Габудлла Тукай. Брошюра.
учебно-методический материал на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Габудлла Тукай. Брошюра.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon broshyura_g.tukay_.doc429 КБ

Предварительный просмотр:

             Балык Бистәсе районы

Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе

  “Г.Тукай безнең    

                       күңелләрдә  ”

                           

                                   Шарафиев Ислам                  

                                   4 нче сыйныф    

                                 

                              2012ел.

                Апрель – Тукай ае


    Габдулла Тукай апрельдә дөньяга килгән. Ел саен апрель аен татар җәмәгатьчелеге шагыйрьгә багышлый.  2012 елның апреле дә Тукайның тормыш һәм иҗатына багышланган мәдәни чараларга бай.>>>

ТУКАЙ КАРАШЫ

...Ул карашның офыклары
                           буйлап,
Сузылгандыр юлы
              татарымны
ң.
Д
әшә сыман күзләр:
              “Газиз халкым,
Ме
ң бәладән сине
         коткарырмын!"  >>>

                   Габдулла Тукай (1886-1913) 

Мөхәммәт МӘҺДИЕВ

Шагыйрьнең бишеге

(1886-1894)

Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин... 

Җир өчен, азатлык өчен көрәшләргә, патша самодержавиесенең камчылы экспедицияләренә гаҗәеп бай Казан артының үткәне. Бу төбәктәге халыкның аһ-зарлы моңы, яну-сөю аһәңнәре, акыл-хикмәт тулы җыр-бәетләр, әкият-мәзәкләр — һәммәсе дөньяви хәлләргә бәйләнгән.

Шагыйрьнең туган ягы — инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Монда әүвәл-әүвәлдән җирне урманнан яулап алганнар, җир азлыктан халык иза чиккән. Монда зур сулар, зур болыннар да юк, биек таулар, кыялар да юк. Казан артының исә төп матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында; кырыенда тал куаклары сыгылып утырган, Су анасы яши торган буаларында; офык артыннан мәһабәт Алып батыр кул болгап торган сыман күренгән җил тегермәннәрендә; тау асларыннан, кеше гомерен санап, тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләрендә. Тагы бу якта унтугызынчы гасырның мәшһүр «ТаҺир-Зөһрә», «Бүз Егет» поэмалары туган, монда, бу як халкында «Кыйссаи Йосыф» дигән мәшһүр поэма күп мәртәбәләр күчерелгән, кулдан-кулга йөргән. Шул төбәкнең Кушлавыч авылында 1886 елның 26 (14) апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла Тукай дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне

(Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана.

Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә.

Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Шагыйрьнең «Исемдә калганнар» дигән автобиографик әсәрен укыганда шул урынга җиткәч, иркен сулап куясың: рәхәткә тарыды сабый, дисең. Ләкин бу рәхәт озакка бармый: әнисе дөнья куя да, Габдулла дөм ятим кала. Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә — Габдулланың әнисенең атасына кайтарып бирә. Монда исә үги әби. Күп балалы гаилә. «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә — кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...»

Бу булды дүртенче гаилә. Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Тукай өчен бу исә — бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...» — дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. «Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин». Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыка озаталар. Шулай алтынчы оя...

Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый. Шагыйрьне аңлап бетерәсегез килсә, аның туган ягына барыгыз, диләр. Шулай, әгәр Тукай иҗатын аңлыйсыгыз килсә, туган ягына барыгыз. Дөрес, бу якның табигате йөз ел эчендә байтак үзгәргән инде. Монда асфальт юллар, сарайлар, музейлар... Әмма Тукайның балачагында Кырлай янында куе кара урман булган әле. Ул урманга Кырлай малайлары белән бергә ат сакларга барулар, андагы учаклы, әкиятле, ябалак тавышларының шомлы ишетелгән сихри төннәре, таң алдыннан

изелеп йокыга китүләр, сихри-мәһабәт күккә ашкан төз чыршылар һәм инде, бер дә шиксез, каяндыр гына малайларны күзәтеп торган Шүрәле — болар барысы да сизгер күңелле баланың ятимлек, каһәр белән имгәтелгән рухын баеталар. Крестьян хезмәте бик кызык ул: бер яктан авыр, газаплы. Ләкин шул газап янында хезмәт поэтикасы, игенчелек эшенең ләззәте: көн үзәгендә басудан кайткач тал астындагы буага төшеп, кушаяклап тибеп йөзә-йөзә су керү... Баздан катык алып менеп, шуны чишмә суында болгатып салкын әйрән эчү... Ә теге буа, андагы хикмәтле тирән чоңгыллар... Ә кичләрен Кырлай урамында! Тальян гармунның осталары, халык җырларын бөтен нечкәлеге белән җырлаучылар, иң тирән моң, хәсрәтле моң — бары тик Казан артында гына... Казан арты төбәге, аеруча Кырлай авылы — Тукайны шагыйрь иткән шартларның иң әһәмиятлесе. Ак киндер алъяпкычлы, киндер бияләйле, татарча бүрек кигән эшчән Сәгъди абзый — Тукайга рухи азык биргән тыйнак, эшлекле татар крестьяннарының иң олы җанлысы. Кырлай тирәсе — бөтен буа-чишмәләре, кара урманнары, уен-җырлары, йолалары белән Тукай-шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык биргән.

Ерак җирләрдә гомер уздырып, яңадан Казан артына кайткач, шагыйрь туган ягы турында болай яза:

Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,

Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;

Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең,

Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!

Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;

Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.

(сарикъ - карак)

Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.

«Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмугъ кисәве булырсың», — дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек».

Кайгы-хәсрәте, ятимлегендә изгән, сихри табигатендә рухи яктан баеткан бишеге белән саубуллашып, Габдулла әнә шундый билгесез сәфәргә чыгып китә. Алда ниләр көтә инде бу ятимне?

Моны яшь Габдулла үзе дә, аны чанага утыртып алып баручы юньле, ипле кеше Алты-биш Сапый абзый да белми әле...

Алда — һөнәрчеләр, лавкалар тулы, мәчетле, чиркәүле, школалы, мәдрәсәле, милли-чуар Җаек — Уральск шәһәре.

Хуш, Казан арты...

Канатлар ныгый

(1894-1907)

Уральск шәһәре Чаган елгасы Урал елгасына килеп кушылган җирдә урнашкан. Шәһәрнең беренче ташы салыну елы Романовлар династиясенә нигез салыну елына — 1613 елга туры килә. Соңыннан, 1913 елда, Романовлар династиясенә 300 ел тулган көннәрдә, Тукай үзенең гражданлык позициясенең иң югары ноктасы булган таләпчән усал шигырен язар. Уральск шәһәренең 1775 елга кадәрге исеме — Җаек. Екатерина II — Әби патша — бөтен Россияне дер селкетеп алган Пугачев восстаниесенең иң ышанычлы үзәге Җаек булганын бик яхшы хәтерли һәм бу шәһәрнең исемен тарихта юк итәргә тели. Әйтергә кирәк, анда яшәүче гади халык телендә бу шәһәр исеме гел Җаек булып кала. Уральск шәһәре — сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр шәһәре. Дәүләт — империя өчен исә ул Урта Азия — Төркстан сахралары алдындагы капка, һәм шактый әһәмиятле капка. Бу капка Россия империясенең алда үткәреләчәк сәясәтенә ышанычлы терәк — казаклар кальгасы. Милли яктан чуарлык бик көчле: монда рус, казакъ, болгар-татар, украин, кыргыз, үзбәк, яһүди... Эчке Россия белән Урта Азияне тоташтыручы капка һәм әһәмиятле сәүдә юлларының өстендә корылган ныгытма буларак, монда тел белү, гыйлем өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Казакъ-кыргыз далаларыннан чимал җыю өчен, әлбәттә, алар белән аралашырлык сәләте булган татарлар сәүдә эшен җанландыру буенча беренче урында торалар. Баштарак бу далага вак сәүдә белән йөрүче Казан арты татарлары килеп чыга. XIX гасыр ахырларында, авылда икътисади изү бик нык көчәйгәч, Казан арты халкы Уральск — Троицк төбәгенә ябырыла. Уральскиның болгар-татарлары, нигездә, Казан арты — Әтнә — Кенәр — Дөбъяз — Арча төбәге халкы. Болар — сәүдәгәр (тире-яры белән эш итәләр), болар — тегүче, мехчы. Тукай барып урнашкан нигез дә Казан артыннан: апасы Газизә, җизнәсе Галиәсгар Госманов... Ә Уральск шәһәрендә өч мәдрәсә булган: «Мотыйгыя», «Рәкыйбия» һәм «Гайния». Җизнәсе Тукайны «Мотыйгыя»га урнаштыра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби рух бик көчле була, мәдрәсә хуҗасы Мотыйгулла хәзрәтнең өендә рояль тора. Тукай аның улы Камил белән тиз дуслаша. Камил исә — европача тәрбияле, Коръән Хафиз (яттан белүче), җырчы, соңгы модада русчаны яхшы белә, гарәпчәне «су урынына эчә»...

Белемгә сусаган Тукай параллель рәвештә өчьеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Европа әдәбияты дөньясына чума.

Бик кызыклы әдәби язмышлар: XIX гасырның беренче чирегендә казачий войсковой атаман Мартемьян Бородинның улы Давид, Италиядән архитектор Дельмединоны чакыртып, Уральск шәһәрендә гүзәл бер бина төзетә. Ахырдан ул аны дәүләткә сата. Тукай укыган мәдрәсәдән ерак булмаган бу йортта тукталган кешеләр аның иҗатында ничектер аеруча зур роль уйныйлар. Әйтик, 1833 елның сентябрендә Уральскига коллежский асессор Владимир Иванович Даль (тел галиме, язучы) Пугачев тарихын өйрәнеп йөрүче Пушкинны алып килә, һәм алар шушы йортта тукталалар. Бу йортта шагыйрь В.А.Жуковский да булган икән. Ә Уральскида яшәгән бер графның улы белән Л.Н.Толстой бергә армиядә хезмәт иткән, һәм инде, язучы булып танылгач, 1862 елда үзенең яшьлек дусты янына кунакка килгән Толстой килү хөрмәтенә, озак та үтмичә, Уральск шәһәрендә бакча эчендә ротонда төзиләр. В.А.Жуковский, А.С.Пушкин, Л.Н.Толстой — Тукайның остазлары.

1905 ел революциясе дулкыннары Уральскига килеп җиткәндә, Тукайга 19 яшь була. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары булып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә. Ике ел үткәч, Тукай моны искә алыр — Төркиягә китегез, дип киңәш биргән карагруһ министрларга шагыйрь болай дип җавап бирер:

Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре;

Камчылар — шул иске камчы, башкалык — тик фәсләре!

Революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, Камил Мотыйгый «Уралец» дигән газета нәшриятын типографиясе белән сатып ала. Тукайның тормышында яңа этап башлана, һәм ул типографиягә наборщик булып эшкә урнаша. Уральск большевиклары бу типографияне революцион листовкалар тарату өчен файдаланалар. Ихтимал, шулар йогынтысындадыр, Тукай 1905—1907 елларда бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Уральск төбәгендәге кадимчеләр, байларны тәнкыйть итә, тынгысыз журналист буларак таныла. «Шартлар» дигән мәкаләсендә ул: «Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатьтән пәрдә булып торуы бетмичә, мин үзебезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм», — дип яза.

Уральск — шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. 1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әлгасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор— Тукай. Кыскасы, ул үз диңгезенә чума. Типографиядә кунып-төнеп эшли, берөзлексез шигырь, мәкалә яза, тәрҗемә итә. Уральск шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда, Оренбургта, Петербургта яхшы беләләр.

Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. Сигез яшендә калдырып чыгып киткән Казан шәһәре аңа белем учагы, мәдәният учагы булып күренә һәм Уральскида язган «Пар ат» шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә.

Һәм 1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Еллар, еллар... Чыпта белән капланган чанада Уральскига кадәр озын юл үткән малай — туган ягына өлгергән журналист, канатлары ныгыган шагыйрь, ачы телле сатирик булып, сәяси көрәшче һәм публицист булып кайтыпкерә.

Казан газета-журналларында эшләү өчен татар әдәби һәм сөйләм телен, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән тәҗрибәле шагыйрь һәм публицист кайтты.

Исәнме, Казан!

Сөеп кайттым сиңа...

(1907-1913)

Мин хәзер Казанда инде. Уральскида вакыт шуны сөйли-сөйли авыз суларым кибеп бетдеге вә шунда бару хакында шигырьләр яздыкым Казанда инде!.. Монда күңелле. Дуст-иш, зыялылар күп, сөйләшәбез, көлешәбез, укыйбыз...

1907 ел, Г. Кариевка язган хатыннан

 киенә, 1907 елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана. Казан... Ул нинди шәһәр, аның нинди үзенчәлекләре, нинди мәдәнияте, рухи байлыгы бар? Казан үзенең мәшһүр университеты, андагы математика, химия мәктәбе белән бөтен Россия империясенең гыйлем үзәкләреннән берсе була. Университетның матбагасы татар һәм Урта Азия — Казакъстан халыклары өчен бик күп уку китаплары, дәреслекләр бастырып бу халыкларны агартуга зур өлеш кертә. Университеттагы Көнчыгыш факультетында демократик карашлы зур галимнәр эшли. Тукайга университет зур тәэсир ясагандыр: монда бит профессор Готвальдлар, Катановлар һ.б. белән Мәрҗаниләр, Насыйрилар Болгар тарихын, татар фольклорын өйрәнгәннәр. Тукай Казанга килүгә «Әл-ислах» газетасында, «Яшен» журналында актив катнаша башлый. Яңа дуслар да табыла. Болар: Ф.Әмирхан, Х.Ямашев, К.Бәкер, В.Бәхтияров, Г.Камал, С.Рахманколый, Г.Коләхмәтов, бераз соңрак — С.Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

Шул чорда Тукай белән Ф.Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. Тукайның дөньяга карашларын алга таба үстерүдә иң зур рольне, әлбәттә, акыллы, тәҗрибәле Фатих Әмирхан уйнаган.

Ф.Әмирхан, Г.Камал ерак Уральскидан килгән Тукайны Казан һәм аның эчке дөньясы белән таныштыралар, эчкерсез күңелле яңа дуска эшлекле киңәшләр бирәләр...

Тукай килгәнче Казанда халык әдәбияты, балалар әдәбияты мәсьәләләре беркайчан да проблема итеп күтәрелмәгән була әле.Дөрес, халык кулында балалар яратып укый торган К.Насыйри, С.Рахманколый, Т.Яхин китаплары, аерым хрестоматияләр була. Казанның әдәби көчләре дә инде байтак танылган. Г.Камал. Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтовлар инде билгеле талантлар. Казан —университетлы, институтлы, берничә гимназияле, күп сандагы реальное училищелы, мәдрәсәле, бик күп клублы, әллә ничә төрле җәмгыятьле шәһәр. Әллә ничә газета-журнал, әллә ничә басмаханә бар анда. Тукай Казанга килгәч тә, әнә шул мәдәният-мәгьрифәт атмосферасына чумып, иң кирәкле ике юнәлешне сайлап ала: халык әдәбиятын күтәрү һәм яшь буын өчен әсәрләр, уку китаплары, дәреслекләр язу. Тукай балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнү, бастырып чыгару эшенә нигез сала. Аның Казандагы кыска гомерендә балалар өчен булган унөч, халык иҗаты буенча дүрт, барлыгы утыздан артык китабы басылып чыга.

Казанда Тукайның энергиясе яңа, киң мәйдан сорый. 1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г.Коләхмәтов, Ф.Әмирхан, Ф.Агеев, С.Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. Концертларда үзе чыгыш ясый. 1910 елның 15 апрелендә «Шәрык клубы»нда халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра. Шагыйрь үзенең табигый фикер әзерлеге белән илдә яңа революцион күтәрелеш башланганны тоеп ала. Әле генә кара реакция эзәрлекләүләре, тикшерүләр, төрмәләр, судлар белән тетрәнеп алган татар яшьләре каршына чыгып Тукай тарихи оптимизм тулы сүзләрен әйтә:

Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул,

дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.

Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты, әлбәттә, Казан чоры. Китап нәширләре алдан ук аның әсәрләрен басарга вәгъдә биреп торалар, аның әсәрләрен Оренбургтагы «Шура» белән «Вакыт» та, Казандагы «Йолдыз» да көтеп кенә тора. Ихтимал, Г.Камал йогынтысындадыр (ул «Йолдыз» редакциясендә эшли), Тукайның социаль характердагы бик күп шигырьләре либераль юнәлештәге «Йолдыз»да басыла. Социаль-сәяси эчтәлекле «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре», «Көзге җилләр» кебек иң көчле шигырьләренең бу газетада басылуы шулай уйларга нигез бирә. Тукайның шагыйрь буларак дәрәҗәсе шулкадәр зур югарылыкка менә ки, байлар акчасына чыгып килгән дини-фәлсәфи-әдәби-сәяси журнал «Шура» Тукайның байларны тәнкыйть иткән үткен социаль мотивлы «Сайфия» шигырен дөньяга чыгара. Татар театрының эшчәнлегенә дә Тукай зур игътибар бирә. Театрның үзәгендә төп фигура — Тукайның яшьтәше һәм Уральскидагы сабакташы Габдулла Кариев. Театрда әсәрләрен куйдыручы, кайбер спектакльләрдә үзе дә уйнаучы — Г.Камал. Тукайның Казанга килгәч язган иң әүвәлге шигырьләреннән берсе театр турында. Театрның әһәмиятен Тукай әхлакый яктан гына түгел, социаль караштан чыгып та билгели. Тукайның «Болгар»да торганда да, «Амур»да яшәгәндә дә бүлмәсе буш булмый. Татар интеллигенциясенең мондый җыелышларын яшерен агентура аркылы жандармерия һәм полиция күзәтеп тора. Кунакларның төрлесе була. Шагыйрь үз тирәсендә йөргән гайбәтчеләрдән качарга тырыша. Әмма бүлмәсенә Хөсәен Ямашев килгән минутларны ул гомерендәге иң якты минутлардан исәпли.

Мин — кунакчыл бер җыручы, миндә — бар ярлы-гидай,

Ханәмә яшьләр килә, һәм сәүдәгәр, бай угълы бай.

Ул бәләнд мәрхүм дә килсә, мин сизә торган идем:

Күктән иңгән, ханәмә килгән шикелле тулган ай.

(бәләнд – бөек, югары)

Кызганычка каршы, Тукайның әйләнә-тирәсендә гел Хөсәен, Әмирхан, Гафур һәм Камаллар гына булмый. Казан — чуар шәһәр, анда пролетарий, марксист-большевик, галим-профессор, җор сәүдәгәр, корсагын киергән татар бае, поп-академик, киез ката кигән

меңләгән шәкерт, картуз кигән студент, бәхет эзләп килгән йомышчы малайлар, ак манжетлы интеллигент, ачлы-туклы журналист һ.б. бик күпләр яши. Шул чуар корама эчендә кадимчеләр, бохарачы-төрекчеләр, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр гөжли, аваз сала. Соңгыларының җыела торган урыны — Тукай яшәгән «Болгар» номерларының тәрәзә астында гына — Печән базары. Печән базары... Анысы тагын ни? Шәһәрдә печән нигә? Ләкин бит без бүгенге шәһәр турында сүз алып бармыйбыз. Егерменче гасыр башында Казан бистәләрендә әле халык мал-туар асрый: һәр йортта сыер, сарык, кәҗә. Болак арты халкы ат асрый. Андый шәһәрдә «Печән базары»сыз мөмкин түгел. Печән саткан авыл халкына товар кирәк. Печән базары кибетләрендә төрле товар — кармактан алып комган, намазлыкка кадәр. Барысы да иске тип сәүдәгәрләр, үзләренең кадимлегенә шөкер итеп утыручы искеләр. Болар яңалыкка — театр, концерт, европача модага, русча өйрәнүгә каршы. Монда шымчылар, алдакчылар байтак. Болар арасыннан да Тукай бүлмәсенә кереп йөрүчеләр бар. Бу атмосферада Тукайның тыны буыла. Печән базары аңа татар тормышының артталыгы символы булып күренә башлый. Шулай да Печән базары Тукай иҗатына зур файда китерә: сатирик әдәбиятыбызның иң гүзәл үрнәге булган «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы язылуга сәбәп була. Тукай бу әсәрендә Казан шәһәрендәге искелек пәрдәсен күтәреп халыкка күрсәтә. Бу поэманы «Купеческое собрание» бинасында халык алдында укып ул үзенә мәңгелек шөһрәт казана. Шәрәфләр исә Тукай белән шул ук кичтә сөйләшәләр һәм атна-ун көн дигәндә китапны бастырып та чыгаралар. Казан шәһәре Тукайның дөньяга карашын бик нык тирәнәйтә. Казанда ул күптөрле рухи халәт кичерә: дәртле эш, кара реакция елларында вакыты-вакыты белән күңел төшенкелеге, унынчы еллардан соң янә күңел күтәренкелеге, якты өметләр...

Кайвакытта, Казан атмосферасында эче пошып, Тукай сәяхәткә чыгып китә: Түбән Новгородка Мәкәрҗә ярминкәсенә барып килә; Сембер губернасында Гурьевка фабрикасында була; Әстерханга Сәгыйть Рәмиев янына кунакка бара. Шәһәрдә булганда да гел хәрәкәттә: әле «Шәрык клубы»нда концертта катнаша, әле «Мөхәммәдия» шәкертләре алдында чыгыш ясый, Крестовниковлар заводы белән таныша. 1911 елның ахыры — 1912 елның башында Өчиледә яшәп ала, авыл халкының авыр, газаплы тормышын чагылдырган әсәрләр яза.

Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән-көн көчәя. Шуның өстенә 1912 елның мартында зур фаҗига кичерә: ул «әүлия» дип атаган Хөсәен Ямашев — татар халкының иң гүзәл улларыннан берсе — кинәт үлеп китә. Бу көтелмәгән үлем Казан яшьләрен тетрәндереп җибәрә. Тукай Хөсәенгә багышлап ике шигырь яза. Ямашев үлгәч, ничектер дөньядан күңеле бизеп китә. Ул сәяхәткә чыга, Уфада, Петербургта була, аннан тагын Уфага килә. Дусларының киңәшен тотып, сәламәтлеген кайгырта башлый, казакъ даласына барып кымыз эчә. Бу йөрүләр, бу сәяхәтләр нәтиҗәсе буларак, искиткеч бай тасвирлы юлъязмалар циклы туа. Шулай да гомер елларының инде санаулы гына калганын Тукай

аңлый. Дөресрәге — айларының. Шуңа күрә бер генә көнен дә әрәм итми, халыкка әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерергә ашыга. 1912 елның җәендә Ф.Әмирхан белән бергәләп яңа әдәби-сәнгать журналы чыгарырга ниятләнәләр. Моның нашире итеп шул заманның алдынгы фикерле укымышлысы Әхмәтгәрәй Хәсәнине күндерәләр. Хәсәниләрнең Аккош күле янындагы дачасында мондый карар кабул ителә: журналны «Аң» дип исемләргә. Тукай аның беренче саны өчен махсус шигырь яза.

Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул;

Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый.Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр. Аның иң соңгы шигырьләрендә кат-кат Лев Толстойга мөрәҗәгать итүе, Шиһабетдин Мәрҗани шәхесе турында язуы, «Уянгач беренче эшем», «Юбилей мөнәсәбәте белән», «Ике ихтар» кебек публицистикасы һәм «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре», «Суык» шигырьләре — чын мәгънәсендә шедеврлар.

Коръәни Кәримнең «Наср» сүрәсен шигъри тәрҗемә итеп («Тәфсирме? Тәрҗемәме?») Тукай үзенең Аллаһе Тәгаләгә бирелгән ихлас мөселман булуын раслап чыга. Бу — шагыйрьнең үз гомеренә йомгак ясавы, әйтәсе килгәнне әйтеп калырга омтылуы.

Тукай Клячкин больницасына кергәндә дә үзенең соңгы «сәяхәткә» чыгуын аңлап китә. Иртәгә больницага ятар алдыннан ул «Амур»дагы күршесе Ф.Әмирхан янына керә. Әмирхан аңа:

— Тиз терелеп чык, тиз күрешик! — дигәч, Тукай:

  • Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә, — ди...

15 (2) апрельдә Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Авылларда, шәһәр мәдрәсәләрендә Тукайны күмгән көнне дәресләр уздырылмый. Матбугат органнары илнең төрле почмакларыннан килгән кайгы телеграммалары белән күмелә. Мәскәү, Петербургта чыккан рус матбугатында бу турыда хәбәрләр күренә. Бигрәк тә «Мусульманская газета» бу кайгылы хәлгә күп урын бирә. Анда телеграммалардан тыш Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербург газетасы «День» Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап зур мәкалә бастыра. «Восточный сборник» дигән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, берничә шигырьнең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган «Тһе Russian Review» (Рус журналы) 1914 елда Тукай

турында мәгълүмат бирә, аның «Пар ат» шигырен инглизчә бастыра. Тукай турында Төркия матбугатында күп языла...

Казан шәһәренең бүген Островский исеме белән йөртелгән урамындагы больницадан Тукайны Яңа бистә зиратына озаталар. 1912 елда шагыйрь болай язган иде:

Язганың булса бәкалы, ул бәкага тартыла;

Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада.

(бәкалы – дәвамлы).


Мәңгелеккә юл

«Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора...»

1911 ел, С.Сүнчәләйгә язган хатыннан

Тукай исеме ничектер үзеннән-үзе халыкның мәдәниятен, әдәбият-сәнгатен берләштерүче, оештыручы мәгънәви бер уртак исемгә әйләнде. Бу тенденция 1913 елдан соң ук шул юнәлештә үсеп китте, халык аның турында бәет чыгарды, күп шагыйрьләр аңа багышлап шигырь яздылар.

Тукайның вафатыннан соң узган еллар эчендә аның әсәрләре күп тапкырлар басылды, зур басмаларыннан берсе хәтта авыр сугыш елларында да (1943) дөнья күрде. Татар солдатларының аркасындагы капчыкта Тукай китабы Мәскәү яны, Курск Дугасы, Берлин сугышларын күрде. Белоруссия, Украина фронты сугышчыларының татар халкына хатларында яки татар халкының боларга җавапларында Тукайның кайнар патриотик шигырьләре үзәк урынны алды. Тукай иҗаты бүгенге заманда да яши, үзенең активлыгын югалтмый. Нигә шулай? Чөнки бу бөек иҗат — дөнья мәдәниятының аерылгысыз бер өлеше. Бөек Тукайның әкият-поэмасына таянып Фәрит Яруллин иҗат иткән «Шүрәле» балеты илебез сәхнәләреннән чыгып Көнбатышта йөреп кайтты, һәрвакыт югары уңыш казанды. Тукай җырлары бүген Европада, Америкада, Африкада яңгырый. Финляндиядә күптән инде илебез белән мәдәният арадашлыгы органының бер бүлеге — «Тукай җәмгыяте» яшәп килә. Шунысы кызык, Тукай иҗаты сәнгатьнең барлык төрләренә дә уңай тәэсир ясый, аларны баета, үсәргә ярдәм итә. Ф.Яруллинның «Шүрәле»се, Р.Гобәйдуллинның «Кисекбаш», Ә.Бакировның «Алтын тарак» балетлары, Н.Җиһановның «Кырлай» исемле зур күләмле симфониясе, рәссамнар И.Казаков, Б.Әлменов, Ф.Әминов әсәрләре, скульптор һәм рәссам Б.Урманче иҗаты — Тукай иҗатының бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы икәнлегенә дәлил.

Тукай театр сәхнәсендә дә яши, тарихи романнарда да яши. Татарстанда иҗат ителгән иң яхшы әдәбият, сәнгать әсәрләре өчен Тукай туган көндә әдәбият, сәнгать әһелләренә ел саен ГабдуллаТукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Казанның үзәк мәйданына һәм борынгы урамнарыннан берсенә Тукай исеме бирелгән. Башкалабызда Габдулла Тукай әдәби музее менә инде 20 ел эшләп килә. Татарстанның элекке Чаллы районы Тукай районы дип аталды. Тукай исеме белән аталган урам Казакъстаның Уральск шәһәрендә дә, Ташкентта да бар. Халыкның үз шагыйренә булган хөрмәте бигрәк тә язгы айларда — ул туган көннәрдә сизелә. Һәр елның 26 апрелендә Татарстан язучылары, җыелышып, халык белән бергә шигырь бәйрәме үткәрәләр. Бер төркем язучылар шул көнне Кырлайда, Арчада, Тукай районында митингларда чыгыш ясыйлар. Шундый ук бәйрәмнәр Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләрендә дә уздырыла. Шигъри тантана Тукайның каләмдәше һәм дусты Галиәсгар Камал исемен йөрткән Татар дәүләт академия театры бинасы янында югары ноктасына ирешә. Монда халык Габдулла Тукай премиясенә лаек булган яңа лауреатлар белән таныша. Тукай, әнә шулай, халкы белән бүген дә бергә атлый.

Шагыйрьнең халкына иткән хезмәте шулкадәр бөек ки, хезмәт халкы һаман да әле Тукайны тирәннәнрәк аңлыйсы, аңа тагын да якынаясы килә.

                     Тукай музейлары

Тукай ягы - Арча! >>>  

Кырлайда Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей–комплексы >>> 

Казанда Г.Тукай Әдәби музее >>> 

                  Тукай премиясе

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елдан алып, ел саен Габдулла Тукай туган көнендә, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә хезмәт куйган күренекле шәхесләргә тапшырыла

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияcе турында тарихи белешмә.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елдан тапшырыла. Премия КПСС Татар обкомы һәм ТАССР Министрлар Советының 1958 елның 8 апрелендә һәм 1965 елның 11 октябрендәге карарлары нигезендә булдырыла (1961-1965 елларда премия тапшырылмый).
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, үзебезнең ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә, алар үзенчәлекле автор стиленә, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булырга, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе белән аерылып торырга тиеш. Премия шулай ук сәнгать белгечлеге һәм әдәбият белгечлеге өлкәсендә иң яхшы фәнни тикшеренүләр өчен дә билгеләнә.
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт бүләгенең әһәмиятен күтәрү максатында Татарстан Президенты М.Шәймиевнең 2004 елның 31 декабрендә имзалаган 824нче санлы Указы нигезендә хәзер ел саен Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге өч Дәүләт премиясе тапшырыла башлады. Аларның һәркайсының күләме 300 мең сумны тәшкил итә.

Бүгенге көндә әлеге Дәүләт бүләгенә 169 әдәбият һәм сәнгать әһеле һәм бер коллектив – Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле лаек булды

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең тәүге лауреатлары инде күптән татар милли сәнгатенең символларына, ә алар иҗат иткән әсәрләр сәнгать шедеврларына әверелде. Монда “Шүрәле” балеты авторы Фәрит Яруллинны, “Тукай” романын язган Әхмәт Фәйзине, “Җәлил” операсын иҗат иткән композитор Нәҗип Җиһановны, “Татар халык әкиятләре” китабына иллюстрацияләр ясаган рәссам Харрас Якуповны, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К.Тинчуринның “Җилкәнсезләр” пьесасы буенча куелган спектакльдә Мисбах ролен уйнаган актер Хәлил Әбҗәлиловны гына искә алу да җитә. 

2012 ел өчен Г.Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле

Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия, 2012 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен дәгъва кылуга тәкъдим ителгән әсәрләр һәм хезмәтләрне карап тикшергәннән соң, түбәндәге кандидатларны тәкъдим итү турында карар чыгарды:

1. Салитова Фәридә Шәриф кызы. “Музыкальные драмы Салиха Сайдашева: роль жанра в становлении татарской профессиональной музыки” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1988 ел), “Салих Сайдашев. Жизненный и творческий путь” (“Бриг” нәшрияты, Казан, 2011 ел) китаплары өчен;

2. 
Шаһиева Розалина Гомәр кызы. “Кара мәрҗән” (Татарстан газета-журнал нәшрияты, Казан, 1997 ел), “Ниса” (“Мастер Лайн” нәшрияты, Казан, 2003 ел) шигъри җыентыклары өчен;

3. 
Булатова Клара Гариф кызы. “Келәү” (Казан, 2011 ел), “Каурый канат – җил атым” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2006 ел) китаплары өчен;

4. 
Кәримов Камил Әдһәм улы. “Ком сәгате” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2000 ел), “Сакау күке” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) романнары өчен;

5. 
Гыйззәтуллина Флера Сабирҗан кызы. “Башкаемда – дөнья исәпләре” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2007 ел) китабы өчен;

6. 
Бикчурова Нәбирә Миңнәхмәт кызы (Н. Гыйматдинова). “Парлы ялгыз” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2003 ел), “Мәхәббәттә гөнаһ бар” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2008 ел) китаплары, “Хатыннар сагышы” (Н.Гыйматдинова. Повестьлар. Беренче китап. “Идел-Пресс” нәшрияты, Казан, 2010 ел) повесте өчен;

7. 
Мир-Хәйдәров Рауль Мирсәет улы. “Пешие прогулки”, “Двойник китайского императора”, “Масть пиковая”, “Судить буду я” романнар тетралогиясе һәм “Черная знать” сериясеннән “За все – наличными” (“Идел-Пресс” нәшрияты, Казан, 2006 ел) романы өчен;

8. 
Кузьминых Софья Даниловна. Г.Тукай истәлегенә багышлап традицион милли күн мозаикасы техникасы нигезендә башкарылган хезмәтләр циклы өчен (2009-2010 еллар);

9. Сәйдашева Земфира Нурмөхәммәт кызы. “Песенная культура татар Волго-Камья” (“Матбугат йорты” нәшрияты, Казан, 2002 ел) китабы өчен;
10. 
Фәйзрахманов Айдар Фәйзрахман улы. 2002-2010 елларда ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбленең концерт программалары сериясе өчен;
11. 
Якупов Илдус Дәүләт улы. “Синяя птица” ораториясе (2009 ел) һәм төрле еллардагы вокаль әсәрләре өчен;
12. 
Салаватов Ренат Салават улы. Опера-балет сәнгатен саклау һәм үстерү эшенә зур өлеш кертүе, Көнбатыш Европа, рус, татар композиторлары әсәрләрен югары дәрәҗәдә башкаруы, М.Мусоргскийның “Борис Годунов”, Ж.Бизеның “Кармен”, Р.Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте”, Г.Доницеттиның “Лючия ди Ляммермур”, В.Гаврилинның “Анюта”, Н.Җиһановның “Җәлил” әсәрләре буенча һ.б. премьера спектакльләрен куюы өчен;
13. 
И.Ф.Сәйфуллин, С.П.Шәкүров, А.В.Головин, З.М.Садыйков, А.Г.Саттаров, А.К.Даишева, З.Ш.Галиуллин, Р.М.Зәбиров. “Кол Шәриф мәчете” архитектура комплексын иҗат иткән өчен.

                               

                                Мин Тукайны укыйм:

Дустларга бер сүз 

Хәзерге халемезә даир 

И каләм! 

Мөхәрриргә

 Пар ат

Шүрәле

 Театр

 Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш

Су анасы

    Яшәде һәм яшәячәк,

Яктырып бар җиһанга.

 Үлемсез ул татар халкы,

    Тукайлары булганга.


Resource id #490

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...

"Тукай яши, Тукай яшәячәк!"

Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган кичә...