М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты
план-конспект урока (8 класс) на тему

Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы

8 нче сыйныф укучылары өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon deres.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «М. Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм “Тик булса иде     ирек” шигыре».

Максат:

1.М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча өстәмә мәгълүмат бирү;

2. Бәйләнешле сөйләм теле күнекмәләрен үстерү, сәнгатьлелек өстендә эшләү;

 3. Патриотлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Магнитофон, аудиоязма, ватман бите, маркер, язучының портреты, максатлар язылган битләр, тестлар, презентация, дәреслек, стенд, буклетлар...

        Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1. Матур итеп елмаю ( Алдагы иптәшеңә карап, ян- ягыңдагы кешегә карап, кунакларга карап)

- Шушындый күтәренке күңел белән дәресебезне башлап җибәрик...

   

    II.  Актуальләштерү.

1. Бүгенге дәрескә максатлар куйдыру.

2. Акыл штурмы үткәрү.

-Нәрсә ул батырлык?

(Төркемнәрдә фикерләшәләр һәм укучылар ватман битенә үз фикерләрен язалар)

  3. М.Җәлил турында нәрсәләр белүләрен ачыклау.

(Сорау-җавап формасында)

III. Яңа материал өстендә эш.

  1. Теманы, максатны хәбәр итү.
  2. М.Җәлилгә карата презентация карау (тормыш юлы, иҗаты белән бәйләп бару)
  3. Үзебездә үткәрелгән кичәләр, очрашулар турында әйтеп китү(стенд, буклетлар буенча).

IV. Физкультминутка.

(М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча)

V. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Дәреслек буенча эш.

( Дәреслектән М.Җәлил турында нәрсәләр әйтелмәде шуларны таптыру)

  1. М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест эшләтү, җавапларын үзләренә тикшертеп, билгеләр куйдырттыру).
  2. “Тик булса иде ирек” шигыре өстендә эш.

а) магнитофон язмасы буенча шигырьне тыңлап үтү;

б) сүзлек эше;

-Нинди авыр сүзләр очрады?

в) сораулар ярдәмендә шигырьне анализлау;

г) метафоралар, чагыштырулар таптыру;

д) сәнгатлелек өстендә эшләү.

     4. Нәтиҗә ясау.

        - Сез үз алдыгызга куйган максатлар үтәлдеме?

        - Кайсыларына ирешә алдыгыз, кайсылары барып чыкмады? һ.б.

   

          (Шигырь юллары белән тәмамлау)

Башым иям бу дәһшәтле чорда

Шундый уллар биргән халыкка,

Башым иям бу халыкның исемен

Мәңге үлмәс иткән шагырьгә.

VI. Рефлексия үткәрү.

(Кул чаптырып)

 

VII. Йомгаклау.

1.Өй эше ( Эзләнеп, М.Җәлил турында без белмәгән, без ишетмәгән материал табып алып килергә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлилнең тормыш юлы

Муса Җәлилнең тормыш юлы турында тулы мәгълүмат...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина...

Муса Җәлилнең Мәскәү чоры тормышы һәм иҗаты.

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнеп язылган фәнни-тикшеренү эше....

М.Җәлилнең тормышы хатларда, истәлекләрдә...

6нчы сыйныфта "М.Җәлилнең тормышы хатларда, истәлекләрдә..." темасына дәрес планы...