Авторлык программасы. "Иҗат түгәрәге"
рабочая программа (10 класс) по теме

Сиякина Нәфисә Равил кызы

Минем методик темам:" Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм үстерү". Шуңа күрә сәләтле балалар белән түгәрәктә иҗади эшләү өчен программа төзедем. 8-10 сыйныф укучылары белән берлектә 3 елдан бирле тырышып эшлибез. Нәтиҗәләребез дә ис китәрлек. Алар белән дипломнар альбомында таныша аласыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avtorl._programmasy.docx593.5 КБ

Предварительный просмотр:

Каралды:

Педагогик киңәшмә

утырышы

Беркетмә №1, 15 август,

2014 ел.                                                                                                              

Раслыйм:

Тәтеш кадет-интернат мәктәбе директоры

________________

/Митрофанов Г.В./

Килешенде:

Район мәгариф бүлеге методисты

      ______________

/Халитова М.М./

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының

Хапаев В.А исемендәге Тәтеш кадет-интернат мәктәбе” дәүләт белем бирү учреждениесе

“Иҗат” түгәрәге  өчен авторлык программасы

(8-10 нчы сыйныфларда укучы татар балалары өчен)

Әзерләде:

югары категорияле

татар теле һәм

әдәбияты укытучысы  

Сиякина Н.Р.      

Тәтеш

 2014

Аңлатма язуы

Барлык укыту фәннәреннән белем стандартлары булдыру-мәгариф системасын яңартуда мөһим мәсьәләләрнең берсе. Монда төп үзенчәлек шунда: алар мәгарифнең федераль һәм милли-төбәк компонентларын үз эченә ала. Федераль компонент белем эчтәлегенең барлык мәктәпләр өчен мәҗбүри буган  инвариант өлешен тәшкил итә.

Милли-төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, аларның мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын,табигый-географик мохитен чагылдырган укыту материалын эченә берләштерә.

Укыту программасының милли-төбәк компоненты “Татарстан Республикасы  халыклары телләре турында”гы Законны тормышка ашыруда бик зур педагогик чара булып тора. Ул Закон Татарстан халыкларының телләрен саклау һәм һәръяклап үстерүне, җәмгыятьнең социаль-икътисади,рухи-әхлакый үсүендә һәр милләтнең иҗади көчен,гореф-гадәтләрен һәм игелекле традицияләрен тулысынча файдалануны күздә тота. Билгеле, кайсы төбәктә яшәвенә карамастан, һәр укучыга табигатьнең һәм халыкның бу үзенчәлекләрен белүе зарур. Ләкин үзе яши торган төбәкнең үзенчәлекләрен, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын укучы аеруча яхшы белергә тиеш. Туган илгә, Ватанга мәхәббәт Кече Ватаннан башлана бит.

Безнең мәктәбебездә гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү – төп юнәлеш булып тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре икенче дәүләт теле буларак рус группаларында укытыла. Моны истәтотып,2011 елдан башлап, туган телебезнемилли-төбәк компоненты белән бәйләп өйрәнүгә җитди игътибар  бирә башладык. Районыбыз һәм шәһәребез тарихын,гореф-гадәтләрне, туган төбәгебездән чыккан күренекле кешеләрнең тормыш юлларын өйрәнеп аларны мәктәп музеена тупладык.Эшне мавыктыргыч итеп оештыру максатыннан эзләнү-тикшеренү эшләре, сочинение, реферат, доклад һәм тезислар  язу, чыгышлар ясау, шигырь язу  кебек иҗади эшләр  алып бардык. Төрле конкурсларда, бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә,конференцияләрдә катнаштык.Өч еллык эшнең нәтиҗәсен күреп,татар балалары белән эшләү өчен “Иҗат”түгәрәге  авторлык программасы төзелде. Аның эчтәлеге мәктәптә татар теле һәм  әдәбиятын укыту буенча төп курс программасына өстәмә буларак тәкъдим ителә. Программаның актуальлеге – укучыларда  татар теле, туган як тарихыһәм әдәбияты буенча белемнәрен ныгыту, системалаштыру  кирәклеге һәм куелган максат, бурычлардан тора.

“Иҗат”түгәрәге укучыларның иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерүне күздә

тота. Программа нигезендәге эшчәнлек дәресләрдән соң уздырыла.Анда балаларның татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белемнәре ныгытыла,фән белән кызыксынулары үстерелә, олимпиадаларга, конкурсларга һәм бәйгеләргә әзерлек эшләре милли-төбәк компоненты белән бәйләп  алып барыла. 2014-2015 уку елында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтүне истә тотып, түгәрәк утырышларында  Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатын тирәнрәк өйрәнү, герой-якташларыбыз турында өстәмә материаллар туплау, эзләнү эшләре алып бару һәм үзебезнең иҗади эшләребездә аларны урынлы куллану күздә тотыла.Шулай итеп, укучыларның мөстәкыйль күзәтү һәм эзләнүчәнлек осталыкларын үстерү мөһим урын алып тора. Түгәрәк утырышлары вакытында укучыларны әдәби иҗатка этәрүче,аларның иҗади сәләтләрен үстерергә булышучы алымнартөпурынны алып торырга тиеш:

  • теоретик материалны проблемалы тәкъдим итү;
  • проект методы;
  • укучылар эшчәнлегенә үзара бәя бирү;
  • эзләнү эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында сөйләү, башкаларга тәкъдим
    итү;
  • Сингапур структураларын куллану(МИКС-ФРИЗ-ГРУП,РАФТ, ЭЙ АР ГАЙД, СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ һ.б )

Программаның билгеләнеше:

“Иҗат” түгәрәге программасы укучыларның яшь үзнчәлекләрен, материалның катлаулылыгын һәм 8,9,10  рус сыйныфларында укучы татар балаларына, татар теле һәм әдәбияты программаларын исәпкә алып,
20 сәгатькә төзелде.

Программаның максаты:

  • укучыларның иҗади сәләтләрен һәръяклап  ачу һәм үстерү;
  • милли-төбәк компоненты материаллары белән танышу,эзләнү эшләре алып бару;
  • Бөек Ватан сугышында булган язучыларыбызның иҗатын тирәнрәк өйрәнү;
  • татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрне, сөйләм телен һәм язу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү;
  • иҗат эше белән шөгыльләнү (шигырь, сочинение, мәкалә, доклад, реферат, эзләнү эшләре язу), аудитория алдында яклый белергә өйрәнү һәм төрле бәйгеләрдә катнашу;
  • укучыларда эзләнү-тикшеренү, материалны системага салу күнекмәләре формалаштыру;
  • туган телен, Ватанын яратучы, милләте белән горурланучы шәхес тәрбияләү.

Төп бурычлар:

- укучыларның иҗади сәләтләрен һәръяклап  ачу һәм үстерү өчен реаль         шартлар булдыру;

-укучыларныңтатар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү;

-укучыларның дәресләрдә алган белемнәренсистемага салу,тирәнәйтү, ныгыту;

-укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, аларны фәнни һәм иҗади эзләнү эшенә җәлеп итү, һәрьяклап камилләшүгә омтылыш уяту.

Түгәрәк утырышларының төп эш формалары:

- лекция;

- әңгәмә;

-эзләнү, тикшеренү эшләре алып бару;

- иҗади язма эшләр үтәү һәм яклау;

-кинофильмнар карау;

- китапханә һәм  музейларга экскурсияләр оештыру.

Кулланылган технологияләр:

  • информацион-коммуникатив технология;
  • хезмәттәшлек технологиясе;
  • креатив технология;
  • иҗади үсеш  технологиясе.

Көтелгән нәтиҗәләр:

“Иҗат” түгәрәгендә  шөгыльләнгән бала:

- туган як әдәбияты һәм тарихы, татар теле  буенча белемнәрен арттыра;

-эзләнү эше алып бара, материалны анализлый, системалаштыра, гомумиләштерә, нәтиҗәләр ясый;

- фәнни-тикшеренү эшләренә өйрәнә,конкурсларда катнаша;

- үзендә патриотизм, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли;

- туган төбәгенең тарихына, әдәбиятына  бәйле  күренекле шәхесләре белән горурлана.

Түгәрәккә йөрүче укучылар исемлеге.

Укучының фамилиясе, исеме

Классы

1

Хисамов Рамил

8

2

Нугаев Раиф

8

3

Әүхәдиев Әмир

8

4

Каюмов Раил

8

5

Хәлиуллин Гәдел

9

6

Семенова Полина

9

7

Гайнетдинова Эльвина

10

8

Лапина Виктория

10

9

Акбашев Илфат

10

10

Яценко Александр

10

11

Белоусов Марат

10

12

Белоусова Рамина

10

13

Стюков Руслан

10

Тематик план

                  Тема

Сәгатьләр саны

Үткәрүформасы,

эш төре

Теория

Практика

1 1

“Шушы яктан, шушы туфрактан без”

1

1

 *Кереш.

*Тәтеш шәһәре тарихы

1

1

Кереш лекция.

Тикшеренү-эзләнү эше.  Туган якны өйрәнү музеена экскурсия,

тема буенча материаллар туплау.

2

Атамалар ни сөйли?

1

1

*Тәтеш атамасы тарихы.

Тау ягы топонимиясе.

* “Туган төбәгем” (иҗади эш язу)

1

1

Лекция-әңгәмә.

Гамәли дәрес.

3

Туган ягымның күренекле шәхесләре.

1

3

*В.А. Хапаев-генерал-майор

*Г.Х.Камай – татарлардан беренче профессор

* Реферат язу.

1

1

1

1

Тикшеренү эше үткәрү.

Мәктәбебез музеена экскурсия,

Өстәмәмәгълүмат туплау.

Лекция.“Фәнни текстлар”

Реферат яклау.

4

Иҗат итү – зур бәхет

1

4

*М. Мозаффария,
М.Сөендекле һәм җирле шагыйрьләр иҗаты.

*“Кырларыңнан алам моңнарымны,

Туган ягым, туган төбәгем”.

*“Шифалы шигырьләр остасы”

*Туган як,туган  тел, Ватан  турында шигырь иҗат итү

1

1

        1

1

1

Дәрес-экскурсия.

Тәтеш үзәк китапханәсендә тема буенча  материаллар туплау.

Лекция.“Шигырь  язу җиңелме?”

Җирле шагыйрьләр иҗаты буенча эзләнү эше.

Тау ягы балалар шагыйре Ш.Галиев иҗаты буенча эшлекле уен.

Гамәли дәрес. Шигырь язу һәм сәнгатьле укырга өйрәнү.

55

Һәйкәлләр ни сөйли?

1

5

*М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре.

*Проект төзү.

*Якташларым-ил каһарманнары.

1

1

1

1

1

1

Батырлык дәресе

Дәрес-презентация. “Нәрсә ул проект?”

План буенча проект      төзү,группаларда эшләү.

Гамәли дәрес. Проект яклау.

Эзләнү-тикшеренү эше. (Материал туплау, язу)

Укучылар чыгышы.

(Эшне  яклау).

66

Йомгаклау.

1

“Иҗат” түгәрәгенең еллык эш нәтиҗәләрен яктыртучы газета чыгару.

Барлыгы

5

      15

20

Программаның эчтәлеге.

1нче тема. “Шушы яктан, шушы туфрактан без”(2 сәгать)

Кереш   дәрес. Тәтеш шәһәре тарихытурында мәгълүмат. Тикшеренү-эзләнү эше.

2 нче тема. “Атамалар ни сөйли?”(2 сәгать)

Тәтеш атамасының килеп чыгышы. Ономастика, топонимия төшенчәләре.Иҗади эшләр һәм аларның төрләре. Сочинение,хатязу үзенчәлекләреһәм аны язуга төп таләпләр. Иҗади эш язу.

3 нче тема. Туган шәһәремнең күренекле шәхесләре.(4 сәгать)

В.А.Хапаев. Тормышы һәм хәрби эшчәнлеге.

Г.Х. Камай. Тормышы һәм фәнни эшчәнлеге.

Фәнни текстларның жанрлары, үзенчәлекләре. Доклад. Реферат. Тезис.Фәнни-эзләнү эше. Тыңлаучылар каршында чыгыш ясау һәм тыңлау этикеты.

4 нче тема. “Иҗат итү-зур бәхет”(5 сәгать)

М.Мозаффария.Тормышы һәмкүпкырлы эшчәнлегеМ.Сөендекле.Тормыш һәм иҗат юлы.Җирле шагыйрьләр иҗаты буенча эзләнү эше.

Шигырь теориясе.Шигырьдә ритм, рифма, строфа. Сурәтләү чаралары.Шигъри сөйләм.Әзер рифмалар буенча шигырь язу күнегүләре.

Эшлекле уен:“Ш.Галиев- шифалы шигырьләр остасы”.

5 нче тема. “Һәйкәлләр ни сөйли?”(6 сәгать)

М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең сугышчан һәм иҗат юлы.“Моабит дәфтәрләре” циклы. “Җәлилчеләр”  темасына проект эше язу һәм яклау.

Якташларыбыз –Советлар Союзы геройлары, Бөек Ватан сугышы  ветераннары турында материаллар туплау, эзләнү-тикшеренү эшләре башкару.

6 нчы тема. Йомгаклау. (1 сәгать)“Иҗат” түгәрәгенең йомгаклау утырышы. Газета чыгару. Иҗади эшләрне анализлау, редакцияләү һәм мәкалә рәвешендә газетада урнаштыру.

Кулланылган әдәбият.

1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11 сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2005.

2. Гайнуллин М.Өмет йолдызлары. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988. –  66-68 б.

3.  Гәрәева Н.Г., Максимов Н.В. “Тел – белемнең ачкычы”. – Казан: “Мәгариф”, 2005.

4. Дәрестән тыш эшләр (5-11 сыйныфлар өчен.) – Казан: Мәгариф, 2000.

5. Маннурова М. Батырлар җыры. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980.

6. Мостафин Р. Җәлил эзләре буйлап. –  Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1968.

7. Мостафин Р. Өзелгән җыр эзеннән.  – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982.

8. Муса турында истәлекләр. Төзүче һәм әдәби эшкәртүче Г.Кашшаф. –  Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1964.

9. Саттаров Г.Ф. “Атамалар дөньясына сәяхәт”. –  Казан, 1992.

10. Саттаров Г.Ф. “Мәктәптә туган як ономастикасы”. – Казан, 1984.

11. Сафиуллина Ф.С. һ.б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. – Казан: Мәгариф нәшрияты, 1998.

12.Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: “Мәгариф”, 2002.

13. Сәлимҗанова Ф. С. Татарстан республиксының Тау ягы: региональ антропотопонимика. – Казан: Ихлас, 2009.

14.Сәмигуллин Г.Х., Баһавиев И.И. Мәктәптә фәнни тикшеренүләр белән идарә итү. II китап. Яр Чаллы, ИНПО. – 2004.

15. Хәтер.Татарстан Республикасы, Казан, Хәтер китабы нәшрияты,1996.16.Хуҗиәхмәтов Ә.Н. “Мәгьрифәт йолдызлыгы”. – Казан, Мәгариф, 2002 ел.

17. Чекмарев П.А. “Иделдә шәһәрчек бар”. – Казан, 2004.

18.Җирле шагыйрьләрнең шигырь җыентыклары.

19. “Сабантуй”, “Татарстан яшьләре”, “Тәтеш таңнары”, “Мәгърифәт” газеталары; “Мәгариф”, “Мәйдан” журналлары.

Укучылар өчен өстәмә әдәбият:

1. Әхмәдуллин А. Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990.

2. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. –  Казан: Мәгариф, 2002.

3.Низамов И.И. Уем телем очында. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995.

       4. Хәбибуллина З.Н. Сочинение язарга өйрәнәбез. – Казан: Яңалиф, 2002.

Интернет ресурслар.

http://miras.belem.ru/,http://mon.tatar.ru/,http://www.kitap.net.ru

http://www.archive.gov.tatastan.ru,http://www.tatar.museum.ru, rusedu,metodisty.ru,belem.ru.



Э
шлекле уенC:\Users\Нафиса Равилровна.НафисаРавилровн\Desktop\роно конф-ия\P1000832.JPG

мизгелләре.

2013 нче ел.

C:\Users\Нафиса Равилровна.НафисаРавилровн\Desktop\фото\DSC02266.JPG


Туфан Миңнуллинга

багышланган

I Республика

конференциясендә.

2014 нче ел.

“Иҗат” түгәрәгенең беренче һәм икенче утырышы.

Тема: “Шушы яктан, шушы туфрактан без”.

Кереш лекция һәм туган якны өйрәнү музеена экскурсия.(2 сәгать)

Максат:

1. “Иҗат түгәрәгенең” максаты һәм бурычлары, Тәтеш тарихы белән таныштыру.

2.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, иҗади эш  

белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, фәнгә карата кызыксыну  уяту.

3. Туган телгә, туган төбәккә карата мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.

Материал:

1.Шәһәребез музее материаллары.

Китаплар:

1. П.А.Чекмарев “Иделдә шәһәрчек бар”. – Казан, 2004.

2. Г.Ф.Саттаров “Атамалар дөньясына сәяхәт”. – Казан, 1992.

3. Г.Ф.Саттаров “Мәктәптә туган як ономастикасы”. – Казан , 1984.

Дәрес барышы.

Укытучы. Бу дөньяда һәркем өчен дә кадерле булган нәрсә ул – Ватан. Ватан-ана!  Кешенең анасы бер генә булган кебек, Ватаны да бер генә. Ә Олы Ватан Кече Ватаннан башлана. Нәрсә соң ул Кече Ватан? Кече Ватан ул – туган авыл, туган нигез, әти-әни, әби-бабай , туган-тумача, күршеләр... Кече Ватан ул – уйнап үскән урам, елга-күлләр, кырлар, урманнар, кошлар, бөҗәкләр...Олы Ватанны ярату кече Ватанны яратудан башлана.

Укучылар,минФәнис абыегыз Яруллинның “Тамырлар“ шигырен укыйм, ә сез аны ничек аңлатырсыз икән? Нәрсә турында бу шигырь? Автор нинди проблеманы   күтәрә?  Аны  чишүнең нинди юлларын күрсәтә? Сез  Фәнис абыегыз  белән килешәсезме?  

Ф.Яруллин.“Тамырлар”

Туган туфрагыма күмелеп калган

Гомер агачымның тамырлары,

Ул тамырлар җирдә сабыр гына

Көтеп ята безнең кагылганны.

Өр-яңадан катламнарны тишеп,

Калкып чыгар алар югарыга.

Аларны тик җылы яңгыр белән

Сугарырга кирәк, сугарырга.

Һәрнәрсәне югалтмыйча саклый

Җир хәтерле, җир ул – мәрхәмәтле .

Үпкәләмәс, бөтенесен кичерер,

Тойсын гына безнең мәхәббәтне.

Тик җирнең дә сабырлыгы бетсә,

Череп китсә әгәр тамырлары?

Коткара алмас инде ул чагында

Әллә нинди җылы яңгырлар да.

(Укучылардан куелган сорауларга җаваплар алына, фикер алышу үткәрелә)

 Укытучы. Әйе, укучылар, Ф.Яруллин үзенең шигырендә һәрберебезне үз   гаиләсе, ыругының тарихын белергә өнди. Тамырларыбызны “сугарып  торырга” тиешбез, ди.  Безнең борынгы бабаларыбыз бу хакта бервакытта да онытмаганнар. Нәселне җиде   буынга кадәр белү – һәркемнең бурычы дип санаганнар һәм аны васыять итеп буыннан-буынга тапшырганнар. Бу хакта бик кыска, әмма бик төгәл итеп мәкальләрдә әйтелә.

Ата-бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс.

Кардәш кардәшне кабергә кадәр ташламый.

Тамыр тарткан тарыкмый.

Нәсел шәҗәрәләрен төзү исә моны тагын бер кат дәлилли.

Ата-баба васыятен үтәү – безнең дә изге бурычыбыз. Сезнең белән бу эшне дәвам итәбез. Иҗат түгәрәгенең максаты нәкъ менә шул инде. Мин сезне түгәрәкнең программасы  белән таныштырам.(Укучыларга таратыла)  Иң беренче эш итеп, шәһәребезнең  туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясарбыз, тарихы  турында белемнәрне  искә төшерербез, яңа мәгълүмат алырбыз.

Музей җитәкчесе туган районыбыз һәм шәһәребез тарихы белән таныштыра. Экскурсия әңгәмә белән үрелеп алып барыла.

Укытучы. – Укучылар, без бу дәрестә шәһәребез тарихы белән таныштык. Ә хәзер нәтиҗә ясыйбыз.

Укучылар.  - Экскурсовод әйткәнчә,  Иделнең тормыш итү өчен уңайлы булган уңъяк ярларында кешеләр бик борынгы заманнарда –моннан 40 мең еллар элек үк яши башлаган.Алар иген иккән, мал асраган, аучылык, балыкчылык, бакчачылык белән шөгыльләнгән.

VIII гасыр урталарына таба Урта Идел буйларында, шул исәптән безнең төбәккә дә Азов буйларыннан татар халкының борынгы бабалары– болгарлар һәм аларга союздаш булган кабиләләр  күченә башлый.

Яңа җирләргә күченеп килгән болгарлар бу урыннардагы төп халыкның бер өлешен кысрыклаганнар, аны тагын да арырак, урман эченәрәк китәргә мәҗбүр иткәннәр, ә бер  өлеше белән экономик һәм көнкүреш элемтәләре урнаштырганнар.

Укытучы. - Риваятьләргә караганда, безнең шәһәребез 1578 елларда хәрби ныгытма буларак билгеле була. 1781 елда Екатерина II- Тәтешне уезд үзәге дәрәҗәсенә күтәрә.

Өй эше.

 – Әйе, шәһәребез Тәтеш дип атала.Ә ни өчен шулай атала соң ул? Шәһәребез атамасы кайдан килеп чыккан? Бу хакта уйланганыгыз, укыганыгыз, ишеткәнегез бармы? Өйдә сезгә әлеге сорауларга җаваплар әзерләп килергә кирәк булыр, чөнки киләсе дәрестән башлап без  “Атамалар ни сөйли?“  дигән бүлекне өйрәнә башлыйбыз. Ә темабыз– “Тәтеш атамасы тарихы” булыр. Бирелгән сорауларга җавапларны Г.Ф.Саттаровның   “Атамалар дөньясына сәяхәт” һәм “Мәктәптә туган як ономастикасы”дигән китаплардан табарсыз.
(Китаплар күрсәтелә)

Өченче утырыш

Тема: Атамалар ни сөйли? “ Тәтеш атамасы тарихы ”

Максат:1. Тәтеш атамасының килеп чыгышын ачыклау, дәлилләү.

2.Ономастика, топонимия  төшенчәләрен искә төшерү.

3. Туган якка, туган төбәккә мәхәббәт һәм горурлык  хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:1. Сәлимҗанова Ф. С. Татарстан республиксының Тау ягы: региональ антропотопонимика. – Казан: Ихлас, 2009.  

2. Г.Ф.Саттаров “Атамалар дөньясына сәяхәт”. – Казан, 1992.

3. Тәтеш шәһәре һәм районы турында фильм.

1. Укытучы.  Укучылар, бүгенге утырышыбызны өй эшенә бирелгән  сораулар белән башлыйм. Шулай итеп,  шәһәребез  Тәтеш  дип атала.Ә ни өчен шулай атала соң ул? Бу атама кайдан килеп чыккан? Бу хакта  ниләр белеп килдегез?(Укучыларның җаваплары тыңлана)

Беренче укучы. Тәтеш ягы Тау ягы дип атала. Тау башында чикләвеккә бай урманнары күп булган.Менә  шул сүзләрдән ТАУ һәм ТӨШ (чикләвек төше)кушылып Тәтеш килеп чыккан. “Тау” сүзе еллар үтеп “Тә”  булып калган, ә “ө” авазы “е”ләшкән.

Икенче укучы.Ә икенче риваятьтә болай диелә: Тәтеш тавы теш формасын хәтерләткән. Шуңа күрә “тау” сүзенә “теш” (зуб) сүзен кушканнар. Шулай итеп, “тау”- “тә” гә әйләнгән, ә “теш” шулай ук калган. Нәтиҗәдә Тәтеш атамасы килеп чыккан.

Өченче укучы.Өченче риваятьтә шәһәребез исеме хан исеме белән бәйле дип әйтелә. VIII гасыр урталарында без яшәгән җирләргә борынгы бабаларыбыз – болгарлар күченеп килеп урнаша башлый.Темтюзи исемле хан да бу җирләрдә яшәгән, имеш. Башта хан исеме белән болгар шәһәрчеге Темтюзи дип аталган. Шул шәһәрчек урынында төзелгән безнең шәһәребез Тәтеш дип йөртелә башлый.

2. Укытучы. – Әйе, шәһәребез атамасы хакында төрле риваятьләр бар. Риваятьләрнең кайсысы  дөреслеккә туры килә дип уйлыйсыз?  (Укучыларныңҗавапларытыңлана)                                                                       3.Укытучы. – Күргәнебезчә төбәгебез  “тау” сүзе белән тирән бәйләнгән. Шуңа күрә дә Тәтеш ягын Тау ягы дип йөртәләр. Ни өчен икәнен кем белә?  (Укучыларның җаваплары тыңлана)

-Әйе, Идел елгасы Татарстанны ике зур өлешкә бүлеп ага. Метеорда барганда Иделнең уң ягы биек-биек таулардан торганын күрәбез.Шуңа күрә Апас, Буа, Кайбыч, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарын да Тау ягы дип атыйлар. Бу районнарның рельефы легенда-риваятьләргә кереп калган калкулыкларга,аланлыкларга,  таулыкларга бик бай.Шуларның берсе –  Вшиха тавы. (Укучылар аталу тарихын сөйлиләр)

XIX гасыр башында пароходлар булмау сәбәпле Идел елгасы буенча күп кенә товарларны  баржаларга төяп башка уездларга җибәргәннәр. Баржаларны бурлаклар тартып барганнар. Бу эш бик күп көч алган. Юынырга һәм үзләрен карарга бурлакларга мөмкинчелек булмаган.Алар арыгач ял итәргә туктый торган булганнар. Безнең шәһәребез янында туктап тау битендә ял иткәндә, алар иске, пычрак, бетле киемнәрен учакта яга торган булганнар.Легенда буенча, шуңа күрә тау- Вшиха тавы дип атала.

4. Укытучы. Районыбызда борынгы дворян усадьбасы – “Озын алан” морзалар утары сакланып калган. Сез бу музей турында нәрсәләр беләсез? Җаваплар тыңлана)

 – Әйе, утарның хуҗалары Молоствовлар үзләренең чыгышын татарлардан, ә фамилияләре мулла Астов (Остов)исеменнән барлыкка килгән дип исәпләгәннәр. М.В.Молоствов болай дип язып калдырган: “Русь җиренә күчеп утырган мулла улыннан  син кем баласы дигән сорауга, атасы өйрәткәнчә “Мулла Остов угылы мин”, – дия торган булган. Соңрак мулла сүзендәге “У” хәрефе “О” га күчкән.Молоствовлар ыруы шулай барлыкка килгән. Аларның әбиләре Е.А.Булыгина кыргыз-казах урдасы ханының кызы була. Семен Афанасьевич  Молоствовның 2 улыСалтан һәм Улан турында мәгълүмат та аларның татарлардан чыккан дворяннар икәнлеген раслый.

5. Тәтеш шәһәре һәм районы турында фильм карау.

6. Йомгаклау. Төбәгебез турында тагын нәрсәләр белдегез?Нинди мәгълүмат кызыклы булды? Тагын нәрсә турында беләсегез килә? (Укучыларның җаваплары тыңлана). Түгәрәк утырышын  Тау ягы шагыйре Ш.Галиев сүзләре белән тәмамлыйм: И Тау ягы, туган туфрак-

Иделнең уң канаты,

Син минем дә канатым!

7. Өй эше. “Туган төбәгем” иҗади эш язу.(сочинение, мәкалә,эзләнү эше)

Дүртенче утырыш.

Тема:“Минем халкым - туган төбәгем һәм мин”

Иҗади эшләрне презентацияләү.

Иң яхшы дип табылган эш программага кертелә. Бу эш белән Стюков РусланIII Халыкара олимпиадада катнашып II урын яулап алды.

(Презентациясе дискта тапшырыла)

И Тау ягы, туган туфрак-

Иделнең уң канаты,

Илемнең уң канаты,-

Син минем дә канатым!

Шушы җирне сайлап тудым,        

Шушы җирне яраттым,

Шушы җир салды күңелгә

Илһамын-мәһәббәтен.

Минем туган төбәгем -Тәтеш.Ул Тау ягы районы һәм  Татарстанның иң гүзәл почмагында, Республикабызның көньяк—көнчыгышында урнашкан. Аның мәйданы- 1632 квадрат километр. Туган җиремдә 25 мең  кеше яши.

Мәһабәт Идел елгасы ярына урнашкан Тәтеш төбәге үзенең кабатланмас матурлыгы һәм байлыгы белән кешеләрне борын заманнардан ук үзенә тарткан. Төбәгемнең йөзек кашы булып “Озын алан” тарихи-архитектура

һәм табигый паркы тора. Язмыш кушуы буенча, бу уңдырышлы җиргә хәзерге татар, рус, чуваш, мордва һәм башка халыкларның борынгы нәсел – ырулары килеп урнаша. 1578 нче елдан Тәтеш хәрби ныгытма буларак билгеле була. Екатерина II указы буенча 1791 елда өяз шәһәре исемен алган Тәтеш шәһәренең барлыкка килү тарихы шушы  халыкларны дәүләтебез тарихы белән тыгыз бәйләгән. Хезмәт сөючән тәтешлеләрнең һәр буыны, шәһәрнең данлы тарихын баетып җирдә үзенең якты эзен калдыра. Күптәннән инде матур гадәткә кергән дуслык һәм үзара аңлашу, бердәм гаилә булып яшәү хисләре һәрвакыт тормыш авырлыкларын  җиңәргә ярдәм итә. Бу дуслык- безнең төп байлыгыбыз. Хәзерге вакытта районыбызда дус һәм тату яшәгән халыкның 34 %- руслар, 33%- татарлар, 22%- чувашлар, 10%- мордвалар.

Элек – электән тәтешлеләр хезмәт, ирек сөючәнлекләре, һөнәр осталары булулары белән генә түгел, ә зирәк, бай һәм гадәт-йолаларының ныклыгы белән дә дан тоткан. Күренекле галим – химик Гыйлем Камай, чуваш халкының мәгърифәтчесе Иван Яковлевич Яковлев, рәссамнар Михаил Куприянов һәм Иван Кузнецов, революционер Вера Фигнер, танылган актер Сергей Шәкуров һәм күренекле кинорежиссер Станислав Говорухин кебек күп кенә атаклы кешеләрнең язмышы Тәтеш җире белән бәйләнгән. Данлыклы спортчылар – күп тапкырлар Олимпия уеннары чемпионы Аркадий Воробьев, Светлана Деминаның исемнәре дөнья спорты тарихына алтын хәрефләр белән язылган.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә герой-якташларым турында әйтеп китәсем килә. Төбәгемән Бөек Ватан сугышына 13 мең кеше китә. Герой якташларым арасында 8 Советлар Союзы Герое һәм 5 Дан орденының тулы кавалерлары булуы белән бик нык горурланам.

Мин укыган Тәтеш кадет-интернат мәктәбе  якташым генерал-майор Хапаев Владимир Аверкиевич исемен йөртә. Бөтенроссия һәм республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә, олимпиадаларда, спорт ярышларында безнең уңышларыбыз бик зур.Мин үзем дә бу уку елында Төбәкара бәйгеләрдә призлы урыннар яуладым. Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укуларында 1 урын, “Шәҗәрәләр- нәсел агачы” фәнни-гамәли конференциясендә 2 урын, “Тау ягы- тарих, мәдәният һәм рухи мирас”  дип аталган эзләнү эшләр конкурсында 1 дәрәҗәле дипломга лаек булдым.

Киләчәктә дә Туган төбәгемдә булган күркәм традицияләрне дәвам итеп, аның лаеклы кешесе булып яшәргә насыйп булсын иде!

Бишенче утырыш.

Тема: Фәнни-тикшеренү, эзләнү эшләре.

Үткәрү формасы: лекция.

Максат: Фәнни текстларның жанрлары,  үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү;тикшеренү, эзләнү эшләренең структурасы һәм язу кагыйдәләре белән таныштыру; эшләрне башкару буенча практик киңәшләр бирү.

I. Кереш. Проблемалы сораулар кую.

Укытучы. Фәнни эшкә тотыныр алдыннан, гадәттә, шундый сораулар туа:

1. Теманы ничек сайларга?

2.Теманың актуальлеген ничек нигезләргә?

3. Ничек итеп материал тупларга?

4.Нинди әдәбият өйрәнергә?

5.Эшнең структурасы нинди булырга тиеш?

6. Фәнни эшнең текстын ничек язарга, аны ничек формалаштырырга?

7. Эшне яклау ничек булыр?

Укучыларның җаваплары тыңлана.

II. Төп өлеш.

Укытучы. Хәзер hәр этапка якыннанрак тукталыйк. Тема сайлау – фәнни эшнең җитди, җаваплы өлеше. Нинди генә тема алынса да, ул озак hәм киеренке эшләүне, бөтен көч, белем, сәләтеңне бирүне таләп итә.

                                      Фәнни-эзләнү эшенә тема сайлау.

 Тема сайлау – фәнни эшнең җитди, җаваплы өлеше. Нинди генә тема алынса да, ул озак һәм киеренке эшләүне, бөтен көч, белем, сәләтеңне бирүне таләп итә. Фәнни эшнең исеме эшләгән эшне төгәл һәм анык итеп атарга тиеш. Гомуми характердагы темаларны алмаска, конкретрак темалар алынырга тиеш дип карыйлар жюри әгъзалары. Мин моның белә килешәм дә, килешмим дә. Килешәм, чөнки тема киңрәк булган саен аны ачу күп көч таләп итә. Бөтенләй үк ачылып бетмәгән эш тиешле бәя ала алмый. Килешмим, чөнки күп әдәбият актарган очракта гына чагыштыру мөмкинлеге туа, тиешле нәтиҗә ясарга мөмкин. Һәр фәнни эш яңа күренешләрне өйрәнү процессында килеп туган кайбер кыенлыкларны җиңүгә максат итеп куела. Шулай ук әлегә кадәр билгеле булмаган фактларны аңлату да – фәнни эшнең актуальлеген билгели.

Темалар “Авылым тарихы”, “Татар диалектлары һәм аларның матур әдәбиятта чагылышы”, “Пензятка авылының  халык авыз ижаты”, “Мәктәбем тарихы”, “Татар халкының милли костюмы”, “Юрамышлар”, “Каюм Насыйри –татар халкының бөек мәгърифәтчесе” һ.б.

           Җирле сөйләм, тарих , халык авыз ижаты , онамастика темалары күңелгә якын темалар. Татар әдәбиятын  рус әдәбияты белән чагыштырмача өйрәнү. Татар телен рус теле, төрки телләр белән чагыштырып карау, халык авыз иҗаты әсәрләрен  чагыштырма карау да матур гына нәтиҗәләр бирә, дип уйлыйм мин. Аерым гына бер әсәр өстендә эшләп, аны төрле яктан тикшерү кечерәк яшьтәге балалар өчен уңышлырак булыр. Менә быелгы уку елында фәнни эшләр Габдулла Тукай белән бәйләп башкарылса бик яхшы булыр иде. Кыскасы, чыгышымны тәмамлап, дәреслектәге темалар турыдан-туры ук булмаса да фәнни эзләнү эшенә менә дигән тема була ала, дип әйтә алам. Ә теманы дөрес сайлау – эшләгән эшегезнең уңышының яртысын тәшкил итә.

Фәнни эшкә материал туплау.

        Фәнни эшне язу тема сайлауданмы, әллә материал җыюдан башланамы? Бу “йомырка беренчелме, әллә тавыкмы?” дигән мәңгелек сорау кебек. Ике якны яклаучылар да бар: материал туплагач кына тема конкретлаша, яисә ачык тема булмый торып, нинди материал җыя башлау ул диючеләр дә күп.

        Тема ачыклангач, фәнни эш язу материал җыюдан башлана. Иң беренче чиратта темага караган фәнни әдәбиятны барларга кирәк.

        Җыелган материалны үзләштерү, теманы яктырту өчен мәгълүмат туплау – тема өстендә эшләүнең иң беренче мөһим этабы. Укучы башта тикшерелә торган чыганакны җентекләп өйрәнергә тиеш (әдәбият буенча фәнни эш язганда, ул авторның әсәрләре белән танышу).

        Кирәкле мәкалә һәм китапларны эзләп табуда китапханәләрнең тематик картотекалары да ярдәм итә. Иң беренче чиратта нинди чыганакларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген фәнни җитәкче күрсәтә. Хәзерге Интернет заманында китапханәләрнең роле кимеде диючеләр дә булыр. Башка предметка караган фәнни эшләрдә шулайдыр ул, ләкин татар теле һәм әдәбияты буенча эшләнә торганнарда түгел. Әлеге өлкәләр буенча Интернетта кирәкле материал юк диярлек. Ноутбуклар алган укытучылар минем белән килешер: тел һәм әдәбият укытучылары Интернетта сообществоларын ачалар да, әзер материал көтеп яталар.

                Фәнни-теоретик әдәбиятны, шулай ук әдәби текстларны һәм тел фактларын өйрәнгәндә язмалар булдыру кирәк. Цитаталар, өзекләр, уку дәверендә үзеңдә туган фикерләрне язу өчен аерым кәгазьләр, карточкалар файдалану мөһим. Һәр биттә яисә карточкада бер генә язма булырга тиеш. Мондый тәртиптә эшләү җыелган материалны төркемләү өчен уңайлы.

                Җыелган материалның кайбер өлеше файдаланмыйча да калырга мөмкин, чөнки материалны анализлаганда һәм гомумиләштерүләр ясаганда, иң кирәкле, кыйммәтле мәгълүматлар сайлап алына. Җыелган материал җитәрлек дип табылганнан соң, аны системага салу башлана.

        Материал туплау, аны системага салу һәм анализлау барышында тикшерүнең төп бурычлары ачыклана, яктыртылырга тиешле проблемалар билгеләнә, шул нигездә эшнең планы төзелә.

        План, гадәттә, темага караган әдәбият белән танышканда ук күзаллана. Баштарак ул якынча булып, материал туплау барышында еш кына тулыландырыла, конкретлаштырыла һәм соңыннан фәнни эшнең эчтәлеге итеп куела.

Фәнни эшнең төзелеше белән таныштыру.

Титул бите фәнни эшнең беренче бите булып тора һәм ул катгый кагыйдәләргә буйсынып языла.

Битнең югары өлешендә мәктәпнең исеме языла. Титул битенең уртасында фәнни эшнең темасы языла.

Теманың исеме астында - битнең беренче өлешендә авторның фамилиясе, исеме, атасының исеме, фәнни җитәкчесенең фамилиясе, исеме, атасының исеме, квалификация категориясе  языла.

Битнең сул ягында фәнни эшне яклауга рөхсәт ителү билгесе язылырга тиеш.

Битнең түбән өлешендә шәһәр исеме, эшне башкару елы күрсәтелә .

Титул битен язу кагыйдәләре:

 - Титул бите рамкасыз булырга тиеш.

 - Елын язганда “ел” сүзе язылмый.

 - Фәнни эшнең исеме битнең уртасына языла, нокта куелмый, куштырнакларга алына.

 - Фәнни эшнең исеме мөмкин кадәр кыска һәм эшнең эчтәлегенә туры килергә тиеш.

- Эшнең исеме элегрәк бастырылган фәнни тикшеренүләрне кабатламаска тиеш.

Тезислар:

Ике биттән артмаган, бастырылган һәм түбәндәге мәгълүматтан тора торган текст:

  • Эшнең максатыннан чыгып кыскача куелган бурычлар.
  • Бурычларның актуальлеге һәм аның кулланылышы (эшкә куелган бурычларның ни өчен сайлануы, аның фәнни-практик әһәмияте).
  • Бурычларның методик чишелешен язу (тикшеренүдә нинди методлар кулланылган, нинди эксперимент үткәрелгән).
  • Алынган нәтиҗәләрне анализлау: эшне башкаруда алынган төп нәтиҗәләр, аның фәнни-практик кыйммәтен ачыклау, ирешелгән нәтиҗәләрнең моңа кадәр ачыкланганнарыннан нәрсәсе белән яхшырак булуын күрсәтү.
  • Файдаланылган әдәбият.

Фәнни эшнең планын төзү тәртибе:

  1. Кереш өлеш
  2.      1 нче бүлек ( теория)

§1, §2 ...

  1. 2 нче бүлек (практик эш)    

§1, §2 ...

  1. Йомгаклау өлеше
  2.    Кулланылган әдәбият
  3. Кушымта

Фәнни эшнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре.

Фәнни хезмәт, гадәттә, 3 төп өлештән тора: кереш, төп өлеш hәм йомгаклау өлешләре.

Кереш өлештә укучы үз хезмәтенең максатын куя, шул максатны тормышка ашыруның бурычларын билгели, теманың фәнни hәм практик яктан актуальлеген, әhәмиятен күрсәтә. Биредә үк мөсьәләнең өйрәнелү тарихы яктыртыла. Әгәр экспериментлар үткәрелгән булса (методика буенча), аларга аңлатма бирелә. Керешнең күләме 3-5 биттән артмаска тиеш.

Кереш өлештә түбәндәгеләр ачыклына:

  • теманың актуальлеге;
  • эшнең ни дәрәҗәдә өйрәнелүе;
  • эшнең максаты hәм бурычлары;
  • өйрәнү объекты hәм предметы;
  • гипотезалар (гыйбарәләр)
  • эзләнү-тикшеренү методлары;
  • эшнең (хезмәтнең) фәнни hәм практик яктан бүленеше;
  • эшнең структурасы;

Төп өлеш теоретик hәм практик өлешләргә бүленә. Төп өлештә укучы үзе җыйган фактик материалга фәнни анализ ясый hәм hәр бүлек саен тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен күрсәтеп бара. Теоретик өлештә укучы төрле фәнни чыганакларга нигезләнеп өйрәнелгән мәсьәләрге карата үз позициясен белдерә.

Практик өлеш исә аналитик характерда була. Биредә укучы тарафыннан өйрәнелгән тикшеренү мәсьәләренә тирән анализ ясала. Монда ук автор әлеге мәсьәләләргә карата үзенең конкрет тәкъдимнәрен күрсәтә.

Төп өлеш берничә бүлеккә, ә бүлекләр бүлекчәләргә (параграфларга) бүленергә мөмкин. Һәр бүлек 2-3 бүлекчәне үз эченә ала. Бүлекчәләр күләме ягыннан бер-берсеннән нык аерылмаска тиеш. Бүлек hәм бүлекчәләрнең исемнәре төп проблеманың аерым тармаклары рәвәшендә бирелә. Гадәттә, hәр бүлек ахырында кыскача нәтиҗә ясала. hәр бүлек яңа биттән башланып китә. Бүлекчәләр текст буенча дәвам иттереләләр, алдагы бүлекчәдән соң hәм яңа бүлекчә алдыннан юлара интервал гына калдырыла.

Йомгакта тикшеренү барышында алынган теоретик hәм практик нәтиҗәләрне яза, тик ул hәр бүлекнең нәтиҗәләрен санап чыгу гына түгел, ә эшнең гомумиләштерелгән нәтиҗәләре булырга тиеш. Шул ук вакытта аларның кыска hәм төгәл булулары зарури. Димәк, төп өлешне укымыйча да, йомгак аркылы эшнең асылы аңлаешлы булуы шарт. Аның күләме 2-5 бит тирәсе булырга мөмкин.

Йомгак өлеше өйрәнелгән теманың тагы да киңрәк өлкә белән бәйләнешен ачыкларга тиеш, ягъни теманың актуальлеген һәм алга таба өйрәнү перспективасын күз алдында тотып эш ителә.

Йомгак түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • фәнни эшнең төп өлеш бүлекләре буенча кыска нәтиҗәләр чыгару;
  • кереш өлештә куелган максат һәм бурычларның тулы ачылышы;
  • хезмәтнең киләчәктә өйрәнү перспективасы

Йомгакта нәтиҗәләр чыгарудан тыш, тикшеренү дәвамында өйрәнелми калган мәсьәләләр һәм эзләнү – тикшеренү барышында барлыкка яңа өйрәнеләсе мәсьәләләр һәм аларны алга таба кайсы юнәлештә өйрәнергә кирәклеге турында әйтеп үтәргә кирәк.

Фәнни эшне яклау.

        

        Фәнни эшне яклау вакытында һәр укучы 6-8 минут чыгыш ясый. Чыгыш автореферат рәвешендә алдан әзерләнә. Бу чыгышта ни өчен шушы тема сайлап алынуы, аның актуальлеге, әһәмияте күрсәтелә, төп чыганаклар белән таныштырыла, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтелә. Чыгыш төгәл, конкрет булырга тиеш.

        Тикшеренү эшен тәкъдим итүнең классик һәм иҗади моделе бар. Классик модель: теманың актуальлеге һәм яңалыгы, проблеманы чишү юлларына характеристика; эшнең эчтәлеге буенча характеристика язу.

        Иҗади модель: видеоязма һәм аудиоязмалардан файдалану, презентация, тикшеренүнең төп өлешен оригиналь рәвештә тәкъдим итү, хезмәт буенча нәтиҗә.

        Укучы жюри әгъзалары, секциядә катнашкан башка укучыларның сорауларына җавап бирә. Аларга кыска һәм төгәл җаваплар бирелергә тиеш. Һәм секциядә эш тәмамланганннан соң, жюриның ябык утырышында урыннар билгеләнә.

III.Йомгаклау.

Утырышның кереш өлешендә бирелгән сорауларга  җаваплар бирелә. Нәтиҗә чыгарыла.

Алтынчы, җиденче утырышлар

Туган шәһәремнең күренекле шәхесләре.

Тема: “Якташым Гали Халит – әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче”

Программага IV республика Тукай укуларында катнашып II дәрәҗәле дипломга лаек булган фәнни-эзләнү эшен тәкъдим итәм. Авторы – 10 сыйныф укучысы Гайнетдинова Эльвина Ринат кызы.

Фәнни җитәкчесе -татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сиякина Н Р.

Эчтәлек

Кереш        26

Төп өлеш        27

Гали Халитның тормыш юлы        

Гыйльми – тәнкыйди эшчәнлеге        

Галим эшчәнлегендә Г. Тукай иҗаты        

Йомгаклау        33

Кулланылган әдәбият        34

Кереш

Якташым Гали Халит бөтен гомерен, акыл егәрлеген татар әдәбияты тарихын, аеруча XX  гасыр башы һәм 1920-1930 еллар әдәби хәрәкәтен, әдәбият фәненең теоретик мәсьәләләрен өйрәнүгә багышлаган. Аның әдәбият фәнендә үз сүзе, үз юлы булган. Күпсанлы фәнни хезмәтләрендә, чыгышларында  ул  үзен туры сүзле, төп фикерле, таләпчән, кыю галим итеп танытты. Х.Госман аны бер мәкаләсендә “карчыга күзле тәнкыйтьче” дип атаган булса, Н. Юзиев Г. Халит хакында  “... туры сүзлелеге дә, таләпчәнлеге дә, язгандагы җитдилеге дә аның әдәбиятны үтә нык хөрмәт итүеннән килеп чыга”- дип язып чыкты.

Г. Халит иҗади эшчәнлегенең иң егәрле, иң нәтиҗәле өлешен Тукай иҗатын өйрәнүгә, пропагандалауга багышлый. Галим үзенең хезмәтләрендә нинди генә мөһим проблемаларны күтәрмәсен, һәрвакыт XX гасыр татар әдәбиятының яңарышын билгеләгән Тукай иҗатына таяна. “Аның бөек халык шагыйре дип танылуы, иҗатындагы идея-сәяси мотивлар өчен генә түгел: ул тарихи борылыш, милли шигъриятнең сәнгати-эстетик үсешендә алга сикереш ясый алган. Тукайның иҗади мирасында, мәгълүм булганча, лирика зур урын били һәм ул аның көнбатыш белән көнчыгыш берләшүе, “җан үсешенә” ирешә алган психологизмның югары ноктасы булып тора”[3: 222].

Г.Халитнең  тууына быел җәен 100 ел тула. Якташымның нигезле гыйльми хезмәтләренең кыйммәте беркайчан да югалмас, актуаль булып кала бирер. Мин үземнең иҗади эшемне галим иҗатына багышладым, Г.Халитнең тормыш һәм иҗат юлын, гыйльми-тәнкыйди эшчәнлеген өйрәнүне максат итеп куйдым. Максатка ирешү өчен бурычлар билгеләдем:

1) галимнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү;

2) галим турында фән белгечләре, язучылар фикере белән танышу;         

3) Тукай иҗатына  багышланган  хезмәтләрен барлау һәм тикшерү.

Төп өлеш

Гали Халитның тормыш юлы

Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гали Халит 1915 елның 26 июнендә Татарстан АССРның хәзерге Тәтеш районы Үтәмеш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Авылда башлангыч белем алганнан соң, 1930 елда Казанга килеп, педагогия техникумында, ә 1932—1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетында укый. Анда уку аны әдәбият дөньясына тагын да якынайта. Монда ул, иҗади кызыксынуын әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсенә юнәлтеп, соңга таба бу өлкәне үзенә төп иҗат мәйданы итеп сайлый. Институтны тәмамлагач, Арча педагогия училищесында татар әдәбияты укыта. Г. Халит урта мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту программаларын төзү һәм дәреслекләр язу эшендә дә актив катнаша.

1942 елның ахырыннан башлап Гали Халит берөзлексез Казан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында эшли: башта озак еллар институтның әдәбият секторына җитәкчелек итә, ә 1966 елдан бирле шул ук секторның өлкән гыйльми хезмәткәре вазифаларын башкара. 1948 елда Мәҗит Гафури иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе, ә 1968 елда «Татар әдәбиятында иҗат методы проблемалары» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

Г.Халитнең татар әдәбияты тарихына багышланган мәкаләләре үзәк матбугатта, СССР Фәннәр академиясенең М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты хезмәтләрендә еш басыла.

Әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Г. Халитка 1975 елда — Татарстан АССРның, 1981 елда РСФСРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

 Г. Халит 1939 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы иде. Күренекле галим, тәнкыйтьче 1993 елда вафат булды.

Гыйльми – тәнкыйди эшчәнлеге

 1937 елда егерме ике яшьлек тәнкыйтьченең Г.Тукай иҗатын өйрәнүнең торышына караган һәм Һ.Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасын анализлаган беренче мәкаләләре дөнья күрә. Шул елдан алып яшь автор әдәби хәрәкәтнең төрле актуаль мәсьәләләрен күтәргән һәм Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Ш. Камал, М. Фәйзи, Һ. Такташ, Ә.Еники кебек классик язучыларның иҗат эшчәнлекләрен өйрәнүгә багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләрен газета-журнал битләрендә өзлексез бастырып килә. 1939 елда ул, Г. Тукай турындагы мәкаләләрен туплап, «Халык шагыйре Тукай» исеме белән аерым китап итеп чыгара, 1941 елда исә «Мәҗит Гафури иҗаты» дигән күләмле монографик хезмәтен бастыра.

  Тел, әдәбият һәм тарих институтында озак еллар эшләү Г. Халитка әдәбият тарихын системалы рәвештә тикшерүгә киң юл ача. Тәнкыйтьче-галимне иң беренче чиратта XX йөз башы татар әдәбияты кызыксындыра. Аның шул чор әдәбиятының аерым проблемаларын, идея-эстетик үзенчәлекләрен иҗтимагый-политик һәм милли азатлык хәрәкәтләре белән бәйләнештә тикшергән башлангыч тәҗрибәләре «Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре» исемле китабында һәм «XX йөз башында татар әдәбияты» дигән очеркларда урын ала. Соңга таба галим, тикшеренүләрен тирәнәйтә һәм киңәйтә барып, яңа фактик материаллар нигезендә егерменче йөз башы татар әдәбиятының идея-эстетик байлыгын тагы да колачлырак, күпьяклырак яктыртуга ирешә; бигрәк тә иҗат методлары (мәгърифәтчелек реализмы, критик реализм, романтизм, романтик реализм), аларның идеологик һәм эстетик асылы, үзара мөнәсәбәтләре, әдәби стильләр, жанрлар, традицияләр һәм новаторлык мәсьәләләрен күтәргән оригиналь теоретик хезмәтләрен язып  чыга. Мәсәлән: 1975 елда “Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән” җыентыгы һәм  1979 елда “Яңа гасыр поэзиясе китабы”.

Илленче еллардан башлап Г. Халит татар әдәбиятының совет чорын, бигрәк тә егерменче еллардагы әдәби хәрәкәтне өйрәнүгә игътибарын юнәлтә. Баштарак ул матбугатта шул дәвернең әдәби күренешләрен һәм аерым өлкәләрен яктырткан мәкаләләре белән күренә, аннары, коллектив көче белән иҗат ителгән «Татар совет әдәбияты тарихы» һәм «История татарской советской литературы» дигән китапларның бер авторы буларак, гражданнар сугышы чоры, егерменче еллар әдәбиятына һәм Галимҗан Ибраһимов иҗатына багышланган бүлекләрне яза. Г. Халит галимнең “Татар шагыйрьләре” китабы турында язганда, аның эстетик концепциясен романтизм белән бәйләп карый:   “ Татар шагыйрьләре”нең үзәк концепциясе үзенең асылы белән романтизмнан килә” [4: 272]. 1967 елда галимнең шул ук чор татар әдәбиятына багышланган «Герои, рожденные революцией» исемле китабы басыла. Бу хезмәтендә автор татар әдәбиятының Октябрьдән соңгы үсеш тенденцияләрен, нинди яңа сыйфатлар белән баюын, социалистик реализм эстетикасының аерым язучылар иҗатында ничек гәүдәләнүен анализлый, “...әдәбиятта яңа чор героен тасвирлау  юлындагы катлаулы мәсьәләләрне дә күтәрә”[1: 139]. «Тормыш һәм ирек җырчысы» дигән хезмәтендә исә Г. Халит, яңадан М. Гафури иҗатына мөрәҗәгать итеп, бу әдипнең татар әдәбияты тарихында тоткан зур ролен ачыклап күрсәтә. “...Әдип иҗаты халык язмышы темасын, халык образын күтәрүе белән әһәмияткә ия...”[6: 15] Галим авторның аерым әсәрләрендә реализм белән романтизмның синтезын билгеләп, реализмның “романтик реализм” дигән төсмерен аерып чыгара.  

Г. Халитның Һади Такташ иҗатына багышланган «Шагыйрь, чор, герой» һәм «Поэзия дерзаний» исемле китапларында шагыйрь мирасын әдәби метод һәм герой проблемасы яктылыгында күзәтеп, идея-эстетик планда үзенчәлекле дә, гаять кызыклы һәм гыйбрәтле нәтиҗәләр ясый. “Такташның гыйсъянчыл рухын игътибар үзәгенә алып, бу үзенчәлекләрнең революцион шәхес формалашуда зарури бер буын булуын ассызыклый”[1:140].

Г.Халит үз чоры әдәби процессы белән дә актив кызыксынып кына калмый, тәнкыйтьче буларак укучыны инандырырлык итеп язуын дәвам итә. Ә.Еники әсәрләренең үзенчәлеген ачып, идея-эстетик кыйммәтен төгәл билгели алды һәм әдип иҗаты тирәсендә барган берьяклы бәхәсләргә чик куйды.

Галим эшчәнлегендә Г. Тукай иҗаты

Г. Халит иҗади эшчәнлегенең иң егәрле, иң нәтиҗәле өлешен Тукай иҗатын өйрәнүгә, пропагандалауга багышлый. Галим үзенең хезмәтләрендә нинди генә мөһим проблемаларны күтәрмәсен, һәрвакыт XX гасыр татар әдәбиятының яңарышын билгеләгән Тукай иҗатына таяна. Шагыйрь поэзиясенең идея-эстеттик үзенчәлекләренә, үсеш закончалыкларына нигезләнеп, зур теоретик гомумиләштерүләр ясый. 1948 - 1979  елларда басылган “Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре”, “XX йөз башында татар әдәбияты”, “Иҗат методы һәм стиль”, “Романтизмның һәм реализмның төп сызыклары”, “Яңа гасыр поэзиясе” һәм татар әдәбияты тарихының өч томлыгындагы мәкаләләрнең үзәгендә сәнгатьчә камиллек, югары сыйфат, халыкчан һәм тормышчан иҗатның үрнәге булган Г.Тукай мирасы тора.

 “Тукай – халык шагыйре” исемле күләмле монографик мәкаләсендә Г.Халит шагыйрь иҗатының 1910 елларында расланган халыкчанлыгын, гади халык тормышы белән бәйләнешен, реалистик юлдан үсешен ачыклый. Тукайның сатирада көлү һәм фаш итү объектларын билгеләү, иҗатында жанрлар төрлелеген күрсәтү ягыннан да күзәтүләр ясый: “ XX гасыр башларында татар әдәбиятында һичбер шагыйрь тарафыннан да күрсәтелә алмаган сатирик, политик лирика, классик үткенлек белән эшләнгән пародия-поэма, иҗтимагый лирика, халык иҗаты жанрларыннан файдалану, сатира, юмор һ.б – болар барысы да Тукай иҗатының зур һәм форма ягыннан да киң булуын күрсәттеләр”[7: 77].

Алтмышынчы елларда дөнья күргән «Тукай үткән юл», «Габдулла Тукай и татарское литературное движение начала XX века», «Тукай и его современники» исемле хезмәтләрендә һәм күп санлы мәкаләләрендә галим бөек шагыйрьнең татар әдәбиятында тоткан урынын, аның дөньяга карашын, поэзиясенең иҗтимагый эчтәлеген һәм сәнгатьчә үзенчәлекләрен төрле яклап ачуга ирешә. Бу хезмәтләрендә ул: “ ... Тукайның халыкчанлык һәм реализм өчен көрәшен, аның үткән юлының тарихи-әдәби фонын тулы һәм киң итеп

күрсәтүгә иреште”[8: 498]. “Шагыйрь тавышы” дигән мәкаләсендә Г.Халит шагыйрьнең иҗат ысулы турындагы концепциясен теоретик яктан яңарта, яңа гомумиләштерүләр белән баета. Ул реализмны Г.Тукай иҗатының бөек казанышы итеп таный. Прогрессив романтизмның көчле яралгылары, Тукай иҗатында чагылып, татар реалистик әдәбиятының аерылмас сыйфатына әйләнүен күрсәтә. Галим әйтүенчә, “бу ике иҗат методы, татар шагыйре мирасында беренче мәртәбә тыгыз мөнәсәбәткә кереп, бер-берсеннән аерылмас башлангыч тәшкил иттеләр һәм милли поэзиясенең үсешендә яңа дәвер ачтылар”[3: 13]. Галим үз мәкаләсендә Г.Тукай иҗатына Пушкин, Лермонтов, Байрон һәм Гейне кебек шагыйрьләрнең йогынтысын һәм рус-Аурупа әдәби бәйләнешләрен күрсәтә. Тукайның шигъри дөньясы турында сөйләгәндә, аның новаторлыгы Шәрык, Урта гасыр төрки поэзиясеннән Аурупа әдәбиятына, мәдәниятенә күпер салуда һәм сүз сәнгатенең традицияләре кисешүдә билгеләнә. “Төрки поэзия тарихында беренче мәртәбә диярлек, аның иҗатында Көнчыгыш һәм Көнбатыш шигъри традицияләре, бер-берсе белән очрашып, тыгыз мөнәсәбәткә, багланышка керделәр, бер-берсеннән аерылмалык эретмә, синтез хасил иттеләр” [4: 11].

Г.Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан язылган “Современное состояние и задачи тукаеведения” дигән мәкаләсе – Тукай фәнен бербөтен итеп күзаллау омтылышында дөнья күргән беренче карлыгач. Г.Халит  бу хезмәтендә бөек шагыйрь иҗатын өйрәнү юлында ирешелгән казанышларны барлый, нәтиҗәләр ясый һәм алда торган максат-бурычларны билгели.

Шулай итеп, күренекле галим һәм тәнкыйтьче Г.Халитнең шагыйрь иҗатына багышланган монографияләрендә, күпсанлы мәкаләләрендә, XX гасыр башы әдәби хәрәкәте турында анализ ясаган хезмәтләрендә Тукай турындагы фәннең теоретик нигезе, фәнни концепциясе эшләнә. Татар әдәбиятына, шагыйрь мирасына мәһәббәт, зур тырышлык, фидакарь хезмәт, фәнни-гыйльми эшчәнлеккә сәләт Г.Халитне Тукай фәненең һәм татар әдәбият белеменең иң алгы сафына чыгара.


Йомгаклау

Гомере буе әдәбият фәненә хезмәт иткән, бөтен иҗади эшчәнлеген шул олы максатка юнәлткән татар галимнәренең берсе ул – Гали Мөхәммәтгали улы Халит. Аның әдәбият тарихына һәм теориясенә караган күп санлы хезмәтләре, әдәбиятыбыз классиклары Г.Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Ш. Камал, М. Фәйзи, Һ. Такташ, Ә.Еники иҗатларына багышланган тирән эчтәлекле мәкаләләре озак еллар буена әдәбият сөючеләрнең игътибарында булачак.

Күренекле галим егерменче йөз башы татар әдәбиятының идея-эстетик байлыгын колачлырак һәм күпьяклырак яктыртуга ирешә.Ул  бигрәк тә иҗат методлары, аларның идеологик һәм эстетик асылы, үзара мөнәсәбәтләре, әдәби стильләр, жанрлар, традицияләр һәм новаторлык мәсьәләләрен күтәргән оригиналь теоретик хезмәтләрен язып  чыга.

Г. Халит иҗади эшчәнлегенең иң егәрле, иң нәтиҗәле өлешен Тукай иҗатын өйрәнүгә, пропагандалауга багышлый. Галимнең  Г.Тукай иҗатына багышланган монографияләрендә, күпсанлы мәкаләләрендә, XX гасыр башы әдәби хәрәкәте турында анализ ясаган хезмәтләрендә Тукай турындагы фәннең теоретик нигезе, фәнни концепциясе эшләнә. Татар әдәбиятына, шагыйрь мирасына мәһәббәт, зур тырышлык, фидакарь хезмәт, фәнни-гыйльми эшчәнлеккә сәләт Г.Халитне Тукай фәненең һәм татар әдәбият белеменең иң алгы сафына чыгара.

Күренекле шагыйрь С. Хәким “Елганың борылган төшендә” шигырендә Г.Халитне котырынган язгы ташудан ярны саклаучы мәһабәт тал белән чагыштыра: “...Җилкәсе суелган, күп түзгән,

              Калын, киң җилкәсе яралы;

               ...Күпме ел берүзе саклаган,

              Саклаган куркыныч ярны ул...”

Кулланылган әдәбият

1. Бәшир Ф. Сөйлә каләм!: әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2001. – 143 б. – Остаз. – Б. 135-147.

2. Гыйләҗев Т. Әдәби мирас: тарих һәм заман /Т.Гыйләҗев. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2005. – 206 б. – Гали Халитнең гыйльми-тәнкыйди эшчәнлегендә Тукай иҗаты. – Б. 79-82.

3. Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006.

4. Халит Г. Кешегә һәм чынлыкка мәһәббәт белән. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты., 1975.

5. Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан:Тат. кит. нәшр., 1960.

6. Халит Г. Тормыш һәм ирек җырчысы: М.Гафуриның тормышы һәм иҗаты. – Казан: Татарстан китап нәшрияты., 1980.

7. Халит Г.Тукай – халык шагыйре // Совет әдәбияты. – 1938. - №1,2.

8. Юзиев  Н. Гали Халит //:  Татар әдәбияты тарихы: 6 т.: - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001.

Сигезенче, тугызынчы утырышлар. Иҗат итү - зур бәхет.

Тема: “Кырларыңнан алам моңнарымны,

               Туган ягым, туган төбәгем”.

Максат:

-         Җирле шагыйрьләр иҗаты буенча эзләнү эшенә йомгак ясау;

-       укучыларда тикшеренү – эзләнү күнекмәләре формалаштыру;

-         сәнгатьле сөйләм телен үстерү;

-         җирле шагыйрьләрнең иҗатына, кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:

Интерактив такта, компьютер, альбомнар, портретлар, плакатлар: “Шигърият – хисләргә тирән тәэсир ясардай гүзәллек, матурлык”, “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар”, “Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы” (Г.Тукай), “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.

Дәреснең төре: йомгаклау дәресе.

Дәреснең методы: тикшеренү-эзләнү.

                      Дәрес барышы:

1.    Оештыру өлеше. Эмоциональ халәт булдыру.

2.    Укытучының кереш сүзе.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Бүгенге дәресебез башка дәресләрдән үзгәрәк, чөнки бездә бүген кунаклар бар, әйдәгез, аларны да сәламлик. Акрын гына утырабыз, әгәр дә сез әзер булсагыз, дәресне башлыйбыз. Без быел Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Кәрим кебек шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗатлары белән таныштык. Шигырь төзелеше, ритм-рифмалар турында белдек. Мин сезгә өй эше биргән идем: туган ягыбызда шигырь язу белән мавыккан каләм осталары турында мәгълүмат җыю. Рәхмәт сезгә, бик күп материаллар тупладык, үзебез дә шигырьләр язып карадык. Бүгенге дәрестә шушы эзләнү эшенә йомгак ясыйбыз.

Дәрескә эпиграф итеп Габдулла Тукайның сүзләрен алыйк: “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар”.

Иң элек шигырь, шигърият, шагыйрь сүзләренең язылышына игътибар итик һәм аларның мәгънәләрен “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән карыйк.

1 укучы . Сүзләргә аңлатманы сүзлектән укый.

Укытучы. Балалар, бу сүзләрне русчага тәрҗемә итегез әле.

2 укучы. Шигырь – стихотворение, шигърият – поэзия, шагыйрь – поэт.

Укытучы. Ә хәзер дәреснең темасына күчеп, сүзне сезгә тапшырам.

3.     Укучылар чыгышы.

3 укучы. Татар халкы зур шәхесләр белән,

Танылган ул гомер – гомергә.

Безнең туган ягыбыз –гүзәл Тәтеш яклары. Районыбыз кечкенә булса да, искиткеч талантлы кешеләргә бай. Без алар белән горурланабыз. Бүгенге дәрестә без, куңелләргә рухи азык бирүчеләр – җирле шагыйрьләребез турында сөйләшербез. Без эзләнү эшен төркемнәргә бүленеп башкардык.

Укытучы. Сүзне беренче төркемгә бирәм.

4 укучы. Без якташыбыз Маһруй Мозаффария турында да күп нәрсәләр беләбез. Ул танылган шагыйрә, мәгърифәтче, мөгаллимә  дә булган.

5 укучы “Мәшһүр хатынлар” шигырен укый.

Калган укучылар аның турында сөйлиләр. (Материал түбәндәге чыгаклардан алына: Казан утлары .-2004.-№1; Чын мирас.-2013.-№3,№4; Милләт аналары\\төз.А.Х.Мәхмүтова. –Казан:Җыен, 2012.-163-207 б.)

Укытучы. XIX йөзнең ахыры һәм XX гасырның башында матбугатка килгән татар хатын-кыз язучылары,  революция чорында тагын да җанланып, соңрак зур әдәби эшчәнлек күрсәтәләр. Тәрбияви-педагогик гамәлләре,үзләренә азатлык даулап язган ялкынлы публицистик мәкаләләре  белән генә түгел,ә татар демократик поэзиясе,реалистик прозасы һәм әдәби тәнкыйть үсешенә дә зур өлеш кертәләр. Мозаффарилар нәселенең зыялы шәхесләре яшәү мәгънәсен халыкка багышлап, татар хатын-кызларында белем, иреккә омтылыш,милли рух уянуга, фән, мәдәният үсешенә зур өлеш кертәлә.

БАТЫРЛЫК ДӘРЕСЕ

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗатына багышлана

Максат: Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылганшигырьләренөйрәнү;иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам хисе тәрбияләү; ватанпәрвәрлек хисләрен үстерү өстендә эшләүне дәвам итү.

Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1.Өй эшен тикшерү.

Укытучы:

  • Укучылар, узган  түгәрәк утырышында  өй эше итеп
    М.Җәлил иҗаты буенча әдәбият дәресләрендә алган белемнәрне кабатлап килергә бирелгән иде. Әйдәгез шул турыда сөйләшик.(Төркемнәрдән шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы мәгълүматлар тыңлана. Укучылар кул күтәреп җавап бирәләр)

(Тактага схема сызыла, схемага көтелгән җаваплар языла).

МУСА ҖӘЛИЛ

                                     ТОРМЫШЫ        ИҖАТЫ

1. 1906 нчы ел 15 нче февраль Оренбург                         1925 нче ел. өлкәсе Мостафа авылында туа.“Барабыз”                

                                                                                            исемле                                                                                  беренче шигырьләр

2. 1913нче ел.  Мостафа абзый гаиләсе                                     җыентыгы                                              

           белән Оренбургка күчә                                1928 нче  ел  “Иптәшкә”                                              

        шигырьләр җыентыгы

3. 1922 нче ел.  Муса Казанга килә..

4.  1923 нче ел.  Татар рабфагында укый башлый

5.   1927 нче ел. Җәлил Мәскәүдә яши башлый.  Мәскәүдә яшәгәндә

                                                                                “Хат ташучы” поэмасын, “Алтынчәч”,“Илдар”

либреттоларын яза.                                                                                                                                                                                                

7. 1932 нче елга кадәр.“Кечкенә иптәшләр”,    

 “Октябрь баласы” җурналларының                  

җаваплы редакторы.                                  

8.1927-31 нче еллар. Мәскәү университетының                                                                  

әдәбият бүлегендә укый                          1943 нче елда “Тупчы анты”

9.1935 нче ел. Мәскәүдә татар опера             исемле җыентыгы

          студиясендә эшли        басылып чыга.

10.1939 нче ел. Татарстан Язучылар берлеге                                                          

               җитәкчесе.

11. 1942 нче ел. Июнь. Шагыйрь Волхов фронтында.        “Моабит

дәфтәрләре”

12. 1942.Әсирлеккә эләгә.        җыентыгы.

13. 1944 нче елның феврале. Фашистларның хәрби                                                            

            суды Җәлилне һәм аның 11 көрәштәшен                                                                                  

            үлем җәзасына хөкем итә.

14. 1944 нче ел 25 нче август. Герой-шагыйрьнең                                                                        

             Плетцензее төрмәсендә гомере өзелә.

15. 1956 нчы елның феврале. Муса Җәлилгә

             Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Укытучы:

– Укучылар, Муса Җәлил турындагы белемнәрегезне тикшерү максатыннан сезгә сораулар бирелә.(Һәр төркемгә шагыйрьнең иҗаты һәм  тормыш юлы турында сораулар язылган карточкалар таратыла.Укучылар4-5 минут эчендә сорауларга җаваплар табарга тиешләр. РАУНД ТЕЙБЛ структурасы. Карточкалардагы сораулар бер төрле. Ахырда җаваплар чиратлашып  укыла).

Сораулар.

1.Шагыйрьгә һәйкәл куелган мәйдан. (Беренче май мәйданы)

2.Аның исемен йөртүче театр. (Опера һәм балет театры).

3.Беренче шигыренең исеме(“Бәхет”)

4. ”Хөкем алдыннан картинасының авторы.(Харис Якупов).

5.Шагыйрьнең беренче китабы.(“Барабыз”)

6.Муса укыган мәдрәсә.(Хөсәения)

7.Җәлилнең абыйсының исеме.(Ибраһим)

8.Мусаның әсирлектәге фамилиясе.(Гомәров)

9.Ул әсирлеккә ничәнче елда эләгә.(1942)

10.Җәлил белән ничә көрәштәше җәзалап үтерелә.(11).

Үз бәя.

II. Уку мәсәләсен кую һәм чишү.

Укытучы:

– Укучылар, без бүген сезнең белән Муса Җәлилнең иҗаты белән якыннанрак танышабыз һәм “Муса Җәлил- каһарман –шагыйрьме”- дигән сорауга җавап табарга тырышабыз.

 Безнең илебез 2015 нче елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Муса Җәлил, аның биографиясеннән күренгәнчә, Бөек Ватан сугышында катнаша һәм 1942 нче елның 26 нчы июлендә, каты яраланып,әсирлеккә эләгә. Ләкин фашист концлагерьларының коточкыч шартларыда шагыйрь рухын сындыра алмый. Ул яшерен оешма аша дошманның үзоясында аңа каршы көрәш алып бара. Татар, башкорт әсирләре өчен  концертлар кую сылтавы белән, бик күп концлагерьларда була һәм андафашистларга каршы яшерен төркемнәр оештыра. Җәлилчеләр әсирләрнегитлерчыларның үзләренә каршы барырга өндиләр. Укучылар, хәзер Муса Җәлилнең сугыш чорында,әсирлектә язылган  шигырьләре белән танышабыз. (Төркемнәрдә шигырьләр җыентыгыннан укучылар шигырьләр укыйлар)Укытучы:

  • Укучылар, шагыйрь үзенең әсәрләрен нинди темаларга язганын әйтәбез һәм сезнеңчә шул теманы яктырткан юлларны укыйбыз. (Төркемнәрдә җаваплар, бергәләп 4  теманыкалдырабыз)

Укытучы:

  • Укучылар, әсирлектә шагыйрь нинди хисләр кичерә?(Төркемнәрдән көтелгән җаваплар: туган илне, кадерле баласын,сөекле кешесен ярату, горурлык, шатлык, үкенү, нәфрәт, үч алу, өмет).

Укытучы:

–  Балалар шушы хисләр чагылган шигырь юлларын укыйбыз. (төркемнәрдә укучылар берәр куплет шигырь укыйлар, сәнгатьле укуга да иъгтибар бирелә)Укытучы. Җәлил үзенең шигырьләренең туган иленә кайтуы турында хыяллана, үзе үлсә дә алар илгә кайтыр, туган илендә аның батырларча һәлак булуын белерләр дип өметләнә. Аның шигырьләренең алдагы язмышы нинди? (Көтелгән җаваплар)

Укучылар. Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган белгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

Укытучы.  Бу җыентыкларга нинди исем бирелә?

Укучылар.  Бу җыентыкларга “Моабит дәфтәрләре”дип исем бирелә. Чөнки алар Моабит төрмәсендә язылалар.

Укытучы. 1956 нчы елның 2 нче февралендә Муса Җәлилгә Советлар Союзы Героеисеме бирелә, чөнки илгә “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы кайта.

                  Димәк Муса Җәлил-                                                                                                                                                                                                                                                            

                

Герой        - шагыйрь

Рефлексия.

Нәрсә эшләргә тиеш идек?

Ни өчен Муса Җәлилне герой-шагыйрь дип атыйбыз дигән сорауга җавап эзләдек һәм таптык.

   И

   М

  ә

  н

  Ч

   у

  л

   п        

  а

  н

   г

  а

   Д

   у

   с  

   к

   а

   Ш

   а

   г

   ы

   й

   р

   ь

 Җ

   ы

   р  

   л

   а

   р

   ы

   м

   В

   ә

   х

   ш

   ә

   т

    Б

   ә

   л

   а

 и

   р

   е

   к

б

ү  

л

ә  

к  

Сораулар.

Горизонталь буенча:

1. Агач исеме.

2. Кызына багышлаган шигырь

3. А. Алишка багышлаган шигырь

4. Җәлилнең һөнәре.

5. Ул шигырьләрен ничек дип атый?

6. Явызлык сүзенең синонимы.

7. ....- каза

8. Багышлармын калган гомерне  ...  өчен изге көрәшкә.

9. Аны һәркем сөенеп кабул итә.

Өйгә эш.

1. Муса Җәлилнең дәреслектәге шигырьләрен укып, берсен яттан өйрәнү.

2. Бер шигырьгә иллюстрация ясау.

3. Кроссворд чишү. Муса Җәлил шигырьләренең исемнәрен табарга.


Проект яклау дәресе.

“Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс”

Максат:      Җәлилчеләрнең тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнү;

Эзләнү-тикшеренү күнекмәләре           формалаштыру;                                                                                  ораторлык сәләтләрен үстерү;

патриотик тәрбия бирү; мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү.

Җиһаз:презентация “Җәлилчеләр”, “Моабит дәфтәре” фильмыннан өзек, китаплар.

Укытучы.Исәнмесез, хәерле көн укучылар, килгән кунаклар. Бүген безнең түгәрәк утырышы  гадәттәгеләрдән үзгә булыр, чөнки ул проект яклау дәресе.

Эпиграф:

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыкларбелән макталып,

Исмең калсын  үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Җәлилчеләрнең исемнәре  әнә шундыйлардан.Менә алар: Гәйнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков,Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмəт Симай,Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев,Сәлим Бохаров.(Экрандаисемнәр һәм мәңгелек  ут рәсеме).Юк, ул исемнәр  генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символлар да. Чөнки бу исемнәрнең синонимнары булып,батырлык, кыюлык, каһарманлык,талантлылык, тугрылык кебек сүзләр тора. Алар  чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кешеләр. Аларның батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, алар чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесләре, горурлыгы. 2014-2015 уку елында  Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләнеп үтеләчәк.Бу датага мәктәбебездә күп кенә чаралар үткәрелә. Түгәрәк эшендә дә бу уңайдан проект эше белән шөгыльләндек. Бүген “Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс” темасына проект тәкъдим итәбез.  Укучылар,  сез ике төркемгә бүленеп эшләдегез, ә хәзер инде үзегезнең әзер проектыгызны якларсыз. Сүз беренче төркемгә бирелә, төркем җитәкчесе –Гайнетдинова Э.

Гайнан Кормаш (Экрандапортреты)

2014 нче елның 25 августында Берлин шәһәренең Плетцензее төрмәсендә 11 җәлилчене җәзалап үтерүгә 70 ел тулды. Аларга үлем җәзасы чыгарган Германиянең империя суды бу төркемне «Кормашев төркеме» дип атый. Чөнки алар билгеләвенчә, төп оештыручы булып нәкъ менә Гәйнан Кормаш тора. Җәзалауны да фашистлар нәкъ менә анннан башлыйлар, үлгәндә Гәйнан Кормашка 25, ә Муса Җәлилгә 38 яшь була. Гәйнан Кормаш 1919 нчы елның 27 нче февралендә Казахстанда  дөньяга килә.Мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый.(шигыреннән өзек укыла)

Нугаев Раиф.

Фоат Сәйфелмөлеков. Ул 1916 елның 16 июлендә Ташкент шәһәрендә туа. 1938 елда Самарканд халык хуҗалыгы институтын тәмамлый. Сугышкача Таҗик ССРда сәүдә Наркомлыгында эшли. 1941 елны сугышка китә. (Экрандапортреты)Фоат Сәйфелмөлеков легион пропагандисты була. 1943 елда аның группасына Едлинодагы легион штабын шартлату йөкләнә, әмма план тормышка ашмый. Фоат Сәйфелмөлеков арестлана, аны кеше чыдамаслык җәфалыйлар, тик ул бер кешене дә атамый.

1944 елның 25 августында, көндезге беренче 12 минутта, фашистик Алманиягә каршы чыгучы буларак, фашистлар аны икенче итеп җәллад балтасы астына кертәләр.

Әвхәдиев Әмир.

Абдулла Алиш 1908 елның сентябрендә Спас районы Көек авылында туган. Әтисе Габделбари агай улына беренче хәреф танырга өйрәтсә, укымышлы, сәләтле ана Газизә апа, үзе бәетләр, шигырьләр язып, нәни Абдулланы иҗатка рухландыра. Абдулла Ямбакты мәдрәсәсендә генә укып калмый, 1923 – 1927 елларда Спас шәһәрендәге рус мәктәбендә белем ала, аның беренче шигырьләре шунда языла.А. Алиш әкият остасы булып танылып китә (егерме бишләп әкиятнең авторы ул): «Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил», «Куян кызы», «Койрыклар», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» һәм тагын башка күп кенә әкиятләр иҗат итә. (Экрандапортретыкитаплар рәсемнәре)

1941 елда, сугыш башлангач, А. Алиш фронтка китә. Каты сугышларда чолганышта калып, әсир төшә. Седльтсе лагеренда күмәк качу оештыру турында уйлый башлый. Ул Җәлил җитәкләгән яшерен оешмага керә һәм фашистларга каршы көрәш башлап җибәрә. Әмма бу дәһшәтле көрәш – зур батырлык, гомереңне сораучы соңгы көрәш. «Ничек килер үлем» шигыре солдат йөрәгенең пакълеген, килер фаҗиганең ачыклыгын бер дә шөбһәсез күз алдына китерә:

Көрәш куа утлы давыл бөркеп,

Үлем кайный тирә-ягымда.

Ничек килер үлем? Дигән сорау,

Һич килмәде минем башыма.

Хәзер үлем тагын басып тора,

Баш очымда кайрый хәнҗәрен,

Тик белә алмыйм, тешне кысып

Сыкрый-сыкрый, дуслар, үләрмен.

Китмәс ахры бер кат минем яннан

Шартлап тора һаман кичләрен.

Янгын чыгып, янып үләрменме?

Белмим инде, ничек үләрмен.

Гильотинмы кисәр газиз башны,

Искәртмәстән яки атарлар,

Ачлык белән буып үтерерләрме

Яки биек дарга асарлар.

Ничек килер үлем – белеп булмый,

Тик билгеле шунсы хәзергә;

Тынмас ахры мине алып китми

Үзе белән салкын кабергә.

Ни булса да горур үлем бит ул,,

Европаның урта өлешендә.

Мондый үлем – бәхет. Теләсә дә,

Тими әле бик күп кешегә.

Күпме кәгазь языла безнең хакта,

Бәлки кабат аны укырлар,

Иптәше өчен кеше корбан була,

Шундый инде безнең гасырлар.

Көрәш белән тудык, көрәш белән

Керәбез дә ахры кабергә.

Язган икән соңгы сулышыбызны

Илебез бәхете өчен бирергә.

1996 елда Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендә Алиш исемендәге бүләге булдырыла.

Каюмов Раил.

Җәлилче Фоат Булатов1913нчеелның 23 февралендә Уфа губернасының Мәләвез авылында туа. 1940 елның ноябрендә армия сафларына алына.Хәрби инженер званиесендә була. Белоруссиядә, чик саклау гаскәрендә хезмәт итә. Гитлерчы гаскәрләр белән бәрелешләрдә әсир төшә.Польшадагы Седльце әсирләр лагерендә Абдулла Алиш һәм Гариф Шабаев белән таныша. Муса Җәлил белән Ырынбурда чакта ук танышлыгы була. 1943 елның гыйнварында Ф. Булатов «Идел-Урал» газетасы редакциясенә урнаша, Ә. Симаев һәм Р. Саттар белән типографиядә листовкалар бастыра. (Экранда портреты)

1943 елның августында кулга алына. 1944 елның августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзаланып үтерелә.

Укытучы. Сүз икенче төркемгә бирелә.Төркем җитәкчесе – Хәлиуллин Гадел.

Муса Җәлил1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Алты яшеннән укырга өйрәнә, кечкенәдән үк җырга, музыкага һәм рәсем сәнгатенә сәләтлелеген күрсәтә, мондалинада уйный. (Экранда портреты)

Казан – дөнья татарларының мәркәзе – аны аеруча үзенә тарта. 20 нче еллар башында ул биредә Көнчыгыш педагогия институты (хәзерге Казан дәүләт педагогия университеты) каршындагы эшче яшьләр факультетында, ягъни әзерлек курсларында укый. Бер-ике ел үзенең туган ягында яшьләр оешмаларында эшләгәннән соң, ул Мәскәү университеның әдәбият факультетенда белем ала.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса, беренчеләрдән булып сугышка китә, хәрби-политик курсларда укып, өлкән политрук званиесе ала.1942 нче елның июнендә Волхов фронтында каты сугышлар вакытында чолганышта калып,яралы хәлдә дошман кулына эләгә. Тормышында иң фаҗигале һәм героик көннәр башлана. Әсир ителгәннән соң Җәлилгә, илен, халкын сату хисабына ирек, рәхәт тормыш вәгъдә итәләр. Муса моңа чирканып карый. Ул әсирлек белән килешә алмый, әсирлекне хурлыкка саный, туган ил өчен көрәшне дәвам иттерә алмавы өчен иленнән гафу үтенә.

Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмәлмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта.

Укытучы:

 –  Укучылар, М.Җәлил еракка китеп карый белә. Сугышка киткәндә саубуллашу өчен өч яшьлек нарасыен ничек уятырга белми аптырый ул. Уятсам, нигә мине калдырып китәсең, дип елар, ә уятмасам, нигә уятмаган, дип елар,- дип яза үзенең истәлекләрендә.   Чулпанының ярым ачык   күзләреннән бик тирән мәгънәле фикерләр укый ул, йөрәгендә гаиләсе белән “мәңгегә аерылабыз” дигән куркыныч  уй туа һәм ул ялгышмый да... Бу очрашу соңгысы була.(Кызы һәм тормыш иптәше белән төшкән фоторәсеме)

“Төрмәдә төш”шигыре

Төштә миңа нәни кызым килде,

Чәчләремне сыйпап тарады.

– Ай-һай, әти, озак йөрдең, – диеп

Күзләремә сөеп карады.

Мин кызымны кыстым күкрәгемә,

Шатлыгымнан шашып, исереп,

Шунда сиздем нинди көчлелеген

Мәхәббәт һәм сагыш хисенең.

Чыгып киттек шуннан без болынга,

Гизеп йөрдек чәчәк диңгезен.

Нинди татлы – яшәү, көчле – сөю!

Нинди якты, иркен – җир йөзе!..

Мин уяндым. Урным шул ук төрмә,

Кулларымда шул ук богаулар,

Баш очымда шул ук кайгыларым,

Уяныр, дип көтеп торганнар.

Аһ, ник үрти мине хыял белән

Тик тилертеп кайтмас язларым,

Ник төш кенә минем шатлыкларым,

Ник бетмәс өн – кайгы, газабым?

Укытучы:

 – Җәлилчеләр турында күп кенә китаплар, кинофильмнар, җырлар, шигырьләр иҗат ителгән. Хәзер сезнең белән “Моабит дәфтәре” фильмыннан өзек карап китәрбез.

Хисамов Рамил

Гариф Шабаев 1907 елның 15 декабрендә Башкортостанда  дөньяга килә. Тугызынчы сыйныфны Казанда тәмамлый. Исәнлеге начар булу сәбәпле, аны моңарчы армиягә алмыйлар, ләкин ул фронтка  үзе теләп китә.Аңардан нибары бер генә хат килә,анысы да сугышка китеп барышлый юлда язылган хат.Шулай да хатыны Мөнәвәрә белән кызы Лилия өметләрен өзмиләр: сугыш беткәнгә кадәр аннан хәбәр көтеп яшиләр.(Экрандапортреты)

Сугышта аның часте чолганышта кала,совет гаскәрләре ягына үтеп чыга алмыйлар. Г.Шабаев Польшадагы Седльце концлагеренә эләгә.Бу махсус лагерь булып чыга. Бу лагерьда фашистлар төрле милләт вәкилләреннән   булган әсирләрне аерым   туплыйлар һәм легион өчен әзерләү эшен алып баралар.Шулай итеп, 1942нче елның 6 нчы сентябрендә татар легионы “Идел-Урал”төзелә һәм аңа үз байрагы тапшырыла.Шунысын да әйтергә кирәк, легионның байрагында да төрки-татар легиончыларының җиңнәренә таккан тамгаларында да “Идел-Урал” эмблемасы була,ул яшел һәм күк җирлектә кисешкән ук һәм хәнҗәр,ә өстә карага ак белән латин әлифбасында”Идел-Урал” дип язылган. Легиончылар махсус сүзләргә марш та язалар.

Легионерлар маршы

Зәңгәр күзләреңне текәп

 Көтмә әле, матурым.

 Кушымта:

 Без легионерлар, ирекле яшьләр,

 Алга киереп күкрәкне,

 Нык сызганып беләкне

 Ил төзергә без, җир биләргә без

 Ил төзергә, җир биләргә өйрәнәбез без.

 Халык өчен көрәш мәйданында

 Ут эчендә батырың.

 Кушымта:

 Шауласыннар, күкрәсеннәр

 Бөек халык шатлансын.

 Кушымта.

 Безнең эчтә, дәртле көчтә

 Көрәш җыры яңгырасын.

 Кушымта:

 Без легионерлар, ирекле яшьләр,

 Алга киереп күкрәкне,

 Нык сызганып беләкне

 Ил төзергә без, җир биләргә без

 Ил төзергә, җир биләргә өйрәнәбез без.

Гариф Шабаев та шул оешмага керә.Моабит төрмәсендә Муса Җәлил белән очраша. “Идел-Урал” легионының татар телендә чыгучы газетасы барлыкка килә.Гариф Шабаев  шунда хәреф җыючы була.

    25нче августта сәгать 8 дә аларның барысын да Плетцензее төрмәсенең “үлем йорты” дип аталган аерым барагына урнаштыралар. Мулла белән очраштырганнан соң, хөкем карарын укыйлар. Җәзалап үтерү барагына алып киләләр һәм гильотинада башларын кисәләр.Гариф Шабаев Муса Җәлилдән соң алтынчы кеше итеп үтерелә.

Семенова Полина.

Әхмəт СимайПенза губернасында 1915 елның  28 декабрендә туа. Ул  — татар шагыйре, журналисты, Идел-Урал легионында яшерен антифашист каршылыгы оешмасында катнашучы. Башка татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Фашистлар  тарафыннан 1944 елның 25 августында Плецензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.Үлгәннән соңаңа Бөек Ватан сугышы 1-дәрәҗәле Ордены бирелгән. (Экрандапортреты)

Лапина Виктория.

Зиннәт Хәсәнов 1916 елның 16 ноябрендә Сарман районында туган. Колхозда, Казан төзелешләрендә эшләгән. Совет сәүдәсе техникумы бетергән.Фашист әсирлегендә Зиннәт Хәсәнов "Идел-Урал" легионында эләккән, анда яшерен антифашист оешмасында музыкаль капеллада эшләгән, листовкалар тараткан, Едлин һәм Берлин антифашист төркемнәре арасында бәйләнеш вазифаларын башкарган. Бүтән татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Зиннәт Хәсәнов Гестапо азапларына чыдаган (кыйнаганнан, азаплардан соң чаларган). Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плецензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.(Экрандапортреты)

Акбашев Илфат

Әхәт Атнашев 1917 елның 12 декабрендә Петропавел шәһәрендә (КазССР) туган. 1938 елда Кызыл Армиясенә чакырылган.Атлы гаскәрендә хезмәт иткән, Көнбатыш Украина һәм Бессарабия азат итүендә катнашкан. Батырлык өчен "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән. (Экрандапортреты һәм орден рәсеме)

Пулемёт расчеты белән командалык иткәндә, фашистларга каршы сугышта Әхәт Атнашев каһарманлык күрсәтеп, каты яраланган һәм фашист әсирлегенә эләккән.АндаӘхәт Атнашев "Идел-Урал" легионында эләккән, яшерен антифашист оешмасына кергән. Фашистлар тарафыннан 1944 елның 25 августында Плецензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.


Соңгы жыр”шигыре

Җир йөзе шундый киң,

Күңелле һәм якты!

Тик төрмәм караңгы,

Ишеге йозаклы!

Күктә бер кош оча

Югары, югары!

Мин ауныйм идәндә

Кулларым богаулы.

Тышта бер гөл үсә

Яңгырга коенып,

Мин кибәм, мин сулам

Төрмәдә боегып.

Мин беләм: бик татлы

Да яшәү тойгысы!

Тик инде мин үләм,

Бу җырым-соңгысы!

Яценко Александр.

Сәлим Бохаров –  җәлилчеләрнең берсе.Ул  1916 елда Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында дөньяга килә. Казанда финанс эшмәкәрләре курсларын тәмамлап, Миякә Дәүләт банкында бухгалтер булып эшли.Сугыш башлангач Кызыл Армиядә хезмәт итә башлый. Монда ул әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Сәлим Бохаров исеме белән йөри. Муса Җәлил һәм Гайнан Курмашев оештырган яшерен оешмага керә, алманнарга каршы пропоганда алып бара.Башка җәлилчеләр белән Галләнур Бохараев 1944 елның 25 августында алманнар тарафыннан иң соңгысы  булып үтерелгән. (Экранда Сәлим Бохаров портреты)

1944 нче елда Дрезден шәһәрендә суд була. Фашистлар Германиясенә каршы политик көрәш алып барган өчен җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итәләр.

М.Җәлилгә багышлап мин бер шигырь яздым. Хәзер шигырьдән өзек  укып китәм.

Муса.

 “Кичер илем!”, диеп язган Җәлил,

Ант итеп канлы сугышта.

Моңлы «Җырларым»ны көйләп барган

Үлемгә ул соңгы сулышта.

Гайнетдинова Э.  1944 нче елның 25 август иртәсендә, Плетцензее төрмәсендә 12 сәгать 06 минутта, Муса Җәлил һәм аның курку белмәс көрәштәшләренең башларын кисәләр. 11көрәшче палач балтасы астына башларын куйганда да Коръән сүзләрен искә төшерәләр, кулга-кул тотынышып елмаялар. (Экранда Плетцензее төрмәсе күренеше)

Укытучы:

 – Үлем һәм елмаю, бер-берсе белән янәшә куеп булмый торган төшенчәләр. Ә менә коточкыч җәза алдыннан татар ирләренең елмая алуы гаҗәпләндерә дә, сокландыра да, тетрәндерә дә. Бу вакытта Җәлилгә нибары 38 яшь кенә була, ә Әхәт Атнашевканибары 27 яшь!Әле яшисе дә, яшисе иде...

Хәлиуллин Гадел. Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында һәйкәл Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.Үзәктә М.Җәлилнең мәһабәт образы, ул тау башына кунган бөркетне хәтерләтә, менә кул-аякларын богаулаган чылбырны өзеп ташлар да бәхет өчен көрәшне дәвам иттерер кебек.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

(Экранда Казандагы музее, һәйкәле)

2 нче төркем эшенә йомгак.

– Укучылар, сез Җәлилчеләрнеңтормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнгәнсез, рәхмәт сезгә. Төркемдәге иптәшләрегезнең чыгышларына үз фикерләрегезне әйтеп үтегез.(Презентация, матур укылган шигырьләр, Җәлилчеләрнең батырлыгы, үлемсезлеге кабат билгеләп үтелә.Сугыш китергән ачлык, сабыйларның һәм аналарның күз яше, хәсрәт, югалтулар турында фикер алышу, документаль фильмнан өзек карау оештырыла).

ЭЙ АР ГАЙД структурасы. Өзек караганчы һәм аннан соң әңгәмә кору.

Укытучы:  – Укучылар, май аенда бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. 70 ел, бу нинди күп гомер! Сугыш кырларында Бөек Җиңү өчен башларын салган миллионлаган кешене искә алу көне бу. Үлгәннән соң да  үлемсез исемнәре, батырлыклары  халыкка көч биреп, киләчәккә өмет уятып яши аларның. Без әле киләчәктә дә бу темага эшебезне дәвам итәрбез. Шуның белән түгәрәк утырышы тәмам, чыгышларыгыз өчен рәхмәт!


Авторлык программасын сынап карау.

Авторлык программасы буенча эш 2011нче елдан башланып китте. Программаны сынап карау зур уңышлар китерде. Эшебезнең  нәтиҗәләребулып укучыларның конкурс, бәйгеләрдә катнашып югары бәя алган төрле җанрдагы иҗади эшләре, шигъри конкурсларда алган дипломнар һәм рәхмәт хатлары, мәктәп музеенда районыбызның атаклы кешеләре һәм герой якташларыбыз турында тупланган материаллар тора. 2012-2015нче елларда түгәрәк эшенең түбәндәге нәтиҗәләрен билгеләп була.

Татар теле һәм әдәбияты буенча район, республика, халыкара олимпиадасы.

Уку елы

Катнашучының исеме, фамилиясе

      Алган урыны

1

2011-2012

Васильев Игорь

II- район туры

2

2013-2014

Яценко Александр

III- район туры

2014-2015

Семенова Полина

I- район туры

2014-2015

Семенова Полина

XI- республика туры

2014-2015

Стюков Руслан

II урын – III Xалыкара олимпиада

2015-2016

Семенова Полина

I- район туры

“Иҗат” түгәрәге  укучыларының Республика һәм Бөтенроссия күләмендәүткәрелгәнфәнни конференцияләрдәкатнашу нәтиҗәләре.

Уку елы

Класс

Катнашучының исеме, фамилиясе

Фәнни-эзләнү эшенең темасы

Нәтиҗә

2012-2013

8

Гайнетдинова Эльвина

“Ш.Галиев иҗаты-татар балалар әдәбиятының күрке”.

Республика туры

Диплом

2013-2014

11

Кәлимуллин Рәмис

“Хәлфиннәр нәселе язмышында – милләт тарихы”.

Республика туры

“Яшь галим” номинациясендә җиңүче, диплом.

2013-2014

8

Хәлиуллин Гадел

“Минем кече Ватаным” (Тәтеш районы Келәш авылы турында)

Диплом

2014-2015

9

Cеменова Полина

“Фея мира знаний-1” Бөтенроссия иҗади конкурсы. “М.Мозаффария нәселе- зыялылар нәселе”

Лауреат дипломы

2014-2015

10

Стюков Руслан

I төбәкара фәнни-гамәли конференция “Шәҗәрәләр-нәсел агачы”

II дәрәҗә диплом

2014-2015

10

Стюков Руслан

К.Насыйри исемендәге XIII яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары.

I дәрәҗә диплом

2014-2015

10

Гайнетдинова Эльвина

“Без - Тукайлы халык” IV республикакүләм Г.Тукай укулары.

II дәрәҗә диплом

2014-2015

10

Стюков Руслан

Укучыларның I төбәкара фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы. “Тау ягы: тарих, мәдәният һәм рухи мирас”

I дәрәҗә диплом

“Иҗат” түгәрәге  укучыларының район һәм республика күләмендә үткәрелгән шигъри конкурсларда катнашу нәтиҗәләре.

Уку елы

Класс

Катнашучының исеме, фамилиясе

Конкурсның
исеме

Нәтиҗә

2011-2012

 8

     8

Лапина Виктория

Әмиров Илнур

Тукай исемендәге “Теле барның – иле бар” II Республика шигырь конкурсы, район туры

Рәхмәт хаты

 Рәхмәт хаты

8

Лапина Виктория

Тукай исемендәге

Бөтенроссия шигырь конкурсы, Республика туры

Диплом

8

Яценко Александр

Тәтеш районы “Яшь шагыйрьләр”бәйгесе

III урын.

Рәхмәт хаты

2012-2013

9

Яценко Александр

Республика шигырь

конкурсы

III урын.

 Диплом, “Сәләт” лагерена бушлай путевка

2013-2014

9

Гайнетдинова Эльвина

Тукай исемендәге IV Бөтенроссия шигырь конкурсы, район туры

Диплом

10

Яценко Александр

Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган I республика конференциясе

“Шигърият” номинациясендә җиңүче, диплом

2014-2015

10

Гайнетдинова Эльвина

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь конкурсы, район туры

I урын Диплом

“Зирәк тиен” бәйгесе.

Уку елы

Катнашучының исеме, фамилиясе

Алган урыны

1

2010-2011

Ерусланов Артем, 7 кл.

Яценко Александр, 7 кл.

Гетманский Максим, 6 кл.

I

I

I

2

2011-2012

Лапина Виктория,7 кл.

I

3

2012-2013

Гайнетдинова Эльвина,8 кл.

Семенова Полина,7 кл.

Лапина Виктория,8 кл.

I

III

III

4

2013-2014

Әвхәдиев Әмир,7 кл.

I


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...

"Яшь журналист" авторлык программасы

Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү -   милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата д...

«Яшь каләмче» электив курсының авторлык программасы.

     Авторская программа элективного курса по татарской литературе «Яшь каләмче» предназначена для учащихся 6-7 классов общеобразовательной школы. Программа содержит пояснительну...

“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү” электив курсының авторлык программасы

Электив курсның актуальлеге:Урта мәктәп курсында стилистикага өлешчә  урын бирелә.  Укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стиль үзенчәлекләре турында  танышып кына китәләр, стили...

Авторлык программасы

"9 нчы сыйныф укучыларын Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү" темасына авторлык программасы...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

“Яшь иҗатчылар” түгәрәге өчен авторлык программасы (рус телле балалар белән эшләү өчен)

“Яшь иҗатчылар”түгәрәге өченавторлык программасы(рус телле балалар белән эшләү өчен)...