Мәүла Колыйның тормыш юлы һәм иҗаты
презентация к уроку (9 класс) на тему

Нагимова Римма Ильдусовна

Презентация составлена по татарской литературе для учащихся 9-классов. Татарский поэт 17-века писал стихи-наставления. Сам верил богу и призывал своих читателей. Стиль стихов своеобразный.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mula_kolyynyn_tormysh_yuly_hm_izhaty.pptx508.74 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мәүла Колыйның тормыш юлы һәм иҗаты

Слайд 2

Мөхиб(якын) дуслар, бу хикмәтне әйтмеш көндә Сиксән сигез ирде тарих ул көн мең дә, Әйтелде шәһри Болгар кәндләрендә(авылларында). Гасый(гөнаһлы) җани Мелла Колый сүзли, дуслар. Һиҗричә 1088 ел милади белән 1677елга туры килә. Димәк, XVII йөзнең 70 нче елларында шагыйр ь Болгар тирәләрендә яшәгән булып чыга.

Слайд 3

“Мәүла Колый”- әдипнең кушаматы. Бер кул ъ язмадагы шигырендә автор үзен “Меллагол”дип тә атый. Шагыйр ь мәрсия эчтәлегендәге бер хикмәтен остазы Мелла Мамайга багышлый. Шигыр ь дә авторның бу олуг затка карата хөрмәт хисләре белдерелә, мәрхүмнең кылган кайбер эш-гамәлләре мактала. Әсәрдән Мелла мамайның гаять д индар, укымышлы булуы аңлашыла. Мелла Мамай-үз дәверенең күренекле суфие, Мәүла Колыйның рухи җитәкчесе.

Слайд 4

Аерым исәпләүләр буенча, Мәүла Колыйның чын исеме-Бәйрәмгали Колыев (Бимкә суфи). Ул тумышы белән хәзерге Питрәч районындагы Чыты авылыннан. Казан төбәгендә укый. 70-елларда шагыйр ь бер төркем татар крест ь яннары белән Биләр тирәләренә күчеп утыра. Ләкин аннан куылгач, Шушма буендагы Иске Иштирәк авылына(хәзерге Лениногорск районы)күченеп килә. Димәк, шагыйр ь XVII гасыр азакларында- XVIII йөз башларында исән була.

Слайд 5

Шагыйрь үзенең әсәрләренең күпчелеген « хикмәтләр » дип атаган . Аларның саны йөзгә якын . Хикмәт - фәлсәфи-дидактик характердагы, афористик яңгырашлы лирик жанр атамасы . Мәүла Колый хикмәтләре күбесенчә дүртьюллык строфалар белән язылган . Шагыйрь , нинди генә мәсьәлә язса да, шуны үтәүне үзе өчен мәҗбүри саный . Күбесе аның үз-үзенә эндәше белән төгәлләнә .

Слайд 6

Мәүла Колый, ата-анаң белдең микән? Хушнуд кыйлып изгү дога алдың микән? Юкса хушнуд булмай анлар үтте (үлде) микән,- Кани (кайда) бу көн? Кулдин китде, нитмәк кирәк? Лирик геройның уй-кичерешләрен турыдан-туры авторга бәйләү шиг ъ ри сөйләмнең үтемлелеген, ышандыру көчен арттыра.

Слайд 7

Мәүла Колый хикмәтләре тел һәм стил ь ләре белән чагыштырмача тормышчан, үтемле. Аның идеалы-диндар, Аллага чын күңелдән бирелгән, аңа буйсынган зат; ул-ихлас, гадел,инсафлы, итагатьле, ярдәмчел

Слайд 8

Андый кеше, нәфесенә бирелеп, дөнья малына, җиһан ләззәтләренә кызыкмый: рухын пакъләү, үзен эчке яктан камилләштерүбелән шөгыл ь ләнә. Ул- тормышта гына түгел, иҗатында да суфи. Аерым шигыр ьләрендә Аллага тартылуы турында яза .

Слайд 9

Мәүла Колыйның суфичылыгы шактый үзенчәлекле. Бер хикмәтендә ул, бер яктан, суфичылыкныкәсепкә әйләндерүчеләрне кискен тәнкыйтьли. Икенче яктан, аның фикеренчә, чын суфи халыктан алмыйча, аңа үзе бирә, дөн ь я малы белән мавыкмый. Күп кенә суфи шагыйрьләрдән үзгә буларак, Мәүла Колый хикмәтләрендә дөньявилык шактый көчле.

Слайд 10

Котб, Сәйф Сараи традицияләрен дәвам итеп, игенчелекнең гыйззәтле –хөрмәтле хуш һөнәр булуы хакында яза. Тигез мәхәббәткә корылган гаилә тормышын мактый, бала тәрбияләүне ата-ана өчен зарури эш дип саный. Шагыйрьнең гарибләр турындагы хикмәте дә тирән фикергә бай.

Слайд 11

Мәүла Колый хикмәтләрендәге лирик герой, әйткәнебезчә, каршылыклы, аның күңелендә һәрчак көрәш, тартыш бара. Аның фикеренчә, кеше ут, су, һава, туфрак берлегеннән гыйбарәт. Шагыйрьнең илаһи мәхәббәт хакында гына түгел, дөн ьяви гыйшык турында да шигъ ри юллары бар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты.

М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты. Уен- дәрес....

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы.

открытый урок ро теме Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....