Г.Тукай бәйрәме
план-конспект урока на тему

Г.Тукайның "Шүрәле" әкияте.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g._tukay_byrme.docx24.91 КБ

Предварительный просмотр:

Г.Тукай бәйрәме.

“Туган авыл” көе яңгырый.

  • Кадерле балалар, бүген без сезнең белән бу залга бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көнен билгәләп үтәргә җыелдык. Залыбызны Тукай моңы, аның иҗаты тагын да матуррак итә.

Без Тукайны бөек шагыйребез дибез, чөнки аның шигырьләре һәм әкиятләре онытылмый, халык күңелендә яши. Ул язган әкиятләрне безнең әбиләр, бабайлар, әниләр, әтиләр укыганнар, аларны без дә сезнең белән яратып кат-кат укыйбыз.

Туган җирем – Идел буе.

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирем кебек назлы

Җырдай моңлы татар теле.

“Туган тел” җыры 1 һәм 2 куплет.

“Шүрәле” әкиятенең  1нче куплеты яттан укыла.

Алып баручы: - Исәнмесез, балалар. Сез каядыр барасыз ахры, сезнең янда кәрзиннәр һәм чиләкләр дә күрәм. Әллә инде урманга барасыз? Андагы чирәмдә уйнап, җырлап күңел ачаргамы?

Кошлар җырын, чишмә тавышын тыңларга.

Сез белмисездер әле. Анда бит бик усал куркыныч Шүрәле яши. Аның башында бармак хәтле мөгезе бар, ә бармаклары аның кәкре һәм озын, үзе йонлач  һәм ямьсез.

Ул балаларны, апаларны, абыйларны адаштыра, аннары кети-кети уйнап, кытыклап үтерә. Сез аннан курыкмыйсызмы? (Юк) Аз гына  да курыкмыйсызмы? (Юк) Алайса мин дә сезнең белән барам, кечкенә балаларга үзләре генә урманга барырга ярамый, куркыныч.

Кәрзиннәрне кулларыгызга алып, кулларга тотышып киттек. (агачларны әйләнәләр.)

Марш яңгырый

  • Менә урманга да килеп җиттек ( кошлар тавышы ). Карагыз, күпме монда җиләк, кошлар матур сайрыйлар, ничек чишмә чылтырый.  Матур - матур  чәчәкләр үсә ( Баралар җиләк җыйган булып йөриләр )

... Балалар шигырь укыйлар ...

  • Карагыз әле балалар, безнең шигырьләрне тыңларга күбәләк тә очып килгән. Без бит күбәләк турында җыр беләбез ... “ Бала белән күбәләк”.

... Кызлар бииләр. Малайлар бииләр.

Шүрәле кычкырган тавыш.

  • Балалар ишетәсезме Шүрәле килә. Әйдәгез, агачлар артына качып торабыз. / “Шүрәле”биюе /

Шүрәле: - Мин Шүрәле мин бик усал. Минем иң яраткан эшем кети-кети уйнарга, кешеләрне келдереп үтерергә. Минем күптән инде кети-кети уйнаган юк. Бер кеше килсә иде урманга кети-кети уйныйсы килә дип.

Былтыр килгән тавыш.

  • Чү, кем килә монда. Бу агач артына качам да карап утырам.

Былтыр утын кисә.

  • Кем минем урманда миннән рөхсәт сорамыйча йөри? Ә кеше!

Мин сине күптән көттем. Әйдә, азрак ял да итәрсең – кети-кети уйныйбыз. Ризамы син?

Былтыр: - Менә бу бүрәнәне арбага салырга булышсаң, риза уйнарга.

Шүрәле: - Аны ничек тотарга соң, күрсәт мин белмим бит.

Былтыр: - Бармакларыңны шул ярыкка тогасың да бүрәнәне күтәреп, арбага алып саласың.

Шүрәле: - Аңладым, аңладым.

Былтыр Шүрәленең кулын кыстыра.

Шүрәле: - Ай-һай  бармакларым. Алдадың син мине кеше. Исемең ничек соң синең, әйт әле исемеңне.

Былтыр: - Минем исемем Былтыр ди ( һәм китә ).

Шүрәле: - Коткарыгыз мине. Былтыр бармакларымны кыстырды.

Алып баручы: Былтыр кыстыргач, ни өчен быел кычкырасың?

Шүрәле: Булышыгыз миңа, мин бүтән беркайчан да кешеләрне кытыкламас идем, балалар белән бергә җырлап-биеп йөрер идем.

Шүрәлене  коткаралар һәм балалар аны үзләренә кунакка чакыралар. Шүрәле ризалаша, алар бергә китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...