МӘҢГЕ ЯШИ, ЯШЬНИ ЯШЬ ТУКАЙ
план-конспект занятия (5 класс) на тему

Гайнутдинова Алсу Газизовна

Г.Тукай көненә багышланган әдәби чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.tukay_.doc63 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                   

                             

МӘҢГЕ  ЯШИ, ЯШЬНИ  ЯШЬ ТУКАЙ

Җиһазлау:

Сәхнә стенасында Тукайның портреты һәм аның туган көне язып эленә: 26 апрель 1886 ел.

Ике якта сүзләр:

«Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;

Ул - караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай».

                                                                                  (Ш. Бабич)

«Әйләнәдә гөлләр,

Тормыш якты!

Бәйрәм хисе буген күңелдә!

Туган көнең белән! - диләр,

Горурланып һәркем бу көндә.»

Шагыйрь әсәрләре буенча эшләнгән балалар рәсемнәреннән һәм Г. Тукай китапларыннан күргәзмә оештырыла, Г.Тукай иҗатына багышланган плакатлар эленә.

Заһид Хәбибуллинның Тукай маршы яңгырый.  Ике алып баручы сәхнәгә чыга.

КЫЗ:

Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек шәхесләргә дөнья бай;

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

БЕРГӘ:

«Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!»

ЕГЕТ:

Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай;

Шаулы язның тынмас тургаедай,

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай.

БЕРГӘ:

«Яз тургае булдың син, Тукай!»

КЫЗ:

Үксез тормыш читкә типкән чакта,

Иркәләде сине киң Кырлай;

Моңлы Кырлай урманнары ничек,

Шигъриятең синең шулай бай.

БЕРГӘ:

«Кырлай урманыдай иҗатың бай!»

ЕГЕТ:

Урам ташларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне,

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез.

Йөрәкләрдә - Тукай сүзләре.

КЫЗ:

Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,

Килгән чакта җиргә җылы май,

Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,

Яшәтәбез сине, яшьТукай!

БЕРГӘ:

«Безнең күңелләрдә син, Тукай!»

ЕГЕТ:

Кадерле, балалар! Кыш  бабайның чәчләре кар сулары булып аккан  чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае апрель килгәндә, моннан 125 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә нәни Апуш-Габдулла-мәшһүр Тукай дөньяга килә. Ятим  Апушның балачагы узган Кырлай авылында, Габдулла-Апушны мәшһүр Тукай иткән шәһре Казанда һәм илебезнең төрле төбәкләрендә бу көнне олуг шагыйребезне зур хөрмәт белән искә алалар.

КЫЗ:

Менә без дә бүген аның туган көн кичәсенә җыелдык. Чөнки ул үзенең яшендәй кыска вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган, балаларны, сезне яраткан һәм үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә өндәгән, татар телебезнең гүзәллегенә дан җырлаган. Кошларны, хайваннарны җәберләмәскә, ә,киресенчә, яратырга, авырлыкларны җиңәргә булышырга кушкан. Аның әсәрләре безнең туңган күңелләребезне эретә, җаннарыбызны җылыта...

ЕГЕТ:

Тукай! Нинди бөек исем. Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.

КЫЗ:

Ятимлек сине кемнәргә «әнием» дидермәгән

Кемнәрнең утлы сүзләре җаныңны сөйдермәгән дә

Шатлыгың сүндермәгән.

ЕГЕТ:

Еласаң да елагансың кешедән качып кына.

Яраларыңа сипкәнсең май түгел, балчык кына шул,

Ят күздән качып кына.

КЫЗ:

Бөек Тукай булганчы син бәп-бәләкәй Апуштан -

Кагылгансың, сугылгансың, өтелгәнең сагыштан шул -

Тибелгәнсең язмыштан. (Ф.Яруллин)

«Тәфтиләу» көе яңгырый.

Урман күренеше. Чәчәкләр(кызлар) үсеп утыра.  “Чәчәкләр” биюе башкарыла.

Күбәләк очып чыга, бер бала аны куа.  «Бала белән күбәләк» җырын сәхнәләштерү.

Магнитофон язмасында кошлар сайравы ишетелә.

ЕГЕТ:

 Урманда кошлар бигрәк тә күп инде.

КЫЗ:

Әйе шул, әйдә чакырыйк үзләрен. Кошкайлар, безнең яныбызга килсәгез иде, сезнең җырлавыгызны бик тә тыңлыйсыбыз килә.

«Карлыгач» җыры башкарыла.

Учак. Учак өстенә казан эленгән. Казанда ботка пешә. Ботка янында, зур кашыклар тотып, Кәҗә белән сарык утыра.

Кәҗә. Әй, кызык иттек бу бүреләрне, ә!

Сарык. Куркыттык шул, куркыттык!

Кәҗә. Боткасы бик тәмле булган!

Сарык. Бик тә тәмле!

Кәҗә. Аша әле, Сарык, аша!

Сарык. Син дә аша, Кәҗә дус!

Кәҗә. Тукта, анда кемнәр бар?

Сарык. Кем булыр икән ул?

Балалар керәләр.

1 нче бала. Исәнмесез, Кәҗә белән Сарык?!

Кәҗә. Исәнмесез, малайлар!

Сарык. Рәхим итегез, утырышыгыз. Ботка белән сыйланыгыз.

Урманда нишләп йөрисез соң?

2 нче бала.Су коенырга дип килгән идек тә, күлне таба алмыйбыз. Сез аның кайда икәнен белмисезме соң?

Кәҗә. Беләбез, ул күлгә бүреләр дә суга дип киткән иде әле.

1 нче бала. Безгә күлне күрсәтмәссезме икән?

Сарык. Күрсәтербез. Әйдәгез, киттек!

Күл күренеше. Бакалар тавышы ишетелә. Кәҗә белән Сарык, күлне күрсәткәч, китәләр.

1 нче бала. Бу күл гади күл генә түгел, бик тылсымлы да ахры: бакалар бакылдаша, төнбоеклар үсеп утыра. Әйдәгез әле, күзәтик, тагын ниләр бар икән бу күлдә?

Малайлар, качып, күлне күзәтә башлыйлар.

Күлдән Су анасы һәм аның балалары килеп чыга. “Су аналары” биюе. (Бию беткәндә, Шүрәле керә.)

Шүрәле. Инде бармакларым төзәлде, шуңа уйныйсы да килә башлады. Ә урманда ник бер адәм заты күренсен! Кети-кети уйнар идем ... И, монда Су аналары бар икән! Хәзер мин сезнең белән ... (Су аналарына таба йөгерә.)

Су аналары. Тукта әле, Шүрәле, тыңла сүзебезне: без бит синең турында җыр беләбез һәм аны җырлап та күрсәтербез. 

“Шүрәле” дигән җыр (Г.Гәрәева сүзләре һәм музыкасы) башкарыла.

Шүрәле. Әйбәт җыр булды бу, бик тә күңелемә хуш килде, кәефем дә күтәрелде. Хәзер инде сезне кытыкларга да була ...

Су аналары. Без сине суга чумдырырбыз.

Шүрәле. Юк, юк, мин судан куркам. Кирәкми ... Куркам ....( Су аналары барыбер аны суга таба өстериләр.) Кермим, куркам, куркам ...

Су анасыүзе генә кала, алтын тарак белән чәчен тарый-тарый моңлы җыр башкара. Алтын тарагын калдырып, суга чума.

Качып утырган җиреннән 1 нче бала йөгереп чыга һәм алтын таракны ала.

1 нче бала. Тарак таптым! Алтын тарак!

 (Балалар  йөгереп чыгалар.)

2 нче бала. Алма, алма таракны! Ул синеке түгел бит!

1 нче бала. Минем тарак! Мин таптым! Тарак минеке!

Балалар. Алма, алма, карак булырсың! Карак!!!

ЕГЕТ:

Килегез әле, дусларым! Тыңлагыз әле сүземне! Тукай бабагыз да бит ул таракны алмаска кушкан. Чөнки рөхсәтсез кеше әйберләренә тияргә ярамый. Сезгә “карак” дигән начар кушамат тагарлар. Габдулла Тукай да үзенең әсәрләре аша безгә гел акыллы, зирәк киңәшләр бирә. Серле әкиятләре, кызыклы шигырьләре өчен без аңа бик тә рәхмәтле! Шулай бит, балалар?(“Әйе, әйе” дигән сүзләр ишетелә, аннан балалар Тукай портреты янына чәчәкләр куялар.)

КЫЗ:

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап синең туган көнеңне,

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең туган телеңне.

Укучы:

Әле укый белмәсәк тә,

Туган телне җырлыйбыз.

Бу Тукай бабай бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Хор. «Туган тел» җыры башкарыла. Тамашачылар да кушыла.

КЫЗ:

Тукай җирдә бик аз яши, тик шулай да

Гомеренең минуты да буш узмаган.

Тырышкан ул: көн дә, төн дә шигырь язган

Шуңа халык күңелендә мәңге калган.

«Кызыклы шәкерт» шигырен сәхнәләштерү.

ЕГЕТ: 

Туган җир дә, туган тел дә бик кадерле

Юкка гына мактамаган аны Тукай.

Онытма син туган телең һичкайчан да

Туган җиреңне хөрмәтлә, ярат дускай!

«Туган авыл» җыры башкарыла.

ЕГЕТ: 

Тукай исән, җыры күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

Газраилләр юкка сөенгәннәр,

Карап шагыйрь яткан табутка

Аерылгысыз тоташ бер көч булып

Җаны яши аның халыкта.

Киләчәкне күреп бара шагыйрь

Пар атлары күптән җигелгән.

Күчә Тукай яңа мәйданнарга

Халык йөрәгенең түреннән.

«Пар ат» җыры башкарыла.

КЫЗ:

Яраткан ул гаделлекне, матурлыкны

Яратмаган ялкаулыкны, куркаклыкны.

Күрә алмаган ялагайны, сатлык җанны

Мактамаган беркайчан да куркаклыкны.

 «Бишек җыры»н сәхнәләштерү.

ЕГЕТ:

Туган телне бүләк итә газиз әнкәй,

Туган җирләр туендыра, эшлә генә

Бездән соң киләчәк буын белеп калсын

Тырышмасаң, беркайчан берни булмасын.

КЫЗ:

Ышанган ул - татарларның яшәвенә,

һәр эшне дә җиренә җиткереп эшләвенә,

Беркайчан да башын түбән имәвенә

Түбәннәрдән беркайчан да көлмәвенә.

ЕГЕТ:

Татар, диеп, халкым, диеп, ул тырышкан

Аллаһуга ышанган ул, сатмаган динен

Онытмыйк без шагыйребез Габдулланы

Искә алыйк туган көнен: йөзен-меңен.

КЫЗ:

Хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле балалар! Менә шулай итеп безнең Г.Тукайны искә алу кичәсе ахырына якынлашты. Мәңге яшь шагыйребезнең шигырьләрен, матур җырларын онытмавыгыз өчен бик зур рәхмәт. Аның шигырьләрен, әкиятләрен укыгыз һәм үзегездән кечкенәләргә дә сөйләгез!

Ә хәзергә сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...