Үткән заман хикәя фигыльләр, аларның зат-сан белән төрләнеше.
план-конспект урока (6 класс) на тему

Фасахова Миляуша Рауфовна

Тема: Үткән заман хикәя фигыльләр, аларның зат-сан белән төрләнеше.

Максатлар:                                                                       

1. Үткән заман хикәя фигыль, аның ике төре, ясалышы, зат-сан белән төрләнеше турында белешмә бирү.

2. Үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

3. Әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.docx40.36 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Үткән заман хикәя фигыльләр, аларның зат-сан белән төрләнеше.

Максатлар:        

1. Үткән заман хикәя фигыль, аның ике төре, ясалышы, зат-сан белән төрләнеше турында белешмә бирү.

2. Үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

3. Әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Материал: дәреслек (Ю.Ф. Юсупович, Д.Г. Тумашева, Ч.М. Харисова, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2006)

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, плакат.

Дәреснең методы: күрсәтү-аңлату, укытучы сүзе, укучы сүзе, эзләнү методы.

Принциплар: фәннилек, системалылык һәм эзлеклелек, теорияне практика белән бәйләп укыту, аңлаешлылык һәм көч җитү принцибы.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату дәресе.

  1. Актуальләштерү

1. Исәнләшү, укучыларда уңай психологик  халәт тудыру, укучыларны барлау.

2. Өй эшен тикшерү.

3. Үткән теманы кабатлау.

II. Яңа материалны аңлату

1. Үткән заман хикәя фигыль турында төшенчә бирү.

2. Күнегүләр өстендә ныгыту.

3. Җөмләләрдә кулланырга өйрәтү.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1. Тактада эш (Бирелгән фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә).

2. 129 нчы күнегүне телдән эшләтү (Бирелгән фигыльләрдән билгеле һәм билгесез үткән заман төрләрен ясарга).

3. Карточка белән эш (Текстта үткән заман хикәя фигыльләрне табарга, аларның зат-санын күрсәтергә).

IV. Йомгаклау

1. Кабатлау (укучыларның теманы ничек үзләштерүләрен тикшерү максатыннан  сораулар бирү).

2. Актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.

3. Саубуллашу.

V. Өйгә эш бирү

1. Дәреслектәге кагыйдәне кабатларга (§ 25)

2. 130 нчы күнегү (үзегезнең әдәбият дәреслегеннән билгеле һәм билгесез үткән заман катнашкан өчәр җөмлә сайлап язарга).

Дәрес барышы:

  1. Актуальләштерү

У: Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез, хәлләрегез ничек?

у:  Исәнмесез, әйбәт.                                          

У: Утырышыгыз, укучылар. Рамил, бүген дәрестә барыгыз да бармы?                              у: Әйе.

У: Бик яхшы, әйдәгез татар теле дәресебезне башлап җибәрик. Сезгә өй эшенә 125 нче күнегү бирелгән иде, шулаймы? Барыгыз да эшләп килдеме?

у: Әйе.

У: Әйдәгез, кемнең укып китәсе килә? (1-2 укучы укый) Бик әйбәт, укучылар! Ә хәзер үткән теманы искә төшереп китик:

        - Без узган дәрестә нәрсә өйрәнгән идек?

        - “Хәзерге заман хикәя фигыльләр, аларның зат-сан белән төрләнеше” темасын.

        - Әйе. Хәзерге заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

        - Нишли? Нишләми?

        - Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

        - -а, -ә; -ый, -и кушымчалары ярдәмендә ясала.

        - Кайсы очракта -а, -ә кушымчасы ялгана?

        - Нигезе тартыкка яки [у] сузыгына тәмамланган фигыльләргә -а, -ә кушымчасы ялгана. Шулай ук нигезе [й] һәм [и] авазларына беткән фигыльләргә дә -а, -ә кушымчасы ялгана.

        - Берәр мисал әйтә аласызмы?

        - Көл-ә, кимер-ә; җый-а – җыя.

        - Ә кайсы очракта -ый, -и кушымчасы ялгана?

        - Сузыкка беткән нигезләргә -ый, -и кушымчасы ялгана, соңгы сузык төшеп кала.

        - Монда нинди мисаллар китерә аласыз?

        - Ел(а)-ый, эшл(ә)-и.

        - Хәзерге заман хикәя фигыль зат-сан белән төрләнәме?

        - Әйе.

У: Бик әйбәт, укучылар! Барлык сорауларга да дөрес җаваплар бирдегез.

  II. Яңа материалны аңлату.

- Укучылар барыбыз да карточкаларга игътибар белән карыйбыз. Бирелгән биремне укыйбыз.

Бирем. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сорау куегыз. Бу фигыльләр кайчан үтәлгән эшне белдерәләр?

Яз.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде. 

                                                       Кыш

Һәр җир карланган, 

Сулар бозланган,

Уйный җил ,буран,

Бу кайчак, туган?

 

У: Безнең калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр нинди сорауга

җавап бирәләр?                                                    

у: Нишләде? Нишләгән?

У: Алар кайчан эшләнгән эш яки хәрәкәтне, хәлне белдерәләр?

у: Үткәндә булган эш яки хәрәкәтне, хәлне белдерәләр.

У: Шулай булгач, болар нинди фигыльләр?

у: Үткән заман хикәя фигыль.

У: Әйе, бик дөрес. Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

у: Үткән заман хикәя фигыль турында.

У: Ә хәзер үткән заман хикәя фигыльнең төгәл мәгънәсен чыгарып карыйк инде. Димәк, үткән заман хикәя фигыль сөйләп торган вакыттан алда булган эш, хәл, хәрәкәтне белдерә.

Ә хәзер дәфтәрләргә число һәм теманы язып куябыз.

У: Укучылар, әйтегез әле, бу төр фигыльләр нигез фигыльгә нинди кушымчалар ялганып ясалалар? Сүзләрнең нигезен табыйк әле (2 зат, боерык фигыль).

у: эре-де, йөгер-де, түг-ел-де, карлан-ган, бозлан-ган.

У: Бу сүзләрне дәфтәрләрегезгә язып, кушымчалар астына сызыгыз.

Димәк, үткән заман хикәя фигыльләр -ды, -де, -ты, -те; -кан, -кән, -ган, -гән кушымчалары  кушып ясалалар.

Ул фигыльләр җөмләдә нинди кисәк булып киләләр?

у: хәбәр.

Үткән заман хикәя фигыль

 Хәбәр

    Билгесез үткән заман хикәя фигыль

    Неопределенное (неочевидное) прошедшее время

   Билгеле үткән заман хикәя фигыль

  Определенное (очевидное) прошедшее время

   

Нишләде?

Нишләгән?

-ды, -де; -ты, -те

-ган, -гән; -кан, -кән

Алган,  киткән, аңлаган, яшәргән, саубуллашкан, ярдәм иткән.

Алды, китте, аңлады, яшәрде, саубуллашты ярдәм итте.              

У: Укучылар, ә хәзер схемага карыйк әле.

Үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар?

у: Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре бар: билгеле үткән заман хикәя фигыль, билгесез үткән заман хикәя фигыль.

У: Әйе, бик дөрес. Билгеле үткән заман хикәя фигыль сөйләүче үзе күргән яки аңа билгеле булган эш-хәл турында сөйләгәндә кулланыла.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль сөйләүче үзе күрмәгән яки үтәлүен сизмәгән эш-хәл турында икенче берәүдән ишетеп яки үзе фараз итеп сөйләгәндә кулланыла.

Бу фигыльләр ничек ясала һәм нинди сорауларга җавап була?

- алды, китте, аңлады, яшәрде, саубуллашты, ярдәм итте.

у: Билгеле үткән заман хикәя фигыль тамыр, ясалма яки кушма нигезгә -ды,   -де; -ты, -те кушымчалары ялганып ясала һәм нишләде? дигән сорауга җавап бирә.

- алган, киткән, аңлаган, яшәргән, саубуллашкан, ярдәм иткән.

у: Билгесез үткән заман хикәя фигыль тамыр, ясалма яки кушма нигезгә -ган, -гән; -кан, -кән кушымчалары ялганып ясала һәм нишләгән? дигән сорауга җавап бирә.

У: Юклык формасы -МА/-МӘ кушымчалары ярдәмендә ясала:

Укыды – укымады, көткән – көтмәгән

Үткән заманның -ды/ -де, -ган/-гән кушымчалары сузык яки яңгырау авазлардан соң, -ты/-те, -кан/-кән кушымчалары саңгырау тартыклардан соң ялгана.

Аңла-ды, яшәр-де, уйна-ган, бир-гән

Кит-те, саубуллаш-ты, ярдәм ит-кән, куш-кан

Укучылар, ә хәзер барды, алган фигыльләре белән дәфтәрләрегезгә 2 җөмлә языгыз.

у: Кичә без музейга бардык. Алсу китап алган.

У: Димәк, фигыльләр нәрсә белән төрләнә?                                        

у: Зат-сан белән.

У: Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен карап китик.

Үткән заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

Зат

Калын төрләнеш

Нечкә төрләнеш

Берлек сан

Күплек сан

Берлек сан

Күплек сан

I зат

Яздым   язганмын

Яздык  язганбыз

Киттем    киткәнмен

Киттек    киткәнбез

II зат

Яздың    язгансың

Яздыгыз     язгансыз

Киттең       киткәнсең

Киттегез   киткәнсез

III зат

Язды       язган

Яздылар     язганнар

Китте     киткән

Киттеләр     киткәннәр

У: Безнең -ды, -де кушымчалы фигыльләр -ган, -гән кушымчалы

фигыльләрдән нәрсәсе белән аерыла?          

у: -ды, -де; -ты, -те кушымчалыларга кыска кушымчалар,  икенчесенә озын

кушымчалар ялгана.

У: Үткән заманның зат-сан  белән төрләнеше аңлашылдымы?

у: Әйе.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1. У: Укучылар, хәзер тактага карыйк әле.

Бирелгән фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез

зат

Калын төрләнеш

Нечкә төрләнеш

Берлек сан

Күплек сан

Берлек сан

Күплек сан

I зат

Уйнады...    уйнаган...

Уйнады...   уйнаган...

Килде... килгән...

Килде...  килгән...

II зат

Уйнады...   уйнаган...

Уйнады... уйнаган...

Килде... килгән...

Килде...  килгән...

III зат

Уйнады...

уйнаган...

Уйнады...

уйнаган...

Килде... килгән...

Килде... килгән...

Биремне  тикшерәбез.Физкультминутка

У: Укучылар, әзрәк ял итеп алыйк әле. Физкультминутка “Бакалар”.

Сазлыктагы бакалар

Бик иртә уяндылар.

Бата-калка, бата-калка

Битләрен дә юдылар,

Аннары соң зарядкага

Тезелешеп бастылар.

Уңга-сулга, уңга-сулга

Алга-артка, алга-артка

Утырдылар, тордылар

Сузылып- киерелделәр,

Дәрескә тотындылар.

Утырыгыз.

2. У: Хәзер инде яңа көчләр белән эшкә тотыныйк.

Дәреслекләребезнең 69 нчы битен ачабыз һәм 129 нчы күнегүне телдән эшләп карыйк. Биремен укып китик әле (Бирелгән фигыльләрдән билгеле һәм билгесез үткән заман төрләрен ясарга).

у: Билгеле үткән заман хикәя фигыль: китте, җитте, уракка төште, башлады, казыды, җыйды, җәрәхәтләнде, кушты, эшләде, арды, ял итте, ашады, йоклап китте.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль: киткән, җиткән, уракка төшкән, башлаган, казыган, җыйган, җәрәхәтләнгән, кушкан, эшләгән, арган, ял иткән, ашаган, йоклап киткән.

У: Димәк, укучылар, без фигыльләргә нинди кушымчалар ялгадык инде?

у: -ды, -де; -ты, -те; -ган, -гән; -кан, кән кушымчаларын ялгадык.

3. У: Укучылар, хәзер мин сезгә карточкалар таратам.

Бирем. Текстта үткән заман хикәя фигыльләрне табыгыз. Аларның зат-санын күрсәтегез.

Әни

Син иртә белән уяндың, күзләреңне ачтың. Өйдә тәмле аш исе таралган. Сиңа рәхәт.

Син “ӘНИ” дип эндәштең. Әни шул сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белде. Ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрде. Әйе, күрде. Чөнки “әни” дигән сүз үзе йөрәктә туды.

Нәби Дәүли

 -Укучылар, безнең тиздән нинди бәйрәм якынлаша? Ул нинди бәйрәм? Бу көнне без кемнәрне котлыйбыз? Без бөтенебез дә әниләребезне яратабыз. Әниләребез авырсалар да аларның тизрәк терелүләрен телибез. Алар безнең эштә генә түгел, өйгә кайткач та эшлиләр. Һәрвакыт әниләребез безнең янда. Без без дә аларны яратыйк һәм кадерлик.  

Нәтиҗә: Фигыльләрне яхшы үзләштергәнсез, аларның  зат-санын билгели алдыгыз.

IV. Йомгаклау

1. У: Укучылар, дәресебез ахырына да якынлашты. Хәзер үтелгән теманы кыскача гына кабатлап китәбез.

- Бүген нинди тема үттек?

- Үткән заман хикәя фигыль.

- Үткән заман нинди кушымчалар ала?

- -ды, -де; -ты, -те; -ган, -гән; -кан; -кән.

- Кайсы очракта нинди кушымча ялгана?

- Билгеле үткән заман хикәя фигыль тамыр, ясалма яки кушма нигезгә -ды,   -де; -ты, -те кушымчалары ялганып ясала.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль тамыр, ясалма яки кушма нигезгә -ган, -гән; -кан, -кән кушымчалары ялганып ясала.

- Алар зат-сан белән төрләнәме?

- Әйе.

2. У: Бик әйбәт, укучылар. Барлык сорауларга да дөрес җаваплар бирдегез. Әлеге теманы яхшы үзләштергәнсез. Мин сездән бик канәгать калдым.

V. Өйгә эш бирү

1. Дәреслектәге кагыйдәне кабатларга (§ 25)

2. 130 нчы күнегү (үзегезнең әдәбият дәреслегегездән билгеле һәм билгесез үткән заман катнашкан өчәр җөмлә сайлап язарга).

3. Шуның белән бүгенге дәресебез тәмам, катнашуыгыз өчен рәхмәт! Актив катнашкан укучыларга бишле куям.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;        ...

Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә кулллану.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә кулллану...

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләр.

Презентация составлена для закреплений тем. Настоящее и определенное прошедшее времена даются для сравнения, чтобы учащиеся сами могли находить отличия и правильно выбрать форму времени глагола в речи...

“Әбисе белән оныгы” текстында билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне күзәтү. 4нче сыйныф

4Б сыйныфының рус төркемендәbalarf.ru сайтында урнашкан чыганаклардан файдаланып үткәрелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе...

6 нчы сыйныфта "Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше" дигән темага дәрес эшкәртмәсе

6 нчы сыйныфта "Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше" дигән темага дәрес эшкәртмәсе....

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...