Тукай – безнең күңелләрдә
материал по теме

Шамбазова Мунира Василовна

Татар теле атналыгында күрсәткән ачык чараның сценарие

Скачать:


Предварительный просмотр:

2 нче сыйныф (татар төркеме)

Тема. Фигыль.

Максат. 1. Фигыль сүз төркеме турында тулырак мәгълүмат бирү; 1 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшерү.

2. Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

3. Хезмәткә, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә: фигыльне башка сүз төркемнәреннән аера белү, җөмләләрдән фигыльне табарга өйрәнү.

Предметара бәйләнеш: рус теле, әйләнә-тирә дөнья.

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү, төркемнәрдә эшләү.

Чыганаклар: төп – Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Е.А.Панова

                         өстәмә – дидактик карточкалар; Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән               мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. 1 – 2 класслар өчен.

Дәрес барышы.

  1. ОЕШТЫРУ МОМЕНТЫ.
  1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
  2. Уңай психологик халәт тудыру.
  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртәләр сезгә!
  • Дәресебезне башлап җибәрәбез.
  • Бүген тышта нинди көн?
  1. -    Үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерик әле. Үткән дәрестә без сезнең белән нинди сүз төркеме турында сөйләштек? (Исем, баш һәм кечкенә хәрефтән языла торган исемнәр турында.)
  • Хәзер без сезнең белән бирем эшләп алырбыз. Сезгә сүзләрдәге хаталарны табарга кирәк булыр.

СЛАЙД 1. (Экранда сүзләр чыга. Укучылар карточкаларда төзәтәләр.)

  алия, кызыклы Китап, түбән кама, шугалак, туган тел шигыре, казан, урман, галиев

СЛАЙД 2. (Экранда көтелгән җаваплар чыга.)

Алия, кызыклы китап, Түбән Кама, шугалак, “Туган телшигыре, Казан, урман, Галиев.

  • Укучылар, үз җавапларыгызны экрандагы җаваплар белән тикшерегез, бу эшегез өчен үзегезгә билге куегыз. (Укучылар яннарындагы карточкаларга үзләренә билге куялар.)

Үзбәя.

  • Ни өчен алай төзәттегез? (Кеше исемнәре, фамилияләре, шәһәр, шигырь исемнәре баш хәрефтән языла.)

СЛАЙД 3.                    II. УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН КУЮ.

  • Хәзер, укучылар, тактага карагыз әле. Монда кроссворд бирелгән. Ул кроссворд сезнең алдыгызда да бар. Шушы кроссвордны чишәргә кирәк. Экрандагы рәсемнәргә карагыз әле. Кемнәрне күрәсез? Алар нишлиләр?

                                                    1. Фил.

                                                    2. Апа – тегә.

                                                    3. Абый – кисә.

                                                    4. Кыз – җырлый.

                                                    5. Кош – сайрый.

- Вертикаль баганадагы сүзне укыгыз әле – фигыль. Бүген без сезнең белән фигыль турында сөйләшербез.

  1. УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН АДЫМЛАП ЧИШҮ.
  1. – Нәрсә соң ул фигыль? Ул нәрсәне белдерә? (предметның эшен, хәрәкәтен белдерә. Нишли? Нишләде? Нишләгән? Сорауларына җавап бирә.)
  2. – Укучылар, хәзер мөстәкыйль эш эшләп алырбыз. 1 нче баганага Кем? Нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләрне, 2 нче баганага Нишли? Нишләде? Нишләр? Нишләячәк?сорауларына җавап биргән сүзләрне язарга кирәк.

СЛАЙД 4.                         Экранда сүзләр язылган:

Бәйрәм, чыпчык, йоклый, каен, уйнады, урман, язар, шуды.

(Биремне парлап эшләү. Кара-каршы утырган укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерә, бәяләр куя.)

СЛАЙД 5.                    (Экранда көтелгән җаваплар чыга.)

Кем? Нәрсә

Нишли? Нишләде? Нишләр? Нишләячәк?

бәйрәм

йоклый

чыпчык

уйнады

каен

язар

урман

шуды

Укучылар үз җавапларын экрандагы җаваплар белән чагыштыралар, үзләренә билге куялар. Үзбәя.

ФИЗКУЛЬТМИНУТ

  1. - Укучылар, фигыльләргә сорау куеп карыйк әле.  Йоклый – нишли? (Ул хәзерге вакытта йоклый.)

Уйнады – нишләде? (Ул кичә уйнады.) Язар – нишләр? (Ул иртәгә язар.) Шуды – нишләде? (Ул кичә шуды.)

  • Бу төрләнеш фигыльнең ЗАМАН (ВРЕМЯ) белән төрләнүе дип атала.
  • Фигыльнең 3 заманы була: үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман.
  1. Бирем эшләү. Бирелгән фигыльләрне заман белән төрләндерергә. Биремне укытучы белән бергә эшлиләр.

1 төркем – сора

2 нче төркем – ят

3 нче төркем – кил

4 нче төркем – укы

(Укучылар урыннарында эшлиләр.)

СЛАЙД 6.                (Экранда көтелгән җаваплар чыга.)

                                   Сорады, сорый, сорар.

                                    Ятты, ята, ятар.

                                   Килде, килә, килер.

                                   Укыды, укый, укыр.

                        Үзбәя.

  1. РЕФЛЕКСИВ ЙОМГАКЛАУ.
  • Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нәрсәләр белдек?
  • Әйдәгез, кабатлап карыйк әле. Без фигыльнең схемасын ясап карарбыз.

СЛАЙД 7.   V. МОДЕЛЬЛӘШТЕРҮ.

ФИГЫЛЬ

1.

Предметның эшен, хәрәкәтен белдерә

Заман белән төрләнә

2. Укучыларга билгеләр кую.

СЛАЙД 8.          VI.     ӨЙ ЭШЕ.

  1. 122 нче күнегү. (Рәсем буенча хикәя төзергә.)
  2. 124 нче күнегү. (Сүзләрне 2 төркемгә бүлеп язарга.)

СЛАЙД 9.         Игътибарыгыз өчен рәхмәт !                        



Предварительный просмотр:

Тукай – безнең күңелләрдә

Әдәби-музыкаль кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлгән. Тукай портреты янында – кечкенә өстәл, аңа шагыйрьнең китаплары куелган. Күргәзмәгә балалар ясаган рәсемнәр һәм башка төрле әйберләр урнаштырылган.

         Тукай турында җыр яңгырый һәм залга бәйрәмчә киенгән балалар үтәләр, кулларында - чәчәкләр.

-Сәлам, Ләйсән!

- Сәлам, Айгөл!

- Ләйсән, болай матур киенеп, кая ашыгасың?

- Бәйрәмгә, Айгөл, бәйрәмгә.

Айгөл. - Бүген нинди бәйрәм булсын инде я? Гөрләвекләр җырлый – җырлый агып киткән, басуларда карлар күптән эреп беткән. Бүген гап – гади көн бит. Мин бернинди дә бәйрәм күрмим. Өйдә күпме эш. Бакчаларны, ишегалларын җыештырасым бар, минем өйгә кайтып барышым әле.

Ләйсән. - И Айгөл, Айгөл! Синең бар белгәнең эш инде. Бәйрәм итә белергә дә кирәк.

Айгөл. - Соң бүген нинди бәйрәм булсын? Календарьда кызыл белән билгеләнмәгән бит. Сез беренче майны алдан билгеләргә булдыгызмы әллә? Көне килеп җиткәч, җитешмәс идегез, бер атна алдан бәйрәм итә башламасагыз.

Ләйсән. - Син, Айгөл,  дөнья куа-куа,  бөтенләй онытылгансың икән инде. Соң аз гына хәтереңне эшкә җигеп, яхшылап уйлап кара әле, бүген нинди көн?

Айгөл.  -Пәнҗешәмбе көн.

Ләйсән. -Юк. Бүген мәктәбебездә– сөекле шагыйребезнең   тууына 127 ел туу уңаеннан  “Тукай – сүнмәс йолыз ул” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтәчәк.

Айгөл. - Әәә!  Әйе шул, Ләйсән, ничек истән чыккан соң әле ул минем? Тукаебызны онытырга һич ярамый! Тукаен оныткан кеше туган телен дә онытачак.

Ләйсән. - Әйе. Бик дөрес, Айгөл. Әйдә бәйрәмгә киттек. Миңа бу кичәне алып бару вазифасы йөкләтелде, син дә миңа ярдәм итәрсең, ярыймы? Бергә-бергә күңеллерәк булыр.

Айгөл. - Әйдә, бик рәхәтләнеп!

Ләйсән. - Исәнмесез, кадерле дуслар!

Айгөл. - Хәерле көн!

(6 нчы сыйныф укучылары керә)

1 нче бала.      Йөрәкләрне дәртләндереп,

                        Тирә-якны ямьгә күмеп,

                        Шаулап, гөрләп,

                        Яз килә.

    Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта, 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә, хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә  яраткан шагыйребез Габдулла Тукай  дөньяга килгән.

2 нче бала.     Бик еракта балкып аткан

                       Бер гүзәл апрель таңы

                       Бирде сине бу җиһанга,

                       Әй, шагыйрьләр солтаны!

                       Шагыйрьләр солтаны булып

                       Тусаң да, Тукай, җиргә,

                       Җәбер , золым, кимсетүләр

                       Туры килгән күрергә.

3 нче бала. - Габдуллага ата-ана назында сөеп вә сөелеп, иркәләнеп үсәргә язмаган икән шул. Аңа дүрт ай ярым булганда әтисе, ә соңрак, Габдуллага  дүрт яшьләр чамасында, газиз әнкәсе дә вафат була. Бөтенләй ятим калган кечкенә Габдулланы ачы язмыш авылдан-авылга, өйдән-өйгә йөртә. Күңел җылысын һәм назын эзләп, берничә апага “ әни” дип дәшәргә дә туры килә аңа.

4 нче бала. -Туган авылы Кушлавыч, бераз гына торган Сасна авылы, зур гаиләсен ачлык хәсрәте баскан Зиннәтулла бабасының Өчиле авылы, Казанның Яңа бистәсе, гүзәл табигатьле Кырлай авылы, соңыннан Җаек шәһәре, моңлы, нурлы Казан каласы – һәркайсы булачак шагыйрьнең нечкә күңелендә үзенчә эзен калдырган .

5 нче бала.       Бәйрәмнәрең алда икән әле,

                          Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,

                          Халкың килде, сиңа мәхәббәтен

                          Ал чәчәкләр белән белдереп.

      Буын арты буын алмашыныр,

                          Гасыр арты узар гасырлар

      Шигъриятең һәйкәленә шулай

                          Язлар һаман гөлләр ташырлар.

6 нчы бала.      Син ерактан күргән кырларның

                      Ал гөлләрен сибеп юлыңа,

                      Баш ия ил - ятименә түгел,

                      Сиңа - үзенең бөек улына.

                      Якты йолдыз булып атылдың син,

                      Зәгыйфь чәчәк булып сулмадың.

                      Туры Тукай, моңлы Тукай булдың,

                      Бөек булдың, мескен булмадың!

(Музыка уйный, “Күбәләк” очып керә. Кулына кәрҗин тоткан кыз “күбәләк”не тотарга тели.)

Кыз.   - Нинди матур күбәләк!

      (“Бала белән Күбәләк” шигырен 3 а сыйныфы укучысы Әхмәтҗанова Әдилә сөйли)

        (“Күбәләк” очып китә. Ачы итеп кычкырган тавыш ишетелә.)

Алып баручы (Ләйсән). - Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

(Ф. Яруллинның “Шүрәле” балетыннан бер көй ишетелә, бии- бии Шүрәле керә. Кыз (Айгөл) качмакчы була.)

Шүрәле.   -  Әй сылу кыз, кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет.

                   Килче, икәү уйныйк бераз кети – кети.

                   Бер дә шикләнмә, кызый, син: мин карак-угъры түгел,

                   Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел...

Кыз (Айгөл).            - Әйдә соң, уйныйк бераз кети-кети.

(З. Хәбибуллинның “Пар ат” көе ишетелә. Ат туктаткан тавыш (тпру-трр-тррр). Шүрәле, кереп килгән Былтырны күреп, артка таба чигенә, качмакчы була.)

Былтыр. - Ах син, урман сарыгы, син әле һаман үз эшеңдәмени? Бу юлы сиңа миннән котылу юк. (Шүрәлене кулыннан эләктереп ала).  

 Шүрәле.   - Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;

                    Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?

Былтыр.  -  Атла-атла, күп сөйләнмә.

                   Бу юлы миннән сиңа    

                   Котылу юк, бичара.

Шүрәле.   -  Былтыр, син кыю егет, ашыкмыйча фикер йөрт.

                   Сүзләремне тыңлап бетер, зинһар, бераз сабыр ит.

                   Тукай кичәсенә диеп  баруым иде минем,

                   Сылу кызны күргәч, туктап, әзрәк шаярган идем.

Былтыр.    -Җитте инде, алдама.

Шүрәле.     -Һич санама ялганга, зинһар, хәлемне аңла,

                    Балалар чакырган иде, нәкъ икенче яртыга.

                    Сүзләремә ышанмасаң, барып шулардан сора.

 (Шүрәле агач төбенә утыра. Былтыр балалар янына килә.)

Былтыр.         - Исәнмесез!

Балалар.          - Исәнмесез!

Былтыр.         - Килдем сезне күрергә,

                          Хәлегезне белергә.

Алып баручы(Ләйсән).  - Әйдә, Былтыр, рәхим ит ,

                                         Син кадерле кунак бит.

Былтыр.         -Рәхмәт! Рәхмәт!

                         Балалар, менә нәрсә...

                     Килгәндә сезнең янга,

                         Тап булдым бер хайванга.

                       Нәкъ кеше кебек үзе,                        

                     Ялтырый ике күзе.

                     Җенме, өрәкме әллә?

                     Бигрәк килешсез гәүдә.

                     Үстергән сакал, мыек ,

                     Таккан озын койрык.

                     Кәп-кәкредер борыны,

                     Төз түгел аяк-кулы.

                     Бармаклары төз төзен,

                         Тик килешсез, бик озын,

                         Кычкыра шашып үзе .

                         “Былтыр кысты” – бар сүзе,

                         Ул кем әле?

Балалар.         -  Шүрәле.

Былтыр.   - Бик дөрес. Шүрәле сезнең янга кунакка килергә җыенып йөри иде.

Алып баручы (Айгөл)   Әйе шул, чакырган идек,

                                         Никтер, көттерә озак.    

                                        Шүрәлене күргән дә юк,

                                         Урман авылга ерак.

Былтыр Шүрәле янына килә.

Былтыр                          Утырасыңмы ? Бик яхшы.

                                         Менә бу ошый миңа.

                                         Балалар янына тиз кил,

                                         Өч минут бирәм сиңа.

(Былтыр чыгып китә. Шүрәле, бии-бии, балалар янына килә.)

Шүрәле.                 Исәнмесез, балалар,

                               Минем исемем – Шүрәле.

                               Тукай әкиятеннән мин,

                               Сез белмисездер әле?

Алып баручылар.  Беләбез инде, беләбез.

                                Сине күптән көтәбез.

Шүрәле.                 Рәхмәт инде, балалар,

                                Чакыргансыз кичәгә.

                                Мин үзем дә бик яратам

                                Бергәләп ял итәргә.

Алып баручы(Ләйсән) - Рәхмәт, Шүрәле. Хәзер сиңа укчыларыбыз үзләренең осталыкларын күрсәтерләр.

                                Тукай исән, Тукай йөрәкләрдә,

                                Аның шигырьләре дан алган.

                                Шуңа күрә халкым күңелендә ул

                                Мәңгелек булып калган.

4 б сыйныфй укучысы Зарипова Алина  “Шаян песи”  шигырен укый

Алып баручы(Айгөл)

                                 Яз һәм Тукай...

                                 Гел янәшә атлый,

                                 Шау чәчәккә төреп җиһанны.

                                 Язлар белән җирдә яшәү туа,

                                 Тукай белән – шигъри моңнары.

                        “Кызыклы шәкерт” шигырен Якупова Эльвина сөйли

Алып баручы (Ләйсән)

                             Халык моңы – синең моңың булды

                        Халык күңеле – синең күңелең,

                        Ил гомере – халык гомере кебек

                        Озын булсын, шагыйрь гомерең!

5б сыйныф укучысы Гыйләҗева Раилә “Туган авыл” шигырен укый

Алып баручы (Айгөл)

                               Җаны барның җирдә җыры булыр,

                               Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

                               Без бәхетле, без –шагыйрьле халык,

                               Без - Тукайлы халык мәңгегә.

8в сыйныфы укучылары Кәбирова Ләйсән, Әбүләисова Айгөл”Туган авыл” җырын башкара

Алып баручы (Ләйсән)

                             Тынмый сазың, моңлы сазың,

                               Кем тыя алсын аны!

                               Син яшәрсең, мең яшәрсең,

                               Син - шагыйрьләр солтаны.

11 сыйныф укучысы Сәфәргалина Гүзәл “Милли моңнар” шигырен укый

Алып баручы(Айгөл) - Безнең укучыларыбыз матур итеп бии дә беләләр. Хәзер алар башкаруында татар халык биюен карап китик.

 Шүрәле.  - Рәхмәт сезгә, балалар. Мин бүген үземне бик бәхетле итеп сизәм, чөнки сез миңа күпме шатлык-куаныч, дуслык хисләре бүләк иттегез. Сау булыгыз,  җәй көне урманга гөмбә, җиләк  җыярга килегез.

Алып баручы (Ләйсән) - Рәхмәт сиңа, Шүрәле. Син үзеңне бик тәртипле тоттың. Безгә тагын кунакка кил. Сау бул, Шүрәле.  Сезгә дә рәхмәт, балалар, Г.Тукайның әсәрләрен яхшы беләсез икән. Димәк, сез – шагыйрь абыегызның яңа шәкертләре. Аның шигырьләрен,  әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз. Сез – яшь тукайчылар. Изге туган телебезгә, газиз татар теленә Тукай кебек тугры булып үсегез.  

Алып баручы (Айгөл) - Тукай! Син күрмәгән яңа буын килде,

                                       Котлап бүген туган көнеңне.

                                       Киләчәккә барган балалардан

                                       Ишетәсең “Туган тел”еңне.

                                   “Туган тел” җыры башкарыла


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай-безнең күңелләрдә.

Тукай! Нинди бөек исем . Ул – безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.Бөек шәхесебезнең туган көнендә башлангыч сыйныфлар белән үткәрелгән кичә үрнәге....

Урок тат.литературы в 8 классе "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Урок тат.литературы для русскоязычных обучающихся 8 класса "Тукай безнең йөрәкләрдә"...

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай безнең күңелләрдә. Внеклассная работа...

Тукай безнең күңелдә

5нче сыйныфта Г. Тукай иҗаты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Тукай - безнең күңелләрдә. Тамчы - шоу.

6-7 нче сыйныф укучыларының әдәбият фәне буенча белемнәрен тикшерү,балаларда Г.Тукай шигырьләренә кызыксыну уяту,иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү, үз халкың белән горурлану хисе уяту максатынна...

Тукай безнең күңелләрдә.

Тукай безнең күңелләрдә....

Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)

Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....