Йолдызлар чакыра
методическая разработка по теме

Гаянова Фандалия Гильмегалиевна

Йолдызлыклар буенча төзелгән сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yoldyzlar_chakyra.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                «Йолдызлар чакыра “

Йолдызлар чакыра

          Музыка яңгырый , “Сылукай

          Залга плакатлар эленгән :

     1.   Туган көнегез белән сезне !

  1.  Иң изге теләкләребезне  кабул итегез.
  2.  Кайсы йолдызлар астында туган урыннарыгыз ?
  3.  Укчы йолдызлыгын аңлаткан рәсемнәр .
  4.  Шигырьләр .

                                  Музыка яңгырый .

1 а.б. Йолдызлар төрле  бизәкле

          Йолдызлар төрле төстә

          Зәңгәрлекне  җемелдәтеп

          Йолдызлар балкый  күктә .

2 а.б. Һәр йолдыз –бер дөнья, зур дөнья

          Мәңгелек вәкиле галәмнең

          Хисапсыз  зур киңлектә

          Тиңдәшсез урыны бар аның.

1а.б. Без дә галәм балалары.Туган көнебездә кояш кайсы   йолдызлык-

тан елмайган –шул йолдызлар гомер буе үз канаты    астында саклый.

Йолдызларга карап кеше язмышын белеп була диләр. Кемдер    моңа

ышана, кемдер –юк. Хәер, бу һәркемнең үз эше . Ә бүгенге   матур ки-

чәбез  “Укчы” йолдызлыгы астында туучыларга  багышлана. Туган кө-

негез  белән сезне кадерле дуслар!

2 а.б. Бүгенге бәйрәм кичәбезне , “ Йолдызлар чакыра “

дип  атадык. Чөнки кичәбездә  мәнфәгатьләре   бер  булган     өч коллек-

тивның: әти-әниләр, балалар    һәм укытучыларның дусларча әңгәмәсе.

Сәламлик аларны !

1 а.б.   Әгәр сез ир-егет икән

             Эш тотсын кулыгыз

             Кулыгыздан килгән кадәр

             Игелек кылыгыз !

                                      Һәммәгез дә минем

                                      Теләктән уңыгыз

                                      Бәхетле булыгыз

                                      Бәхетле булыгыз !

2 а.б.    Арагызда зинһар өчен

              Булмасын толыгыз,

              Матур булсын , батыр булсын

              Кызыгыз , улыгыз !  

                                      Һәммәгез дә минем

                                     Теләктән уңыгыз

                                     Бәхетле булыгыз ,

                                     Бәхетле булыгыз !

1 а.б.      Онытмасын  әнкәйләрне

               Кечегез, олыгыз

               Озын гомер  кичерегез

               Чәчегез , урыгыз !

                     Бергә :  Һәммәгез дә безнең

                                   Теләктән уңыгыз

                                   Бәхетле булыгыз ,

                                   Бәхетле булыгыз !

2 а.б. Вавилон астрологлары “ Укчы “ йолдызлыгы астында  туган   ке-

шеләр сабыр һәм фәлсәфи табигатьле   була  дип санаганнар .    Укчы-

ларга  галим , сәяси эшлекле , диңгезче , укытучы булырга киңәш ите-

лә. Укчы үзенә һөнәрне    сәләте буенча . күбесенчә кешеләр белән ара-

лашуга нигезләнеп сайлый. Укчы намуслы, хәйләсез, әмма бу сыйфат-

ларны тәкәберлек  белән күрсәтә. Үзенә басым    ясаганны , бәйлелекне

яратмый .

1 а.б. Декабрь ае укчылардан  нәрсә таләп итә соң? Быел бик    түземле,

тыныч холыклы булуыгыз кирәк . Шулай да дәресләрдә  йоклап   утыр-

магыз, юкса , кыңгырау   чыңлавын  ишетми калып , ашарга   йөгерүче

классташларыгызның аяк астында калуыгыз бар.  Тыңлаучан булыгыз,

өй эшләре намус белән эшләгез , мәктәпкә соңга калмагыз .

2 а.б.Хәзер мин сезне бәйрәмебезнең сәбәпчеләре белән таныштырам.

Бүгенге бәйрәмдә “Укчы “ йолдызлыгы астында туган , район буенча

үткәрелгән  конкурсларда лауреат исемен яулаган, иң якты   йолдызыбыз  Фәйрүзә Авзалова утыра . Ул яхшы укый . тыйнак , өл-

кәннәргә  ихтирамлы . Аның белән якынрак таныштыру өчен дус кызы

Альбинага бирәбез. Альбина сөйли.

1а.б. Кечкенәдән авырлыкны тоеп.

         Һәр эшкә дә  үзе булды ул

         Пешерә дә үзе, чигә, тегә дә ул

         Зәвык белән киенә белә дә ул .

Бу шигырь юллары мәктәбебезнең иң сәләтле укучы кызы  Әлфинә

Закировага багышлана . Әлфинә кечкенәдән үк матурлыкның нәрсә

икәнен аңлый. Ул чәчәкләр ярата, бакчасында төрле матур чәчәкләр,

гөлләр үстерә.Әлфинә белән якынрак таныштыру өчен сүзне иптәш

кызы Рәзинәгә бирәбез.

( Рәзинә сөйли һәм Әлфинә хөрмәтенә  җыр башкара )

Рәзинә үзе дә “Укчы” йолдызлыгы астында туган. Әлфинә Рәзинә  ту-

рында ниләр сөйли икән . ( Әлфинә сөйли )

( Сүз Рәзинәнең әтисе  Рифкать абыйга бирелә )

2 а.б. Бик матур гына  елмаеп , үзенә җәлеп  итеп, мин монда дип бал-

кып мәктәбебезнең элеккеге укучысы, хәзерге вакытта чит телләр укы-

тучысы  Раушания  Галиева утыра . Беренче елын    гына укытса да , бу

телне  һәм аны укучылар  яратып өлгерделәр инде . Могаен Раушания

 үзе дә кунак алып килгәндер. Шулай бит Рушания ( -Әйе ...)

Рушанияны якыннан таныштыру өчен сүзне хезмәттәше, иптәш кызы

Лилия Салихьяновага  бирәбез .

     ( Лилия сөйли  һәм җыр башкара )

1 а.б. Коридордан матур гына  басып , начальникларга  хас адымнар

белән  Илнар  килә . Ул һәрвакытта дә зәвык белән киенә , кешеләр

белән  яхшы мөгалләмәдә ...(Фәйрүзә  бүлдерә )

--Рәхим ит , Фәйрүзә ( Сөйли )

Фәйрүзәнең фикерләренә без дә кушылабыз. Әле Илнар русча җыр-

лар да ярата , кыскасы рус җырларына гашыйк. Хәзер аның туганы

Альбина һәм кызлар башкарачак чыгыш  Илнарга бәйрәм сәламе

булыр.

2 а.б. Укчы йолдызлыгы  астында  туган кыз бала елдан  ел мөләемрәк

һәм чибәррәк була  бара . Алар киләчәктә укытучы булырга хыяллана.

Нәкъ менә  шул сыйфатлар тагын бер йолдызыбыз  Гөлнара Хафизова-

га  хас. Шулай бит , Гөлнара  . (--Әйе )  Гөлнара үзе белән классташы , дусты  Илүзәне  алып килгән. Сүзне Илүзәгә бирәбез. (Илүзә сөйли ) .

Дуслар , Гөлнараны бүгенге бәйрәмдә әниләр турындагы җырын җыр-

латмый калсак, дөрес булмас . Болай булгач , рәхим ит , Гөлнара .

  ( Хафизова Гөлнара  җырлый ) .

Гөлнараның шундый матур , моңлы  җырлавы нәселдән  килә торгандыр. Барыбызга да таныш Луис Шиһапов –аның  әнисенең энесе. Гөлнара апасы Фирүзә дә Алабугада ансамбльгә йөри, бик ма-

тур  җырлый. Гөлнара белән янәшә аның әнисе утыра . Һәр концертта

аның җырларын халык яратып тыңлый. Барлык килгән кунаклар һәм

кызы Гөлнара хөрмәтенә Гөлсинә апа  җыр башкарса без бик шат  булыр идек . ( Гөлсинә апа җырлый )

1 а.б. Укчылар 2 төрле булалар . беренчнсе хәрәкәт, спорт яратса, икен-

чесенә музыка , театр, китаплар укырга  ярату хас. Нәкъ менә  шушы

сыйфатлар  безнең Рузиягә туры килә. Дөрес бит Рузия (... )

Рузия үзе белән  кунакка әнисен алып килгән . Алар гаиләләре белән

сәнгатькә гашыйк. Кул эшләренә, пешеренүгә бик осталар . Мәктәптә

үткәрелгән чараларда әнисе белән теләп катнашалар .Хәзер сүзне

аларга бирәбез.

2 а.б. “Укчы “ йолдызлыгы астында туган зәңгәр күзле  егетләргә хисле-

лек, гаделлек һәм юмор  хас. Бу  сыйфатлар безнең  мәктәбебезнең тагын бер йолдызы  Филүс Гәрәевкә  хас .Филүс турында Ленуза өстәп тагын ниләр әйтер  микән ? ( Ленуза сөйли ) . Ярый , Филүснең туган көнен  сайлап алган кебек килеп чыкты  инде . Аның  туган көнен ра-

йон мәктәбе укытучылары белән берлектә билгеләп үтәбез. Нинди бәхет, әйеме, Филүс. Филүсне туган көне белән чын күңелдән котлый-

быз, теләкләрнең иң изгесен генә юллыйбыз. Сүзне Филүснең әнисенә

Тәнзилә апага бирәбез. (Тәнзилә апа җыр башкара ).

1 а.б. Укчы йолдызлыгында туган кешеләргә без санаган сыйфатлардан

башка тагын нинди сыйфатлар хас ?

                  ( Укучылар җавап бирә )

2 а.б. Укчылар , сез хәзерге тормыштан канәгатьме ?

   ( Укучылар җавап бирә )

1 а.б. Укытучылар , килгән кунаклар арасында “Укчы” йолдызлыгы ас-

тында туучылар да бардыр. Хәзер Валиева Илүзә башкарачак шаян

чыгыш сезгә бәйрәм сәламе булсын.

2 а.б. Мәктәп һәм җәмәгатьчелек. Аларны берничек тә аерым итеп күз алдына китереп булмый. Без моны үткәрелгән һәр чарада ачык күрә-

без. Менә бүгенге бәйрәмебезгә дә авылыбызның культура йорты директоры Дәвир Галиев катнаша.   Аның матур, моңлы итеп

ректоры Галиев Дәвир музыкаль бизәлеше белән ямь өстәде. Дәвир     җырлавын безнең авыл халкы гына түгел, район халкы да беләдер. Хәзер ул башкарачак җыр  ерак араларны    якын   итеп,    бү-

генге бәйрәмебезгә ямь өстәп, безгә көч-куәт биреп, рухландырып

торган районыбыз кунаклары һәм мәктәбебезнең укытучы-укучыла-

рына  багышлана.

1 а.б. Хөрмәтле  кызлар, егетләр, килгән кунаклар! Тапшыруыбыз ахы-

рына  якынлаша.

            Изгелекнең кайсын теләсәк тә

            Аз булыр күк сезнең хөрмәткә

            Аяз булсын сезнең күкләрегез

            Яшәгез сез кадер-хөрмәттә!

2 а.б.   Бәхет белән тусын һәр көнегез

            Шат елмайсын һәрчак йөзегез

            Йолдызлардай балкып, янып торсын

            Киләчәктә алгы көнегез!

Ә хәзер  изге теләкләр белән “ Йолдызлар чакыра “ кичәсен “Ялгызлык утында янмагыз “ җыры белән тәмамлыйбыз.

        Актаныш районы

           Тат.Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе.

         

       

       

                                Тәрбия  эшләре буенча

                                           директор урынбасары: Гаянова Ф.Г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклаучылар көненэ багышланган кичэ «Йолдызлар яңгыры

Сценарий вечера на военно-патриотическую тему поможет начинающим классным руководителям. Материал на татарском языке...

Драма әсәрләрендә эчке конфликт. Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасы

Драма әсәрләрендә эчке конфликт.Кәрим Тинчурин  «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ....

Кыш кунакка чакыра

Тиздән безнең якларга салкын кош килеп җитәр. Урамда ап-ак кар явыр. Балалар түземсезлек белән кышны көтә. Урамга чыгып кар-бабай һәм кар-кызы ясыйлар. Нинди күңелле кыш айлары!...

Кунак чакыру,сыйлау формалары

Урок татарского языка 6 класс(рус.подгр)...

Кунак чакыру,сыйлау формалары

Урок татарского языка 6 класс(рус.подгр)...

Технологическая карта урока на тему "Дустыңны урамга уйнарга чакыру"

laquo; Дустыңны урамга уйнарга чакыру” (Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе) темасы буенча дәрескә технологик карта, 1 сыйныф, рус төркемеШәхескә кагылышлы: Әшчәнлекнең максаты һәм ...

"БИОГОХИМЕС чакыра"

Биологик - экологик  кичә өчен сценарий....