Хәлләрне кабатлау
методическая разработка (7 класс) по теме

Каримова Разиля Агалямзяновна

Хәлләрне кабатлау буенча ачык дәрес эшкәртмәсе. 7 нче сыйныф укучыларына

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_7_klass.docx26.3 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы Пыжмара урта мәктәбе

7 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес план-конспекты

Укытучы: Каримова Рәзилә

Әгъләмҗан кызы

2013 ел

Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты Хәлләрне гомумиләштереп кабатлау, алда үзләштерелгән, белемнәрне башка ситуацияләрдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.

2.Фикерләү сәләтен үстерү.Укучыларның сөйләм телләрен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.Тәрбияви максат.Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Дәрес тибы: белемнәрне актуальләштерү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, тест сораулары.

Дәрес барышы:

I Актуальләштерү:

  1. Исәнләшү
  2. Укучыларны барлау
  3. Максатлар кую ситуациясе:

Укытучы: Укучылар, узган дәресләрдә нәрсәләр өйрәндек?

Балалар: Хәлләрне өйрәндек.

У: Хәл җөмләнең баш кисәгеме әллә иярчен кисәгеме?

Б: Иярчен кисәк

У: Бик дөрес. Укучылар,СЕЗНЕҢ АЛДА ҖӨМЛӘНЕҢ БАШ КИСәкләре һәм иярчен кисәкләре табличкалары. Хәзер әйдәгез әле, берәм-берәм чыгып 1 кисәкне алып урынына куябыз.

Баш кисәкләр                                 Иярчен кисәкләр

Ия                                                            тәмамлык

Хәбәр                                                      аергыч

                                                                Хәл

                                                                Аныклагыч

Укытучы: Хәлнең ничә төре бар?

Б.: 8

У.: Әйдәгез санап китик.

Б.: Урын, вакыт, сәбәп, максат, рәвеш,күләм, шарт, кире

У.: Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүген дәрестш нишлибез?

Б.: Хәлләрне кабатлыйбыз.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1.Экранда сезгә җөмләләр бирелгән.Сез ул җөмләләрдән хәлләрнең 8 төрен табарга тиеш буласыз.(Эш төркемнәрдә эшләнә.)

3 слайд.

1.Суда аккошлар йөзә.

2.Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч йөрәккә авыр.

3.Соңга калган өчен, ул шелтәгә эләкте.

4. Аны күрер өчен, бик биеккә күтәрелергә кирәк.

5. Ул бик тәэсирләнеп, дулкынланып тыңлый.

6.Бу өйдә сүз бик аз сөйләнә булса кирәк.

7.Әгәр мине бик сагынсаң,аккан суларга кара.

8.Ничаклы тырышса да, артык сикерә алмаячак.

Беренче  җөмләдә нинди хәл бар?

Укучы:Урын хәле.Ул кайда ?дигән сорауга җавап бирә.Эш яки хәлнең урынын белдерә.

Укучы: Икенче җөмләдәге  хәлебезнең атамасы -вакыт хәле.Эш- яки хәлнең вакытын белдерә.Кайчан? кайчанга чаклы ?сорауларына җавап бирә

Укучы: Өченче җөмләнең хәле - сәбәп хәле.Эш яки хәлнең сәбәбен белдереп, ни өчен? Ни сәбәпле? Сорауларына җавап бирә

Укучы: Дүртенче җөмләдә  максат хәле һәм урын хәле бар.Максат хәле эш яки хәлнең максатын белдерә. Ни өчен? Нинди максат белән? соравына  җавап була.

Укучы.: Бишенче җөмләдә рәвеш хәле бирелгән. Ничек? дигән сорауга җавап була. Эш яки хәлнең үтәлү рәвешен белдерә.

Укучы: Алтынчы җөмләдә күләм хәле һәм урын хәле бирелгән. Күләм хәле  күпме? соравына җавап була.Эш яки хәлнең күләмен белдерә.

Укучы:Җиденче җөмләдә шарт хәле бар. Нишләсәң?соравына җавап була.

Эш - яки хәлнең шартын белдерә.

Укучы: Сигезенче җөмләдә кире хәл бирелгән. Нишләсә дә? Нәрсәгә карамастан? сорауларына җавап була.Көтелгән эш яки хәлнең киресе булачагын белдерә.

4 слайд

1.Суда аккошлар йөзә.

2.Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч йөрәккә авыр.

3.Соңга калган өчен, ул шелтәгә эләкте.

4. күрер өчен, бик биеккә күтәрелергә кирәк.

5. Ул биктәэсирләнеп, дулкынланып тыңлый.

6.Бу өйдә сүз бик аз сөйләнә булса кирәк.

7.Әгәр мине бик сагынсаң,аккан суларга кара.

8.Ничаклы тырышса да, артык сикерә алмаячак.

2. Китаптан күнегү эшләү. 125 нче күнегү

Өзекне язып тикшерегез, баш һәм иярчен кисәкләрнең астына сызыгыз. Хәл кисәкләрнең төрен телдән аңлатыгыз.

Яр буеннан әчкелтем төтен исе килде, чит кешене сизенеп, эт өреп җибәрде. Караңгылык эченнән, очлаеп, бер йорт түбәсе калкып чыкты, ә сул якта ниндидер ат кешнәп куйды.

Барый яр буендагы йорт янына килеп җитә-җитмәс туктады да, як-ягына карангалап, сукмак буенча сак кына алга атлады. (Н.Фәттах)

3. Сүзлек диктанты. Язма эшләрдә еш кабатлана торган хаталарны булдырмау өстендә эш.

Гөлия – тегеңә, анасының, тыңларга

Гөлинә – һаман,  әгәр дә, чистарттык та кайтып киттек

Асия – һәм, һәр, болыт

Рәмзил – шигырь

Алсинә – читкә, һәрбер, әмма

4. Карточкалар эшләү. Тест.

1 вариант

1.Хәлләр

А) 7

Б) 8

В) 9 төргә бүленә

2. Тышта кичә кич белән күтәрелгән буран һаман дулый иде (Г.Б.) җөмләсендә

А) 3 төрле мәгънәдә килгән 4 хәл бар;

Б) 2 төрле мәгънәдә килгән 4 хәл бар;

В) 1 төрле мәгънәдә килгән 4 хәл бар;

3. Кайсы хәл фигыльгә түбәндәге чаралар ярдәмендә ияреп килә?

Шарт фигыль формасы аша, икән бәйлек сүзе, сорауны белдереп килгән –мы, -ме кушымчасы, шарт фигыль формасы яки икән бәйлек сүзе белән бергә әгәр (гәр) теркәгече аша.

А) шарт

Б) рәвеш

В) максат

4. Кире хәлгә хас вариантны табыгыз.

А) шарт фигыль формасы –са, -сә аша

Б) фигыльгә кадәр, чаклы, саен бәйлекләре ярдәмендә

В) шарт фигыль, хәл фигыль + -да, -дә, -та, -тә кисәкчәләре белән бәйләнә

5. Авырганга күрә килмәде сүзтезмәсендә калын хәрефләр белән бирелгәне нинди хәл?

А) сәбәп

Б) максат

В) кире

2 вариант

1. Хәлләр җөмләнең

А) фигыль белән белдерелгән кисәген

Б) исем белән белдерелгән кисәген

В) алмашлык белән белдерелгән кисәген ачыклый

2. Бераздан алар куе куак арасындагы землянкага кереп киттеләр җөмләсендә

 А) 3 төрле мәгънәдә килгән 3 хәл бар;

Б) 2 төрле мәгънәдә килгән 3 хәл бар;

В) 1 төрле мәгънәдә килгән 3 хәл бар;

3. Кайсы хәл фигыльгә түбәндәге чаралар ярдәмендә ияреп килә?

Хәл фигыль формасы, чагыштыруны белдерүче –дай, -дәй, -ча, -чә кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр аша, янәшәлек юлы белән.

А) шарт

Б) рәвеш

В) максат

4. Күләм хәлгә хас вариантны табыгыз.

А) шарт фигыль формасы –са, -сә аша

Б) шарт фигыль, хәл фигыль + -да, -дә, -та, -тә кисәкчәләре белән бәйләнә

В) фигыльгә кадәр, чаклы, саен бәйлекләре, мәртәбә, тапкыр, кат, дәрәҗәдә кебек сүзләр ярдәмендә

5. кайгыга карамастан елмаю сүзтезмәсендә кара белән бирелгәне нинди хәл?

А) кире

Б) шарт

В) рәвеш

4.  Диалог төзү

Укучылар, хәзер мин сезгә бүлеп бирәм хәл төрләрен, шул хәлләрне кулланып, диалог төзибез. Парлап эшлибез.

1 пар – вакыт, урын хәлләре

2 пар – сәбәп, максат хәлләре

3 пар – рәвеш, күләм хәлләре,

4 пар – шарт, кире хәл

5. Җөмлә тикшерү

1. Таңнан торып, бакчада

Син уйнадың көнозын.

Аргансыңдыр, кил, кызым,

Йокла инде, йолдызым.

                            (Муса Җәлил)

2. Җиде Чишмә дип кушканнар

Безнең авылга исем.

“Җиде Чишмә” булганга да,

 Китә шул акыл-исем.

                          (Җәүдәт Дәрзаман)

3. Кошлар да бер шулай таралалар,

Сау бул инде, туган оябыз.

Офыкларга карап очар өчен,

Иңнәрдә без канат тоябыз.

                                           (Шәүкәт Галиев)

Болыннарга чыгам, тау буена,

Уҗым басуларын күрергә.

Мин чәчәкләр җыям ил туена,

Мин матурлык эзлим гомергә

                                                        (Гамил Афзал)

  1. Ут булсам, янар идем,

Су булсам, агар идем...

Җил булсам, таң белән кайтып:

Тәрәзәң кагар идем.

                                                (Рәшит Гәрәй)

  1. Сабан тургайлары сайрый,

Кай якка борылсам да;

Мәңге риза: үз илемнең

Бер читендә торсам да.

                    (Татар халык җыры)

  1. Туган ягым минем – Татарстан,

Сызылып кына ата анда таң.

Сызылып кына аткан таңнарыңны

Балачактан өзелеп яратам.

                                                 (Резеда Вәлиева)

  1. Җылы яктан кайткан кошлар, чыр-чу килеп, кайсы кайда оя ясарга керештеләр. (Гомәр Бәширов)
  2. Буразналар кояш назлавыннан

Кара икмәк кебек күперә.

Басуларга чыксам, йөрәккәем

Бәйгедәге аттай җилкенә. (Марсель Гыймазетдинов)

III  Өй эше.  Хәлләрне кертеп, “Язлар инде ерак түгел” темасына инша язып килергә

IV Йомгак.  Укучылар, Без бүген нинди теманы кабатладык?

Хәлләр ничә төрле була? Ниндиләр?

Хәлләр нинди сүз төркеменә ияреп килә?

Билгеләр кую.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт, сорауларыгыз булмаса, дәрес тәмам!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе...

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.

Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...