"эш программасы
рабочая программа (6 класс) по теме

Мирзаянова Лүзия Хабибяновна

6нчы сыйныфта татар теле( Хәсәншина буенча)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_tatar_tele_khsnshina2012.doc287 КБ

Предварительный просмотр:

"Килешенде"

ММБ җитәкчесе

_____________         /Галиева М .И/

Протокол №

 «___» ___________ 20___г.

"Килешенде "

укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

.

                                                   /Ахмадуллина М.М/

 «___» ____________ 20___г.

"Килешенде"

Богады төп гомуми   белем бирү мәктәбе директоры

/Фаттахов И.Ф/

Приказ № ____

от «___» ____________ 20___г.

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Богады төп  гомуми  белем бирү мәктәбе

VI  СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР  ТЕЛЕННӘН

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

                                                                                            Сәгатьләр саны:

                                                                           барлыгы___102__ сәг.; атнага ___3____ сәг.

Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мирзаянова Лүзия Хәбибҗан  кызы                                                                                                                                                                                 

                                                                                                                                                                             

                                                                                                                                                                                        Педагогик киңәшмә

                                                                                                                                                                                        утырышында  каралды

                                                                                                                                                                                                            Протокол №   

                                                                                                                                                                                                             «31» август, 2012 ел.

2012- 2013 уку елы

                                                                                        Сыйныф :       6

                                                                                        Укытучы :   Мирзаянова Л.Х.

                                                                                         Сәгатьләр саны:

                                                                                                                    барлыгы___102__ сәг.; атнага ___3____ сәг.

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. ”Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа” 5-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

5. Дәреслек: Татар теле , 6 нчы класс. Р.Г. Хәсәншина“Татар теле”, 2009 ел.

Мәктәптә татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге  төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

6 нчы сыйныф укучыларының тел осталыклары һәм күнекмәләре

6 нчы сыйныфта бирелә торган осталык һәм күнекмәләр (1-5 сыйныфларда алган белемнәргә өстәп күрсәтелә, ә кайберләре киңәйтелгән күләмдә санап китерелә):

- сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен тану, мисалларны морфологик һәм өлешчә синтаксик яктан тикшерү;

- теоретик материалларга туры килә торган орфограммаларны мисаллар эченнән табу, сүзләрнең дөрес язылышын дәлилләү, сөйләмдә ярдәмче һәм синоним сүзләрне дөрес куллану, алынма сүзләргә төрләндергеч кушымчалар дөрес ялгау, алмашлыклардан һәм теркәгечләрдән фразаара бәйләнеш чаралары буларак оста файдалану. Текст эчендә цифрларны дөрес язу;

- катлаулы план төзү. План нигезендә сочинениегә материал туплау, аны билгеле бер эзлеклелеккә китерү;

- сөйләм төрләрен (сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү) аеру, шуларга туры китереп, сочинениеләр язу, телдән, монологик һәм диалогик формаларда сөйләү;

- Текстның эчтәлеген төрлечә (төгәл, кыскартып яки киңәйтеп) сөйләү;

- берәр хәл яки вакыйга хакында мәкалә язу;

- изложение, сочинение һәм башка язмаларны камилләштерү (тулыландыру, редакцияләү);

- эш кәгазьләре төреннән расписка һәм акт язу.

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты –20-25 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
  2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
  3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
  4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант- ел башында 110 сүз,  ел ахырында 120 сүз        

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 200-220 сүз (120-130 –язма күләме)

ел ахырында 220-250 сүз (130-140- язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

        Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.        Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендәүткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

        Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Татар теленнән V-XI классларда
бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләренең якынча бүленеше

Класс

Диктант

Изложение

Сочинение

Эш кәгазьләре

БСҮ

V (22 сәг.)

8(4)

6(2)

3(1)

Белешмә - 1 сәг.

Хат язу – 1 сәг.

Мәкалә язу – 1 сәг.

Язма эшләрне бергәләп тикшерү – 2 сәг.

VI (24 сәг.)

8(4)

6(2)

3(1)

Расписка язу – 1 сәг.,

Акт язу – 1 сәг.

Мәкалә язу – 1 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү – 2 сәг.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү – 1 сәг.

VII (23 сәг.)

8(4)

5(2)

3(1)

Гариза язу – 1 сәг.

Хат язу – 1 сәг.

Акт язу – 1 сәг.

Мәкалә язу – 1 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү – 2 сәг.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү – 1 сәг.

VIII (21 сәг.)

8(2)

5(2)

3(1)

Беркетмә язу – 2 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү – 2 сәг.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү – 1 сәг.

IX (16 сәг.)

4(2)

2(1)

4(2)

Шартнамә язу – 1 сәг.

Ышанычнамә язу – 1 сәг.

Конспект, тезис турында башлангыч төшенчә - 2 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү – 1 сәг.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү – 1 сәг.

X (10 сәг.)

2(1)

2(1)

2(1)

Эш кәгазьләрен (белешмә, акт, васыятьнамә, ышанычнамә, беркетмә) мөстәкыйль язу, бергәләп тикшерү, редакцияләү – 2 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү – 1 сәг.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү – 1 сәг.

XI (7 сәг.)

2(1)

2(1)

2(1)

Сочинениеләрне камилләштерү – 1 сәг.

6 класста татар теленнән үзләштерелергә
һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

  1. у мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.
  2. Уку операцияләрен планлаштыру.
  3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.
  4. Үз-үзеңә контроль ясауның төрле формаларын үзләштерү.

Мөстәкыйль белем алу буенча эш башлау.

  1. Дәреслек белән эш итә белү.
  2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.
  3. Төрле текстлар белән эш иткәндә сәнгатьлелекне саклый белү.
  4. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:

  • уку елы башында — 70-110 сүз;
  • уку елы ахырында — 75-115 сүз.

  1. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү.
  2. Китапханәдә систематик каталог белән эш итә белү.
  3. Аудио-видео белән эш итә белү.

  1. Уку мәсьәләсен куя белү.
  2. Танып белү активлыгын үстерү.
  3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.
  4. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.
  5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.
  6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:
  • мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ;
  • ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ.

7.        Тикшеренү ысуллары:

  • модельләштерү;
  • охшатып эшләү.

1.        Телдән сөйләм:

  • кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;
  • сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе.

2.        Язма сөйләм:

  • күчереп язу;
  • сүзлек диктанты — 20-25 сүз;
  • контроль диктант — 110-120 сүз,
  • катлаулы план буенча изложение язу:

  • уку елы башында — 200-220 сүзле текст (язманың күләме — 120-130 сүз);
  • уку елы ахырында — 220-250 сүзле текст (язманың күләме — 130-140 сүз);

  • фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язу;
  • эш кәгазьләре язу (акт һәм расписка).

6нчы сыйныф өчен татар теленнән календарь-тематик план

Т/с

Бүлекләр һәм темалар

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

Дәрес тибы

Көтелгән нәтиҗә

Контроль төре

Өй эше

планлаштырылган

фактик

Махсус белем

Махсус күнекмә

Гомуми уку күнекмәләре

1.

Татар әдәби теле хакында әңгәмә.

1

3.09

Комплекслы

Телнең кеше һәм җәмгыять тормышы белән бәйләнешен ачыклау.

Әдәби тел һәм матур әдәбият теле төшенчәләрен аеру

Фәнни сөйләм культурасын үстерү.

Хикәя “Җәйге бер көн”.

▲5

∆6

∆7

Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

2.

3

Җөмләнең баш  кисәкләре.

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

1

1

04 09

05 09

Белемнәрне актуальләштерү

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре турындагы белемнәрне актуальләштерү.

Төшенчәләрнең билгеләмәләрен әйтә белү.

Модельләштерү, модельне уку күнекмәсен камилләштерү.

▲11

∆ 12

∆13

▲18

∆19

∆20

4

Ясалышы ягыннан сүз төрләре.

1

10 09

Белемнәрне актуальләштерү

Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен кушымча төрләрен искә төшерү. Яңа сүзләр ясау ысулларын истә калдыру.

Ясалышы ягыннан сүз төрләрен аеру буенча фикерләү ысулын камилләштерү

Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен үстерү.

Кечкенә күләмле сочинение "Көзге урман".

▲24

∆ 25

∆ 26

5

Контроль диктант язу. “Тукай турында истәлекләр”

1

11 09

Контроль

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү.

6.

Морфология

Морфология. Сүз төркемнәре.

1

12 09

УМ кую

Морфология төшенчәсен формалаштыру, сүз төркемнәре турында белгәннәрне актуальләштерү, аларны төркемләү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

Сүз төркемнәрен тану һәм аеру ысулларын билгеләү.

Абстракт төшенчәне конкрет өлешләргә тарката белү күнекмәсен үстерү.

▲ 31

∆ 32

∆ 33

7.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре.

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

17 09

УМ кую һәм чишү

Исем турында белгәннәрне системалаштыру, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр исемнәр төшенчәсен тулыландыру.

Исемнең үзенчәлекле грамматик билгеләрен тану, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне дөрес язу.

Дәреслек белән эшләү күнекмәсен камилләштерү.

Сүзлек диктанты. (Ялгызлык, уртаклык исемнәр).

▲ 39

∆ 40

∆ 41

8.

Исемнәрнең сан һәм килеш белән төрләнеше

1

18 09

УМ кую һәм чишү

Исемнең грамматик билгеләрен өйрәнү.

Исемне берлек һәм күплек санда куллана белү, килешләрдә төрләндерү

Язу темпы өстендә эшләү, тигез һәм бергә язу күнекмәсен үстерү.

Шигырь " Көзге яңгыр ни сөйли?"

▲47

∆ 48

∆ 49

9.

Бәйләнешле сөйләм үстерү: фикер йөртү тибындагы сочинение язу.          “ Кешене хезмәт бизи”

1

19 09

Иҗади

Фикер йөртү төренә караган сочинение язу тәртибен үзләштерү

Сөйләм культурасын камилләштерү

Фикер йөртү төрендәге сочинение

10.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

24 09

УМ кую һәм чишү

Тартым төшенчәсен формалаштыру.

Тартымлы исемнәрне тану һәм аеру

Таблица белән эшләү күнекмәсен камилләштерү

▲ 58

∆ 59

∆ 60

11.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

25 09

УМ кую һәм чишү

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендә булган үзенчәлекләрне аңларга ярдәм итү.

Тартымлы исемнәрне килешләр белән төрләндерә белү

Таблица белән эшләү күнекмәсен камилләштерү

Диктант − 7 мин.

▲ 64

∆ 65

∆ 66

12.

Тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек.

1

26 09

УМ кую һәм чишү

Төшем һәм иялек килеше кушымчаларын кулланудагы үзенчәлекләрне күзәтү, аңларга ярдәм итү. Тартым төшенчәсен белдерүдәге төрлелек. Сан, тартым һәм килеш кушымчаларының тиңдәш кисәкләрдә кулланылу үзенчәлекләре.

Тартым, килеш кушымчаларын урынлы куллану.

Сөйләм культурасын үстерү.

▲ 71

∆ 72

∆ 73

13.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу. “ Урманны сакларга кирәк”

1

01 10

Иҗади

Ишеткәнне текстка якын итеп, эзлекле рәвештә язу күнекмәсе формалаштыру

Изложение

Дәфтәргә күчереп алып килергә

14.

Исемнәрнең ясалышы. Сүз ясагыч кушымчалар ялгау юлы белән исемнәр ясалышы.

1

02 10

УМ кую һәм чишү

Исемнәрнең ясалышы турында төшенчә формалаштыру

Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә исемнәр ясау күнекмәсен үстерү

Сүзлек диктанты.

▲ 77

∆ 78

∆ 79

15

Сүзләрне кушу ярдәмендә исемнәр ясалышы

1

03 10

УМ кую һәм чишү

Ясалышы ягыннан исем нәрне төркемләү принцибын үзләштерү

Сүз ясалышы ысулларын тану һәм аеру күнекмәсен камилләштерү

Модельләштерү күнекмәсен үстерү

▲ 83

∆ 84

∆ 85

16.

Синоним һәм антоним исемнәр.

1

08 10

УМ кую һәм чишү

Синоним, антоним атамаларын искә төшерү, исемнәргә синоним һәм антонимнар таба белү.

Синоним һәм антоним сүзләрдән ясалган исемнәрне дөрес язу

Дәреслек белән эшләү күнекмәсен камилләштерү

▲ 89

∆ 90

∆ 91

17.

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау. Исемгә морфологик анализ

1

09 10

Белемнәрне актуальләштерү

Исемнәрне морфологик яктан тикшерү  тәртибен үзләштерүгә ярдәм итү

▲ 95

∆ 96

∆ 97

18.

Контроль эш: тестлы биремнәр үтәү

1

10 10

Контроль

I чиректә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, темаларның үзләштерелү дәрәҗәсен билгеләү

Тест

19.

Хаталарны төзәтү өстендә эш

1

15 10

Белемнәрне тигезләү

Кагыйдәләрне кабатларга

20.

Фигыль турында төшенчә.

1

16 10

УМ кую һәм чишү

Фигыльләрне эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләргә бүлү. Фигыльнең башлангыч формасы һәм барлык-юклык төре. Юклык төрендәге фигыльләрдә басым.

Сүз төркеме буларак фигыльне тану, аеру ысулын билгеләү.

Модельләштерү күнекмәсен үстерү

▲ 102

∆ 103

∆ 104

21

Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре

1

17 10

УМ кую һәм чишү

Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләрен ачыкларга ярдәм итү

Күмәк танып белү эшчәнлегендә актив катнашу күнекмәсен камилләштерү

▲ 108

∆ 109

∆ 110

22

Фигыльнең башлангыч формасы. Барлык-юклык төре. Юклык төрендәге фигыльләрдә басым

1

22 10

УМ кую һәм чишү

Фигыльнең башлангыч формасы турында белешмә бирү. Юклык төрендәге фигыльләрдә басымның даими урынын билгеләү.

Фигыльнең башлангыч формасын аера белү һәм юклык төрендәге фигыльләрдә басымны дөрес кую

Сөйләм культурасын камилләштерү

▲ 113

∆ 114

∆ 115

23.

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

23

УМ кую һәм чишү

Фигыльлнңе зат-сан категориясе турында белгәннәрне актуальләштерү,  зат кушымчасының ике төре турында төәенчә формалаштыру

Фигыльләрне зат-сан белән дөрес төрләндерү

Таблица белән эшләү күнекмәсен камилләштерү

▲ 121

∆ 122

∆ 123

24-

25

Фигыль юнәлешләре.

2

26

29

УМ кую

УМ чишү

Фигыль юнәлешләре турында белешмә бирү, аларны тану, аеру ысулларын формалаштыру

Фигыль юнәлешләрен сөйләмдә дөрес куллану күнекмәсен камилләштерү

Фәнни сөйләм культурасын үстерү

▲ 125

∆ 126

∆ 127

▲ 132

∆ 133

∆ 134

26

Искәртмәле диктант язу. “ Тамчылар”.

1

30 10

Контроль

Фигыльнең зат-сан белән төрләнешен, барлык-юклык төрен, юнәлешен кабатлау

Әлеге категорияләрне дөрес куллану күнекмәсен камилләтерү

Грамоталы, пөхтә итеп диктант язу күнекмәсен үстерү

Искәртмәле диктант

27.

Фигыль төркемчәләре турында гомуми төшенчә.

1

31 10

УМ кую һәм чишү

Фигыльнең затланышлы һәм затланышсыз төркемчәләре турында гомуми төшенчә бирү

Фигыльне нәрсәгә нигезләнеп җиде төркемчәгә бүлүне аңлата белү

Төркемнәрдә дустанә, ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен үстерү

▲ 138

∆ 139

∆ 140

28.

Боерык фигыль.

1

12 11

УМ кую һәм чишү

Боерык фигыль турында төшенчә формалаштыру, басымны билгеләү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү

Боерык фигыльне тану, аеру, зат-сан белән төрләндерү күнекмәсе булдыру

Сөйләм культурасын камилләштерү

Сүзлек диктанты.

▲ 144

∆ 145

∆ 146

29

Боерык фигыльдә басым.

1

13 11

УМ кую һәм чишү

▲ 150

∆ 151

∆ 152

30.

Хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе. Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

15 11

УМ кую һәм чишү

Хикәя фигыль һәм аның заманнары турында төшенчә бирү

Хикәя фигыльнең 3 заманын тану

▲ 156

∆ 157

∆158

31

Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

19 11

УМ кую һәм чишү

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәсе, ясалышы, төрләнеше, кулланылышы турында төшенчә формалаштыру

▲ 163

∆ 164

∆ 165

32-33

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу. “ Карлыгач, карчык һәм мин”

2

20

22 11

Иҗади

Тексның эчтәлеген, композицион төзелешен үзгәртмичә, күләм бөтенлеген саклап язу

Үтәлгән эшне кабул ителгән таләпләргә туры китере тикшерү күнекмәсен үстерү

Изложение

34.

Үткән заман хикәя фигыль.

1

26 11

УМ кую һәм чишү

Үткән заман хикәя фигыльнең 2 төре турында белешмә бирү

Үткән заман хикәя фигыльнең ике төрен тану һәм аеру

Фикерне куелган сорау логикасында үстерү күнекмәсен камилләштерү

▲ 170

∆ 171

∆ 172

35.

Киләчәк заман хикәя фигыль.

1

27 11

УМ кую һәм чишү

Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль төшенчәләрен конкретлаштыру.

Киләчәк заман хикәя фигыльне башка төр заман формаларыннан аеру күнекмәсен үстерү

Яңа төшенчәләрнең күләмен билгеләү, аларны модельләштерү күнекмәсен үстерү

▲ 177

∆ 178

∆ 179

36.

Сүзлек диктанты . Шарт фигыль

1

29 11

УМ кую һәм чишү

Шарт фигыль турында төшенчә формалаштыру

Иҗади фикерләү, фикерне дәлилләү күнекмәсен камилләштерү

Контроль диктант №1.

▲ 185

∆ 186

∆ 187

37

Затланышсыз фигыль формалары. Сыйфат фигыль

1

3 12

УМ кую һәм чишү

Затланышсыз фигыль формалары турында белешмә бирү.  Сыйфат фигыль турында төшенчә формалаштыру.

Сыйфат фигыльгә хас үзенчәлекләрне билгеләү

▲ 192

∆ 193

∆ 194

38

Сыйфат фигыльнең заман формалары

1

4 12

УМ кую һәм чишү

▲198

∆ 199

∆ 200

39

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Туган як табигате турында сочинение-хикәя язу.

1

6 12

Иҗади

Хикәяләү тибындагы сочинение язу таләпләрен искә төшерү

Сочинение-хикәя язу

40.

Хәл фигыль.

1

10 12

УМ кую һәм чишү

Хәл фигыль һәм аның төрләре тйрында төшенчә формалаштыру

Хәл фигыльнең 4 төрен тану һәм аеру

▲ 205

∆ 206

∆ 207

41.

Хәл фигыльнең кулланылышы һәм дөрес язылышы

1

11 12

УМ кую һәм чишү

▲ 211

∆212

∆ 213

42.

Исем фигыль турында төшенчә.

1

13 12

УМ кую һәм чишү

Исем фигыль турында төшенчә формалаштыру. Исем фигыльне исемнән аеру ысулын билгеләү

Исем фигыльне исемнән аеру

Чагыштыра, гомумиләштерә белү күнекмәсен үстерү

▲ 218

∆ 219

∆ 220

43

Исем фигыльнең исемгә әйләнүе

1

17 12

УМ кую һәм чишү

▲ 223

∆ 224

∆ 225

44

Контроль диктант язу. “Авылым табигате”

1

18

Контроль

Контроль диктант

45.

Инфинитив.

1

20

УМ кую һәм чишү

Инфинитив турында төшенчә бирү, кулланылышын һәм дөрес язылышын өйрәнү

Инфинитивны дөрес язу .сөйләмдә урынлы куллану күнекмәсе формалаштыру

Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен камилләштерү

▲ 230

∆ 231

∆ 232

46.

Ярдәмче фигыльләр.

2

24

УМ кую һәм чишү

Ярдәмче фигыльләр турында төшенчә формалаштыру

Ярдәмче фигыльләрнең мәгънә төсмерләрен аеру

▲ 236

∆ 237

∆ 238

47.

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә кулланылуы.

1

25

УМ кую һәм чишү

Кайбер мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә килү шартларын өйрәнү

Ярдәмче фигыльләрне мөстәкыйль фигыльләрдән аеру

Үз фикереңне дәлилләү күнекмәсен камилләштерү

▲ 242

∆ 243

∆ 244

48.

Фигыльләрнең жөмләдә кулланылышы.

1

27

УМ кую һәм чишү

Фигыльләрнең җөмләдәге ролен билгеләргә ярдәм итү, синоним, антоним, омоним фигыльләр төшенчәсен үзләштерү.

▲ 248

∆ 249

∆ 250

49

50

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу.

“ Көчле нәфрәт”

2

10

14

Иҗади

Төп фикерләрне аера һәм аларның бәйләнешен билгеләү күнекмәсен үстерү

Изложение

Караламада төгәлләргә

51.

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.

1

15

Белемнәрне актуальләштерү

Бүлек буенча өйрәнгәннәрне кабатлау. Фигыльгә морфологик анализ ясау.

Гомумиләштерү, алган белемнәрне күчерә белү күнекмәсен камилләштерү

▲ 254

∆ 255

∆256

52.

Хәтер диктанты. Фигыльгә морфологик анализ ясау

1

17

Белемнәрне актуальләштерү

Фигыльгә морфологик анализ ясау тәртибен үзләштерергә ярдәм итү

Фигыльгә морфологик анализ ясау күнекмәсе булдыру

Хәтер диктанты

▲ 256

∆ 257

∆ 258

53

Контроль эш (тестлар)

1

21

Контроль

Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау, темаларның үзләштерелү дәрәҗәсен билгеләү

Тестлар

54.

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

1

22

УМ кую һәм чишү

Сыйфат турында төшенчә формалаштыру, сыйфат дәрәҗәләре, аларның мәгънә һәм ясалыш үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү.

Сыйфатланмыш төшенчәсен дөрес куллану, сыйфат дәрәҗәләрен тану һәм аеру

Төшенчә бирү күнекмәсен камилләштерү

Сүзлек диктанты.

▲ 262

∆ 263

∆ 264

55.

Сыйфатларның ясалышы. Сыйфат ясагыч кушымчалар.

1

24

УМ кую һәм чишү

Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә сыйфатларның ясалу үзенчәлеген ачыклау.

Ясалышы ягыннан төрле булган сыйфатларны дөрес билгеләү

Дәреслек материалын рациональ файдалану күнекмәсен камилләштерү

▲ 268

∆ 269

∆ 270

56

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

1

28

УМ кую һәм чишү

Синоним һәм антоним сыйфатларның сөйләмдәге әһәмиятен ачыкларга ярдәм итү

Синонимик сыйфатларны сөйләмдә урынлы куллану күнекмәсен үстерү.

Сөйләм культурасын камилләштерү.

▲ 273

∆ 274

∆ 275

57

Бәйләнешле сөйләм үстерү. К. Максимовның “Натюрморт” картинасы буенча сочинение-тасвирлама язу

1

29

Иҗади

Тасвирлама сочинение язу үзенчәлеген аңларга ярдәм итү

Өстәмә чыганаклардан файдалану күнекмәсен үстерү.

Тасвирлама сочинение язу

∆ 273

58.

Сыйфатларның исемләшүе.

1

31

УМ кую һәм чишү

Сыйфатларның исемләшү шартларын билгеләү

Исемләшкән сыйфатларга хас билгеләрне аеру

Диктант − 10 мин.

▲ 282

∆ 283

∆ 284

59.

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

1

4 02

УМ кую һәм чишү

Сыйфатларның җөмләдәге ролен билгеләү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү.

Сыйфатларга морфологик анализ ясау

Гомумиләштерү, системалаштыру күнекмәсен камилләштерү.

▲ 288

∆ 289

∆ 290

60.

Иҗади сүзлек диктанты

1

5 02

Иҗади

Сыйфатлар ясау күнекмәсен камилләштерү

Мөстәкыйль эшләү күнекмәсен камилләштерү

61.

Сан. Гарәп һәм рим цифрлары

1

07

УМ кую һәм чишү

Сан турында төшенчә формалаштыру. Гарәп һәм рим цифрларының кулланылу үзенчәлекләрен ачыклау

Гарәп һәм рим цифрларын дөрес куллану

Дәреслек белән эшләү күнекмәсен камилләштерү

▲ 295

∆ 296

∆ 297

62.

Ясалышы ягыннан сан төрләре.

1

11

УМ кую һәм чишү

Ясалышлары ягыннан саннарның тамыр, кушма, парлы, тезмә төрләре булуы турында төшенчә бирү.

Саннарны дөрес язу

▲ 301

∆ 302

∆ 303

63.

Сан төркемчәләре. Микъдар саны.

1

12

УМ кую һәм чишү

САн төркемчәләре төшенчәсен формалаштыру, микъдар санының кулланылу үзенчәлеген билгеләү

Микъдар саны һәм исемнән торган сүзтезмәне дөрес куллану

Модельләштерү һәм модельне уку күнекмәсен үстерү

Диктант − 10 мин.

▲ 307

∆ 308

∆ 309

64.

Тәртип һәм бүлем саннары.

1

14

УМ кую һәм чишү

Тәртип һәм бүлем саннарының мәгъгәләрен, ясалу үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү

Бу төр саннарны тану һәм аеру

Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен камилләштерү.

▲ 314

∆ 315

∆ 316

65.

Чама һәм җыю саннары.

1

18

УМ кую һәм чишү

Чама һәм җыю саннарының мәгънәләрен, ясалу үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү

Бу төр саннарны тану һәм аеру

Төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәсен камилләштерү.

▲ 321

∆ 322

∆ 323

66.

Эш кәгазьләре:. акт язу.

1

19

УМ кую һәм чишү

Эш кәгазьләреннән акт турында белешмә бирү, аны төзү үрнәге белән танышу

 Акт төзү.

Фәнни сөйләм культурасын үстерү.

Акт язу.

∆ 227

∆ 228

67.

Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Саннарга морфологик анализ ясау.

1

21

Белемнәрне актуальләштерү

Саннарга морфологик анализ ясый белү.

Уку материалын системалаштыру күнекмәсен камилләштерү

▲ 331

∆ 332

∆ 333

68

Грамматик биремле диктант. “ Сарымсак”

1

25

Контроль

Саннарның язылышын кабатлау

Саннарны дөрес язу күнекмәсен үстерү

Язу темпын һәм грамоталы язу күнекмәсен үстерү

69.

Рәвеш турында төшенчә.

1

26

УМ кую һәм чишү

Рәвеш турында төшенчә формалаштыру, җөмләдәге ролен ачыкларга ярдәм итү

Текстта яки сөйләмдә рәвешләрне аеру күнекмәсе формалаштыру

Модель төзү һәм аны уку күнекмәсен үстерү

▲ 338

∆ 339

∆ 340

70

Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрләре

1

28

УМ кую һәм чишү

Рәвешләрнең ясалышы ягыннан биш төрле булуын ачыклау

Рәвешләрне дөрес язу күнекмәсе формалаштыру

Текст өстендә эшләү күнекмәсен үстерү

▲ 344

71

Бәйләнешле сөйләм үстерү  “ Ике йөрәкле кеше”

1

4 03

УМ кую һәм чишү

Дәреслектәге күнегү буенча изложение язу, рәвешләрне дөрес куллану

Төп фикерләрне аеру һәм алар арасындагы бәйләнешне билгеләү күнекмәсен камилләштерү

Изложение.

72.

Рәвеш төркемчәләре. Саф рәвешләр.

1

5

УМ кую һәм чишү

Рәввеш төркемчәләре турында белешмә бирү, һәр төр рәвешнең төп билгеләрен ачыклау

Рәвеш төркемчәләрен тану һәм аеру

▲ 349

∆ 350

∆351

73

Охшату-чагыштыру һәм күләм-чама рәвешләре.

1

7

УМ кую һәм чишү

▲ 355

∆ 356

∆ 357

74

Вакыт, урын һәм сәбәп-максат рәвешләре

1

11

УМ кую һәм чишү

▲ 362

∆ 363

∆ 364

75

Рәвеш дәрәҗәләре. Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау. Рәвешкә морфологик анализ ясау.

1

12

Белемнәрне актуальләштерү

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау, морфологик анализ ясау тәртибен үзләштерү.

Гомумиләштерү күнекмәсен камилләштерү

▲ 368

∆ 369

∆ 370

76

 Контроль диктант язу. “Төнбоек”

1

14

Контроль

▲∆∆

77.

Алмашлык турында төшенчә.

1

18

УМ кую һәм чишү

Алмашлык турында гомуми төшенчә бирү, сөйләмдәге әһәмиятен билгеләү

Алмашлыкларны тану, рольләрен ачыклау

Модельләштерү күнекмәсен үстерү

▲ 374

∆ 375

∆ 376

78.

Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыклары.

1

19

УМ кую һәм чишү

Алмашлыкларның төркемчәләре турында белешмә бирү.

Алмашлыкның төркемчәләрен тану, аеру һәм дөрес язу

Төшенчә бирү күнекмәсен камилләштерү

▲ 379

∆ 380

∆ 381

79.

Күрсәтү алмашлыклары.

1

19

УМ кую һәм чишү

Күрсәтү алмашлыкларының затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәл билгеләренә күрсәтүе. Күрсәтү алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе.

Алмашлыкның төркемчәләрен тану, аеру һәм дөрес язу

▲ 384

∆ 385

∆ 386

80

 Сорау һәм тартым алмашлыклары

1

21

УМ кую һәм чишү

Алмашлыкларның мәгънә, ясалыш һәм кулланылу үзенчәлеген ачыкларга ярдәм итү

Төшенчә бирү күнекмәсен камилләштерү

▲ 390

 ∆ 391

∆ 392

81

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Диалог төзү: “ Чын дус нинди була?”

1

1 04

Иҗади

Диалог төзү

82.

Билгеләү һәм билгесезлек алмашлыклары.

1

2

УМ кую һәм чишү

Алмашлыкларның мәгънә, ясалыш һәм кулланылу үзенчәлеген ачыкларга ярдәм итү

Алмашлыкның төркемчәләрен тану, аеру һәм дөрес язу

▲ 396

 ∆ 397

∆ 398

83.

Юклык алмашлыклары. Алмашлыкларның дөрес язылышы.

1

4

УМ кую һәм чишү

Алмашлыкларның мәгънә, ясалыш һәм кулланылу үзенчәлеген ачыкларга ярдәм итү

Алмашлыкның төркемчәләрен тану, аеру һәм дөрес язу

Төшенчә бирү күнекмәсен камилләштерү

▲ 402

.84

Хәтер диктанты язу. “Туган як табигате”.

Эш кәгазьләре: расписка язу.

1

8

Белемнәрне актуальләштерү

Расписка турында төшенчә формалаштыру

Расписка язу

Өстәмә белем чыганаклары белән эшләү күнекмәсен үстерү (“Эш кәгазьләре җыентыгы”)

Хәтер диктанты

▲ 405

∆ 406

∆ 407

85.

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы.

1

9

Белемнәрне актуальләштерү

Уку материалын системалаштыру күнекмәсен үстерү

▲ 410

∆ 411

∆ 412

86

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау. Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

1

11

Белемнәрне актуальләштерү

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

▲ 416

∆ 417

∆ 418

87.

Аваз ияртемнәре турында төшенчә.

1

15

УМ кую һәм чишү

Аваз ияртемнәре турында төшенчә формалаштыру, аларның дөрес язылышын истә калдырырга ярдәм итү.

Аваз ияртемнәрен образ ияртемнәреннән аера белү

▲422

∆ 423

∆ 424

88

Хәбәрлек сүзләр.

1

16

УМ кую һәм чишү

Хәбәрлек сүзләр һәм аларның җөмләдә кулланылышы турында белешмә бирү

Хәбәрлек сүзләрне җөмләдә дөрес куллану

Үз сөйләмеңә игътибар итә һәм дөресли белү күнекмәсен үстерү

▲ 428

∆ 429

∆ 430

89.

Бәйләгеч сүз төркемнәре.

Бәйлек.  Бәйлек төркемчәләре.

1

18

УМ кую һәм чишү

Бәйлек һәм бәйлек төркемчәләре турында төшенчә бирү.

Бәйлек төркемчәләрен тану һәм аеру.

Төркемнәрдә дустанә эшләү күнекмәсен камилләштерү

▲ 434

∆ 435

∆ 436

90.

Сайланма диктант язу. Бәйлек сүзләр.

1

22

УМ кую һәм чишү

Бәйлек сүзләр турында төшенчә формалаштыру

Сайланма диктант

▲ 440

∆ 441

∆ 442

91.

Теркәгеч. Теркәгеч төркемчәләре.

1

23

УМ кую һәм чишү

Теркәгечләр турында белешмә бирү, төркемчәләрен аерырга ярдәм итү.

Теркәгечләрне ике төркемгә аера белү

Төшенчә формалаштыру күнекмәсен үстерү.

▲ 446

∆ 447

∆ 448

92.

Теркәгечләрнең дөрес язылышы. Аларны җөмләдә куллану

1

25

УМ кую һәм чишү

Теркәгечләрне дөрес язу

▲450

 ∆ 451

∆ 452

93

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу. “Чын дус”

1

29

Иҗади

Эзлекле, тулы, дөрес итеп текст эчтәлеген бирү күнекмәсен үстерү

Грамматик нормаларны саклап, грамоталы язу күнекмәсен үстерү

94.

Модаль сүз төркемнәре. Кисәкчә. Кисәкчәләрнең төркемчәләре.

1

30

УМ кую һәм чишү

Кисәкчә һәм аның төркемчәләре турында төшенчә бирү

Кисәкчәләрнең төркемчәләрен аеру һәм тану.

▲456

∆ 457

∆ 458

95.

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

1

6

УМ кую һәм чишү

Кисәкчәләрне дөрес язу кагыйдәләрен истә калдырырга ярдәм итү.

Таблица белән эшләү күнекмәсен ккамилләштерү

Тест

▲461

∆ 462

∆ 463

96.

Ымлык.

1

7

УМ кую һәм чишү

Ымлык турында төшенчә формалаштыру

Ымлыкларны дөрес язу, сөйләмдә урынлы куллану күнекмәсен булдыру.

Сөйләм культурасын камилләштерү.

▲ 467

∆ 468

∆ 469

97.

Модаль сүзләр

1

13

УМ кую һәм чишү

Модаль сүзләр турында белешмә бирү.

Модаль сүз һәм кереш сүз төшенчәсен аеру

Чагыштыру, гомумиләштерү күнекмәсен үстерү.

▲ 473

∆ 474

∆ 475

98.

Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау

14

Белемнәрне актуальләштерү

▲ 480

∆ 481

∆ 482

99.

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

16

Белемнәрне актуальләштерү

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

▲ 485

∆ 486

∆ 487

100

Контроль диктант. “Аккош”

1

20

Контроль

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү максатында.

Контроль диктант № 4.

101

Хаталарны төзәтү өстендә эш.

1

21

Белемнәрне актуальләштерү

102

103-105

Морфология бүлеген гомумиләштереп кабатлау. Йомгаклау.

Резерв дәрес

1

23

Белемнәрне актуальләштерү

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

  1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)
  2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (6,7,10,32 статья).
  3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).
  4. ”Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа” 5-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф
  1. министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.
  1. Дәреслек: Дәреслек: Татар теле , 6 нчы класс. Р.Г. Хәсәншина“Татар теле”, 2009 ел.
  2. Татар теле , 6 нчы класс. Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева “Татар теле”, 2006 ел.
  3. Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)
  4. Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)
  5. Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар
  6. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә  татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.
  7. Зәкиев  М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
  8. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
  9. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.
  10. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.
  11. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.
  12. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.
  13. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.

            К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

  1. Нигъматуллин М., Грамматик анализ. Алабуга, 2000.
  2. Лингвистик анализ үрнәкләре.
  3. Татар телендә тыныш билгеләре.
  4. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

эш программасы 6 сыйныф

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программасы...

9 класста географиядән эш программасы

Үрнәк программага нигезләнеп эшләнгән программа. Классның үзенчәлекләренә карап үзгәрешләр кертелгән. Татарстан географиясенә урын бирелгән....

рус төркемендә 8сыйныф өчен татар теле hәм әдәбиятыннан эш программасы

рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә 8нче сыйныфлар өчен Хәйдәрова Р.З.дәреслегенә нигезләнеп төзелгән эш программасы...

Татар теле түгәрәгенең эш программасы

Татар телендә эшләп килә торган "Яшь талантлар" түгәрәгенең эш программасы...

10 НЧЕ СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ЭШ ПРОГРАММАСЫ.

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...