ЕРТ 2015 рус мәктәбендәге татар төркеме
тест (9 класс) на тему

Хәмәтҗанова Гөлинә Илдар кызы

Татар төркемнәре өчен тест биремнәре (яңа җыентыктан) 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2 вариант62 КБ
Microsoft Office document icon 1 вариант59 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче вариант

Эш башкару өчен күрсәтмә

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә укучылар 2 бүлектән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче бүлек  20 биремне (1 - 20) үз эченә ала. Беренче бүлектәге биремнәр укылган текст нигезендә эшләнә.

1 – 20 нче биремнәрнең җавапларын эзлекле тәртиптә сүз ( сүзтезмә), саннар ярдәмендә языгыз.

Хаталы җавап язсагыз, аны сызыгыз да янына дөресен язып куегыз.

Икенче бүлек  шул ук текст нигезендә эшләнелә.

Икенче бүлектәге биремнәрне эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән ике биремнең (21.1 яки 21.2) берсен генә сайлап алыгыз һәм дәлилле киңәйтелгән җавап языгыз.

Бу биремнәр кулланмада – махсус калдырылган буш юлларда, ә тест үтәү вакытында, җаваплар бланкында эшләнә.

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне үтәгәндә, карамаладан файдаланырга ярый. Шуны истә тотыгыз: карамаладагы язмаларыгыз эшне бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.

Балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл  җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!

1 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.

Матурлык

(1) Бер-ике көй уйнагач, Бәдретдин, ниһаять, әнисенә дәште.

(2) - Әнкәй, сиңа нәрсә уйныйм?

(3)Әнисе бер мәлгә балаларча кызарып, шул ук вакытта куанычыннан тагы да балкыбрак китте, ләкин кайтарып сүз әйтә алмады.

(4) - Әнкәй <....> син шушы көйне ярата идең бит! — диде Бәдретдин һәм «Салкын чишмә»не уйный башлады. (5) Ул, берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, аның йөзенә генә карап,  скрипкәсен уйнады. (6) Аның җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде.(7) Белмим, болай карый алыр өчен, күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?! (8) Әллә бу шулай бик ямьсез ана белән бик матур бала яки, киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына буламы икән? (9) Соңгысы, ихтимал, еш очрый торгандыр, әмма беренчесен ишеткән дә, күргән дә юк иде.
        (10) Шулай да безгә кузгалырга вакыт иде инде. (11) Бәдретдин уйнап туктагач, без хуҗалардан дога кылырг арөхсәт сорадык....

(12) Кояш баюга таба борылган иде инде. (13) Ә шулай да
тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биеккәрәк менеп, берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. (14) Дөнья киң, киң, киң, әләләләләүү! (15) Җире-күге тын, буш, моңсу, бик моңсу миңа!.. (16) Берни эшли алмыйм үзем белән: самавыр артыннан гына улына карап утырган ана күз алдыма килә дә, эчемнән тагын үкси башлыйм... (17) Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасым килә. (18)  Ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе! 

(Ә. Еникидән)

1 – 20 нче биремнәрне  укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз

  1. Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?

Бәдретдиннең әнисенә булган мөнәсәбәте нинди?

  1. Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит.
  2. Әнисе бер мәлгә балаларча кызарып китте.
  3. Карашында әнисен аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора.
  4. Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасым килә.

Җавап:  ______________________________________________.

  1. Метафора булган җөмләне табыгыз.
  1. Тургайлар берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар.
  2. Безгә кузгалырга вакыт иде.
  3. Матур бит ул,  матур Бәдретдиннең әнисе!
  4.  Кояш баюга таба борылган иде инде.

Җавап:  _______________________________________________.

  1.  17 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап:  _______________________________________________.

  1. 1 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 3 нче җөмләдән шатлык сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 5 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 6 – 7 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

           

           Җавап:  ________________________________________________.

  1. 4– 6 нчы җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерларын языгыз.

Ә шулай да тургайлар, (1) көн яктысыннан туя белмәгәндәй, (2) тагын да биеккәрәк менеп, (3) берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң,(4)  киң, (5)киң, (6) әләләләләүү!

Җавап:  ________________________________________________.

  1. Кереш сүзгә бәйле  куелган өтернең номерын языгыз.

Соңгысы,(1)  ихтимал,(2)  еш очрый торгандыр, (3) әмма беренчесен ишеткән дә, (4) күргән дә юк иде.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 11 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 4 нче җөмләдә <....> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 8 – 10  җөмләләр арасыннан сорау җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. Эндәш сүзгә  бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Бер-ике көй уйнагач, (1) Бәдретдин, (2) ниһаять, (3) әнисенә дәште.(4)

  • (5) Әнкәй, (6) сиңа нәрсә уйныйм?(7)

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 7 нче җөмләдән сай сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 11 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

Белмим, болай карый алыр өчен, күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?!

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 15 нче җөмләдән парлы сүзне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 12 нче җөмләдән [ы]  авазы [о] лашып әйтелә тоган сүзне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 18 нче җөмләдән иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки  21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез.

 21.1. Аның җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде.  Белмим, болай карый алыр өчен, күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?!  Текста китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

        Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез.  Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

        Сочинениенең күләме 100 сүздән  ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

   

21.2  Матурлык  сүзен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, “Матурлык” темасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

        Сочинениенең күләме 100 сүздән  ким булмаска тиеш. Сочинениене  пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________



Предварительный просмотр:

1 нче вариант

Эш башкару өчен күрсәтмә

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә укучылар 2 бүлектән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче бүлек  20 биремне (1 - 20) үз эченә ала. Беренче бүлектәге биремнәр укылган текст нигезендә эшләнә.

1 – 20 нче биремнәрнең җавапларын эзлекле тәртиптә сүз ( сүзтезмә), саннар ярдәмендә языгыз.

Хаталы җавап язсагыз, аны сызыгыз да янына дөресен язып куегыз.

Икенче бүлек  шул ук текст нигезендә эшләнелә.

Икенче бүлектәге биремнәрне эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән ике биремнең (21.1 яки 21.2) берсен генә сайлап алыгыз һәм дәлилле киңәйтелгән җавап языгыз.

Бу биремнәр кулланмада – махсус калдырылган буш юлларда, ә тест үтәү вакытында, җаваплар бланкында эшләнә.

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне үтәгәндә, карамаладан файдаланырга ярый. Шуны истә тотыгыз: карамаладагы язмаларыгыз эшне бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.

Балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл  җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!

1 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.

Ата-баба нигезе

      (1) Кояшка караган йортның якты тәрәзәләрен челтәр каплаган. (2) Ике якта ике капка. (3) Уңда – олы капка, анда абзарлар, базы-келәте, коесы. (4) Утыны-саламы шунда кайта, мал-туары да шушы олы капканы гына белә.

      (5) Кыек түбәле капка бөтенләй башка, буяу кермәсә дә, аның чәчәк-кояшлары балкып тора. (6) Бу якта – җиләк-җимеш бакчасы, чирәмле ишегалды. (7) Кечкенә капкадан йортның баскычына хәтле салынган шома басмага үләннәр баш игән (8) Басманы Мифтахның хатыны Мөршидә көн саен юып ала иде – килер кунакка юл чиста. (9) Кунак ишегалды <....> монысы.  (10) Мифтахларга вак йомыш белән керүче дә, читтән кайтучы да шушы капкадан рәхим итә.

       (11) Төп йорт бу. (12) Мифтах шунда калып гомер итте. (13) Әти-әнисе мирасын   изге санады, каралты-кураны элекке тәртибендә тотты. (14) Алты почмаклы яңа йортны да борынгы нигезгә салды.

       (15) Бу нигездә матурлык атадан  балага югалмыйча күчеп килә. Нәсел гадәт-холыкларын үзгәртмиләр монда, йорт-җирне нигез корган бабайлар истәлегенә буыннан буынга яңартып саклыйлар. (17) Барысы да күңелгә якын, үз.

      (18) Ниһаять, Мифтах өй каршында туктады. (19) Сагындырган иде. (20) Туган нигезне кочып рәхәтләнәсе килде аның. (21) Тик кайсы  капкадан керергә икән? (22) Хуҗамы ул монда? (23) Әллә, исәнлек-саулык сорашкач, хәл алгач, китеп барачак юлаучымы? (24) Хәл белү өчен генә, капка ачарга кирәкме?

       (25) Юк, моннан кире борылырга ярамый. (26) Ата-баба нигезе бу, һәм Мифтах шунда – төп йортта калып гомер итә. (27) Итә иде...

(М. Хуҗиннан)

1 – 20 нче биремнәрне  укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.

  1. Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?

Ни өчен бу нигездә матурлык саклана?

  1. Мифтах шунда калып гомер итә.
  2. Йортның якты тәрәзәләрен челтәр каплаган.
  3. Мөршидә көн саен басма юып ала.
  4. Нәсел гадәт-холыкларын үзгәртмиләр монда.

Җавап:  ______________________________________________.

  1. Метафора булган җөмләне табыгыз.
  1. Шома басмага үләннәр баш игән.
  2. Барысы да күңелгә якын, үз.
  3. Кайсы капкадан керергә икән?
  4. Килер кунакка юл чиста.

Җавап:  _______________________________________________.

  1.  9 нчы җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап:  _______________________________________________.

  1. 2 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 10 нчы җөмләдән кечкенә сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 18 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 8 – 10 нчы җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

           

           Җавап:  ________________________________________________.

  1. 19 – 21 нче җөмләләр арасыннан сорау җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

Хәл белү өчен генә, (1) капка ачарга кирәкме? Юк, (2) моннан кире борылырга ярамый.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. Кереш сүзгә бәйле  куелган өтернең номерын языгыз.

Барысына да күптән күнегелгән, (1)барысы да күңелгә якын, (2) үз. Ниһаять, (3) Мифтах өй каршында туктады.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 4 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 9 нчы җөмләдә <....> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 25 – 27 җөмләләр арасыннан инкяр җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. Аерымланган аныклагычка бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Юк, (1) моннан кире борылырга ярамый. (2) Ата-баба нигезе бу, (3) һәм Мифтах шунда – (4) төп йортта калып гомер итә. (5)

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 14 нче җөмләдән иске сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 15 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

Мифтах шунда калып гомер итә.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 6 нчы җөмләдән парлы сүзне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 4 нче җөмләдән [ы]  авазы [о] лашып әйтелә тоган сүзне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 14 нче җөмләдән юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки  21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез.

       21.1. Бу нигездә матурлык атадан  балага югалмыйча күчеп килә. Нәсел гадәт-холыкларын үзгәртмиләр монда, йорт-җирне нигез корган бабайлар истәлегенә буыннан буынга яңартып саклыйлар. Барысы да күңелгә якын, үз.  Текста китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

        Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез.  Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

        Сочинениенең күләме 100 сүздән  ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

   

      21.2  Ата-баба нигезе сүзләрен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, “Ата-баба нигезе” темасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

        Сочинениенең күләме 100 сүздән  ким булмаска тиеш. Сочинениене  пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

3 нче сыйныф өчен укудан эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

3 нче сыйныф өчен эш программасы Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова дәреслекләре буенча тәзелде....

1 нче сыйныф өчен укудан эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Эш программасы И.Л.Литвинов дәреслеге буенча төзелде....

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 10 сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар төркемнәре өчен.

Дәреснең темасы: "Мәңгелек мәхәббәт"Дәреснең максаты: 1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.3.Әд...

Татар теленнән өстәмә укыту буенча 2015-2016 нчы уку елына эш программасы 9 нчы сыйныф өчен(татар төркеме)

Өстәмә укыту  буенча эш программасы 34 сәгатькә исәпләнгән. Программа 9 нчы сыйныф укучылары өчен БДТга әзерлек материалы буларак  тәкъдим ителә.Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Денмуха...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...