Яңа ел программасы
план-конспект на тему

Әлеге Яңа ел программасын рус мәктәпләрендә үткәрүе җиңел.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_programmasy.docx14.48 КБ

Предварительный просмотр:

                                                         

                                  Яңа ел программасы

Егет:   Хәерле кич,хөрмәтле дуслар!Бүген без бу залга Яңа ел бәйрәменә җыйналдык.

 -Янә бер ел артта калды,

   Калды артта моңаеп...

  Ниләр безгә вәгъдә итә?-

  Алдыбызда яңа ел.

Кыз:   Шигырь сөйли.

(ишек шакыган тавыш ишетелә,Кыш бабай керә.

  Кыш бабай: Мөмкинме, оланнар,сезгә рәхмәтем зур.Яңа ел кичәсен ничек башларга дип баш ватып килә идем.Хәлемә кердегез,коткардыгыз!Рәхмәт сезгә!

Егет: Саумы,Кыш бабай! Син алып килгән Яңа ел белән!Әйдә түрдән уз!Хәерле сәгатьтә бәйрәмне башлап җибәрик.

 Кыш бабай:Мин әзер,улым. Карсылу кызым керсен дә башларбыз.Карсылу дим,Карсылу!..

    (Карсылу керә.)

  Карсылу: Мин монда,Кыш бабакай.Хәерле кич,дуслар!Яңа ел белән сезне.(шигырь cөйли.)

  Егет:Сылудан да гына сылу Көнсылу,

           Көнсылудан сылу Айсылу!...

           Айсылу да сылу,

           Иллә мәгәр

           Бар сылудан сылу-

           Карсылу!

Кыш бабай: Һай,афәрин,егет икәнсең,дустым.Тел ачкычың яныңда булгач,”ә”дигәнче минем кызыма менә дигән Яңа ел теләге әйтеп бирдең.Тик артык мактап,башын әйләндереп куя күрмә.Бәйрәм кичәсен үткәрә алмый,оятка калырбыз.(көлешәләр.)

  Кыз:Дуслар җыелды кичәгә.

          Балкый бәйрәм утлары!

          Дөнья якты!

          Бу галәмнең

          Җырлаган минутлары!

          Сөен,күңел!Уйна да көл,

          Килде бәйрәм сәгатең.

          Куансыннар картлар,яшьләр,

          Белеп шатлык сәгатен!..

Музыка кайда? Музыка!

    Әйдәгез бергәләп бер биеп алыйк әле.

    Егет: Шатлык белән яңа көн туганда,

           Яңа елга аяк бастык без.

           Сагындырган олы кунак булып,

           Каршылыйбыз аны барчабыз.

Кыз: Һәркемнең күзендә,

         Һәркемнең йөзендә

         Өр-яңа елмаю күренә.

         Хуш килдең,Яңа ел!

         Хуш килдең,Яңа көн!

         Рәхим ит илемнең түренә!

-Әйдәгез,дуслар,чыршы тирәли бер җырлап әйләник әле.(“Чыршы” җыры.)

(Укучылар Кыш бабайга үзләренең ятлаган шигырьләрен сөйлиләр.)

  Кыш бабай:Дуслар,безгә кызым белән китәргә вакыт,әле безне башка мәктәпләрдә дә көтәләр.

(Яңа ел керә,шигырь сөйли).

Кар кызы:Ярый, бабакай, безгә кузгалырга вакыт!

Кыш бабай:Хушыгыз, кадерлеләрем!Икенче елга мин килгәнче зур үсеп торыгыз,әйбәп укыгыз,әти-әниләгегезгә булышыгыз,чын кешеләр булып үсегез!

Егет: Хушыгыз.

Кыз: Дуслар, Кыш бабай китте дип без моңаеп утырмыйк.Бәйрәмебез дәвам итә.Бүгенге бәйрәмебез җырлар,биюләр,күңелле уеннар белән үрелеп барыр.

Барыгызның да актив катнашуларын теләп калабыз.

Егет:Яңа елга күчә гомер агышы,

         Күңелдә моң кала тезелеп.

        Иске елны тагын озатканда

        Калыр кебек шул моң өзелеп.

Уен: 3нче сыйныф укучылары чакырыла.

Кыз: Өмет-хыялларның чиге юктыр,

         Горур атлап  Яңа ел килә.

         Колач җәеп Яңа бәхет килә.

         Күңелләргә якты нур иңә.

Егет: Алдагы уенга 5нче сыйныф укучылары чакырыла.

Кыз:Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

        Туган якны сагынып кыш килде.

        Ак бүздәй йомшак кар белән,

        Җирне биләүләп төрде.

Егет:Кыш үл үзе йөрми ялгыз гына

        Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

        Нинди бәйрәм?-дип сорасагыз,      

        Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Кыз:  Дуслар,Яңа ел булгач ничек инде Яңа ел костюмыннан башка бәйрәм була.Хәзер Костюмнар парадын башлыйбыз. Рәхим итегез!

   Чыршы тирәли җырлап әйләник әле.

Егет:  Тагын туа,балкып туа

           Туган якның ал таңнары.

           Энҗе ява-җирне яба

           Яңа елның ак карлары.

Кыз:Күңел тоя җир җылысын,

        Илнең тулы амбарлары.

        Ява игенче шатлыгы-

        Яңа елның саф карлары.

Егет:Ап-ак гөлләр кебек бизәп

        Туган якның ал таңнарын,

        Җыр-моң булып җиргә ява

        Яңа елның ак карлары.

Кыз: Яңа ел килде дип,

          Урман-кырлар куана.

          Чыршылар,усаклар

           Ак карга коена...

Егет:  Яңа ел килде дип,

          Бар халык сөенә,

          Яңа ел,Яңа ел

          Рәхим ит өемә!..

Кыз:  Бәйрәм белән котлыйм барыгызны,

          Сезгә бәхет,шатлык өләшәм.

          Залда утыручы якын дуслар,

          Хөрмәт белән сезгә эндәшәм.

  Мөмкин булса,бөтен илдәшләрне

  Бәйрәм белән котлар идем мин.

  Ил буенча,һәр өй саен кереп,

  Хәл белергә туктар идем мин.

Егет: Мин котларга телим якыннарны,

          Кыен хәттә санап чыгарга.

          Әйтер сүзләр,изге теләкләрем

          Сыеп бетмәс шигъри юлларга.

Ак буранлы юлда,арып түгел,

Сезне искә алып туктавым.

 Бәйрәм ямьле,илләр имин-шөкер,

Шул иминлек белән котлавым.

Яңа ел турында җыр белән кичә тәмамлана.

 

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

эш программасы 6 сыйныф

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программасы...

9 класста географиядән эш программасы

Үрнәк программага нигезләнеп эшләнгән программа. Классның үзенчәлекләренә карап үзгәрешләр кертелгән. Татарстан географиясенә урын бирелгән....

рус төркемендә 8сыйныф өчен татар теле hәм әдәбиятыннан эш программасы

рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә 8нче сыйныфлар өчен Хәйдәрова Р.З.дәреслегенә нигезләнеп төзелгән эш программасы...

Татар теле түгәрәгенең эш программасы

Татар телендә эшләп килә торган "Яшь талантлар" түгәрәгенең эш программасы...

10 НЧЕ СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ЭШ ПРОГРАММАСЫ.

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...