конспект урока "Икмәкне хөрмәт итик"
план-конспект урока (7 класс) на тему

Обучение детей составлению плана текста,осложнённого творческим заданием и умению изложить письменно содержание текста.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ikmkk-bar_nrsg_bash.docx18.33 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.  Икмәкне  хөрмәт  итик.

Максат.  Укучыларның  иҗади  бирем  белән  катлауландырылган  текстның

планын  төзеп, эчтәлеген  язмача  сөйләп  бирүләренә  ирешү.

Җиһазлау.  Арыш, бодай  башаклары; иген  басуы  рәсеме; “Икмәк”

альбомы; шигырь  язылган  таблица  һ. б.

Дәрес  барышы.

  1. Оештыру, дәреснең  максатын  әйтү.
  2. Таблицадагы  шигырьне  укырга  әзерләнү.
  3. Шигырьне  уку.

Аһ, ипи, икмәк, ипекәй!

Син—күзләрдәге  якты;

Син—басу-басу  шатлык  бит,

Син—олау-олау  шатлык.

Аһ, ипи, икмәк, ипекәй!

Син—акыл, яшәү, яшьлек;

Син—көшел-көшел  бәхет  бит,

Син—телем-телем  бәхет.

Яшә  җирдә  вакытларның

Мәңге  дәвамы  төсле—

Икмәк  лә  җирнең  алласы

Һәм  пәйгамбәре—Кеше!

(Зөлфәт)

  1. Текстның  эчтәлеген  бер  җөмлә  белән  әйтеп  бирү. Укучыларны

иҗади  бирем  белән  таныштыру: изложение  текстын  атау  җөмлә-

ләр, темага  туры  килә  торган  мәкальләр  белән  тулыландыру.

  1. 1.   Укучыларны  изложение  тексты  белән  таныштыру.

Икмәкне  хөрмәт  итик.

        Икмәк—табында. Без  аны  мактый-мактый  ашыйбыз. Шул  ук вакытта  кайбеләүләр  икмәкне  әрәм-шәрәм  итәләр, каткан  икмәк  дип, аны  ташлыйлар. Ә  менә  икмәкне  әрәм-шәрәм  итүнең  юньсезлек  булуы  турында  уйлап  та  карамыйлар. Элекке  заманда  икмәк  белән  шаяручыларны  халык  “юньсез  кеше”  дигән.

Бер  башак  өчен  игенче  җиргә  иелә, маңгай  тирен  түгә. Икмәк  муллыгы  беркемгә  дә  аның  белән  шаярырга  хокук  бирми. Беркемнең  дә  икмәктән  өстен  булганы  юк  һәм  булмаячак  та.

        Икмәкне  хөрмәт  итү  элекке  вакыттан  ук  буыннан  буынга  күчкән. Дөреслек  һәм  хак  эшне  белдергәндә, кешеләр, икмәкне  кулларына  алып  һәм  баш  өстенә  куеп, ант  иткәннәр. Ул  традиция  элекке  заманнарда  ук  барлыкка  килгән. Өлкән  һәм  кадерле  кунакны  хәзер  дә  икмәк  һәм  тоз  белән  каршылыйлар. Чөнки  һәрвакыт  икмәк  илгә, халыкка  һәм  гаиләгә  бәхет  биргән. Шуңа  күрә  бабаларыбыз  идәнгә  төшкән  валчыкны  иелеп  алганнар, икмәкнең  кадерен  яхшы  белгәннәр. Икмәкне  әрәм-шәрәм  итүчеләргә:”Тир  түгеп  тапкан  хезмәт  җимешебезне  хөрмәт  итмәсәң, сиңа  нәфрәт”,--дип  әйткәннәр.

Әйе, кем  бөтен  халык  белән  тормыш  юлын  бергә  үтә, авыр  вакытларда  икмәк  телемен  халык  белән  бүлә, ул  кеше  икмәкнең  тәмен  һәм  исен  яхшы  сизә, аның  чын  кыйммәтен  хөрмәт  итә.

  1. Сүзлек  эше.
  2. Текстны  кабат  уку. Абзацларга  бүлү.(Укучыларга  караламада  план  төзергә  2-3  минут  вакыт  бирелә.)
  3. Иҗади  эш  биремнәрен  аңлату:

а)  атау  җөмләләр  куллану  мөмкинлеген  ачыклау: 2нче  абзацның  1нче  җөмләсен  уку. Сорау: җөмләне  укыгач, күз  алдына  нәрсә  килә? Әлеге  күренешне  сурәтләү  өчен  нинди  атау  җөмләләр  кулланып  була? (Кыр. Басу. Ашлык  диңгезе. Башак  диңгезе...)

Димәк, 2нче  абзацны  бу  җөмләләрнең  берәрсе  белән  башлап  китәргә  мөмкин. Кирәк  урында  башка  атау  җөмләләр  дә  файдаланырга  ярый.

б)  текст  эчтәлегенә  туры  китереп  мәкальләр  файдалану  очрагын  күзәтү.

Ашлык  диңгезе...Бер  башак  өчен  игенче  җиргә  иелә, тирен  түгә. “Тир  тамган  җир  уңышлы  була”,--дигән  халык. Әмма  икмәк  муллыгы  беркемгә  дә  аның  белән  шаярырга  хокук  бирми. Чөнки  беркемнең  дә  икмәктән  өстен  булганы  юк  һәм  булмаячак  та...

  1. Укучыларны  төркемнәргә  бүлү. Карточкалар  таратып, аларның эчтәлеге  белән  таныштыру.

1нче  төркемгә  (начар  укучы  балаларга)  план,терәк  сүзләр, әзер  мәкальләр  тәкъдим  ителә.

2нче  төркемгә  план, терәк  сүзләр  язылган  карточкалар  бирелә.

3нче  төркемдәгеләр  план  һәм  сайлап  алу  өчен  мәкальләр  ала.

4нче  төркем  планны  мөстәкыйль  төзи, әмма  укытучы  тәкъдим  иткән  терәк  сүзләр, мәкальләрдән  файдалана.

5нче  төркем  әзер  план  буенча  эшли.

6нчы  төркем  укытучы  әзерләгән  мәкальләр  арасыннан  темага  туры  килгәннәрен  сайлап  ала.

7нче  төркем  карточкадагы  терәк  сүзләрне  кулләна.

Материалны  үзләшрерү  дәрәҗәсе  бик  түбән  булган  укучыга  изложение  текстын  үзенә  бер  тапкыр  укып  чыгарга  рөхсәт  ителә. “Бик  яхшы”  билгесенә  өлгерүче  укучылар  мөстәкыйль (карточкасыз)  эшли.

VII.  Изложение  текстын  караламага  язу, хаталарны  төзәтеп, контроль эшләр  дәфтәренә  күчәрү.

 

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

Бергәләп ял итик әле!

Разработка внеклассного мероприятия на татарском языке "Бергәләп ял итик әле!"...

РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ.АНГЛИЙСКИЙ ЯЗЫК.

Говорение на иностранном языке, особенно в монологической форме, представляет большую трудность для учащихся.Обучение с помощыо метода опорных сигналов открывает большие возможности в развитии речи уч...

Конспект урока Вторая война Рима с Карфагеном 5 класс, Конспект урока кубановедения Появление человека современного облика 5 класс, Конспект урока Королевство франков и христианская церковь в VI— VIII вв. 6 класс, Конспект урока Московское княжество и его

В ходе подготовки к урокам использовались современные информационные технологии. Участники проектной деятельности в ходе подготовки к уроку использовали свободное образовательное пространство сети Инт...