Электив курс
элективный курс (9 класс) на тему

Зәкиева Әлфия Нурзадовна

Электив курс татар теле 9 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esh_kgazlre.doc75 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

Пыжмара урта гомуми белем бирү мәктәбе

“Килешенде”                                                           “Расланылды”

Мәктәп директоры:                                   Эксперт комиссиясе утырышында

_________________                                   Беркетмә №__________________      /Т.В.Рахматуллин/                                     Җитәкче:  

9 нчы сыйныфта татар теленнән  

“ Эш кәгазьләре”

электив курсыннан эш программасы.

                             Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                Зәкиева Әлфия Нурзада кызы

Аңлатма язуы.

 

     Мәктәпне профильләштерү шартларында шәхеснең сәләтен, һәвәс-леген, кызыксынуын, сәламәтлеген искә алып белем бирү – төп бурычларның берсе. Өлкән сыйныфларда профильле укыту үзләренә алга таба тормыш юлы сайлаган укучыларга тиешле юнәлештә белем алу мөмкинлеге булдыра. Укучылар төп фәннәрнең нигезен белергә, үзләре киләчәктә ия булырга теләгән һөнәр өчен кирәклеләрен тирәнтен үзләштерергә теләк белдерә. Хәзер югары уку йортлары укытучылары һәм галимнәре дә вузга керү имтиханнарын уңышлы тапшыру һәм алга таба белем алу өчен югары сыйныф укучыларын махсус әзерләргә кирәк дигән фикердә тора. Профильле белем бирү бүгенге көндә актуаль проблема булып тора. Ул база, профильле укытуларны һәм электив курсларны үз эченә ала.

     Укучылар сайлап алган курслар төп мәктәптә профильле укытуга әзерлек эчтәлеген тәшкил итә. Һөнәр юнәлеше бирү – бу курсларның төп функциясе. Татар теленнән электив курс эчтәлеге үзенчәлекле, укучыларда телне үзләштерүгә кызыксыну һәм эчке омтылыш формалаштыруга юнәлтелгән булырга тиеш.

    « Эш кәгазьләре » электив курсы өчен 17 сәгатьлек махсус программа төзелде. Бу курсның максатлары:

-Эш кәгазьләренең кеше тормышында һәрчак  кирәклеген һәм аны куллана белүне формалаштыру;

-        татар телебезгә, халкыбызның тарихына һәм мәдәниятенә хөр-мәт тәрбияләү;

-        укучы балаларда милли үзаң формалаштыру ;

        

Электив курс буенча укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

  1. Стилистика фәненең төп үзенчәлекләре, аның функциональ стильләре турында белергә.
  2. Эш кәгазьләрен мөстәкыйль куллана белү
  3. Рәсми – эшлекле стиль. Эшлекле сөйләм жанрлары.
  4. Үзләштерелгән белемне гамәлдә кулланырга.
  5. Курс ахырына укучылар “Эш кәгазьләре ”буенча программмада каралган белемнәрне үзләштереп, аларны гамәлдә куллана белергә тиешләр. Бу - эш кәгазьләрен дөрес юнәлештә куллана  белү күнекмәләрен булдыру дигән сүз.

Электив курсның актуальлеге:

Урта мәктәптә “Татар теле һәм әдәбияты программасы”нда стилистикага, сүз сәнгетенә, эш кәгазьләренә  өлешчә урын бирелә. 9нчы сыйныфта укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стильләрнең үзенчәлекләре турында 1-2 сәгать дәвамында танышып китсәләр дә, мәктәп программасында сүз сәнгате буенча тулы белем бирү каралмаган. Бу фәнгә кагылышлы теоретик белемнәрне тирәнәйтү, фәнни яктан анализлау, ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйрәтү электив курсның нигезендә ята.

Программаның билгеләнеше:

17 сәгатькә исәпләнгән бу программа 9 нчы сыйныф укучыларына.

Программа эчтәлегенең төзелеше:

  1. Стилистика һәм аның төп өйрәнү объекты.
  2. Аралашу әдәбе
  3. Документлар - язма сөйләмнең бер төре.
  4. Эш кәгазьләре үрнәкләре
  5. Рәсми – эшлекле стиль
  6. Сөйләм культурасын тәрбияләү.

 Темаларны өйрәнү 17 сәгатькә исәпләнә. Теоретик сорауларны өйрәнеп бетергәннән соң, гамәли дәресләр үткәрү карала.  Гамәли күнегүләр алган белемнәрне ныгытырга һәм укучыларның теоретик материалларны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерергә ярдәм итә. Укытучы аларны үзе теләгәнчә үзгәртә дә ала.

Дәреслекләр. Х.Р. Курбатов. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002, Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш.Татар әдәбияты. Теория. Тарих. -Казан: Мәгариф, 2004,  Вәлиев З.В.Эш кәгазьләре үрнәкләре- Казан:Тат. Кит. Нәшр.,1999.

 Моннан тыш компьютерлар ярдәмендә Интернет тиешле материалларны эзләү мөмкинлеге дә бар.

Календарь – тематик план

№т/с

Дәрес темасы

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

факт

1

Эшлекле аралашу. Телдән һәм

 язма аралашу. Аралашуның үзенчәлекләре

2

Сөйләм – эшлекле аралашу әдәбенең бер төре.

3

Документлар – язма сөйләмнең

 бер төре.

4

Җитәкчелек итүдәге

документларның төрләре, таләпләре

5

Этика. Сөйләм әдәбе.

6

Рәсми – эшлекле стиль тарихы

7

Эш кәгазьләре.

Аңлатма язуы.Белешмә.

8

Эш кәгазьләре. Акт .

9

Тәрҗемәи хәл(Автобиография)  Сыйфатнамә

10

Эш кәгазьләре. Ышанычнамә.

11

 Эш кәгазьләре. Хат. Беркетмә

12

Эш кәгазьләре. Аңлатма

13

Эш кәгазьләре. Котлау. Шартнамә.

14

Эш кәгазьләре .Боерык.

15

Эш кәгазьләре.Гариза.

16

Зачет-дәрес

17

Нәтиҗә. Йомгаклау

Әдәбият

Укучылар өчен:

  1. БРИга  әзерләнү өчен ярдәмлек.–Казан: РИЦ “Школа”,  2006
  2. Сафиуллина Ә.Н. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар.- Казан: Гыйлем, 2008
  3. Шәмсетдинова Р.Р.Татар теле. Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

Укытучы өчен:

  1. Абдуллина Р.С.Хәзерге татар теленең орфографиясе һәм орфоэпиясе-Казан: Мәгариф, 2009
  2. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш.Татар әдәбияты. Теория.Тарих. -Казан: Мәгариф, 2004.
  3.  Хисамова Ф.М.Татар теле морфологиясе.- Казан: Мәгариф, 2006


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган төбәгем". Электив курс программасы

Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...

Электив курс для 9 класса

Мәкаль һәм әйтемнәргә нигезләнеп төзелгән әхлак тәрбиясе(9нчы сыйныфлар өчен электив курс)...

Электив курс для 9 класса. Разработки уроков

1 нче бүлек. Алма агачыннан ерак төшми.1 нче тема : Анасына карап кызын коч, атасына карап улын коч.Максат :1.Гаилә турында төшенчә бирү; гаиләнең ныклыгы, ата-анага, балаларга йөкләнгән бурычларны ба...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

Электив курс-11 класс

Урта мәктәптә “Татар теле һәм әдәбияты программасы”нда стилистикага, сүз сәнгетенә, эш кәгазьләренә  өлешчә урын бирелә. 11нче сыйныфта укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стильләрнең үз...

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...