткәннәргә мәэюсь карыйсың;
Күрәм, ике иренең селкенәдер
Кайсы татар баен каргыйсың.
Укучы:
- 1906 нчы елда “Татар кызларына” шигырендә хатын-кызларның хәле турында
Туып алтын булып, туфрак булысыз,
Мәгарифтән сукыр-чукрак буласыз, -дип язды.
Бөтен хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, мәдәният - сәнгатькә якынлашырга, азатлыкка, яктылыкка чыгарырга өнди.
Укучы:
Буржуаз интеллигенция татар хатын-кызларын мәдәнияткә якынлаштыру турында бик күп шыпырынып сөйләде, ләкин эшкә килгәндә, сизелерлек тормышка ашардай чаралар күрүдән качты һәм үз өендәге хатын-кызларны кимсетелгән хәлде яшәтте.Тукай шулай юк сузләр сөйләп йөрүчеләрдән көлеп язды. ”Хаттыннар хөррияте” шигыре шундыйлардан.
Хатынныр!Атлагыз алга!Бу юлда шаула,матбугат!
Хатыннарны кысучыларга каршы ач сугыш, ук ат! - дип йөрүчеләр өйләренә кайткач, хатын-кызларга менә нинди мөнәсәбәттә булалар:
- Кара, монысы да тапланган, - дидем бит, -таплары бетсен! Шуны чистартмагансыз, я, хатынмы син? Сыер бит син!
Укучы:
Шулай итеп,Тукай узе яшәгән чордагы хатын-кызларның авыр язмышын күреп тирән борчылды һәм шул хакты ачынып язды. Җәмгыятьтә сәнәгатьнең һәм әхлак нормаларының пычрануына газапланган Тукай хатын-кызның түбән төшүенә тыныч кына карый алмады.
- Тукай поэзиясендә хатын-кыз образы саф,чиста.Ул беренче шигырьләрендә хатын-кызны идеаллаштырып курсәтә. Монда мисал булып “Ифтирак соңында”, “Гыйшык бу йа!”, “Дәрдмәнд тәгелмием” шигырьләре тора. Ләкин шунын белән бергә ук,поэзиядә хатын-кыз образының сыйфатлары, мәхәббәт һәм матурлык төшенчәләре аерылмаска тиешлеге турындагы фикер дә өлгерә башлый. Аның җирдәге, җәмгыятьтәге фаҗигасен дә, матурлыгын һәм көлкесен дә сәнгатьтә гәүдәләндерү кирәк дип аңлый.
Заманында шагыйрьнең хатын-кызга, мәхәббәткә һәм гаилә мәсьәләсенә карашы, мөнәсәбәте турында чынлыкка якын торган яки бөтенләй уйдырма булган легендалар байтак таралды. Безгә бу урында аларның барысына да Тукайның “Өйләнү-тугел сөйләнү” (1910) дигән юмористик шигыре белән җавап бирәбез. Әнә шул шигырьдән генә дә авторының һәртөрле легендаларны бер читтә кагып,ике аягы белән дә җиргә басып, мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләрен бик тә тормышчан аңлаганлыгы күренеп тора.
Замандашларының истәлекләрендә Г. Тукайның хатын – кызга мөнәсәбәте турында еш язалар. Матурлыкны күрә һәм нечкә итеп бәяли белүче, күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь, әлбәттә, хатын – кыз нәфислеген дә күргән. Егерме яшьлек Тукай “ Гыйшык бу, йа!” шигырендә болай яза:
Җанын фида иткән факыйрьмен , гыйшкың күбәләгемен ;
Кил, гүзәл, күрсәт матурлыгың: янаем, кил, янаем.
Укытучы:
- Тукай шигырьләрендә шәхси мәхәббәт мотивлары чагыламы?
- Тукай лирикасыннан интим, шәхси мәхәббәт мотивларын гына аерып алу кыен. Бу яктан да ул Пушкин, Лермонтов, Байрон, Гете, Гейне, Нәваи, Низами кебек, мәхәббәтне кеше тормышының шатлыгы һәм кайгысы белән бергә, әмма аны кеше йөрәгенең дә, сәнгатьнең дә утчы хисе итеп җырлаган шагыйрьләргә теләктәш булып калды.
Барча әхрары мәхәббәт миненнән уңда, зан итәм, -
Кайда Фәрһат берлә Мәҗнүн? Мин аларның таңчысы! (“ Мәхәббәт”)
Г. Тукайның мәхәббәт лирикасы ниндидер хыял гына
булмаганлыгын, чынбарлыктагы кешеләр һәм алар белән рухи мөнәсәбәттә булганлыгын исбатлыйлар.
- Ә кем булган соң ул шагыйрьнең рухи илһамчысы? Тукай шигырьләренә самими мәхәббәт шигырьләре кайдан килеп кергән?
Укучы:
- Кем соң ул Зәйтүнә?
- 1907 елда Чистайлы пыялачы Хәйдәр гаиләсе Казанга күчә. Кызлары Зәйтүнә апасы Бәдриҗаһан белән русско – татарская школа да укыйлар.
Зәйтүнә үзенең истәлекләрендә Тукай белән аны Фатих Әмирхан таныштыруын яза. Бу турыда без Зәкия Рәсүләваның “ Тукай эзләреннән “ китабыннан истәлекләр укып беләбез ( 128-138 б).
Бу танышулардан соң Г. Тукайның “ Кызык гыйшык”, “ Кулың”, “Мәхәббәт”, “ Соңра”, “ Гашыйк”, “ Артык тамчы яшь” шигырьләре языла.
“ Мәхәббәт” шигырендә ул ачыктан – ачык ул үзенең “ Мәхәббәт ялчысына ” әверелгәнлеген игълан итә. Шуның белән бергә башкаларны артка калдырырлык илһам биргәнен яза. Ләкин ул әле һаман яшрен саклый.
“ Соңра “ шигырендә мәхәббәтнең михнәтен, газабын чиккән кеше икәнен күрсәтә.
Бер мәхәббәтнең газабын. Михнәтен сизгән кеше,
Бер сөеп арган вә җөмлә нәрсәдән бизгән кеше-
Күңле бозланган кешедер; һич тагын бер кат сөймәс... ( 1908 )
- Тукай белән Зәйтүнәнең юллары аерыла. Зәйтунә 1908 елда Казаннан Чистайга китә. Шагыйрь “ яшерен мәхәббәтен “ озата алмый. Ләкин Чистайга театр труппасы белән гастрольга барган Г. Кариев артыннан сәлам әйтеп җибәрә (136).
Бу елларда Тукайның дөньяга мөннәсәбәтендә, шигыренең рухында гомуми бер алмашыну сизелә. Ул “ Артык тамчы яшь” шигырендә:
Үлде рух яшерен мәхәббәттән, - хафа юк үлсә дә,
Нишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер җан кыю!- ди...
Тукай “ Артык тамчы яшь “ исеме белән узенең сөю газабының мәхәббәтнең “ артык тамчы канын” түгә.
Бу урында Җан Шәрәфнең мәкаләсен укып китү урынлы булыр. ”Тукай эчендәге серләрне кешегә күп сөйләргә яратмый, эчтән тынучан иде. Мәхәббәт хакында ул узе бары бер кешегә - “Әль-Ислам” мөхәррире Вафа әфәнде Бәхтияровка гына вә сиңа гына сөйлим ди торган булган.
Вафа әфәнде Тукайның, елый-елый Зәйтүнә туташны сагынуын сөйли. Тукайның бу мәхәббәте гомеренең актыгына кадәр дәвам иткән, үлүдән бер кыш элек Вафа әфәндегә очрап, икәү генә калгач,Тукай З. туташ турында сүз кузгатып,маны сөеп,мсагынып сәйләгән
-Дәресебезне Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның “Сәхнә дусты” исемле Г.Тукай турындагы истәлеген аудиоязмадан тыңлау белән тәмамлыйсым килә.
- “Кайберәүләр аның (Габдулла Тукайның) хатын-кызларны яратмавы турында сөйлиләр, ләкин бу дөрес түгел. Тукай чын мәгънәсендә хатын- кызларны ихтирам итә, зурлый, шул ук вакытта ояла да. Аның бик яратып йөргән Зәйтүнә исемле бик матур кызы бар иде, ул шул кызга да күренмәскә тырышып йөри иде. Ә үзе аның исеменә шигырҗләр язды: “сөйгәнемнән шүрәле төсле качам” дигән юллары Зәйтүнәгә булган мәхәббәте хакында иде. Үзенә башка бер төрле кабатланмый торган нәфис табигатьле кеше иде ул... Тукай “.
Өй эше.
“Китмибез”, “Олуг юбилей мөнәсәбәте илә, халык өмитләре” шигырьләрен сәнгатьле итеп укып килергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока по теме «Разработка проектов в системе программирования Visual Basic»
Данный урока проводился в группе первокурсников техникума.Тип урока: комбинированный, использовался контроль знаний, закрепление практических навыков. На уроке использовались разноуровневые задания.Це...

Методическая разработка урока по волейболу в 5 классе на основе инновационной технологии спортивно-ориентированного физического воспитания. Методическая разработка урока по волейболу в 5 классе на основе инновационной технологии спортивно-ориентированн
урок по физической культуре с ипользованием инновационной технологии спортивно-ориентированного физического воспитания...
Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема: Право. Разработка урока в 9 классе по истории. Тема: "Всё для фронта! Всё для победы!"
Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема "Право". Урок проводится на основе програмированной технологии.1 шаг: информативность-учащиеся получают определенные знания по данному вопросу.2 шаг...

методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Движения живых организмов" и презентация к ней. Методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Дыхание растений, бактерий и грибов" и презентация к ней.
Методическая разработка урока с поэтапным проведением с приложениямиПрезентация к уроку биологии в 6 классе по теме "Почему организмы совершают движения? ".Методическая разработка урока с поэтап...

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта
Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта...

Методическая разработка урока "Амины. Анилин", Методическая разработка урока "Многоатомные спирты"
Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 10" О.С. Габриелян.Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 1...

Методическая разработка по теме "Разработка урока немецкого языка согласно ФГОС. Тип урока: комбинированный"
Переход на ФГОС позволил переориентировать усилия гигантского преподавательского состава страны с традиционного узкопредметного обучения (предметные результаты) одновременно и на развитие каждого обуч...
