тиңдәш кисәкләрне кабатлау.
план-конспект урока (8 класс) на тему

Гайнутдинова Алсу Газизовна

план конспект урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_konspekt.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

1

Сингапур методикасы белән үткәрелә торган  татар теле                     дәресе.

8 нче сыйныф, татар төркеме.

ТЕМА:  Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.

МАКСАТ: 1.Укучыларның тема буенча алган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау һәм системалаштыру, сөйләмдә дөрес куллана белү.

2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен , монологик, диалогик һәм бәйләнешле сөйләмне үстерү.

3.Татар теленә карата ихтирам, һәрвакыт бер-береңә ярдәм итү теләге тудыру, Габдулла Тукай иҗатына хөрмәт хисләре тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:8 нче сыйныф “Татар теле” дәреслеге.

ТЕХНИК ЧАРАЛАР: проектор , ноутбук, магнитофон.

              Демонстрацион һәм таратма материал: Г.Тукай әсәрләреннән язылган таблицалар,  кәгазь битләре, карточкалар, төрле структуралар куллану өчен әзерләнгән язулар, схемалар, татар халык биюләре язылган музыка.

                    ДӘРЕС ТИБЫ :  белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру һәм  ныгыту.

                ДӘРЕС БАРЫШЫ.

1. Оештыру өлеше:

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

            2) Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

            3) Дәрес максатын хәбәр итү.

МЭНЭДЖ МЭТ.

   - Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып эшләрбез,  алган белемнәрне искә төшереп китәрбез.

2

2. Актуальләштерү:

1)  Г.Тукай шигыреннән өзек уку.        

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

  • Бу шигырьнең исеме ничек? Авторы кем?
  • Без ни өчен дәресне Тукай шигыре белән башладык?
  • Иртәгә, 26 апрель - Бөек шагыйребезнең туган көне.
  • Әйе, балалар, апрель ае -Тукай ае. Бу дәрестә аның шигырьләрен тагын ишетербез әле.
  • Ә хәзер соңгы юлга игътибар итегез әле, анда сезгә таныш кисәкләр юкмы?
  • Бар, бик тыныч һәм бик җиңел сүзләре- тиңдәш кисәкләр.
  • Алар җөмләнең нинди тиңдәш кисәкләре?
  • Тиңдәш хәлләр, каршыларсың сүзен ачыклыйлар, соравы-ничек?
  • Ә төре нинди?
  • Җәенке, чөнки үзләренә ияреп килгән сүзләре бар.

(Укучыларның сөйләм телен үстерү максатыннан, хезмәтнең кыйммәте турында кыскача әңгәмә оештыру)

      -   Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди?

  • Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.

         -    Дәфтәрләргә числоны, теманы язып куегыз.

- Сез тиңдәш кисәкләр турында нәрсәләр беләсез?

2) КУИЗ -КУИЗ-ТРЕЙД  (опроси-опроси-обменяйся) структурасы.

Алдыгыздагы буш карточкаларга иң яхшы дип санаган бер соравыгызны язасыз һәм шул соравыгызны биткә-бит утырган иптәшегезгә бирәсез. Иптәшегез җавап бирә, җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Алга таба ул сезгә сорау бирә, ә сез җавап бирәсез, җавапларда тиңдәш кисәкләр булырга тиеш. Соңыннан бер-берегезгә рәхмәт әйтәсез. Бу эшкә 2 минут вакыт бирелә.

3

Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.

Ә хәзер һәр командадан 1,4 нче номерларны тыңлыйбыз.  Соңыннан һәр укучы  тиңдәш кисәкләрне генә әйтеп чыга. Җөмләгезне дәфтәрләргә язып куясыз.

3. 1) Алган белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру.

Сораулар ярдәмендә кагыйдәләрне искә төшерү.

  1. Укучыларга карточкалар өләшенгән.  Командагыз белән эшлисез. Сезнең карточкаларда сораулар язылган. Сез башта укып чыгасыз, аннан соң һәрберегез җавапларны уйлый, уйлап бетергәч, түгәрәк буенча әйтеп чыгасыз һәм,   бергә киңәшеп, сорауларга җавап әзерлисез. Җавап бирүчене үзегез билгелисез.

1нче команда
    Тиңдәш кисәкләр дип нәрсәгә әйтәбез? Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә? 

 2 нче команда
   Тиңдәш кисәкләр янында нинди теркәгечләр килә һәм алар нинди төрләргә бүленә? 

3 нче команда 
   Гомумиләштерүче сүзләр дип нәрсәгә әйтәбез? Алар ничек белдерелә?


Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.

 Һәр командадан  1 укучы  гына җавап бирә.

  1. КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы.Слайд. Слайдта Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр язылган, шулардан тиңдәш кисәкләрне табарга, нинди җөмлә кисәге икәнлеген билгеләргә. Командалар белән эшлибез. Укучылар түгәрәк буенча фикер алышалар. 

Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.

1нче команда.

а.Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән

4

2нче команда

б. Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы – хатыны-кызы, баласы-чагасы –болынлыкка төштеләр.

3нче команда

в. Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра, 

Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.

Димәк, барлык җөмлә кисәкләре дә тиңдәш кисәкләр була ала.

Дәреслек  белән эш. 243 нче күнегүдә тиңдәш кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре булырга тиеш, шуларны иңгә-иң утыручы иптәшегез белән  билгелисез. Сезнең алдыгызда номерлар язылган карточкалар бар, анда ничәнче номер язылган, шул номер биремен эшлисез. 1,3нче номерлар җавап бирәләр. ( 1нче команда – 1,2 нче  биремнәрне,  2 нче команда – 3,4 нче биремнәрне, 3 нче команда – 5,6 нчы биремнәрне тикшерәләр, схемаларын дәфтәрләргә язып куялар). Һәр пардан 1 укучы җавап бирә һәм схемаларын тактага чыгып сыза бара.

Димәк, тиңдәш кисәкләр янында өтерләр, сызыклар, ике нокта, нокталы өтерләр дә куела ала икән.

4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1) МИКС-ПЭА-ШЭА 

(татар бию көе  яңгырый, укучылар урыннарыннан чыгып бииләр, көй туктагач, “5” не биреп, якында торган иптәше белән парлашалар. 1 нче укучы (кемнең чәче озын, шул башлый) иртәдән алып дәресләр беткәнчегә кадәр булган көндәлек режимы турында тиңдәш кисәкләр  кулланып сөйли. Аннан соң алмашыналар. (Бик кыска формада, 3-4 җөмлә җитә). Тагын  музыка уйный, хәзер дәресләр беткәч йоклаганчыга кадәр булган режимыгыз  турында бер-берегезгә кечкенә хикәя сөйлисез). Укучылар бер-берсенә рәхмәт әйтеп урыннарына утыралар.

Укытучы 1яки 2  пардан сөйләтә.

2) КОНЕРС (углы).

- Хәзер почмакларда төзелгән схемаларны өйрәнәсез һәм  шул схемалар буенча 1 җөмлә уйлыйсыз.

1нче почмак. [Т, Т, Т]         2нче почмак [Т, Т, Т-Г]

5

3нче почмак [Т,Т, ләкинТ]    4нче почмак [Г:Т,Т,Т]

Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.

  • Үзегез уйлаган җөмләне әйтеп, урыныгызга утыра барасыз.

Дәфтәрләргә үзегез уйлаган җөмләне язып куясыз.

5. ЙОМГАКЛАУ.

1) Рефлексия.

-Без бу дәрестә нәрсәләргә өйрәндек?

2) Теманы аңлау дәрәҗәләренә карап, билгеләрне үзләре куя. Укытучының рәхмәт сүзе. ТИМ ЧИР.

6. Өй эше  бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз. Өй эше ике төрле бирелә, шуларның берсен сайлап эшлисез.

 а. 242 нче күнегүдәге Г.Тукайның “Көзге һәм Маймыл” исемле мәсәлен укырга, тиңдәш кисәкләрне табарга.

б. Өйдә халык авыз иҗаты әсәрләре белән эшлисез. Тиңдәш кисәкләр кергән 3 мәкаль, яки 3 табышмак, яки 3 жыр, яки 3 тизәйткеч язып киләсез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе...

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.

Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...