"Кызыклы грамматика" түгәрәге өчен эш программасы
элективный курс (9 класс) на тему

Афзалова Сария Муллануровна

     Программа  данного спецкурса позволяет показатьучащимся, как увлекателен,разнообразен,неисчерпаем мир слово.Это имеет большое значение для формирования подлинных познавательных интересов как основы учебной деятельности. В процессе изучения грамматики школьники могут увидеть"волшебство знакомых слов"; понять, что обычные слова  достойны изучения и внимания.  Воспитание интереса к"Занимательной грамматике"должно пробуждать у учащихся  стремление расширять свои знания по родному языку, совершенствовать  свою речь.

     Для успешного проведения занятий используются разнообразные виды работ: игровые элементы, дидактический и раздаточный материал, пословицы и поговорки, физкультминутки, рифмовки, считалки, ребусы, кроссворды,головоломки,грамматические сказки. Все это открывает для детей прекрасный мир слово, учит их любить и чувствовать родной язык.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzyky_grammatika_tugrge_ochen_esh_programmasy.docx33.42 КБ

Предварительный просмотр:

        

                         

        9 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән

                                                            “Кызыклы грамматика” түгәрәге программасы

        

Түгәрәк программасының максаты:

    Укучыларның татар теле фәне буенча белемнәрен киңәйтү, тирәнәйтү һәм ныгыту; укучыларны татар теленең кызыклы фән булуына төшендерү.

Программаның бурычлары:

  • татар теленә уку фәне буларак кызыксыну үстерү;
  • татар теле грамматикасы буенча белем, күнекмәләр булдыру;
  • укучыларның сүзлек запасларын үстерү;
  • укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту;

      • китап белән эшли белү культурасы тәрбияләү;

      •укучыларда фикерләү культурасы, кызыксыну формалаштыру һәм үстерү.

  • укучыларның фикер йөртүен һәм тапкырлыкларын үстерү;
  • төрле сүзлекләр белән эшли белүләрен үстерү;
  • балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

        9 нчы сыйныфта осталык һәм күнекмәләр укучыларның алдагы сыйныфларда алган осталык һәм күнекмәләренә өстәмә рәвештә, ә кайберләре берникадәр киңәйтелеп китерелә; димәк алардан да файдалана белү таләп ителә. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- сүзләрне фонетик яктан, төзелеше һәм сүз төркеменә мөнәсәбәте ягыннан тикшерү; ике баш кисәге дә булган җөмләләрне синтаксик яктан тикшерү; таныш модельләр нигезендә гади һәм кушма җөмләләр төзү;

- аерып күрсәтелгән таныш сүзнең мәгънәсен аңлату; 1-8 нче сыйныфларда алган мәгълүматларга нигезләнеп, кирәкле орфограммаларны табу, сүзләрнең язылышын, тыныш билгеләренең куелышын дәлилләү; җөмлә азагында тиешле тыныш билгеләрен һәм кушма җөмлә өлешләре арасында өтер кую;

- сузык һәм тартык авазлар арасындагы аерманы аңлату; о, ы, ә, я, ю, е, ё, в, к, г хәрефләре белдергән авазларга аңлатма бирү; ул хәрефләрне һәм шулай ук ъ,ь хәрефләрен дөрес язу, охшашланып яки чиратлашып килгән авазларны язуда дөрес белдерү;

- татар әдәби теленә рус теле, аның аша башка телләрдән кабул ителгән сүзләрне аеру, аларның мәгънәсенә төшенү; орфографик, татар теленең аңлатмалы һәм татарча – русча сүзлекләрдән файдалана белү; фразеологик әйләнмәләрнең мәгънәсен аңлау;

- сүзне мәгънәле кисәкләргә аеру һәм һәрберсенә аңлатма бирү, язуда шуларны шартлы билгеләр белән күрсәтү; ясалышы ягыннан сүз төрләренә аңлатма бирү, кушма сүзләрне дөрес язу;

 -башваткычлар, табышмаклар,хикәяләр төзи белү;                                                              

                                                           Программа эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Кыскача эчтәлеге

Сәгать саны

Татар халкы һәм теле-

Татар халкының тарихы һәм теле турында кыскача белешмә бирү

5

    Язу тарихы

Татарларда язу тарихы

2

Татар  алфавиты һәм аның үзенчәлекләре

Татар  алфавиты һәм аның үзенчәлекләре турында укучыларда күзаллау булдыру.

1

Исемнәр тарихы. Гаилә кешеләренең исемнәре нәрсә аңлатуы турында сөйләшү.

3

Фонетика.Лексика

Авазлар, аларның татар телендә әйтелеш үзенчәлекләре.Фразеологизмнар, аларны бер телдән икенче телгә дөрес тәрҗемә итү.

6

Орфография

Офографик принциплар, аларны дөрес куллана белү.

2

Лексикография. Сүзлекләр

Сүзлекләрнең төрләре , аларны дөрес куллана белү.

2

Этимология

Этимология фәне.Сүзләрнең килеп чыгу тарихы.

1

Сүз төзелеше һәм ясалышы

Сүз төзелеше.”Сүзләр дөньясында”.Практик эш.

2

Сүз төркемнәре тарихыннан

Сүз төркемнәре тарихыннан.Исем, сыйфат, алмашлык.

3

Синтаксис иленә сәяхәт

Җөмлә төзү калыплары.Практик эш.

2

Тыныш билгеләре тарихыннан

Тыныш билгеләре тарихыннан. Тыныш билгеләренең  килеп чыгышы.Практик эш.

2

Стилистика

Сөйләм культурасы.”Тапкырлар, зирәкләр” бәйгесе

3

Барлыгы

34

                              Календарь-тематик план

      Бүлек.Тема  

Сәг.

саны

Уку эшчәнлегенең төп формалары

Укучыларның уку эшчәнлеге төрләре

Үткәрү

вакыты

Фактик

үткәрү

вакыты

                                                                          1.Татар халкы һәм теле-5сәг.

1

Нәрсә ул тел? Ул ничек барлыкка килгән? Төрки телләр.

1

  Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрү.“Минилекция.Әңгәмә.

“Авыз күрке-тел, тел күрке-сүз”.Татар теле  төрки  телләрнең  берсе.Татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны  турында  мәгълүмат бирү.

2.09

2

Тел-безнең  гомерлек юлдашыбыз. Тел-көчле корал .Кешеләр ничә  төрле телдә сөйләшәләр?

1

Минилекция. Әңгәмә

          Телнең әһәмияте. Телне саклау буенча  фикер алышу.

9.09

3

Тел осталыгына ничек ирешергә?Тел турында халык мәкальләре.

1

Практик эш.

Тел турында халык мәкальләрен туплау, мәгънәләрен   аңлату

16.09

4

Телнең  җәмгыятьтәге функцияләре  турында  алдынгы фикер ияләренең әйткән сүзләрен өйрәнү.

1

Әңгәмә

Телнең  җәмгыятьтәге  роле   турында  алдынгы фикер ияләренең әйткән сүзләрен өйрәнү.

23.09

        5

 Татар теленең   диалектлары. Телнең  серен  ачучы галимнәр турында.

1

Практик эш.Китап белән эш

        Татар телен өйрәнүче галимнәрне өйрәнүгә кызыксыну уяту

30.09

2.Язу тарихы-2сәг

6

Язу турында төшенчә.  Язу ни өчен кирәк? Татар халкында язу тарихы.

1

Минилекция.Әңгәмә. Практик эш.

 Укучыларның фикерләүләрен үстерү.

7.10

7

Язуның җәмгыятьтәге роле. Татарларда беренче басма китаплар

1

Чыгыш ясау. Әңгәмә.

Әңгәмәдә катнашырга теләк тудыру.

14.10

3.Татар  алфавиты һәм аның үзенчәлекләре-1сәг.

8

Татар  алфавиты һәм аның үзенчәлекләре.

1

Минилекция. Китап белән эш.

Китаптан кирәкле мәгълүматны таба  һәм аңлата белү.

21.10

                                                                                  4.Исемнәр тарихы-3сәг

9

Исемнәр кайчан барлыкка килгән? Кешегә ни өчен исем кирәк? Кешегә ни өчен исем кушыла?

1

Минилекция.Әңгәмә.

Иптәшеңне тыңлый һәм үз фикереңне җиткерә белү.

28.10

10

Борынгы һәм хәзерге исемнәр. Синең гаиләңдәге кешеләрнең исемнәре нәрсәне аңлата?

1

Иҗади эш.Китап белән эш. Чыгыш ясау

Чыгыш ясый белү

11.11

11

Фамилияләр һәм отчестволар кайчан барлыкка килгән?

1

Әңгәмә.Иҗади эш.

Эзләнә белү күнекмәләрен үстерү.

18.11

                                                                            5.Фонетика.Лексика-6сәг

12

Авазлар һәм хәрефләр.  Фонеик уеннар. Сүз хикмәте.

1

Уеннар

Уен вакытында иптәшеңне хөрәт итә белү

25.11

13

Практик эш.Кроссвордлар, ребуслар төзү. Лингвисик әкият язу.

1

Иҗади эш. Кроссвордлар, ребуслар төзү.әкият язу.

Кроссвордлар, ребуслар төзү алымнарын ныгыту.

2.12

14

Антонимнар һәм синонимнар

1

Иҗади эш.

Дәреслек белән эш итә белү.

15

Фразеологизм. Фразеологизмнарны тәрҗемә итү.

1

Тәрҗемә итү.Сүзлекләр белән эш

Фразеологизмнарны кулланып,хикәя төзү.

9.12

16

Мәкальләр һәм әйтемнәр.Афоризмнар

1

Иҗади эш

Мәкальләр һәм әйтемнәр.афоризмнарның мәгънәләрен  иптәшеңә җиткерә белү.

    16.12

17

Сүзләр тарихыннан. Тәрҗемәләр болай булмасын.

1

Практик эш .Тәрҗемә итү.

Сүзлекләрдән дөрес куллана белү.

23.12

          6.  Орфография-2сәг

18

Татар орфографиясенең принциплары.

1

Минилекция. Иҗади эш. Күнегүләр эшләү.

Авыр язылышлы сүзләрнең  язылышын ныгыту.

13.01

19

Практик эш. Офографик ярыш.Орфографик лото.Орфографик домино

1

Практик эш.Уеннар

 Уеннар аша сүзләрнең дөрес  язылышын ныгыту.

20.01

           7Лексикография. Сүзлекләр-2сәг.

20

 Сүзлекләрнең төрләре. Энциклопедик и һәм филологик сүзлекләр.Татар теленә мөнәсәбәтле  борынгы сүзлекләр.Русча-татарча сүзлекләр төзү тарихы.

1

Минилекция. Әңгәмә.Сүзлекләр белән эш.

Сүзлекләрдән дөрес куллана белү.

27.01

21

Татар теленә алынма сүзләрнең килеп керү юллары һәм аларны куллану.

1

Иҗади эш.Тәкъдим ителгән сүзләр белән хикәя төзү.

Сөйләмдә алынмалардан урынлы куллана белү.

3.02

                                                                                                   8.Этимология-1cәг

22

Этимология фәне.Сүзләр каян килеп чыккан?

1

Әңгәмә.Китап белән эш.

        Китап белән эш итә белү. Дөрес җавапны таба белү.

10.02

               9.Сүз төзелеше һәм ясалышы-2сәг

23

Сүзнең мәгънәле кисәкләре.Сүз ясалу чылбыры.

1

Иҗади эш. Яңа сүзләр ясау

Яңа сүзләр ясалу юлларын уеннар аша ныгыту.

17.02

24

Практик эш.”Тамыр-сүзнең йөрәге”.“Сүзләр дөньясында”,”Тамырлар һәм кушымчалар” уены

1

Практик эш.Уеннар

Өйрәнгәннәрне гамәлдә куллана белү,  сүзләр төзү. Бер- берең белән  ярыша белү

24.02

                                                                   10.Сүз төркемнәре тарихыннан-3 сәг

25

Сүз төркемнәре тарихыннан. Исем, сыйфат, алмашлык...

1

Минилекция. Әңгәмә.

Әңгәмәдә катнашырга теләк тудыру. Иптәшеңне тыңлый белү.

3.03

26

Уен: зиһен күнекмәләре.Башвакыч- табышмаклар.

1

Уеннар.БашваткычларТабышмаклар төзү.

Башваткычлар төзү,табышмаклар  уйлап чыгару күнекмәләрен үстерү.

10.03

27

Фигыль заманнарын беләсеңме?

1

Иҗади эш.Тест. Күнегүлә рэшләү.

Дәрестә алган белемнәрен  куллана белү.

17.03

10.Синтаксис иленә сәяхәт-2 сәг

28

Сүзләрне бәйли бел.Гади җөмлә

1

Минилекция.Әңгәмә.

Җөмләдәге сүзләр бәйләнеше турында кагыйдәләрне  искә төшерү.

7.04

29

“Җөмлә төзү җиңелме?”

Иҗади эш.Җөмләләр, текст төзү.

Укучыларга  өйрәнгән лексик, грамматик формаларны кулланып, текст төзетү

14.04

11.Тыныш билгеләре тарихыннан 2 cәг.

30

Тыныш билгеләре тарихыннан.Тыныш билгеләренең килеп чыгышы.

1

     Чыгыш ясау.Әңгәмә.

Чыгыш ясый белү. Әңгәмәдә катнашу.

  21.04

31

Практик эш.Тыныш билгеләрен  дөрес куя беләбезме?

1

Практик эш.Күнегүләр эшләү.

        Тыныш билге        ләренең куелышын аңлатып бирә белү.

28.04

                                                                                                    12.  Стилистика-3сәг

32

Стилистика. Сөйләм культурасы. Сүз-фикернең  көзгесе.

1

Минилекция.Әңгәмә.

Дөрес,ачык,эзлекле,сәнгатьле,матур яңгырашлы.итеп шигырь, әдәби текст үрнәкләрен уку

5.05

        33

Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе. ( КВН)

1

Тел бәйгесе.Грамматик уеннр

Иптәшеңә дөрес бәя бирү.

12.05

34

“  И туган тел...” (әдәби кичә)

1

Әдәби кичә.

Әдәби кичә оештыруда катнашу.

19.05

                                                                                         

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку дәресе. Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре

Габдулла Тукайның  «Кызыклы шәкерт»  шигыре буенча дәрес планы.( 3 нче сыйныф)...

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы...

Электив "Кызыклы грамматика"

Тел,сөйләм һәм уйлаган фикереңне дөрес яза белү- безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән җәмгыятьтә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Укучыларның язма һ...

"Кызыклы математика"

Математика атналыгында һәм класстан тыш чараларда  кызыклы һәм мавыктыргыч кичәләр оештыру укучыларда фәнгә кызыксыну уята , белемгә омтылыш тудыруга ярдәм итә....

" Кызыклы да , җаваплы да һөнәр"

Китапханәче һөнәре- ул  иң кызыклы, мавыктыргыч, җаваплы һөнәрләрнең берсе. Кайбер кеше яшьтән үк китапханәче булырга хыяллана, шуңа омтыла, шуның буенча укый, ә кайберәүләр һич уйламаганда гына ...

"Кызыклы да , җаваплы да һөнәр".

Китапханәче һөнәре- ул  иң кызыклы, мавыктыргыч, җаваплы һөнәрләрнең берсе. Кайбер кеше яшьтән үк китапханәче булырга хыяллана, шуңа омтыла, шуның буенча укый, ә кайберәүләр һич уйламаганда гына ...

Кызыклы татар теле

Татар теле ддәресләрен кызыклы үткәрү....