Кызыклы грамматика
календарно-тематическое планирование на тему

Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән бүгенге көн җәмгыятендә тел, сөйләм һәм уйлаган фикереңне дөрес яза белү  зур әһәмияткә ия, чөнки болар барысы да милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, тел белеменең үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнү- иң төп мәсьәләләрнең берсе.

“Кызыклы грамматика”ның планы шушыларны истә тотып төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzykly_grammatika.docx376.75 КБ

Предварительный просмотр:

 

“КЫЗЫКЛЫ ГРАММАТИКА”

түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр өчен

эш программасы

                                               Төзүче: Нәҗмиева В.Г.

югары  квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Аңлатма язуы

  Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән бүгенге көн җәмгыятендә тел, сөйләм һәм уйлаган фикереңне дөрес яза белү  зур әһәмияткә ия, чөнки болар барысы да милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, тел белеменең үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнү- иң төп мәсьәләләрнең берсе.

Әлеге “Кызыклы грамматика”ның планы шушыларны истә тотып төзелде.

Әлеге эшчәнлек  укучыларга  сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар теле предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.

 Сүз   сәнгате - халык байлыгы, ул аның тормышы, кызыксынулары, теләкләренә бәйле.   Безнең илдә һәр милләт кешесе үз телендә белем алырга, җәмәгать оешмаларында сөйләшүләр алып барырга һәм җыелышларда үз телендә чыгыш ясарга хокуклы. Тел – милләт байлыгы. Тел булмаса, милләт тә юк. Түгәрәктәге эшчәнлек укучыларның сәләтләрен ачуга юнәлеш бирә, бердәм республика имтиханнарына әзерләүдә ярдәм итәчәк,  дип уйлым.

 

“Кызыклы грамматика” түгәрәге атнага

2 сәг. исәбеннән елга 68 сәг. үткәрелә.

Түгәрәктәге дәресләр өйрәнелгәннәргә нигезләнеп планлаштырылды, укучыларны кызыксындыра торган материаллар алынды.Түгәрәк кызыклы,  мәвыктыргыч булсын өчен уен, ярыш , сорау- җавап формалары кулланам. Дәрес материаллары белән бәйләнешле булган өстәмә материаллар да үтеләчәк.

Түгәрәк  җомга көнне 13 сәг. 30 минутта үткәрелә.

Максат:   туган телгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү; татар теленнән алган  белемнәрен системага салу,ныгыту; татар теле белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын белү; укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә , үзара дуслык хисе тәрбияләргә, тапкырлыкка, җитезлеккә өйрәтү.

 

Бурычлар:

  -  укучыларның телдән һәм язма бәйләнешле сөйләмен үстерү;  

  -  сөйләгән чакта җаваплылык хисе тоярга, авазларны аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү;

  - ирекле рәвештә фикерне җиткерә белү;

  - укучыларда эзләнүчәнлек, иҗадилык, активлык формалаштыру;

  -  телебезнең матурлыгын күреп, яратырга өйрәтү;

  - балаларны дәүләт имтиханнары һәм олимпиадаларына эзерләү;

  - фәнни педагогик хезмәтләрне өйрәнү.

Укыту – тематик планлаштыру

Тема

Сәгать саны

1

Кереш сүз.   Тел-милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкәре. Сөйләм этикеты.  

1

2

Фонетика фәне.

9

3

Лексика.

12

4

Сүз төзелеше

4

5

Морфология

15

6

Ярдәмлек сүз төркемнәре.

2

7

Синтаксис.  

17

8

Сүзлек составының кулланылыш сферасы

1

9

Сөйләм культурасы.

4

10

Эш кәгазьләре

1

11

Зачет

1

12

Йомгаклау

1

Темаларның эчтәлеге

1. Кереш сүз. Тел-милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкәре. Сөйләм этикеты Телне тарихи ядкяр буларак өйрәнмичә торып , халыкның чын, дөрес тарихын, бигрәк тә аның борынгы чорын нигезле итеп белеп булмый. Ә тарихын белмәгән милләт үзен саклау, яшәтү, үстерү юлларын билгели алмый.  Сәнгать, әдәбият телдән башка үсә алмый, чөнки тел – аралашу чарасы, көрәш коралы.Сөйләм  – эшлекле аралашу әдәбенең бер өлеше. 1 сәгать 

2. Фонетика турында төшенчә. Сөйләм авазлары. Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы. Сузык һәм тартык авазлар, алар арасындагы аерма.

Сузык авазларның саны һәм составы. Рәт гармониясе, ирен гармониясе /Сингармонизм законы/. Сузыкларның кыскаруы /редукция/.

Тартык авазлар. Аларның саны һәм составы. Тартык авазларны төркемләү. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше, охшашлануы. Интонация, аның төрләре. Басым. Татар телендә сүз басымының урыны. Басым соңгы иҗеккә төшми торган очраклар. Графика. Татар халкында язу тарихы. 9 сәгать

3. Лексика. Телнең сүзлек составы. Сүзнең мәгънәсе. Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Омонимнар, аларның төрләре. Күп мәгънәле сүзләр һәм омонимнар. Антонимнар. Синонимнар. Килеп чыгышы буенча татар теленең сүзлек составы: төрки-татар сүзләре, гарәп-фарсы, рус һәм европа телләреннән кергән алынмалар.

Кулланылыш сферасы ягыннан татар теленең сүзлек составы һәм аның үзгәрүе: тарихи сүзләр, архаизмнар һәм неологизмнар. Гомумкулланылыштагы сүзләр. Профессионализмнар. Диалектизмнар. Татар теленең диалектлары.

Татар телендә фразеологик әйтелмәләр.  Лексикография. Сүзлекләрнең төрләре: аңлатмалы һәм телара сүзлекләр. Борынгы һәм хәзерге исемнәр. Исемнең мәгънәсе. 12 сәгать

4. Сүз төзелеше.  Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр һәм кушымча.

Ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче (модальлек белдерүче һәм бәйләгеч) кушымчалар. Аларның сүзгә ялгану тәртибе. Кушымчаларның вариантлары.

Тамыр һәм нигез. Сүзнең нигезе. Сүз ясалышы ысуллары. Сүзләрнең аваз составын үзгәртү. Ясалышы ягыннан сүз төрләре. 4 сәгать

5. Морфология. Морфология - тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган бүлеге. Морфологиядә сүзләр мәгънәләре һәм грамматик билгеләре ягыннан өйрәнелә.Мөстәкыйль сүз төркемнәренең тулы мәгънәле лексик берәмлекләр икәнен укучыларның хәтерләрендә яңарту.

Исемнең мәгънәсе һәм грамматик билгеләре. Исемнең сан, килеш, тартым белән төрләнеше. Исем ясалышы. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Сүзгә исем ясагыч кушымча ялгану.

Сыйфатның грамматик билгеләре. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфат һәм сыйфатланмыш. Сыйфат дәрәҗәләре /гади, чагыштыру, артыклык, кимлек/. Сыйфатларның исемләшүе. Сыйфат ясалышы.

Сан. Сан һәм саналмыш. Сан төркемчәләре: микъдар саны, тәртип, бүлем, чама, җыю саннары.  Санның ясалышы. Саннарның дөрес язылышы.

Алмашлык. Алмашлыкның төркемчәләре. Алмашлыкның ясалышы һәм дөрес язылышы.

Рәвеш. Аның лексик-семантик, морфологик синтаксик билгеләре. Рәвеш төркемчәләре.

Фигыльгә гомуми характеристика. Аның барлык-юклык төрләре, зат-сан, заман белән төрләнеше. Фигыль төркемчәләре. Фигыль юнәлешләре: төп, төшем, кайтым, йөкләтү, уртаклык. Фигыльдә дәрәҗә белдерү.

Затланышлы фигыль формалары /хикәя, боерык, шарт, теләк/.

Затланышсыз фигыльләр /сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив/. 15 сәгать

6. Ярдәмлек сүз төркемнәре.  Теркәгечләр. Аларның функциясе. Теркәгечләрнең төркемчәләре. Теркәгеч сүзләр. Аларның үзенчәлеге. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Кисәкчәләр һәм аларның төркемчәләре. Хәбәрлек сүзләр. Ымлык. 2 сәгать

7. Синтаксис.  Сүзләр. Тезмә сүзләр. Сүзтезмәләр. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше: тезүле һәм ияртүле бәйләнеш. Җөмлә төрләре (тулы, ким; раслау, инкарь; җыйнак, җәенке). Бер составлы җөмләләр. Исем, фигыль җөмләләр. Кушма җөмлә төрләре. Кушма җөмлә төрләре. Тезмә, иярченле, катнаш кушма җөмләләрнең тезелеше. Кушма җөмләләрне схемаларда күрсәтү күнекмәләрен ныгыту.   17 сәгать

8. Кулланылыш сферасы һәм килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы.  Сүзлек һәм белешмәләрдән дөрес файдалану. Сүзлекләрнең төрләре. Алар белән эшләү күнекмәсе булдыру. Сүзлекләр тарихы. Бу өлкәдә эшләүче галимнәр.  1 сәгать

9. Сөйләм культурасы. Сөйләм культурасы. Сүз тәртибе һәм сөйләм төгәллеге. Язма сөйләм культурасы. Сөйләмгә куелган төп таләпләр. Язма эшләрнең төрләре. Сочинение язуга таләпләр. Сочинение төрләре. Сочинениеләрдәге стиль хаталарын искәртү. Синтаксик күренешләрне текст эчендә таный һәм аларга аңлатма бирү, төрле калыптагы гади җөмләләр төзү. 4 сәгать

10. Төрле эш кәгазьләре. Телне рәсми куллану. Эш кәгазьләре. Аннотация, бәяләмә язуга таләпләр. Төрле характердагы ышанычнамә, килешү текстларының структурасы белән таныштыру.Характеристика һәм автобиография язарга өйрәтү.  1сәгать

11.Зачет 1сәгать

12.Йомгаклау 1сәгать

Тематик план

ТЕМА

Тиеш

Үтелде

Искәрмә

Кереш сүз.   Тел-милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкәре. Сөйләм этикеты.  

Фонетика фәне. Сөйләм авазлары. Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы. Сузык һәм тартык авазлар, алар арасындагы аерма.

Рәт гармониясе, ирен гармониясе /Сингармонизм законы/. Сузыкларның кыскаруы /редукция/.

Тартык авазларны төркемләү.

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше: ассимиляция, аккомодация, чиратлашу, диссимиляция.

Интонация, аның төрләре. Басым.

Татар телендә сүз басымының урыны.

Фонетика бүлегенең кыен очраклары.

Фонетик анализ

Графика. Татар халкында язу тарихы.

Лексика. Телнең сүзлек составы турында төшенчә. Сүзнең мәгънәсе.

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

Омонимнар, аларның төрләре.

Килеп чыгышы буенча татар теленең сүзлек составы

Кулланылыш сферасы ягыннан татар теленең сүзлек составы һәм аның үзгәрүе: тарихи сүзләр, архаизмнар һәм неологизмнар. Гомумкулланылыштагы сүзләр. Профессионализмнар. Диалектизмнар.

Татар теленең диалектлары.

Татар телендә фразеологик әйтелмәләр.

Лексик анализ тәртибе

Лексикография. Сүзлекләр белән эш. Татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре.

Борынгы һәм хәзерге исемнәр.

Синең исемең нәрсә аңлата?

Крассвордлар төзү һәм чишү

Сүз төзелеше турында төшенчә.

Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр һәм кушымча.

Ясалышы ягыннан сүз төрләре.

Сүз төзелеше һәм ясалышының кыен очраклары.

Тел гыйлеменең морфология тармагы.

Исем, аңа хас грамматик категорияләр.

Исемнәргә морфологик анализ ясау тәртибе.

Исемнәре кулланып, кроссворд төзү.

Сыйфат, аңа хас грамматик категорияләр.

Исемләшкән сыйфатлар.      

Сыйфатка  морфологик анализ ясау тәртибе.

Сан, төркемчәләре

Алмашлык,аның төркемчәләре

Алмашлыкка морфологик анализ.

Рәвеш,аның төркемчәләре.Морфологик анализ

Фигыль, аңа хас грамматик категорияләр.

Зàтланышлы фигыльләр

Затланышсыз фигыльләр

Фигыльне тикшерү

Ярдәмлек сүз төркемнәре. Теркәгечләр. Теркәгеч сүзләр. Аларның үзенчәлеге. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

Кисәкчәләр һәм аларның төркемчәләре. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы. Хәбәрлек сүзләр турында төшенчә. Ымлык.

Синтаксис.  Сүзләр. Тезмә сүзләр. Сүзтезмәләр.

Сүзтезмәләрдә сүзләр бәйләнеше.

Гади җөмлә.  Җөмлә төрләре (тулы, ким; раслау, инкарь; җыйнак, җәенке)

Бер составлы  җөмләләр. Исем җөмлә.

Фигыль җөмлә

Кушма җөмлә төрләре.

Тезмә кушма җөмлә.

Җөмлә төзелеше. (уен-дәрес)

Иярченле кушма җөмлә төрләре.

Иярчен җөмләләрнең төзелеше. (Аналитик, синтетик)

Җөмлә төрләрен (гади, кушма) кулланып “Туган җирем” темасына хикәя (инша) язу.

Катнаш кушма җөмлә.

Катнаш кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

Күп иярченле кушма җөмләләр һәм аның төрләре

Катнаш кушма җөмләләр.

Катнаш кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

“Тыныш билгеләре иле” бәйге-дәрес

Әдәби тел, халык теле, сөйләм теле (129б.”Хикмәтле дә, ...” )

Кулланылыш сферасы һәм килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы

Сөйләм культурасы. Сүз тәртибе һәм сөйләм төгәллеге.

“Җөмлә төзү җиңелме? “ практик дәрес

Язма сөйләм культурасы.Сочинение төрләре, аны язуга таләпләр.  

Төрле эш кәгазьләре үрнәкләре язу һәм аларны үзара тикшерү

Зачет дәрес.

Йомгаклау.

Көтелгән нәтиҗәләр 

  • укучыларда  мөстәкыйльлек , җаваплылык тәрбияләү;
  • -дәрестә кулланылган сүзләрнең грамматик формаларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес кулланырга күнектерү;
  • -укучыларның үз фикерләрен иркен, эзлекле һәм дәрес итеп әйтә белүләренә ирешү ;
  • -эзләнү эше алып бара, материалны анализлый, системалаштыра, гомумиләштереп, нәтиҗәләр ясый белүләренә ирешү;
  • - уеннар вакытында өйрәнгән материалны ныгыта;
  • -фәнни-тикшеренү эшләренә өйрәнә;

Файдаланылган әдәбият.

1.  Хәйруллина А.Х.Тел күрке – сүз. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1978.

2.  Саттарова Н.Х., Феоктистова Л.Ш. Уенлы һәм җырлы җәй. – Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 1999.

3. Амонашвили Ш.А. Уйныйбыз да, укыйбыз да. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1990.

4.  Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика.-Казан, Мәгариф , 2002.

5.  Маскимов Н.В.Татар теленнән тестлар.-Казан, 2002.

6.  Вәлиева З.В.Эш кәгазьләрернәкләре.-Казан, 1999.

7.  Хәбибуллина З.Н. Сочинение язуның теориясе һәм практикасы.- Казан, 1998.  

Түгәрәккә йөрүче укучылар исемлеге

Исемлек

Сыйныф


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку дәресе. Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре

Габдулла Тукайның  «Кызыклы шәкерт»  шигыре буенча дәрес планы.( 3 нче сыйныф)...

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы...

Электив "Кызыклы грамматика"

Тел,сөйләм һәм уйлаган фикереңне дөрес яза белү- безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән җәмгыятьтә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Укучыларның язма һ...

"Кызыклы математика"

Математика атналыгында һәм класстан тыш чараларда  кызыклы һәм мавыктыргыч кичәләр оештыру укучыларда фәнгә кызыксыну уята , белемгә омтылыш тудыруга ярдәм итә....

" Кызыклы да , җаваплы да һөнәр"

Китапханәче һөнәре- ул  иң кызыклы, мавыктыргыч, җаваплы һөнәрләрнең берсе. Кайбер кеше яшьтән үк китапханәче булырга хыяллана, шуңа омтыла, шуның буенча укый, ә кайберәүләр һич уйламаганда гына ...

"Кызыклы да , җаваплы да һөнәр".

Китапханәче һөнәре- ул  иң кызыклы, мавыктыргыч, җаваплы һөнәрләрнең берсе. Кайбер кеше яшьтән үк китапханәче булырга хыяллана, шуңа омтыла, шуның буенча укый, ә кайберәүләр һич уйламаганда гына ...

"Кызыклы грамматика" түгәрәге өчен эш программасы

Программа  данного спецкурса позволяет показатьучащимся, как увлекателен,разнообразен,неисчерпаем мир слово.Это имеет большое значение для формирования подлинных познават...