Сөмбелә
методическая разработка на тему

Уңыш бәйрәменә сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel.docx21.02 КБ

Предварительный просмотр:

 СӨМБЕЛӘ

Сәхнәгә малай килеп керә. Кулында урак.

    Малай.Әти, әти, син кайда? Әти, кара әле, мин келәттән нәрсә  таптым! Кемнеке икән бу? Моның белән ни эшлиләр?

    Әти.(Уракны кулына алып).Улым, бу – урак. Бабаңныкы ул.

(Бу вакытта бабай керә)

    Малай.Аның белән ни эшлиләр соң?

    Әти.Анысын бабаңнан сорыйк инде.

    Бабай. (Бабай уракны кулына ала, уйланып кала) Без яшь чакларда игеннәрне урак белән уралар, чалгы белән чабалар, көлтәләрне кул арбасы белән амбарларга ташыйлар иде, улым.  (“Уракчы кыз” җырлана, урак тотып бииләр) 

Ай урагың салып иңбашыңа,

Кояш нурларыннан нур алдың;

Кояш нурларыннан нур алдың да

Салкын чишмәләрдән су алдың.

Басма өстенә басып су алганда

Кулъяулыгың кемгә болгадың?

Талир тәңкәләрең чыңлаганда

Кем исеменә җырлар җырладың?

Әллә су буйлатып, ат уйнатып,

Сөйгән ярың ауга киттеме?

Әллә мылтык алып, кылыч тагып,

Дошманнарга каршы киттеме?

Әйтче, нидән шулай яшь егетләр

Гөл сибәләр синең алдыңа?

Йөзләрең шул синең таң кояшы,

Урагың да — тулган ай гына.

Әти. Ә заманалар үзгәргәч, җирне тракторлар белән сөрә, ашлыкны комбайннар ура, амбарларга машиналар белән ташый башладылар. Көз коры, матур, кояшлы килеп, игеннәр уңышлы урнашса – игенче өчен зур бәхет ул, улым!

Бабай.Әйе, игенчегә һәр көз бәйрәм, һәр көз хикмәт ул. Ләкин көзне бәйрәмгә әйләндергәнче күпме көч куярга, күпме тир  түгәргә кирәк. Моны бары игенчеләр генә белә.

А.б.  Баш очыннан киек казлар оча,

         Их аңлыйсы иде, кош телен!

         Кош теленнән җиргә моң түгелә

         Киек казлар моңы: “Хуш илем!”

         Кошлар китә... Бераз гына моңсу

         Ләкин көзләрнең бит үз яме.

         Игенченең олы куанычы-

         Гөрли илдә уңыш бәйрәме.

         Сый-нигъмәттән тулы ил табыны,

         Бәйрәм күрке – яңа икмәк ул

         Кемгә ничек – ләкин игенчегә

         Һәр көз бәйрәм, һәр көз – хикмәт ул.

"Чайкала иген кырлары" җыры.

(И. Шәмсетдинов көе, Г. Латыйп сүзләре)

А.б.

  Күңелләргә якты нур өләшеп,

  Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.                              

  Үз муллыгы белән көзләр килә,

  Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

  Табындагы икмәк, сый нигъмәтне

  Күреп ил картлары шатлана.

  Муллык белән җиргә килә көзләр,

  Көзге муллык кыла тантана.

Аб.Уңыш, муллык бәйрәме татар халкының электән килгән милли бәйрәме дә ул. Аны “Сөмбелә” дип йөрткәннәр. Без дә бүген бирегә уңыш алиһәсе Сөмбеләне чакырдык. Рәхим ит,Сөмбелә.

(Сөмбелә керә.Кулында чигүле сөлге өстенә куелган икмәк.)

 Мин - Сөмбелә, килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда .

(Кулларына башаклар тотып бииләр)

Гәрәбәдәй булып үсте иген,

Түгелгән тир бушка китмәде.

Игенченең батыр хезмәт бу - ,

Күпереп пешкән арыш икмәге. (Сөмбелә тамашачыларны икмәк, бавырсак белән сыйлый).

Бабай, малай, әти чыгалар.

Малай. (Кулында урак). Ипи, өстәлгә килгәнче, бик озын юл үтә, күп хезмәт сорый икән! Күпме көч, тырышлык, йокысыз төннәр нәтиҗәсе икән бит ул!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценарие

 "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар тел...

Сөмбелә бәйрәме.

Сөмбелә бәйрәменә багышланган музыкаль кичә....

Көзге уңыш бәйрәме-Сөмбелә

Праздник Көзге уңыш бәйрәме- Сөмбелә предназначен для внеклассной работы  учащимися 5-7 классов....

"Сөмбелә" бәйрәме.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен  сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе....

cөмбелә бәйрәме

Көзге бәйрәмнәрнең берсе -Сөмбелә бәйрәме....

Сөмбелә бәйрәме

Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, традицияне дәвам итү, ипи кадерен белергә, дуслык хисләрен ныгытырга өндәү, бер-берсенә ихтирамлылык хисе тәрбияләү....

Праздник урожая (Сөмбелә).

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп....