Эссе. Минем педагогик осталыгым.
статья на тему

Фатихова Лилия Рафиловна

Эссе. Минем педагогик осталыгым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse._minem_pedagogik_ostalygym.docx20.48 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым.

“Укытучы, синең  исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…”

Н.А.Некрасов.

Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Һәр кешенең тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән искә ала торган укытучылары бар. Укытучы ул һәркемнең күңелендә, якты истәлек булып, гомер буе саклана.

       Минем дә укытучым, сыйныф җитәкчем шундый иде. Мин аның дәресләрен түземсезлек белән көтеп ала идем.Ул һәр теманы безгә җентекләп аңлата, безне гел яхшылыкка гына, тәртипле булырга, нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнлеген аерырга өйрәтте.  Ул  безнең икенче әниебез дип әйтеп була. Укытучылардагы сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гына аны әниләребез белән янәшә куймыйлар. Укытучымның барлык сыйфатлары да миңа ошый иде, укытучы булуы бик җиңелдер  дип уйладым, чөнки минем укытучымның йөзендә гел матур, якты хисләр генә балкый иде. Нинди генә күңелсезлекләр булмасын ул гел ачык йөзле иде, бер дә уфтанмады. Үземнең бу хөнәремне сайлаганга  укытучымның йогынтысы урын алмый калмагандыр.

       Мин мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәүләт университетына укырга кердем. Укытучы хөнәре -  җаваплы булуына кармастан бу эшне сайлавыма үкенмим, чөнки һәркөнне сине көтем алган , алма кебек балкып торган сине каршы алган йөзләрне күрү үзе бер бәхет, ә эшеңнең уңайлы нәтиҗәләрен укыткан балалардан күрү икеләтә бәхет.    

       Үзем укытучы булып эшли башлагач,  мин шуны аңладым: һәркемдә дә укытучы булырга сәләт юк. Чын укытучы исемен  - бик түземле, башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кеше генә йөртә ала. Ризаэтдин Фәхретдиннең “Адабе тәгълим” китабында “Балаларны үзегезнең заманагыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр” дигән гыйбарәсенә игътибар иттем. Чыннан да, бүгенге яшь буынга күз салыйк әле, алар яңа мәгълүматны табу, үзләштерү буенча күпкә алданрак бара. Монда аларга заманча технологияләр ярдәмгә килә. Димәк, укытучы  өчен заманча мәгълүмати технологияләрне үзләштерү һәм куллану зарурият булып тора. Замана таләбе буенча, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята ала. Шуның өчен дәрестә төрле алымнар кулланырга кирәк.  Сыйныф якынча 20 укучыдан торса, өй эшен барысыннан да сорап өлгереп булмый,  ә өй эшен тикшермәгән укучының күңеле төшә. “ Мин дә өй эшен тырышып эшләдем, ә миннән сорамадылар,” - дигән фикер туа анда, укучы сүрелә, дәрескә кызыксынуын югалта. Шуңа күрә мин үз дәресләремдә төсле карточка эше кертеп җибәрдем. Карточкалар  өч төрле төстә: яшел, кызыл  һәм сары (башка төсләрне дә алырга мөмкин), балаларга сайлау мөмкинлеге бирелә, алар сайлап алалар һәм укытучы кайсы төснең нәрсә белдергәнен игълан итә. Мәсәлән, яшел төстәге карточкалар сайлаган укучылар дәфтәрләрендә эшләгән өй эшен күрсәтәләр, кызыл төстәге карточкаларның хуҗалары өй эшенә ошаган биремле карточка буенча эшлиләр, ә инде сары төстәге карточкаларны сайлаганнар өй эшен эшләгәндә нинди кагыйдәләр кулланганнар, кагыйдәне сөйлиләр. Мондый эш балаларга сайлау мөмкинлеге бирә, кызыксыну уята, укучы һәр дәрескә әзерләнеп килә, өй эшен үзлектән аңлап эшли, күчереп алырмын әле дигән уйлары юкка чыга, чөнки карточка биремендә өй эшенә охшаган бирем була, дәфтәрләрдәге өй эшен тикшергән вакытта калган укучылар да эш белән мәшгүль була. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга игътибар итәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп  бирергә тырышам. Дәресләремдә  кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше.  Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача.  

Нәрсәгә тотынсаң да, акылыңа таян һәм эшеңнең нәтиҗәсен күз алында тот.

Хәдис.  

Фатихова Лиия Рафил кызы

Яшел Үзән районы,Осиново бистәсе В.В.Карпов ис.лицей


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Республикакүләм "Мастер-класс" бәйгесенең район этабына...