Хөрмәткә лаек укытучым!
статья на тему

Әюпова Алсу Фаит кызы

Хөрмәтле Укытучыларыбызга карата ихтирамыбыз, игътибарыбыз кимемәсен. Бигрәк тә, башлангыч белем бирүгә үзләреннән күп өлеш керткән беренче укытучыларыбыз алдында баш иеп, чиксез рәхмәтләребезне гел әйтеп торыйк!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khormtk_laek_ukytuchym_-_.docx19.42 КБ

Предварительный просмотр:

Әюпова Алсу Фаит кызы, ТР Зәй районы Кадер урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хөрмәткә лаек укытучым

Укытучы! Нинди изге исем!

                                                                                      “Әни” сүзе кебек кадерле!

Һәрбер чор үзенең нинди дә булса бер үзенчәлеге белән истә кала. Балачактагы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп, дуслар һәм, әлбәттә инде, барчабызга да ярдәмче, киңәшче, башлангыч белем бирүче шәхесләр - укытучылар алып тора. Мәктәп – икенче өй булган кебек, укытучы – икенче әни, икенче әтидер инде ул. Һәр һөнәр үзенчә авыр дисәк тә, укытучы эше күпкә җаваплырак, катлаулырактыр, мөгаен.

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә. Төпле белем бирүдән тыш, аңа җәмгыятьтә бик зур таләпләр – укучыны шәхес итеп үстерү, рухи кыйммәтләрне аңлату, эстетик тәрбия серләренә төшендерү, толерантлыкка өйрәтү һәм башка бурычлар куела.

Укытучы – иң мөһим, җәмгыятькә күп файда китерә торган һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бик түземле, башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала. “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...” дигән җырны белмәүчеләр юктыр. Һәркем үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян классташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр ул. Мин дә үземнең беренче мәртәбә матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә олы ак бантиклар тагып, чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хәтерлим. Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан тотып, укытучыбыз Суханаева Анна Васильевна якты класс бүлмәсенә алып керде. Беренче дәрес тыңлавым, көндәлегемдәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтеремдә. Зифа буйлы, чал чәчле, матур гына киенгән укытучы апамның дәрес бирүләре әле дә күз алдымда тора. Ул безне, әниләрдәй күңел җылысын биреп, укырга, язарга өйрәтте. Игътибарлы, ихтирамлы, кече күңелле булу серләренә төшендерде. Сыйныфтагы барлык балаларны бергә туплады, бер гаилә кешеләренә әйләндерде. Тәртипле, акыллы, әхлаклы, кешеләргә ярдәмчел булырга өйрәтте. Укытучы һөнәрен сайлавыма да хөрмәтле кешемнең йогынтысы тими калмагандыр.

Анна апа бик тырыш, үз һөнәрен бик ярата иде. Ул безнең белән кызыклы темаларга да сөйләшергә вакыт тапты. Лаеклы ялда булса да, ул әле һаман да тынгысыз кеше. Безнең белән күрешкән вакытларда хәлләребезне сораша, киңәшләрен бирә. Мин аңа гомерем буе безгә күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле булачакмын. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, Сез һәрвакыт күңел түребездә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз, Укытучым!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...