“Татар телен беләсеңме?”
план-конспект занятия (7 класс) на тему

Малаткина Альфинур Салиховна

Бүгенге көндә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен өйрәнүдә кирәкле ярдәм күрсәтеп,аларның теләкләрен уятып,яңа алымнар кулланып эшне оештыру-иң зур максатыбыз."Татар телен беләсезме?" Дәрес викторина.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_telen_belsenme.doc602.5 КБ

Предварительный просмотр:

           “Татар телен  беләсеңме?”

           Дәрес – викторина.

7нче сыйныф укучылары  белән үтте.Сыйныфта 6 укучы

Бүгенге көндә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен өйрәнүдә кирәкле ярдәм күрсәтеп, аларның теләкләрен уятып, яңа алымнар кулланып эшне оештыру – иң зур максатыбыз. Бигрәк тә үткән материалны ныгытканда, укучыларны сөйләм теленә өйрәткәндә төрле алымнар куллану балаларның белемен арттыра, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерә. Укучыларга “эшлекле уен”, сәяхәт, викторина, көтелмәгән сораулар (темага карата), диалоглар, кроссвордлар, ребуслар чишү ошый.

Дәреснең максаты:  Укучыларның  татар теле,әдәбияттан  алган белемнәрен ныгыту, тикшерү һәм  бәяләү; татар телен өйрәнүгә теләкләрен арттыру һәм татарча фикерләү, сөйләү, сөйләшү күнекмәләрен үстерү; татар теленә, туган җиребезгә  хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы:  дәрес-викторина.

Җиһазлау:  язучылар портретлары, күрсәтү һәм тарату өчен материал, дәреслек,  магнитофон язмасында “Яратыгыз” җырының көе.

Дәрес барышы:

I. Исәнләшү.

 Дежур укучының чыгышы.

II. Уңай психологик халәт тудыру.

(Мин игътибарлы. Мин бүген яңа сүзләр өйрәнәм,дөрес җаваплар бирәм. Мин татарча сөйләшәм. Укучы икәнемне истә тотам).

III. Актуальләштерү.

 - Бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Дәресебез бик  эшлекле һәм күңелле булачак. Ул “Татар телен беләсеңме?” дип аталган викторина уены формасында барачак. Уеныбыз 7 бүлектән торачак. Дөрес җавап биргән укучыларга жетоннар бирә барырмын, ә  җиңеп чыгасыгыз  килсә, барлык белемнәрегезне, игътибарыгызны, фикерләү сәләтен бергә тупларга кирәк булачак.

  • Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы көнгә кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. 

1нче бирем. Тел турында мәкальләрне дәвам итегез.

- Мин башлыйм. Сез тәмамлагыз.

  • Теле чибәрнең (үзе чибәр)
  • Тел күңелнең (көзгесе)
  • Телләр белгән (илләр белгән)
  • Тел ташны (эретә)
  • Тәмле дә тел, (тәмсез дә тел)
  • Уеңда ни, (телеңдә шул)
  • Тел – (белемнең ачкычы)
  • Тел (Төмәнгә илтә)

2нче бирем. Сорауларга җавап бирегез.

  • Һәр укучыга сорау бирелә.
  • Быел Казанда нәрсә була   (универсиада)
  • Г.Тукайның туган елы . (1886)
  • Сәхнә әсәре язучысы  (драматург)
  • “Сертотмас үрдәк” әкиятенең авторы (А. Алиш)
  • Атаклы сүзенең синонимы (мәшһүр, күренекле, атказанган)
  • Буа районы кайсы район белән чикләнгән?(Апас,Тәтеш,Кайбыч,Дроженой)
  • Буа районының  җитәкчесе   (Р.әбуәров)

-  Татарстанның кайсы шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга)

  VI. Белем-күнекмәләрне ныгыту.

3нче бирем. Язучылар турында беләсезме?

 (  тактада өйрәнелгән язучылар һәм шагыйрьләр портретлары күрсәтелә)

Укучыларның  чыгышы:  биографиясен, өйрәнелгән шигырьләрен сөйлиләр)

1нче укучы: Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре. Ул бик күп шигырьләр, поэмалар, әкиятләр язган. Аның әсәрләрен өлкәннәр дә, кечкенәләр дә бик яраталар. Шагыйрьнең тормышы бик авыр була. Ул әтисез – әнисез үсә. Ул барлыгы 27 ел яши. 26нчы апрель – шагыйрьнең туган көне. Ул көнне Казанда Шигырь бәйрәме була.

  • Г.Тукайның нинди әсәрләрен укыдың? (укучының җавабы)
  • Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен өйрәнгән идек. Сөйләп китик.

2нче укучы: “Туган авыл” шигыре

Тау башына салынгандыр  безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

 Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән...

  • Шигырь нәрсә турында? (укучының җавабы)

3нче укучы: Муса Җәлил – күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое. Ул 1906 нчы елда Оренбург өлкәсендә туа, бик күп шигырьләр һәм поэмалар яза. Бөек Ватан сугышы башлангач, Җәлил фронтка китә. Әсирлеккә төшә. Ул дошманнардан курыкмый, фашистларга каршы яшерен оешма төзи, шигырьләр яза. Фашистлар Җәлилне җәзалап үтерәләр.

  • М. Җәлил белән бәйле нинди урыннар беләсең? (укучының җавабы)

  • Безгә М. Җәлилнең нинди шигыре таныш? Искә төшереп алыйк.

4нче укучы: “Бакчачы” шигыре

Бик уңган безнең бакчачы бабай,

Яше үзенең туксанда бугай.

Ул кояш белән бергә кузгала,

Көрәген ала, җиңен сызгана.

Түтәлләр казый, гөлләр утырта,

Алмагачларның башларын кырка.

Түтәлне тутырып үсә җиләкләр,

Нәркис, миләүшә, сөмбел һәм мәкләр.

  • Шигырь кем турында? Бабай нәрсә белән шөгыльләнә? Бабайга ничә  яшь? (укучының җавабы)

4нче бирем. Бу юллар кайсы әсәрдән?

  • Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм...   (Су анасы)

  • ...Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора;

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.     (Шүрәле)

  • Китте болар. Бара, hаман бара, бара,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара,

Бара болар. Күпме барган, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба.      (Кәҗә белән Сарык)

  • Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.      (Туган тел)

  • Чоландагы ак майга ияләшкән күселәр.

Мин чоланны сакларга куштым ала песигә.  (Карак песи)

  • Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.   (Маэмай)

V. Физминутка

    Җил исә- исә-исә,

Агачларны селкетә,

Җил тына –тына-тына.

Агачлар үсә-усә

5 нче бирем. Татарстан - туган як.

(Кара-каршы ярыш формасында узачак . Сыйныф ике  командага бүленә) 

  Татарстан — туган ягым

1.   Узнай у друга: (по – татарски)

  а) какие города Татарстана он знает;

 б) знает ли он символику Татарстана;

в) есть ли у них в деревне  трамвай, троллейбус, автобус

г) есть ли у них поселке  музей, театры
2.   Как скажешь о том, что: (по – татарски)

 а) твой  друг живет  в  городе Казань

 б) твой  брат учиться в городе  Буинске

в) город  Казань расположен  на  берегу  реки  Волги

     3.   Задайте вопрос  другу:

а)Без яшәгән республика ничек атала?

б)Татарстанда иң зур театрның исеме ничек?

в)Татарстанның төп байлыгы

г)“И туган  тел,  и матур тел

Әткәм- әнкәмнең теле!” Бу юлларны кем язган?

1.   Какие вопросы задашь, чтобы узнать: (по – татарски)

а)        люди каких национальностей  живут в Татарстане

б)        какие  языки являются государственными в Татарстане;

              в)        кто был  первым президентом Татарстана;

            г)        что нарисовано на Государственном  гербе  Татарстана;

2.        Как скажешь о том, что: (по – татарски)

а)        ты был в музее Габдуллы Тукая

б)        ты ходил в Государственный музей Татарстана

в)         какие реки есть в Татарстане?

г) любите  природу  Татарстана?

  2.   Задайте вопрос  другу:

  • Язгы кыр эшләре беткәч, нинди бәйрәм була?
  • Нәүрүз бәйрәме кайчан була?
  • Без яшәгән урында табигать  фасыллары ничә?
  • М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры кайда урнашкан?

    6нчы бирем.  Син Казанны беләсеңме?

 - Казан зур, матур, борынгы шәһәр.  Анда бик күп истәлекле урыннар бар.

  1. Диалогик сөйләмне үстерү. (төркемләп эшләү)

Восстановите диалог. (җөмләләрне тәртипкә китерегез)

1нче төркем. - Кичә килдем.

                       - Казан ошадымы соң?

                       - Дима,  син Казанга кайчан килдең?

                       - Әйе, бик ошады. Казан – зур һәм борынгы шәһәр

2нче  төркем.         - Әлбәттә, була.

                                - Автобус яки самолет белән килеп була.

                                - Ә поезд белән буламы?

                              - Казанга ничек килеп була?

3нче төркем.      - Син Казан аптекасына машина белән бар.

                            - Гафу итегез, аптекага ничек барырга?

                            - Сиңа кайсы аптека кирәк?

                            - Казан аптекасы .

4нче төркем.        - Юк, ерак түгел.

                              - Гафу итегез, икмәк кибете еракмы?

                              - Урамны аркылы чык та уңга борыл.

                              - Миңа анда ничек барырга?

 7нче бирем. Кем күбрәк сүзләр төзи?

“БАКЧАЧЫЛЫК ” сүзенә нинди сүзләр яшеренгән?

VI. Өй эше: 1)  Казан турында сөйлә

                      2)”Укучылар” сүзеннән яңа сүзләр төзегез.

VII. Нәтиҗә ясау.

- Әйтегез әле, укучылар, ни өчен дәреснең  темасы “Татар телен беләсеңме?“ дип атала,  ничек уйлыйсыз? (укучыларның җаваплары)

-  Чыннан да, без татар телен дә, рус телен дә өйрәнергә һәм яхшы белергә  тиеш. Пушкин, Лермонтов, Достоевский,Толстой әсәрләрен укып аңлау безне рухи яктан баета. Татар һәм рус телләре дәүләт  телләре дип игълан ителде. Ул телләрнең икесен дә яхшы белү – безнең бурычыбыз.

Ш. Маннурның  Тел турындагы шигырен  сөйләп китик.

Укучы.                                 Татарча да яхшы бел,

                                               Русча да яхшы бел.

                                               Икесе дә безнең өчен

                                               Иң кирәкле затлы тел.

  • Укытучы -Барыгызга да зур рәхмәт әйтәсем килә. Сезгә уңышлар телим, тырышып укыгыз, русча да, татарча да яхшы белегез..

Саубуллашу.

Дәрес алып баручы 2нче категорияле укытучы

 Малаткина Әлфинур Салих кызы (Буа районы Килдураз  урта гомуми белем  бирә мәктәбе)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...