Рабочая программа по татарскому языку для 9ых классов.
рабочая программа (9 класс) по теме

Ситдикова Гулия Нургаязовна

Предлагаю рабочую программу по татарскому языку для 9ых классов  русскоязычных групп.Тематическое планирование рассчитано на 98 часов - 2 раза в неделю.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9a_tatar.doc223.5 КБ

Предварительный просмотр:

.                                      

                                                                                                                                       

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

по татарскому языку для 9 классов

Аңлатма язуы

 

      9А  сыйныфының рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге чыганаклар буенча төзелде:

1. РФның “Мәгариф турында” законы;

2. ТРның “Мәгариф турында” законы;

3. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм    әдәбиятын укыту программмасы. Төзүче-авторлары: Р. З. Хәйдәрова ,К. С. Фәтхуллова,  Г.М. Әхмәтҗанова. 2013

4. Дәреслек: “Татар теле” 9 сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М. Шаһгалиева,Казан “Мәгариф”  нәшрияты, 2008.

Рус телендә сөйләшүче  балаларга татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли  максат : телне аралашу чарасы буларак  үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем бирү, күнекмәләр формалаштыру.

Гомуми белем бирү максаты:

  • Укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштерелгән белемнәрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;
  • Тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;
  • Татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;
  • Алган белемнәрне аралашу да кулланырга өйрәтү;
  • укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм культурасын  үстерү.

Тәрбиви максат:  балаларның рухи дөньяларын баету, татар халкының  мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык hәм хөрмәт хисе тәрбияләү.

БУРЫЧЛАР:

  1. Өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау;
  2. Лексик темаларга караган яңалыкларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап, әңгәмәдә катнаша белү;
  3. Сөйләм этикеты үрнәкләрен оста, урынлы файдалану;
  4. Монологик сөйләмдә төрле җөмлә калыпларын кулланып, фикерне җыйнак һәм төгәл белдерә алу;

5)  Татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү.

Уку елы башына 9 нчы сыйныф укучыларының белем  дәрәҗәсенә таләпләр:

  • Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану.
  • Диалог, туры сөйләм янында тыныш билгеләренә аңлатма бирә алу.
  • Бәйләгеч сүз төркемнәрен телдән һәм язма сөйләмдә урынлы куллана белү.
  • Фигыльнең формаларын аера белү.
  • Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.
  • Сан төркемчәләрен аера белү.

Уку елы дәвамында формалаштырырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

               1. .Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, сорау куя,аера белү.

               2. Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

                     3.  Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру.

                     4. Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

        5. Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен вакыт җөмлә, урын җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, сәбәп җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм

         аларны адаби  текстларда тануга ирешу.

        6. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую һәм аларны тиешле интонация белән әйтү.

Программаның эчтәлеге

         

 

Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

1

Без Татарстанда яшибез

11

2

Белем һәм китап

15

3

Һөнәр сайлау

10

4

Ата-анага хөрмәт мәңгелек

9

5

Тирәбездә яхшы кешеләр

13

6

Кеше һәм мохит

4

7

Беренче хисләр

6

        Контроль эш саны

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль эш

Дәреслекнең авторы, елы

татар теле

9

68

2

5

Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М. Шаһгалиева,Казан “Мәгариф”  нәшрияты, 2008.

Өстәмә  әдәбият

1. Насибуллина Р.Н. “ Татарский язык в таблицах и схемах (для русскоязычных учащихся начальных классов)” Казан,  “Гыйлем”, 2008.

2. Хәбибуллина З.Н. “Диктантлар җыентыгы” Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2001.

3. Зәкиев М.З.  “Татар грамматикасы” Мәскәү, “Инсан”, I, II, III том.

4. Рус телендәсөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру, 2008

                     5. V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр җыентыгы. З.Н.Хәбибуллина, М.А.Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева – Казан,2004.

                     6. Р.Нигматуллина. Контроль тестлар һәм текстлар, 2010.

Электрон әсбаплар исемлеге

Әсбап төре

Исеме

Электрон мультимедияле ярдәмлек

“Татар теле – 5”, общественный фонд “Сәләт” молодежи РТ, по заказу Министерства образования РТ .

Мультимедияле программа

“Татар теле. 5-11”, “Белем.ру” ҖЧҖ, 2009.

       Кулланылган  сайтлар исемлеге : Социальная сеть работников  образования nsportal.ru,  www.zavuch.info, pedkonkurs.ru , vot-zadachka.ru, http://www.proshkolu.ru

                                                                                                                                               

                                                                                                                                                                                                                                                                                                       

Программаның эчтәлеге

9 нчы сыйныф (68)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Без Татарстанда яшибез (11 сәг.)

Татарстанның экономик хәле, чит илләр белән экономик бәйләнешләрен әйтә белү.

Татар музыка сәнгате тарихы турында сөйли белү.

Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында белешмә бирә белү.

Татар театр сәнгате барлыкка килү турында белешмә бирә белү.

Татарстан күп илләр белән экономик бәйләнешләргә керә, шартнамәләр төзи ...

Заһидулла Яруллин – беренче кыллы оркестр төзегән халык музыканты. <…>

София Гобәйдуллина – Швеция Короле Сәнгать академиясе әгъзасы. <…>

1906нчы елның 22 нче декабре – татар театры туган көн. <…>

Халыкара, хокук, меңьеллык, манара, шәхес, борынгы, башкара,  шартнамә, сайлаучылар, сайлыйлар, мөстәкыйль, кыллы оркестр, моң, сәнгать осталары, нигез салучы, сәхнә әсәрләре, сәнгать эшлеклесе, яңгырап тора, гадәт, уен коралы, сәләт, мәдәни үзәк, драма театры, дәртле, нурлы, гасыр, тамаша, тамашачы, оештыручы.

Белем һәм китап (15 сәг.)

Китаплар, китапханәләрнең безнең тормыштагы роле турында сөйли белү.

Китаплар дөньясыннан кызыклы фактлар турында сөйләшү.

Белемне алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы буенча сөйләшү.

Нинди китаплар, газета-журналлар укуны файдалы, ә ниндиләрен гомер әрәм итү дип саныйсыз? Сезнең өйдә нинди китаплар бар?  Сез кызыксынган китаплар киләчәктә сайлаячак һөнәрегез белән бәйлеме?

Китап уку кирәкме, әллә интернет җитәме? Мин ... турында укырга яратам.

Уңышлы бизнес оештыру өчен, беренче чиратта белемле булу кирәк <…>

Хөрмәт, татар халкы, аерым, инглиз, немец, кытай, гарәп, француз, горурлык, фәнни, гасыр, сирәк, атаклы, дөнья, системалы, билгеле, күрсәтә, ишетелә, чит тел, киңәш, югары белем, ялчы, мәгарә, коткара, уңышлы, белемле.

Һөнәр сайлау (10 сәг.)

Үз гаилә членнарының про-фессияләре турында сөйләшү.

Төрле профессияләргә хас сыйфатлар турында фикер алышу.

Үзеңә ошаган профессияне яклый белү.

Минем әтием заводта токарь булып эшли. Ул үз хезмәтен бик ярата. <…>

Укытучы булу өчен балаларны яратырга, үз фәнеңне яхшы белергә кирәк. <…>

Миңа пешекче профессиясе ошый, чөнки мин тәмле пешерергә яратам.

Мин гөлләр үстерергә яратам. <…>

Мин буйый беләм. <…>

Һөнәри училище, хастаханә, дәвалау, нәтиҗә, чир, кадрлар бүлеге, нефтче, бораулаучы, эш стажы, пешекче, трамвай йөртүче, эшче профессияләре исемнәре, җаваплы, белемле, төгәл, гариза, кабул итү.

Ата-анага хөрмәт мәңгелек (9 сәг.)

Дуслыкны саклый белү серләре турында сөйләшү

Яшүсмерләрнең бәйрәмнәре турында сөйләшү.

Ярыймы, ярамыймы? Кайчан, нәрсә турында сөйләшергә мөмкин? Сөйләшү әдәбе турында фикер алышу.

Дустыңа дөресен әйтү – авыр, ләкин ...

Син башкаларны тәнкыйтьләргә яратасыңмы? Үзеңдәге нинди сыйфатлар сиңа ошамый?

Гашыйклар көнен кайда, ничек бәйрәм итәләр? Гашыйклар көнендә сез ничек аралашасыз?

Аралаша белү – үзе бер осталык. Кешене тыңлый белмәү – начар гадәт. Кайбер кешеләр гел үзләре генә сөйлиләр. <…>

Күрмәмешкә салышу, әшәке, битараф, тату яшәү, ялкаулана, сугышу, сүгенү, күз йому, гашыйклар,  хат, ялагайлык, әңгәмәдәш, читкә борылу, чын күңелдән сөйләшү, елмаеп сөйләшү, чыннан да.

Тирәбездә яхшы кешеләр (13сәг.)

Спорт төрләре, Татарстанның атаклы спортчылары, төрле спорт түгәрәкләренә йөрү ту-рында сөйләшү.

Дусларыңны спорт белән шөгыльләнергә кирәклегенә инандыру.

Ял көнен уздыруны   планлаштыру.

Караган фильм, андагы геройлар турында фикер алышу.

Минем виртуаль дөньям. Компьютер уеннары, прог-раммалар төзү, он-лайн режимында аралашу, төрле сайтларга теркәлү, компьютер белән мавыгу  турында сөйләшү.

Миңа төрле спорт төрләре ошый ... . Мин волейбол белән шөгыльләнәм. Спорттагы кумирым ... . Спорт белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки ... . <...>

Әйдә ял көне дискотекага барабыз. Бүген яңа музыка була... .

Миңа бу фильм бик ошады, чөнки … . Төп рольне  ... .

Мин үз сайтымны булдырдым.

Дустым белән он-лайн режимда аралашам. <…>

Компютер уеннары белән мавыгу зыянлымы?

шөгыльләнә, түгәрәк, бәлки, күргәзмә, кумир, осталык, бәяләнде, тамашачылар, алкышлар, теләү, күренекле, атаклы, алкышлар, танылган, виртуаль дөнья, сайтка теркәлү, мавыгу, зарарлы.

Кеше һәм мохит(4)

“Кеше һәм табигать” проблемалары буенча сөйләшү.

Мин – табигать баласы. Табигать бай, ләкин аны сакларга кирәк. Янгын булмасын өчен ... .

Казылма байлыклар, зарарлы матдәләр, агулана, янгын, киләчәк, буын, үсемлек, кими, куркыныч.

Беренче хисләр (6 сәг.)

Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирә белү. 9нчы Май – Җиңү көне, Рейхстагка җиңү байрагын элүчеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән буын-ветераннар турында сөйләшү.

Бөек Ватан сугышы 1941нче елда башлана. <…>

Бөек Ватан сугышында безнең әтинең бабасы катнашкан. <…> Рейхстагка байрак элүчеләр арасында татар егетләре дә була. <…>

Бөек Ватан сугышы, дәвам итә, яралылар, һөҗүм итә, көчле сугыш, очучы, чигенә, буын, элүче, байрак, өлкән, әсирлек.


   

9нчы сыйныфта рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле дәресләре укыту өчен тематик план

Дәреснең темасы

Сәгать

саны

Дәрес тибы

Уку эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

План

факт

Без Татарстанда яшибез

1

Хикәя фигыль формалары

1

ЛГКФ

-рәсем буенча әңгәмә

-дәреслектән һәм өстәмә ярдәмлектән логик күнегүләр эшләү

Ялгызлык,

уртаклык исемнәрен куллану

“Татарстан Республикасы” текстындагы лексик-грамматик материал

2

Ия белән хәбәр арасында сызык кую

1

ЛКФ

-аудирование,презентация

-“Казан-тарихи башкала” текстындагы лексик-грамматик материал

Ия белән хәбәр арасында сызык куюны актуальләштерү

3

Ия белән хәбәр арасында сызык куюны ныгыту Кереш контроль

1

Контроль эш №1

(тест)

-аудирование “Син табигать баласы”,

“Татар музыка сәнгате” текстындагы лексик-грамматик материал

Ия белән хәбәр арасында сызык куюны кабатлап ныгыту

4

Изафә бәйләнеш . 1 төр изафә. 

1

ЛГКК

 -“Александр Ключарев” текстындагы лексик-грамматик материал

Изафә бәйләнешне дөрес куллану

5

6

Изафә бәйләнеш . 2,3 төр изафәләр.

Изафә бәйләнеш сөйләмдә

2

ЛКФ

-ситуатив күнегүләр

- парлап эшләү

Изафә бәйләнешне ныгыту

7

8

Исем фигыль.

Исем фигыльнең җөмләдәге урыны.

2

ГКК

-логик күнегүләр, әңгәмә

-“Татар театры” текстындагы лексик-грамматик материал

Изафә бәйләнешне ныгыту

Исем фигыльне активлаштыру

9

Теләк белдерү формалары

1

ГКФ

-рәсем буенча әңгәмә

-дәреслектән һәм өстәмә ярдәмлектән логик күнегүләр эшләү

Теләк белдерү формаларын искә төшерү

10

БСҮ

Татар сәнгате турында сөйләшү

1

ГКК

-тактада күнегүләр эшләү

-терәк схемалар

-парлап эшләү

Өйрәнелгән лексик - грамматик материалны, өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

11

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре сүзлек диктанты

1

ГКК 

-терәк схемалар куллану

-парлап төркемлә эшләү

сСыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләрен киңәйтү

Белем һәм китап

12

Алмашлык төркемчәләре

1

ГКК

-таблицаны тутыру

Алмашлык төркемчәләрен бүлешен камилләштерү

13

Сан һәм аның төркемчәләре

1

ГКК

“Мин сыйныфта” дигән монолог язу

Сан һәм аның төркемчәләрен актив кулланышка кертү

14

Ярдәмлек сүз төркемнәре

1

ГКК

-тактада күнегүләр эшләү

Ярдәмлек сүз төркемнәрен чагыштыру

15

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

1

ГКФ

-карточка-лар белән эшләү

-терәк схемалар куллану

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба белү

16

17

Кушма җөмлә төрләре

Сүз төркемнәре темасы буенча контроль  диктант

2

ГКФ

Контроль эш №2

диктант язу, биремнәр эшләү

Кушма җөмлә төрләрен аңлату

18

Хаталарны төзәтү

Каршы бәйлеге,  фразеологик берәмлекләр

1

ЛГКФ

-карточкалар белән эшләү

-терәк схемалар куллану

Каршы бәйлеге,  фразеологик берәмлекләрне рус теле белән чагыштыру

2 ч.

19  

20

Хикәя фигыльнең заман формалары

2

ГКК

-ситуатив күнегүләр

-тестлар

Хикәя фигыльнең заман формаларын активлаштыру

21

 Диалогик сөйләмгә чыгу

1

д/м сөйләм

М. Мәһдиевның “Колаямбу плантациядә эшли” буенча диалогик сөйләмгә чыгу

Тема буенча диалогта аралаша белү

22

23

Сыйфат фигыль

2

ГКК

-карточкалар белән эшләү

Сыйфат фигыль формасын актив кулланышка кертү

24

Хәбәрлек сүзләр 

сүзлек диктанты

1

ЛКФ

-Л. Ихсанова “Бер маҗара” әсәрендәге лексик-грамматик материал (1 өлеш)

Хәбәрлек сүзләрнең инфинитив белән килүен активлаштыру

25

Тезмә фигыльләр

1

ЛКФ

ГКК

-күчмә тактадагы җөмләләргә тезмә фигыльләр өстәргә

-Л. Ихсанова “Бер маҗара” әсәрендәге лексик-грамматик материал (2 өлеш)

Тезмә фигыльләрне аеру

26

Тамырдаш сүзләр

1

д/м сөйләм

-ситуатив күнегүләр

-диалогик сөйләм оештыру

Тырышып укырга кирәклекне аңласыннар

Һөнәр сайлау

27

Теркәгечләр.

1

ГКФ

-терәк схема белән эш.

Теркәгечләрне искә төшерү,

28

Антоним сүзләр

1

ЛКФ

Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәрендәге лексик-грамматик материал

Антоним, синонимнарны табарга өйрәнү

29

Синоним сүзләр

1

терәк схемалар

-дәреслектән күнегүләр

Антоним, синонимнарны табарга өйрәнү

30

Җөмлә төрләре буенча контроль эш

1

Контроль эш №2

-лексик, грамматик материалны системага салу

Тезмә кушма җөмләне аера белү

31

Хаталар өстендә эш

1

-таблица белән эш

- дәреслектәнкүнегүләр

Җөмлә төрләрен  дөрес аеру

32

Тезмә кушма җөмлә.

1

ГКФ

-терәк схема белән эш.

Тезмә кушма җөмләне аңлау

IIIч

33

34

 Кушма җөмлә төрләре

2

ГКФ

-терәк схемалар

-дәреслектән күнегүләр

Кушма җөмлә төрләрен аңлату

35

Сыйфат фигыль

1

ЛКФ

И. Юзеев  “Таныш  моңнар” әсәрендәге лексик-грамматик материал белән эшләү

Сыйфат фигыльне сөйләмдә куллану

36

Шарт фигыль Һөнәр темасына караган лексика

1

ЛКФ

Һөнәр темасына караган лексика

Шарт фигыль ясалышына күнекмәләр булдыру

Ата-анага хөрмәт мәңгелек

37

Иярченле кушма җөмлә төрләре

1

ГКФ

-мөнәсәбәтле сүзләр белән җөмләләр төзү

Иярченле кушма җөмлә төрләрен исләрендә калдыру

38

Иярченле кушма җөмлә төрләре сүзлек диктант

1

-дәреслек белән эш

-“Зирәк карт” әкиятендәге лексик-грамматик материал

лексика белән эш

39  

 40

Иярчен вакыт җөмлә

2

ГКФ

-репродуктив к-р.

Иярчен вакыт җөмләне аңлату

41

Сан төркемчәләре

1

ГКК

-интерактив такта белән эш

Саннарны дөрес куллану

42

Бәйлекләр.

1

ЛКФ

-яңа лексика белән җөмләләр А. Шамонның “Госпитальда»  әсәрендәге лексик-грамматик материал

Бәйлекләрне дөрес аера ,җөмләдә дөрес куллана белү. Иярченле кушма җөмләләрне активлаштыру

43

Аваз ияртемнәре

1

ГКФ

-аваз ияртемнәре белән җөмләләр төзү

Аваз ияртемнәрен җөмләдә дөрес куллана белү

44

Ымлыклар

1

ГКФ

“Зоопаркта” хикәя язу

Ымлыклар белән таныштыру

45

Теркәгеч

1

ЛКФ

-терәк схемалар       Әхмәдиевның “Ана” әсәрендәге лексик-грамматик материал

Теркәгечне аера, дөрес куллана белү

Тирәбездә яхшы кешеләр

46

Иярчен урын җөмлә

1

ГКФ

-дәреслек белән эш

-Г. Шәрәфи. “Күңелләрдә гөл үсә” әсәрендәге лексик-грамматик материал

Иярчен урын җөмләне җөмләне дөрес куллана белү

47

Иярчен максат җөмлә

1

ГКК

-ситуатив күнегүләр

-монологик  сөйләм

Иярчен максат җөмләне дөрес куллана белү

48

Иярчен урын , максат җөмлә

1

Иярчен җөмләләрне дөрес куллана белү

49

Иярчен сәбәп җөмлә

1

ГКФ

-ситуатив күнегүләр

-монологик  сөйләм

Иярчен сәбәп җөмләне дөрес куллана белү

50

Гади һәм кушма җөмләләрне актуальләштерү

1

ЛКФ

-Ш. Галиев “Урам ул нинди?” шигырендәге лексик-грамматик материал

Гади һәм кушма җөмләләрне актуальләштерү

51

Иярчен җөмләләр буенча контроль эш

1

Контроль эш №4

-биремнәр

Белемнәрне системалаштыру, тиешле җавапны таба белү

52

 Иярчен җөмләләрне йомгаклау

1

- ситуатив күнегүләр

-монологик  сөйләм

Белемнәрне системалаштыру, тиешле җавапны таба белү

IVч.

53   54

Фигыль юнәлешләре

2

ГКФ

ГКК

-таблица белән эш

Фигыль юнәлешләрен җөмләдә дөрес куллана белү

55

Затланышсыз фигыль

1

д/м сөйләм

-безнең урамыбыз темасы буенча сөйләшү

Затланышсыз фигыльне аера белү

56

Затланышсыз фигыльне ныгыту

1

ЛКФ

 Ш. Еникеевның “Солтангәрәйнең язмышы” әсәрендәге лексик-грамматик материал

Затланышсыз фигыльне җөмләдә дөрес куллана белү

57

Иярчен шарт җөмлә

1

ГКФ

-ситуатив күнегүләр

-аудирование

-дәреслек белән эш

Иярчен шарт җөмләне аера белү

58

Иярчен җөмләләр

1

ГКК

-ситуатив күнегүләр

-аудирование

Иярчен  җөмләләрне аера белү

Кеше һәм мохит

59

Текст

1

ЛКФ

Р. Мөхәммәдиевнең “Беренче умырзая” әсәрендәге лексик-грамматик материал

Текст төзү

60

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре материал Сүзтезмәләр, бәйлек һәм бәйлек сүзләр

 сүзлек диктанты

1

ЛКФ

 М. Гафуриның “Кыр казы” әсәрендәге лексик-грамматик

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен куллану Сүзтезмәләр, бәйлек һәм бәйлек сүзләрне куллану

61

Сүз ясалышы

1

ГКК

-ситуатив күнегүләр

-аудирование -дәреслек белән эш

Сүз ясалышын аерырга өйрәнү

62

Инфинитив+кирәк

1

ЛКФ тест

Р. Бәшәр. “Авыру урман” әсәрендәге лексик-грамматик материал

Инфинитив+кирәк конструкциясен монологларда куллану

Беренче хисләр

63

Фигыль төркемчәләре

1

ГКК

-ситуатив күнегүләр

-аудирование -дәреслек белән эш

Фигыль төркемчәләрен активлаштыру

64

Сыйфат дәрәҗәләре, фигыль төркемчәләре

1

ЛКФ

И. Гази “Ак сирень” әсәрендәге лексик-грамматик материал (1 өлеш)

Сыйфат дәрәҗәләре, фигыль төркемчәләрен ныгыту

65

Тезмә, иярченле җөмләләр .

 сүзлек диктанты

1

ГКК

 И. Гази “Ак сирень” әсәрендәге лексик-грамматик материал (2өл.)

Тезмә, иярченле җөмләләрне аерырга өйрәнү

66

Иярчен кире җөмлә

1

ГКФ

-ситуатив күнегүләр

-аудирование -дәреслек белән эш

Иярчен кире җөмләләрне аерырга өйрәнү

67

Гади, кушма җөмләләр буенча контроль эш

1

контроль эш №5

-лексик, грамматик материалны системага салу

Гади кушма җөмләләрне аеру

68

Йомгаклау, кабатлау дәресләре

1

д/м сөйләм

-ел буе өйрәнгәнне системага салу

-терәк схемалар

-төркемләп эшләү

Кушма, гади җөмләләрне аера белү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса

Рабочая программа по татарскому языку  для 5 класса. Авторы учебника: Юсупов Р.А. Зиннатуллина К.З....

Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса...

Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса по программе ФГОС

Рабочая программа по татарскому языку по программе Р.З.Хайдаровой...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)

6 нчы  сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...