"Хәл төрләрен кабатлау"
план-конспект урока (7 класс) на тему

Шигапова Роза Габдулловна

Татар мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен татар теле дәресе конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khl_torlren_kabatlau.docx27.42 КБ

Предварительный просмотр:

Чистай шәһәре “2 нче гимназия” муниципаль бюджет    белем бирү учреждениесенең  югары категорияле   татар теле һәм әдәбияты                                      

укытучысы  Шигапова Роза Габдулла кызы

Сыйныф:   7    Төркем:      татар сыйныфы

Дәреслек:    Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов “Татар теле”

Тема:          "Хәл төрләрен кабатлау"

Максат: 

1. Хәл төрләре буенча укучыларның белемнәрен кабатлау, ныгыту һәм системалаштыру.

 2. Темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм иҗад  фикерләвен үстерү

 3. Әти- әнигә, туганнарга  хөрмәт хисе тәрбияләү, аларга  карата   мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү/

Җиһазлау:  Таблица “Хәлләр”,  тест сораулары, Р.Фәхреддиннең фоторәсеме, Р.Ш. Шаһиевның “Р.Фәхреддиннең иҗади мирасы “ китабы,  “Дәрестә утыру кагыйдәләре” –плакат, таратма карточкалар, проектор, электрон дәреслек   “Татар теле”.

        Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I   Оештыру моменты: Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.  Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

      Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә,

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

  • Укучылар! Бер-беребезгә хәерле көн теләп, елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән  башлап җибәрик.

Биредә энциклопедик  белем иясе, рухи-иҗтимагый тормышның төрле тармакларында  йөзләрчә кыйммәтле хезмәтләр иҗат иткән шәхес Ризаэддин  Фәхреддиннең  дәрестә утыру тәртибенә караган нәсыйхәтләрне күрәсез.  Ризаэддин Фәхреддин бөтен гомере буе ата-аналарга, яшь буынга белем һәм тәрбия бирергә, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укыту проблемаларын уңай хәл итәргә, тәрбияви эчтәлекле хезмәтләр, методик кулланмалар булдырырга омтылучы һәм бөтен теләкләрен диярлек уңышлы рәвештә гамәлгә ашыручы данлы шәхес буларак тарихка керде. Аның тууына 13 гыйнварда 153 ел булды.

II.  Өй эшен тикшерү:

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: Өй эше дөреслеген тикшерү.

Алымнар:

1.Плакат белән эш.

2.Хаталарны ачыклау, төзәтү.

3.Дөрес итеп уку.

4. Электрон таблица белән эш.

      Иң башта Р.Фәхреддиннең дәрестә утыру тәртибенә караган нәсыйхәтләрен искә төшерик әле (плакат).

  1. Үз-үзегез дә, һичбер тарафка авышмыйча, бәлки туп-туры вә укытучыга карап, иптәшләрегез белән бертигез булып, як-якка карамыйча, борылмыйча, шатланып утырыгыз.
  2. Бер төрле дәрес бирелгәндә, сез икенче дәресләргә карамагыз, бәлки укытучы тарафыннан бирелгәндә, дәрескә тәмам күңелләрегезне салыгыз, һәрбер нәсыйхәтләрне зиһенегезгә урнаштырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез, башка әйбергә күңелләрегезне җибәрмәсәгез,  остазларыгыздан ризалык алырсыз, гомерегездә файда күрерсез.
  3. Укытучы сүз сораган вакытта , аяк өстенә торып, кулларыгызны күкрәкләрегезгә куеп, хөрмәт белән укытучыга карап торыгыз, соравын яхшы аңлагыз, соңыннан  белгәнегез белән ачык вә яхшы тавыш белән җавап бирегез, иптәшләрегездән сораган сүзләргә бөтенләй  катышмагыз!
  4. Сүзегездә яки язуларыгызда булган ялгышларыгызны укытучылар төзәтсәләр дә күңелсезләнмәгез, чөнки укытучылар сезне яраталар вә сездә булган ялгышларны бетерү өчен тырышалар.

Плакаттагы нәсыйхәтләрдә асларына сызылган сүзләр бар. Алар кайсы җөмлә кисәге булып киләләр? Соравын, ияртүче сүзен, кайсы  сүз төркеме белән белдерелүен ачыклагыз.  Шул рәвешле модельне тутыра барабыз. (Мәсәлән: борылмыйча – ничек?, эш-хәлнең рәвешен белдерә, рәвеш хәле, утырыгыз фигылен ачыклый).

  •  Кайсы хәл төрләренә мисаллар очрамады?   Кагыйдәләрен искә төшерик әле.
  • Хәлнең барлык төрләрен дә санап чыгыгыз.
  • Хәлләр җөмләдә  кайсы сүзгә иярәләр? - Укучылар, безнең модель тулып бетте, өстисе урыннар калмады. Бүгенге дәрестә без ни эшләрбез икән? (Үтелгән хәл төрләрен кбатларбыз, белемнәребезне ныгытырбыз).
  • Тактага һәм дәфтәрләргә число, тема язу.

Дәреснең  темасы, максаты белән таныштыру.

  Бүгенге дәрестә без элек алган белемнәребездән файдаланып хәл төрләрен кабатларбыз, белемебезне ныгытырбыз. Мәшһүр мәгъфәтче - галим, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең  ата-аналарга, туганнарга да  багышланган гыйбрәтле нәсыйхәтләре белән танышырбыз.

III   Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Укытучы өчен максат: укучыларның хәл төрләре турындагы белемнәрен ныгыту, системага салу.

Укучы өчен максат: хәл төрләрен аеру күнекмәләрен камилләштерү.

Күрсәтмәлелек:

1. слайдлар

  1.   Терминнар диктанты.

А. - Хәл төре, эш яки хәлнең максатын белдерә.

  • Хәл төре, кая? кайдан? кайда? кебек сорауларга җавап бирә.
  • Эш –хәлнең вакытын белдереп, фигыльне ачыклап килгән сүз.
  • Көтелгән эш-хәрәкәтнең киресен белдерә, шарт фигыль, карамастан, карамыйча бәйлек сүзләре белән иярүче сүзгә буйсына.

-  Эш-хәлнең шартын белдерә, фигыльгә буйсынып килә.

- Билгенең дәрәҗәсен белдерә һәм сыйфат белән рәвешкә буйсынып килә.

- Эш-хәрәкәтнең ничек үтәлүен белдерә.

- Шарт фигыль формасы, икән бәйлеге, -мы, ме кушымчасы ярдәмендә ияреп килә.

ә. Терминнар диктантын үзара тикшерү, үзбәя кую.

IV. Ныгыту.

Укытучы өчен максат: материалны ныгытуда укучыларны  активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  куллана белергә өйрәнү.

Метод:

Сорауларга җавап бирү.

ДЙА биремнәре белән эшләү.

 

4. Ныгыту

       1.        Төркемнәрдә эшләү.

- Әлеге эш төре БДИ биремнәренең В һәм С өлешләрендә очрый. Шуңа күрә бик игътибар белән генә эшлибез.

а. Текст белән танышу ( карточкаларда)

    1.Кешенең итәгатьле булуы – күңеле яхшы булу галәмәтедер. 2. Инде сезгә якын кешеләр дә, әлбәттә, ата вә аналарыгыздыр. 3. Шуның өчен аларга һәрвакытта итәгатьле булгыз, гамәл вә сүздә аларга каршы килмәгез. 4. Бу сәбәптән аларның күңелләре дә рәхәтләнер, үз күңелләрегез дә вә дөньяда торуыгыз да гүзәл булыр. 5. Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп ачык сөйләшегез. 6. Алар аягүрә торганда, утырып тормагыз.

-  Әлеге өзек Р.Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабыннан алынган. Текстның темасын, анда күтәрелгән төп проблемаларны, автор позициясен, аның әйтергә теләгән фикерен үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез. Сез автор фикере белән килешәсезме?

-  2 нче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез, хәл төрен күрсәтегез

( эшне бергә тикшерү)

- 1 нче төркем тексттан – рәвеш һәм сәбәп хәлләрен, 2 нче төркем вакыт һәм күләм хәлләрен табыгыз ( төркемнән берәр кеше укый)      

V. Физминут.

Укытучы өчен максат: укучыларны ял итеп алдыру, активлыкны көчәйтү.

Укучылар өчен максат: ял итү, зирәклекләрен күрсәтү.

Физминут. “Бер сүзле “ ярышы (командаларга бүленеп).

1. Үткән көн (кичә).

2. Бик биектә (югары).

  1. Көтелмәгәндә, уйламаганда ( кинәт).
  2. Күңел салмый эшләү ( теләмичә).
  3. Бер дә туктап тормыйча ( бертуктаусыз).
  4. Бик кызу барырга тырышып ( ашыгып).
  5. Күз ачып йомганчы ( тиз).

  1. Бернәрсәгә утырмыйча бару ( җәяү).
  2. Шушы елда ( быел).
  3. Акча белән түләү (акчалата).
  4. Моннан алда булган вакыт ( элек).
  5. Төлкегә хас булганча ( төлкедәй).
  6. Шушы көндә ( бүген).
  7. Кеше алдында, башкаларга белдереп (яшермичә).

VI. Ныгыту.

Дәреслек белән эш.

  1.  2. 124  нче күнегү.  Тактада һәм дәфтәрләрдә эшләү. Биреме: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең асларына сызу, хәл төрен аңлату.
  1. Электрон дәреслек белән эш.

Җөмләләргә җөмлә кисәкләре ягыннан анализ ясау  ( тикшерү).

  1. Тест эшләү.
  1. Ата – аналар һәрвакыт сезнең бәхетегез өчен тырышалар җөмләсендә хәлнең төрен билгеләгез.
  1. күләм хәле      3. максат хәле
  2. сәбәп хәле       4. рәвеш хәле
  1. Никадәр бай баласы булсагыз да булыгыз, үзегезне кеше баласы санап, һөнәр өйрәнергә тырышыгыз  җөмләсендә хәлнең төрен билгеләгез.
  1. шарт хәле     3. вакыт хәле
  2. кире хәл        4. урын хәле
  1. Хәлбуки сезнең ата-аналарыгыз сезгә гаять авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр  җөмләсендә хәлнең төрен билгеләгез.
  1. вакыт хәле     3. шарт хәле
  2. күләм хәле     4. кире хәле
  1. Ата- ананың нәсыйхәтләрен куркып вә өркеп түгел, бәлки мәхәббәт вә ихлас белән тотыгыз җөмләсендә хәлнең төрен билгеләгез.

           1.максат хәле           3. кире хәл

           2. шарт хәле             4. рәвеш хәле

5. Ата әйтсә, хак әйтә җөмләсендә хәлнең төрен билгеләгез.

  1. күләм хәле    3. максат хәле
  2. сәбәп хәле     4.рәвеш хәле

6. Ата-ананың ачуландырмас өчен, оятсызлык вә тәрбиясезлектә күчергеч булып күренмәгез  җөмләсендә хәлнең төрен билгеләгез.

  1. Максат хәле       3. күләм хәле
  2. рәвеш хәле         4. сәбәп хәле

7. Урын хәле кергән җөмләне билгеләгез.

1. Күзгә күренгән бар нәрсәгә кызыгучы булмагыз, аналарыгызның җыеп куйган нәрсәләр вә кунаклар өчен дип хәзерләнгән әйберләре янында йөрмәгез вә зарар итмәгез.

2. Туганнарыгыз белән һәрвакыт әдәпле вә мәрхәмәтле булыгыз!

3. Атагыздан башка кешедән кирәк әйберегезне сорау гаеп эш вә гаилә хөрмәтен җибәрүдер, шуның өчен теләгән берләрегезне атагыздан сорагыз.

4. Туганнарыгыз өстеннән ата вә аналарыгызга сүз әйтмәгез, чөнки болай булган балалар, олыгайгач та сүз ияртүче булалар.

8.Вакыт хәле кергән җөмләне билгеләгез.

1.Тереклек итәр өчен кулда һөнәр  кулда һөнәр булу кирәк.

2.Ялкау вә бозык холыклы затларга изгелек итү ялкаулыкларны арттыру һәм бозыклыкны көчәйтү сәбәпле, якын кардәшләрегезгә изгелек иткән вакытыгызда, кәсеп сәбәпләреннән мәхрүм калганнарны аерым карагыз.

3. Өй эчендә булган серләрне чит кешеләргә сөйләмәгез!

4. Шатлык вә хәсрәт вакытларында уртаклашып, хәстә вә чирле вакытларында хәлләрен сорагыз.

V. Өй эше бирү.

Укытучы өчен максат: материалны ныгыту, үзләштерү.

Укучылар өчен: белемне  мөстәкыйль куллана, аера белү.

 6. Өй эше бирү

a.        Хәлнең барлык төрләрен дә кертеп, Ризаэддин Фәхреддиннең “ Сезгә иң якын кешеләр, әлбәттә, ата вә аналарыгыздыр” нәсыйхәтендә автор әйтергә теләгән фикерне үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез.

b.        Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләреннән файдаланып,  шигырь язарга (вариатив).  

Йомгаклау.

  • Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек?
  • Хәл – нинди җөмлә кисәге?
  • Хәлнең нинди төрләре бар?
  • Р.Фәхреддиннең кайсы нәсыйхәтләре исегездә калды?
  • Ата-аналарга, туганнарга нинди мөнәсәбәт булырга тиеш?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе...

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.

Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...