Эш программасы татар әдәбияты 8 нче сыйныф рус төркеме
рабочая программа (8 класс) на тему

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

8 нче сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:

- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елның 5 нче мартында 1089 нче номеры белән расланган “Гомуми башлангыч, төп гомуми, урта(тулы) гомуми белем стандартының федераль компонентын раслау турындагы”  боерыгы 

- “ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен ):1-11 нче сыйныфлар. -   Казан: Мәгариф, 2010

- Рус телендә урта (тулы) белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1 – 11нче с-лар (басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы) – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 239 бит.

- 2015 - 2016 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге

- Казан шәһәре Совет районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “175 нче урта гомуми белем мәктәбенең” 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_nche_syynyf_rus_torkeme_dbiyat.docx78.96 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

8 нче сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:

- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елның 5 нче мартында 1089 нче номеры белән расланган “Гомуми башлангыч, төп гомуми, урта(тулы) гомуми белем стандартының федераль компонентын раслау турындагы”  боерыгы  

- “ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен ):1-11 нче сыйныфлар. -   Казан: Мәгариф, 2010

- Рус телендә урта (тулы) белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1 – 11нче с-лар (басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы) – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 239 бит.

- 2015 - 2016 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге

- Казан шәһәре Совет районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “175 нче урта гомуми белем мәктәбенең” 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

8 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятын өйрәнүдә төп бурычлар һәм максатлар:

Татар әдәбиятын укытуның төп максаты:

туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

 − татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

Укыту фәненең эчтәлеге

  1. Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана

Халык авыз иҗаты. Фольклор жанрлары буларак риваятьләр, аның ничек барлыкка килүе. Риваять төрләре.

Тарихи риваятьләр. Татар халыкының “Сихерче кыз” риваяте. Әсәрдә Казан образының бирелеше, тарихы. Әлеге риваятькә хас әкияти алымнар (1 сәгать).

Топонимик риваятьләр. Татар халкының “Гали тугае” риваяте. Урта гасыр Европа халкының “Моргана”риваяте. Шәһәр, авыл, тау һәм елга атамаларының килеп чыгышы (2 сәгать).

Легендалар. Аның төрләре. Легенданың риваятьтән аермалы яклары.

Татар халкының «Зөһрә кыз» легендасы. Легендада Зөһрә образының бирелеше. Әсәрдә хыял мотивлары, аның кеше язмышын ачудагы роле. Әсәрдә гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең бирелеше (1 сәгать).

Музыка уен кораллары, аларның халык тормышындагы роле (1 сәгать).

  1. Без тарихта эзлебез

Тарихи ядкарьләр буларак cәяхәтнамә һәм елъязма жанрлары. Ибне Фадлан X гасырның беренче яртысында яшәгән гарәп сәяхәтчесе. Ибн Фадланның 921 – 922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында язылган сәяхәтнамәсе. Болгар дәүләтенең ил тарихындагы роле. Ил башлыгы Алмыш хан (1 сәгать).

Фатих Кәрими. Әдип һәм журналист тормышы һәм иҗат юлы. Аның Европа илләренә сәяхәте, бу сәяхәтнең максаты. «Аурупа сәяхәтнамәсе» әсәреннән өзек. Европа илләрендәге культура учаклары, Петербург китапханәсе турында мәгълүмат. «Аурупа сәяхәтнамәсе»нең әдәби роле (1 сәгать).

Миргазиян Юныс. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Татар әдәбиятында диңгезчелек (маринистика) жанрына нигез салуы. Язучының “Су” хикәясе (1 сәгать).

Әдәбият теориясе. Тарихи роман турында төшенчә (1 сәгать).

Тарихи һәйкәл буларак Казан Кремле, аның төзелү тарихы. Кремльнең бүгенге торышы.

Габдулла Тукай. Язучының 1895 нче елда Җаек (Уральск) шәһәренә китүе. Анда Тукайның җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалашуы. 1907 нче елда кире Казанга кайтуы. Шагыйрь иҗатының Казан чоры. Казанда аралашкан дуслары, балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнүгә керткән өлеше, театр эшчәнлегенә игътибары, сәяхәтләре, иҗтимагый эшчәнлеге. “Әл-ислах” газетасындагы эшчәнлеге. Габдулла Тукайның “Пар ат” шигыре. Аның язылу тарихы. “Пар ат” шигыренең лирик герое, аның кичерешләре, өметләре. Пар ат образының символикасы. Табигать, кучер образларының бирелеше, мәгънәләре (2 сәгать).

Бакый Урманченың “Пар ат” шигыренә иллюстрациясе. Картинада Габдулла Тукай шигырендә сурәтләнгән вакыйганың бирелеше.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияcе. Премиянең беренче лауреатлары.

Күренекле рәссам, сынчы Бакый Урманченың (1897 – 1990) тормышы. Ул тудырган скульптур портретлар, картиналар (1 сәгать).

Наҗар Нәҗми. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы. Аның Тукай шәкерте булуы, аның идеяләрен үстерүе. Н.Нәҗми иҗат иткән әсәрләрдә Тукай образының бирелеше, мәгънәсе. Шагыйрьнең «Татар теле» әсәрендә Тукай традицияләрен дәвам итүе. Н.Нәҗминең Бөек Болгарга сәфәре турындагы “Агыйделдә ак пароход” әсәреннән өзек. Әсәрдә сурәтләнгән “түгәрәк өстәл”, анда катнашкан язучылар. Әсәрнең әдәби мәгънәсе, кыйммәте (1 сәгать).

  1. Онытылмас еллар

                Гариф Ахунов. “Замандашлар портреты” әсәреннән өзек. Язучының әсәрдә рәссам Виктор Куделькинның иҗатын яктыртуы, аның картиналары турында уйланулары. Рәссам иҗатында М.Җәлил образы, аның бирелеше, иҗатчының халык язмышының кискен дәверләрен полотнода сурәтләве. В.Куделькинның “Билгесез биеклектә” картинасы, Бөек Ватан сугышы (1 сәгать).

Сугыш турындагы җырлар. Роберт Әхмәтҗановның “Озатып вокзаллар каршында…” (“Солдатлар”) шигыре. Сугышка баласын озаткан Ана образы. Татар халкының “Герман көе” җыры. Музыка сәнгатенең матур әдәбият белән тыгыз бәйләнештә булуы һәм бер-берсенә йогынтысы (1 сәгать).

Фатих Кәримнең тормышы, иҗаты. Аның иҗатында сугыш темасы, образларның бирелеше. Шагыйрьнең “Ант” шигыре, «азатлык» һәм «явызлык» проблемалары. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы, андагы образлар системасы. Гармун һәм җыр образының роле. Әлеге лирик әсәрләрдә сугыш проблемасының бирелеше (3 сәгать).

Туфан Миңнуллин. Күренекле драматург, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесенең тормышы һәм иҗаты. “Моңлы бер җыр” драмасы. Әсәрдә М.Җәлил образының бирелеше, аның тоткынлыктагы тормышы. Драмада фәлсәфи мотивлар, фантастик алымнарның роле. Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” публицистик драмасы турында белешмә (2 сәгать).

Казанда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләргә куелган барельефлар. 

Марсель Сәлимҗанов. Режиссёрның тормышы, иҗаты. Аның татар профессиональ театрының, милли драматургиянең үсешенә керткән өлеше.

Ринат Таҗетдинов. Халык артистының тормышы һәм иҗаты, ул тудырган онытылмас образлар (1 сәгать).

Фронт хатлары, аның халык тормышындагы роле. Муса Җәлилнең кызы Чулпанга язган хаты, Фәтих Кәрим хатлары. Татар әдәбиятында эпистоляр жанр.

Әдәбият теориясе. Эпистоляр жанр турында төшенчә (1 сәгать).

Мостай Кәрим. Шагыйрь һәм язучының тормышы, иҗаты. “Билгесез солдат” шигыре. Шигырьдә билгесез солдат образы. Лирик геройның кичереше, шәхесләр язмышы (1 сәгать).

Чыңгыз Айтматов. Әдип турында белешмә. Аның “Анам кыры” әсәре. Әсәрдә Тулганай, Җир-ана образлары. Җыелма Җир-ана образына салынган мәгънә. Авторның сугыш турындагы уйланулары. «Анам кыры» повесте турында белешмә (1 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).

  1. Әтинең зур бүреге иртә киелде

Клара Булатова. Шагыйрә турында белешмә. “Башым иям” шигыре, сугыш афәтенең шагыйрәнең балачагына тәэсире, хатирәләрендә калдырган эзе (1 сәгать).

Нур Әхмәдиев. Язучы иҗаты турында белешмә. “Җиңү көне” шигыре. “Минем туган көнем” хикәясе (2 сәгать).

Факил Сафин. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Тулганай” әсәреннән өзекләр. Тулганай образы, аның әсәрдәге башка образларны ачудагы әһәмияте. Әсәрдә кешелеклек, шәфкатьлелек проблемалары (2 сәгать).

Разил Вәлиев. Тормышы һәм иҗади эшчәнлеге. “Ватаным” шигыре. Сугыш, аның гади халык, балалар җилкәсенә алып килгән авырлыгы (1 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).

  1. Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан!

Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын,

Туу кирәк кайчак безгә яңадан!

Шәриф Камал. Әдипнең тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Буранда” новелласы. Төп геройның язмышы. Аның эчке дөньясы, күңел халәте. Психологик алымнар. Әсәрдә Ана образына хас сыйфатлар.

Әдәбият теориясе. Әдәби деталь. Матур әдәбиятта психологизм. Новелла турында төшенчә (2 сәгать).

Ибраһим Салахов. Язучының тормышы һәм иҗаты. Репрессияләнгән әдипләр язмышы. “Халык дошманы” төшенчәсе. “Ана тавышы” хикәясе (“Колыма хикәяләре” циклыннан). Ялгыз ананың аяныч язмышы, кичерешләре. Автор әйтергә теләгән фикер (2 сәгать).

Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат. Иҗатында яктырткан темалар. “Әнкәй” шигырендә Ана образына хас сыйфатлар. Лирик геройның хис-кичерешләр бирелеше. Сагыну хисе. “Җырларымда телим” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы, сурәтләү чаралары. Шигырьдә күтәрелгән проблемалар (2 сәгать).

Роберт Миңнуллин. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты. Әдәбиятка булган мәхәббәте. Иҗатында яктыртылган темалар. “Әнкәй” шигыре. Ана образының бирелеше. Лирик геройның уйлары, кичерешләре (1 сәгать).

Марсель Галиев. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат. “Су буеннан әнкәй кайтып килә” шигыре. Шигырьдә ана образы. Лирик геройның туган ягы турында  хис-кичерешләре. “Кабатланмас әкият” шигыре. Хыялда туган авыл күренеше. Балачакка кайту теләге, лирик геройның хис-кичерешләре. Ана образының бирелеше Луиза Батыр-Болгари. Композиторның тормыш юлы, иҗаты (2 сәгать).

Шәриф Хөсәенов. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат. Беренче драмалары турында белешмә. “Әниемнең ак күлмәге” (“Әни килде”) драмасы. Драмада ана образының бирелеше. Ананың язмышы, балаларына булган мәхәббәте. Автор әйтергә теләгән фикер. Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” (“Әни килде”) драмасы турында. Драманың татар әдәбиятында тоткан урыны. Ана образы турында мәгълүмат. Аналар һәм балалар проблемасы (2 сәгать).

Фоат Садриев. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Таң җиле” романы. Романда бирелгән образларның язмышы, ана (Нуриәсма) образының бирелеше. Нәсимә белән Фәритнең үз-үзләрен тотышы, уллары Маратның авылда терелүе, сөйләшә башлавы, дуслар табуы. Авторның әйтергә теләгән фикере (3 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).

VI. Көлсәң – көл, еласаң – ела!

Беренче сатирик журналлар. Беренче сатирик журналлар турында белешмә.  Вакытлы матбугатны башлап җибәргән шәхесләр.  

Әдәбият теориясе. Сатира турында төшенчә (1 сәгать).

Галиәсгар Камал. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты, татар әдәбиятында тоткан урыны. “Банкрот” сатирик комедиясе. Сираҗетдин Туктагаевның тормыш, көнкүреше, уйлаган хәйләсе. Тирә-юньдәге образларның үз-үзләрен тотышы. Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясе турында белешмә. Әсәрнең сәхнә тарихы. Әдип тарафыннан күтәрелгән проблема.

Әдәбият теориясе. Конфликт турында төшенчә. Сарказм. Проза әсәрләрендә сатира (2 сәгать).

Гамил Афзал. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. Юмор-сатира өлкәсендә тоткан урыны “Юл газабы” хикәясе. Хикәяләүче авторның язмышы турында белешмә. “Тәвәккәл әби” шигыре. Әбинең аянычлы язмышы, эш-гамәлләре.  Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы. Автор идеясе. Сурәтләү чаралары. Шигырьдә күтәрелгән проблемалар.

Әдәбият теориясе. Сатирик шигырь. Ирония турында төшенчә (2 сәгать).

Зәки Нури. “Пародия”. Пародиянең язылу стиле. Пародиягә салынган эчтәлек. Төрле шәхесләргә багышланган эпиграммалар. Эпиграммаларда сарказм.

Әдәбият теориясе. Пародия турында төшенчә. Эпиграмма (1 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).

VII. Даһи гомере – халкы хәтерендә!

Ренат Харис. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Гармунчы” поэмасы. Поэманың эчтәлеге. Лирик геройның бирелеше. Поэмада кулланылган сурәтләү чаралары. Гармуннан чыккан көйләрнең сурәтләнеше. “Ике гөл” шигыре. Шигырьнең идеясе, төзелеше. Шигырьгә салынган мәгънә. Автор әйтергә теләгән фикер (2 сәгать).

Зөлфәт. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Юмор-сатира өлкәсендә  ирешкән уңышлары. “Шигырем – ачык!” ,“Шундый чагы әле җанымның” шигырьләре. Аларда лирик геройның хис-кичерешләре. Әдип шигыренә хас үзенчәлекләр.

Әдәбият теориясе. Документаль повесть жанры (2 сәгать). 

Галия Кайбицкая. Актрисаның тормыш юлы турында белешмә. Татар музыка сәнгатен һәм операсын үстерүгә керткән өлеше (1 сәгать).

Рабит Батулла. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Төрле жанрларда иҗат итүе. “Бию” кыйссасы. Рудик белән бәйле, госпитальдә булган көлкеле вакыйганың әдәби гәүдәләнеше. Яшь талантның беренче уңышы (2 сәгать).

Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).

VIII. Табигатьнең дә җаны бар.

Айдар Хәлим.  Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Өч аяклы ат” повесте. Әсәрнең эчтәлеге. Кәбирнең язмышы, атка мөнәсәбәте. Аның тирәсендә булган башка геройларның үз-үзләрен тотышы. Ат образының бирелеше (3 сәгать).

Гарәфи Хәсәнов. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Беренче күк күкрәү” хикәясе. Язгы табигать күренешенең сурәтләнеше. Геройның язгы табигать турында уйлары, хис-кичерешләре. Беренче күк күкрәү мизгелләренең тасвирланышы (2 сәгать).

Камил Кәримов. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Тимергали бабай хикәяте” хикәясе. Хикәянең эчтәлеге. Авторның Сабантуй бәйрәмен тасвирлау үзенчәлеге. Заманга хас булган атрибутларның бирелеше (кулъяулык бирү, аулак өй күренеше һ.б.) (1 сәгать).

“Ялкын” журналы. Журналның тарихы. Журнал рубрикалары. Мәкаләләрнең эчтәлеге (1 сәгать).

Ел дәвамында үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәгать).

Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр

Г.Тукайның “Пар ат” шигыреннән өзек.

Ф.Кәримнең “Ант” шигыре.

Р.Вәлиевнең “Ватаным” шигыре.

С.Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре.

Р.Харисның “Ике гөл” шигыре.

Сөйләшү тематикасы

Халыкның борынгыдан килгән йолалары.

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Тукай образы.

Язучылар, шагыйрьләр тормышында сугыш.

Илебезгә җиңү килде!

Ана – бөек исем...

Табигать – уртак йортыбыз.

Тематик бүленеше

Эчтәлек

Сәгать саны

1. Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана

5 сәгать

 2. Без тарихта эзлебез

8 сәгать

3. Онытылмас еллар

12 сәгать

4. Әтинең зур бүреге иртә киелде

7 сәгать

5. Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан!

Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын,

Туу кирәк кайчак безгә яңадан!

15 сәгать

6. Көлсәң – көл, еласаң – ела!

7 сәгать

7. Даһи гомере – халкы хәтерендә!

8 сәгать

8. Табигатьнең дә җаны бар

7 сәгать

9. Кабатлау

1 сәгать

Барысы:

70

Татар әдәбиятыннан укучыларның арадаш аттестациясе ______ майда, тест биремнәре формасында үткәрелә.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр:

Тыңлап аңлау

3 минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге буенча сөйләшү (полилог) үткәрә алу;

диктор сөйләмен тыңлап, эчтәлеге буенча мөстәкыйль эшләр эшли алу.

Диалогик сөйләм

Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнаша алу;

кара-каршы «сөйләшү барышында аралашу максатына ирешү һәм үз фикереңне дәлилли алу;

тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 10 нан ким булмаска тиеш).

Монологик сөйләм

Табигать күренешләрен, төрле вакыйгаларны тасвирлый алу;

сәяси-иҗтимагый һәм мәдәни тормыш яңалыклары турында хәбәр итә алу (җөмләләр саны 12 дән ким булмаска тиеш);

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген эзлекле һәм нигезле итеп сөйләп бирә алу.

Уку

Әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрнең, фәнни-популяр текстларның эчтәлеген тулысынча аңлап укый алу, кирәкле мәгълүматны

табып әйтә алу;

шигырьләрне яттан өйрәнү һәм сәнгатьле итеп сөйли белү.

8  нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балаларның татар әдәбиятыннан көтелгән нәтиҗәләре:

            − әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

− авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

− әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

− татар әдәбиятының һәм тарихи мәгълүматларның дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

− авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

− 11—12 татар, рус, чит ил язучы-шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

− 5—6 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

− Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, тыюлык, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;

− төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

−  7 мәкаль, 7 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

− төрле авторларның 3—4 шигырен яттан сөйли белү;

− сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

− төрле темаларга проект эше яклау;

− әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

   

Укыту тематик планы.

Сыйныф: 8б, в  

Укытучы:Әхтәмова Гөлназ Мингали  кызы

Сәгатьләр саны: 70

Барлыгы 70 сәг.; атнага 2 сәг.

Программа: “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус  балалары өчен):

1 – 11нче сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010нчы ел,

“Рус телендә урта (тулы) белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар”: 1 – 11нче с-лар (басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы) – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 239 бит.

Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 8 нче сыйныф. Ике кисәктә / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Р.Һ.Вәлиуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015.

Өстәмә әдәбият:

  1. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап 8 нче сыйныф. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Р.Һ.Вәлиуллина, А.Г.Гарәфетдинова; – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015. − 263 б.
  2. Балалар өчен татар телендә чыга торган газет – журналлар
  3. Д.Г. Заһидуллина. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  4. А.Г.Әхмәдуллин. Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990
  5. Ф.М.Хатипов. Әдәбият теориясе. –Казан: Раннур, 2002

      6.   Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе              укучылары, укытучылар, педагогика

колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина,  

М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005

8нче сыйныф өчен календарь – тематик план

Дәрес №

Дәрес темасы

Дәрес саны

Дәрес төре

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү

вакыты

план

факт

1

Ачыла тарихның пәрдәсе.

1

Әдәби – теоретик төшенчә бирү

Риваять  жанры турында  теоретик төшенчәне бирү, халкыбыз тарихы  белән бәйләү.

М:Халык авыз иҗаты турындагы белемнәрне гомумиләштерү, риваять турында белешмә бирү, татар халкының “Сихерче кыз” риваяте белән танышу.

П: Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

Ш: Дәреслектә биремнәр, риваять белән әкиятнең уртак якларын табу, нәтиҗәләр чыгару. “Сихерче кыз” әкиятен уку.

2

Сезгә ялган, миңа чын.

1

Әдәби әсәр өйрәнү

Риваятьләр уку, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү. Проект эшенә әзерләнү.

М:Укучыларга халкыбызның тарихы турында белем бирү.

П: Риваять турында алган белемнәрне ныгыту, татар халык риваятьләре белән танышуны дәвам итү.

Ш: Балаларда татар халык һәм башка халык риваятьләренә, халыкларның үткәненә карата кызыксыну тәрбияләү.

3

БСҮ Халыкныкы халыкта саклана.

1

Сөйләм телен үстерү

Проект тәкъдим итү, яклау.

М:Укучыларга халкыбызның тарихы турында белем бирү, шәһәр, авыл, елга исемнәренең килеп чыгышын аңлату.

П: Риваять турында алган белемнәрне ныгыту.

Ш: Балаларда татар халык риваятьләренә, үткәненә, атамаларның килеп чыгышына карата кызыксыну тәрбияләү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру.

4

Сезгә ялган, миңа чын.

1

Әдәби – теоретик төшенчә бирү

Әсәрне уку, сорауларга җавап бирү. Легенда белән риваятьләр арасында аермалы якларны билгеләү, таблица белән эшләү.

М:Легенда жанры турында теоретик төшенчәне бирү.

П: Татар халык авыз иҗаты жанрлары белән танышуны дәвам итү, легенда жанрын өйрәнү, “Зөһрә кыз” легендасын уку.

Ш: Балаларда татар халык легендаларына, башка халык легендаларына, халыкларның үткәне белән кызыксыну тәрбияләү

5

Моңы барның йөрәгеннән       Һәрвакыт җылы чыгар.

1

Сөйләм телен үстерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү, табышмакларның җавабын табу, шигырь уку, сорау-җавап формасында шигырьгә анализ ясау.

М:Эстетик тәрбия бирү.

П: Халык авыз иҗаты турындагы белемнәрне гомумиләштерү, халык музыка уен кораллары турында белешмә бирү, танышу, проект эшен яклау.

Ш: Балаларда татар халык музыка уен коралларына, халыкларның үткәне белән кызыксыну тәрбияләү.

6

Тарих – тормыш остазы.

1

Әдәби – теоретик төшенчә бирү

Өзекне уку, сорауларга җавап бирү, сүзлек эше, диалог, Л.Фәттаховның картинасы, дәреслектәге биремнәр буенча эш.

М:Болгар дәүләтенең ил тарихындагы ролен ачыклау, сәяхәтнамәләр һәм елъязмалар жанры турында  теоретик төшенчә формалаштыру

П: Гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадлан турында белешмә бирү. Ибн Фадланның 921 – 922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында язылган сәяхәтнамәсен  өйрәнү.

Ш: Мәдәниятебезгә, тарихыбызга карата горурлык хисе тәрбияләү

7

Гыйлемсез кеше – канатсыз кош.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Өзекне уку, сораулар төзү, җавап бирү, нәтиҗә ясау, тәрҗемә, өзекне өлешләргә бүлү, төркемнәрдә эшләү, анализ.

М:Мәдәният учакларына тарихи күзәтү.

П: Фатих Кәриминең тормыш юлы һәм иҗатын, “Аурупа сәяхәтнамәсе”н  өйрәнү.

Ш: Сәнгать җәүһәрләренә, халкыбыз мирасына, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

8

Энҗе табучы әдип.

1

Язучы иҗатын өйрәнү

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация карау, сәнгатьле уку, сорауларга җавап, анализ, тәрҗемә, сүзлек белән эш, биремнәр эшләү.

М:Язучы яшәгән чорга бәя бирү, тарихны аңлау.

П: Миргазиянның Юныс тормыш юлы һәм иҗатын, “Су” хикәясен өйрәнү.

Ш: Туган илне сагыну, Ватанга, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

9

Җиктереп пар ат,  Казанга.

1

Язучы иҗатын өйрәнү

Сәнгатьле уку, видеоязма карау, шигырьне язмада тыңлау, сүзлек эше, сорауларга җавап, шигырьнең рус теленә тәрҗемәсе белән таныштыру, төркемнәрдә эзләнү, тикшеренү, фикер алышу, нәтиҗә чыгару.

М:Габдулла Тукай яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү.

П: Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын,

“Пар ат” шигырен уку.

Ш: Татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка караш тәрбияләү.

10

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур.

1

Әдәби – теоретик төшенчә бирү

Сәнгатьле уку, “Пар ат” җыры видео-язмасын карау. Шигырьдәге строфа арты строфаны күзәтү, алардагы хисне һәм аны тудырган сәбәпне ачыклау, хисләр күчешен тою, шул күчешкә салынган мәгънәне аңлау, биремнәр эшләү.

М:Тема буенча теоретик төшенчәләрне бирү. Әдәби – теоретик күнекмәләр булдыру.

П: Габдулла Тукайның “Пар ат” шигырен өйрәнү. Лирик әсәрне аңларга, андагы хис-кичерешләрне тоярга, аларның үсү-үзгәрүен яки алмашынуын күрергә әзерләү.

Ш: Туган җиргә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

11

Милли мәдәниятебезне үстерүдә Бакый Урманче иҗаты.

1

Әдәби – теоретик төшенчә бирү

Әңгәмә, өзекне уку,

виртуаль экскурсия, презентация, “Туган тел” җыры, диалог төзү, сорауларга җавап, картина буенча эш, сүзлек эше.

М:Рәсем сәнгатенә карата кызыксыну  уяту. Триптих төшенчәсен аңлату.

П: Бакый  Урманченың  тормыш  юлы һәм иҗатын өйрәнү.

Ш: Татар  халкының  бөек  шәхесләре,  аларның  иҗатына     кызыксыну   уяту; сирәк  очрый  торган талантка  ия  булган сынчы иҗаты  белән горурлану   хисләре  тәрбияләү.  Әхлак   тәрбиясе  бирү.

12

Наҗар Нәҗми  - Тукай шәкерте.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Һәр абзацны уку, эчтәлекне аңлаганны тикшерү өчен, гади сораулар бирү,  сүзлек өстендә эш, тәрҗемә эше.

М:Тел, халык, тарих төшенчәләрен аңлауга ирешү.

П: Наҗар Нәҗминең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Агыйделдә ак пароход” әсәрен өйрәнү.

Ш: Милли үзаң тәрбияләү, туган телгә, милли тарихка ихтирам хисе уяту.

13

Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк.

1

Сөйләм телен үстерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү, проектлар  яклау, әңгәмә, сорауларга җавап, викторина, ярыш, тәрҗемә, сүзлек белән эш.

М:Өйрәнелгән  материалны искә төшереп,  гомумиләштереп куллана белү.

П: Укылган әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне истә калдыру.

Ш: Туган җирне ярату, туган як кадере, милләт язмышы, чит илләрдәге милләттәшләребез турында аңлап калу; туган җиргә, милләттәшләребезгә ихтирам хисләре тәрбияләү.

14

Билгесез биеклектә.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Сәнгатьле уку, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү,  картина белән эш, җыр тыңлау, тәрҗемә эше.

М:Бөек Ватан сугышы чоры турында белемнәрне яңарту.

П: Рәссам Виктор Куделькинның тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирү.  Гариф Ахуновның “Замандашлар портреты”н уку.

Ш: Сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән яшь буынга, шул чор кешеләренә ихтирам тәрбияләү.

15

Тырышса да дошман, шагыйрьләрне аералмый җырдан,  халыктан.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Сәнгатьле уку, җырларны тыңлау һәм өйрәнү, сорауларга җавап, сүзлек өстендә эш, биремнәр эшләү, яңа сүзләрне өйрәнү, шигырьгә анализ ясау, нәтиҗә.

М:Музыка сәнгатенең матур әдәбият белән тыгыз бәйләнештә булуын һәм бер-берсенә йогынты ясауларын күзәтү.

П: Бөек Ватан сугышына  багышланган җырлар турында белешмә бирү. Татар халык җыры “Герман көе” һәм  Роберт Әхмәтҗановның “Озатып вокзаллар каршында” дип аталган җырларны өйрәнү.

Ш: Гражданлык һәм патриотик  хисләр, туган җиргә, милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү.

16

Патриот-шагыйрь.

1

Язучы иҗатын өйрәнү

Презентация карау, шигырьне тыңлау, сүзгә-сүз тәрҗемә итү, ярымтавыш белән уку, сәнгатьле уку, җыр тыңлау, анализ, нәтиҗә.

М:Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләр турында тарихи мәгълүматлар бирү.

П: Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, шигырьләре турында фикер йөртә белергә өйрәтү, аның туган иленә тугрылыклы, патриот-шагыйрь булуына басым ясау.

Ш:

Кыюлык, батырлык, туган илгә бирелгәнлек, аны саклый белү сыйфатлары тәрбияләү.

17-

18

Үлем турында уйлама, илең турында уйла.

2

Әдәби әсәрне уку, анализлау

Сәнгатьле уку, интернет челтәреннән табып тыңлау, өлешләргә бүлү, сорауларга җавап, биремнәр эшләү, образларга характеристика.

М:Сәнгатебезгә – халык уен коралларына мәхәббәт тәрбияләү.

П: “Кыңгыраулы яшел гармун”  поэмасының төп фикерен ачыклый һәм аңлата белергә  өйрәтү; образлар системасы төшенчәсен аңлату.

Ш: Кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.

19-20

Исемең калды моңлы бер җыр булып...

2

Язучы иҗатын өйрәнү.

Әдәби әсәрне өйрәнү

Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, драма  әсәре  турында  фикер алышу, интернеттан табып өзек карау. Теоретик төшенчәләр (символик образ, диалог, ремарка) белән эш.

М:Бөек Ватан сугышында катнашкан  геройлар тарихы.

П: Туфан Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, “Моңлы бер җыр” драмасын уку һәм нәтиҗә ясау.

Ш:

Туган ил өчен көрәшү, туган илне яклау изге бурыч булуына төшендерү, көчле рухлы булырга өндәү.

21

Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк,

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.

1

Әдәби – теоретик төшенчә бирү

Фронталь әңгәмә, сәнгатьле уку, җыр тыңлау, төркемнәрдә эш, дәреслектәге сорауларга җавап бирү, өзекне ике өлешкә бүлү, исем кую, тәрҗемә итү, эпиграфны аңлату, план төзеп сөйләү, нәтиҗә чыгару.

М:Мәркәзебезнең истәлекле урыннары  белән танышу.

Барельеф төшенчәсен аңлауга ирешү.

П: Шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш  юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту; Марсель Cәлимҗанов һәм Ринат Таҗетдинов эшчәнлеге белән танышу.

Ш: Ихтыяр көче, рухи ныклык сыйфатлары тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм теле үстерү.

22

Каз канаты каурый-каурый,  Хатлар язарга ярый.

1

Әдәби – теоретик төшенчә бирү

Хатларның төрләре, аны язу нормалары, этикеты, бөек кешеләрнең хат үрнәкләре  буенча әңгәмә оештыру, аңлатмалы сүзлек белән эш, хатның эчтәлеген сөйләү;

сүзлек өстендә эш;

 иҗатка бәйле  сораулар төзү;

М:Эпистоляр жанр турында төшенчә бирү.

П: Фронт хатларын уку. Хат язу үзенчәлекләрен  өйрәнү.

Ш: Гражданлык һәм патриотик  хисләр, туган җиргә, милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү.

23

Син күрсәткән батырлыкны, солдат,

Халкым сөйли мактап бүген дә.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Шагыйрьнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, сүзлек белән эш, анализ.

М:Рәсем сәнгате аша Бөек Ватан сугышы турында тарихи мәгълүмат бирү.

П: Мостай Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Билгесез солдат” шигырен өйрәнү.

Ш: Туган илгә мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

24

Дөньяда тик бары яхшылык кына үлми.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Яңа сүзләрне уку, язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, өзекне рольләргә бүлеп уку, сүзлекләр белән эш.

М:Бөек Ватан сугышы кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен укучыларга аңлату.

П: Чыңгыз Айтматовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Анам кыры” әсәрен өйрәнү.

Ш: Туган илгә, халкыбыз батырлыгына мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

25

Без азатлык алып биргән көннәр,

Хәтерләми икән кем генә!

1

Сөйләм телен үстерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү, анализ,

гомумиләштерү,

 нәтиҗә ясау,

әңгәмәдә катна-

ша алу, нәтиҗә

ясый белү, үз

мөнәсәбәтеңне

белдерә алу.

М:Өйрәнелгән материалны искә төшереп, гомумиләштереп куллана белү.

П: Әдәбиятта сугыш  сурәтләнешен бәяләү.

Ш: Патриотик тәрбия бирү, туган илне, туган җирне яратырга өйрәтү.

26

Җиңүне якынайткан җыр.

1

Язучы иҗатын өйрәнү

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, анализ ясау, дәреслектәге сорауларга җавап бирү.

М:Сугыш, аның гади халык, балалар җилкәсенә алып килгән авырлыгын аңлау.

П: Клара Булатованың тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү, «Башым иям» шигырен уку.

Ш: Якыннарыңа, туганнарыңа карата ихтирам, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

27-28

Тынычыкның туган көнен

Бәйрәм итә бүген илем...

2

Әдәби әсәрне өйрәнү.

Әдәби әсәрне анализлау.

Биографияне укып, сорауларга җавап эзләү, шигырьне сәнгатьле уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, шигырьгә анализ ясау.

М:Бөек Ватан сугышы, аның гади халыкка китергән авырлыклары турында тарихи мәгълүмат бирү.

П: Нур Әхмәдиевнең тормыш юлы һәм иҗатын, «Җиңү көне» шигырен, “Минем туган көнем” хикәясен өйрәнү.

Ш: Якыннарына, туганнарына карата ихтирам, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

29-30

Шәфкатьлелек бизи кешене!

2

Язучы иҗатын өйрәнү.

Әдәби әсәрне анализлау.

Сүзлекчә белән эшләү, яңа материалның таныш әсәрләр белән бәйләнешен табу, әсәргә сорау-җавап формасында анализ ясау, образларга характеристика бирү, таблица белән эшләү.

М:Текст  белән эшләү, иң әһәмиятлесен таба белергә өйрәнү.

П: Факил Сафинның тормышын һәм иҗатын, «Тулганай» әсәрен өйрәнү.

Ш: Әниләргә

карата ихтирам тәрбияләү.

31

Таң булып нур сибә Ватаным.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Презентация карау, шигырьне тыңлау, сүзгә-сүз тәрҗемә итү, ярымтавыш белән уку, сәнгатьле уку, анализ.

М:Сугыш, аның гади халык, балалар җилкәсенә алып килгән авырлыгын аңлау.

П: Разил Вәлиевның тормыш юлы һәм иҗатын, «Ватаным» шигырен өйрәнү.

Ш: Туган илнең матурлыгына соклану, аның тарихы белңн кызыксыну, туган җиргә  мәхәббәт  хисе тәрбияләү.

32

Җиңү көне җиңел бирелмәде.

1

Сөйләм телен үстерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү, проектларны яклау,

М:Өйрәнелгән  материалны искә төшереп,  гомумиләштереп  куллана белү.

П: “Җиңү” бүлегендә  өйрәнгән материалны кабатлау, үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

Ш: Патриотик тәрбия бирү, туган илне, туган җирне яратырга өйрәтү.

33

Бәхет эзләгәндә.

1

Язучы иҗатын өйрәнү

Сәнгатьле уку, беренче өлешкә план төзү, сорауларга җавап бирү, биремнәрне эшләү, сүзлек белән эш, хронологик таблица, образларга  характеристика.

М:Тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, әсәр геройлары яшәгән чорга характеристика бирү.

П: Шәриф Камалның тормышы һәм  иҗаты белән танышу, “Буранда” хикәясен  уку.

Ш: Геройларның яшәү кыйбласы аша нәтиҗәләр ясау һәм укучыларда әниләргә карата шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

34

Исән чакта белү кирәк икән,

Әти-әниләрнең кадерен.

1

Әдәби әсәрне анализлау

Икенче, өченче өлешләрне уку, план төзү, сорауларга җавап, сүзлек өстендә эш, анализ, образга характеристика, схема белән эш, табигатьтәге буран белән Мостафаның эчке дөньясындагы

халәтне чагыштыру, нәтиҗә ясый  белү.

М:Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү. Әдәби деталь турында  теоретик төшенчә бирү.

П: Шәриф Камалның “Буранда” хикәясен

өйрәнү.

Ш: Укучыларда өлкән буынга, әниләргә  кече яшьтән шәфкатьлелек, миһербанлылык  хисләре тәрбияләү.

35

Тайгак кичүләрне кичкән шагыйрь.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Уку, сорауларга җавап, сүзлек өстендә эш, автор идеясен билгеләү, дәреслектәге биремнәрне  эшләү.

М:Тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, әсәр геройлары яшәгән чорга характеристика бирү.

П: И.Салаховның тормышын  һәм иҗатын, “Ана тавышы” өзеген өйрәнү.

Ш: Укучыларда  үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү. Чорга дөрес бәя бирә белергә өйрәтү.

36

Тетрәндергеч еллар авазы.

1

Әдәби әсәрне анализлау

Әңгәмә, уку, анализ, үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү, образларга характеристика, өзек буенча сораулар төзү.

М:Язучының “Колыма хикәяләре” циклыннан «Ана тавышы» өзегендә  сурәтләнгән вакыйгалар аша шәхес  культының тирән фаҗигасен тоемлау.

П: Ибраһим Салаховның Колыма хикәяләре циклыннан “Ана тавышы” өзегенә анализ.

Ш: Әхлак тәрбиясе бирү; аналарга тирән мәхәббәт, кешелеклелек, кече күңеллелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләргә омтылу.

37

Ана күңеле – балада.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Шигырьләрне укып, сораулар буенча анализлау, сүзлек белән эш, рифмалашкан сүзләрне табу, тема буенча мәкаль- әйтемнәрне аңлауга ирешү.

М:Укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

П: Сибгат Хәкимнең тормышы һәм иҗатын, “Әнкәй”, шигырен өйрәнү.

Ш: Өлкән буынга мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

38

Җырларымда телим.

1

Әдәби әсәрне анализлау

Сәнгатьле уку, сүзлек белән эш, анализ, лирик геройга бәя бирү, дәреслектәге биремнәрне эшләү, сораулар төзү, үз фикереңне әйтә  һәм нәтиҗә ясый белү.

М:Экологик тәрбия идеяләре турында фикер алышу.

П: Сибгат Хәкимнең “Җырларымда телим” шигырен уку.

Ш: Туган якка, табигатькә ихтирам тәрбияләү, өлкән буын кешеләренең фикерләрен тыңларга өйрәнү.

39

Әнкәйләрдән күргән игелек.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Сәнгатьле уку, тәрҗемә эше, сорауларга җавап бирү, анализ, нәтиҗә ясый белү,  җыр тыңлау.

М:Гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру.

П: Роберт Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты, “Әнкәй” шигырен өйрәнү.

Ш: Гаилә, кеше кадере, әти-әни кадерен белергә өйрәтү.

40

Туган җирләр әнкәй белән.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Сәнгатьле уку, җыр тыңлау, сүзлек өстендә эшләү, дәреслектәге биремнәрне эшләү, әсәрнең теленә игътибар итү, лирик геройга бәя бирү, анализ, нәтиҗә чыгару.

М:Марсель Галиев яшәгән чор турында мәгълүмат бирү.

П: Марсель Галиевның тормышы һәм  иҗаты, “Су буеннан әнкәй кайтып килә шигыре” белән танышу.

Ш: Туган җиргә, әниләргә мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

41

Кабатланмас әкият.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Сәнгатьле уку, образларны табу, аларга характеристика, анализ, тәрҗемә эше, дәреслектәге сорауларга җавап бирү, сораулар төзү, нәтиҗә ясау.

М:Халкыбызның тормыш-көнкүреше, авыл тормышы турында мәгълүмат бирү.

П: Марсель Галиевның “Кабатланмас әкият” шигырен өйрәнү.

Ш: Укучыларда  туган илгә мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

42-43

Ата-анага бурычны бары тик кеше булып кына түләп була.

2

Әдәби әсәрне өйрәнү.

Әдәби – теоретик төшенчәләр бирү

Рольләргә бүлеп уку, спектакльне карау, сүзлекләр белән эш, сорауларга җавап, план төзү, эчтәлек сөйләү, образларга характеристика, анализ, нәтиҗә ясау.

М:Драма әсәренә анализ ясау күнекмәләрен ныгыту, эчке конфликт төшенчәсен формалаштыру.

П: Шәриф Хөсәеновның тормышын һәм иҗатын, “Әни килде” (“Әниемнең ак күлмәге”) драмасыннан өзекне өйрәнү.

Ш: Югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

44-46

Ана куллары.

3

Әдәби әсәрне өйрәнү.

Әдәби әсәрне анализлау

Әсәрне өлешләргә бүлү, эчтәлекнең идеясен таба белү, анализлау, сүзлек өстендә эш, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү, хронологик таблица төзү, нәтиҗә.

М:Медицина терминнары турында мәгълүмат бирү.

П: Фоат Садриевның тормышын һәм иҗатын, “Таң җиле” әсәрен өйрәнү.

Ш: Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү.

47

Кая барсам – әнкәй күңелдә.

1

Сөйләм телен үстерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү, проект яклау, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү, командалап эшләү, эшне аудиториягә тәкъдим итү, җыр тыңлау.

М:Команда белән эшләү,

проект эше башкарырга өйрәнү.

П: Укыганны гомумиләштереп кабатлау. Роберт Миңнуллинның дәреслектә өстәмә уку өчен бирелгән  “Әнкәйнең ак чәчләре” шигырен уку.

Ш: Ата-анага җәбер-золым иткән имансыз балаларның дөньяда игелек күрмәүләре, ата-ана каргышы төшү турында тормыштан мисаллар китереп сөйләү.

48

Күңелсездән көлке чыкмас.

1

Әдәби – теоретик төшенчәләр бирү

Беренче сатирик журналлар турында әңгәмә оештыру, сорауларга җавап, дәреслектәге биремнәрне эшләү. Язучының тормыш

юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау,

хронологик таблица тутыру, парлап эшләү,ишетеп аңлау, шагыйрьнең тормышы

турында сораулар төзү,җавап бирү, сүзлекчә белән эшләү.

М:Сатира жанры  турында теоретик төшенчә бирү.

П: Беренче сатирик  журналлар турында мәгълүмат бирү. Галиәсгар Камалның тормышын, иҗатын өйрәнү.

Ш: Әхлак (кешелеклелек,

юмартлык) хисләре

тәрбияләү.

49-50

Хәйләсез дөнья файдасыз.

2

Әдәби әсәрне өйрәнү

Рольләргә бүлеп уку, образларга характеристика, сүзлекчә белән эшләү, вакыйгаларга бәя бирү, сорауларга җавап бирү, интернет челтәреннән спектакльне табып карау, Николай Островскийның «Үз кешеләр — килешер-

без» («Свои люди — сочтёмся») комедиясе  белән чагыштыру, анализ.

М:Театр сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү.

П: Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясен  өйрәнү. Сарказм турында теоретик төшенчәне аңлату.

Ш: Хезмәткә  мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү. Акча артыннан куу юлындагы кешелексезлек һәм түбәнлек сыйфатларын аңлату.

51

Һәр заманның үз герое була.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Презентация ярдәмендә

язучы тормышы белән

танышу, төркемнәрдә

фикер алышу, ишетеп

аңлау, сүзлекчә белән

эш, укыганны тәрҗемә

итү, сораулар, биремнәр

үтәү, хронологик таблица тутыру,

тест, төркемнәрдә эшләү, сорауларга  җавап бирү, өлешләргә

бүлү, план төзү, план

буенча кыскача эчтәлекне сөйләү.

М:Язучы яшәгән чорга бәя бирү, тарихны аңлау.

П: Гамил Афзалның тормышын, иҗатын һәм “Юл газабы” хикәясен өйрәнү.

Ш: Китап укуга, белем алуга омтылыш тәрбияләү. Язучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү.

52

Сүз күңелдә очкын булып көйри.

1

Әдәби – теоретик төшенчәләр бирү

Сәнгатьле уку, теоретик төшенчәләрне аңлату, шигырьне өлешләргә бүлү,  исем кую, автор идеясен билгеләү, сүзлек өстендә эш, шигырьне тыңлау,  ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку,

сайлап уку, яңа сүзләрне

өйрәнү.

М:Сатирик шигырь, ирония турында теоретик төшенчә бирү.

П: Гамил Афзалны юмор остасы буларак  өйрәнү, “Тәвәккәл әби” шигырен

аңлап уку, юмор аша язучы теләгән фикерне табарга өйрәнү.

Ш: Әхлак тәрбиясе бирү

53.

Озын сүзнең кыскасы.

1

Әдәби – теоретик төшенчәләр бирү

Сәнгатьле уку, теоретик төшенчәләрне аңлату, сүзлек өстендә эш, фикер алышу, парлап сөйләшү, сорауларга җавап бирү,

М:Пародия, эпиграмма төшенчәсе турында белемнәр бирү һәм аларны тормыш белән бәйләү.

П: Зәки Нури тормышы, иҗаты белән таныштыру,  пародияләрен һәм эпиграммаларын укып, нәтиҗә ясау, бүлекне йомгаклау.

Ш: Дөреслекне аңлау, аны яклау һәм дөреслек белән яшәү мәгънәсен аңлату.

54.

Көлке дисәң дә көлке!

1

Сөйләм телен үстерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү, укыганнарны искә төшереп, гомумиләштереп кабатлау. Тексттан мисаллар китереп, теорияне искә төшерү, белемнәрне тикшерү.

М:Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгълүматны

аерып ала белү.

П: “Көлсәң — көл, еласаң — ела” бүлегендә

өйрәнгән  материалны кабатлау, үзләштерү

дәрәҗәсен билгеләү.

Ш: Әйләнә-тирәдәге  вакыйгалардан, кешеләрнең гамәлләреннән гыйбрәт ала белүнең табигате, тәртибе турында фикер алышу.

55

Көйләрдән тезмәләр тездем.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Шагыйрьнең

тормыш юлы, иҗаты

белән танышу,

презентация карау,

хронологик таблица

тутыру, поэманы

тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү.

М:Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

П: Ренат Харисның биографиясен, иҗатын һәм “Гармунчы” поэмасын өйрәнү.

Ш: Гармунчы  һөнәренә

мәхәббәт тәрбияләү.

56

Минем тирәмдә

 Кояш үзе әйләнә.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Сәнгатьле уку,  сораулар буенча анализлау, мәсәлгә хас үзенчәлекләрне табу, монолог уку, диалог төзү, образларны чагыштыру, мәкальләр уку, мәгънәләрен ачыклау,  нәтиҗәләр ясау.

М:Укучыларга экологик

тәрбия бирү.

П: Ренат Харисның “Ике гөл” шигырен  уку.

Ш: Табигатькә карата күзәтүчәнлек тәрбияләү.

57

Шигырем – ачык!

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Язучы иҗатына күзәтү ясау, сәнгатьле уку,   анализ, сүзлек эше, сорауларга җавап, биремнәр эшләү, нәтиҗә.

М:Татар шигъриятенә

кызыксыну уяту.

П: Зөлфәтнең биографиясен, иҗатын һәм “Шигырем – ачык” шигырен өйрәнү.

Ш: Язучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү.

58

Ерактагы моңлы бер көй булып.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Сәнгатьле уку, төп фикерне аерып чыгара белү, сүзлек өстендә эш, биремнәр эшләү, сораулар буенча анализлау, нәтиҗәләр ясау.

М:Иҗат процессына мәхәббәт тәрбияләү.

П: Зөлфәтнең “Шундый чагы әле җанымның” шигырен уку.

Ш: Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү.

59

Ил җыр белән яши.

1

Әдәби – теоретик белешмә бирү

Галия  Кайбицкаяның тормыш юлы, иҗаты турында уку, хронологик таблица, сораулар төзү, опера тыңлау, биремнәрне эшләү, нәтиҗәләр ясау.

М:Опера сәнгате аша эстетик  тәрбия бирү.

П: Галия Кайбицкая иҗатын өйрәнү.

Ш: Музыкаль әсәрләр аша

туган илгә, туган җиргә

мәхәббәт һәм ихтирам

уяту.

60-61

Сәхнә хуҗасы.

2

Әдәби әсәрне өйрәнү

Язучы иҗатына күзәтү, эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, биремнәр эшләү, диалогларга бүлеп уку, интернет челтәреннән Рудольф Нуриев башкаруында бию карау,  образга характеристика, анализ, нәтиҗә ясау.

М:Бию сәнгате аша  эстетик  тәрбия бирү.

П: Рабит Батулланың тормышы  һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Бию» әсәрен уку.

Ш: Сәхнә кешесенә ихтирам тәрбияләү.

62

Иҗат – ул яшәү рәвеше.

1

Сөйләм телен үстерү

Бәйләнешле сөләм үстерү, проектлар яклау, үз фикереңне әйтә, нәтиҗә ясый белү, тест.

М:Укыганны

гомумиләштерә, нәтиҗә

ясый, иң мөһим

мәгълүматны аерып ала белү.

П: Укучыларда иҗатка  омтылыш тәрбияләү.

Ш: Укучыларда иҗат  процессына, хезмәткә мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү.

63

Батыр Җайдак.

1

Язучы иҗатын өйрәнү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру, беренче өлешне уку, образлар белән танышу, сүзлек өстендә эш, сорауларга җавап бирү, биремнәрне эшләү, “Өч аяклы ат” повесте буенча фильмнан өзек карау.

М:Тарихка, халкыбыз язмышына хөрмәт хисләре тәрбияләү.

П: Айдар Хәлим тормышын һәм иҗатын, “Өч аяклы ат” повестеның төп фикерен ачыклый һәм аңлата белергә өйрәтү.

Ш: Укучыларда кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү. Туганлык мөнәсәбәтләренең нык булырга тиешлеген күзаллау.

64

Фронттан кайткан ат.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Икенче һәм өченче бүлекләрне уку, план төзү, диалогны рольләргә бүлеп уку, тәрҗемә эше, образга характеристика, сорауларга җавап, биремнәрне эшләү, малайның нәсел өчен горурлануын өзектән табып уку, нәтиҗә ясау.

М:Шәҗәрә төшенчәсенә аңлатма бирү. Шәҗәрәне белү зарурилыгының сәбәпләрен ачыклау.

П: Айдар Хәлимнең  “Өч аяклы ат” әсәрен өйрәнү.

Ш: Хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык

хисләрен тәрбияләү.

65

Авырлык җебе  өзелде.

1

Әдәби әсәрне анализлау

Дүртенче өлешне уку, исем кую, тәрҗемә эше,

Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе белән чагыштыру, диалогны рольләргә бүлеп уку, сорауларга җавап бирү, вакыйганы аерып чыгара белү, эчтәлеген сөйләү, биремнәр өстендә эш, нәтиҗә ясау.

М:Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

П: Айдар Хәлимнең  “Өч аяклы ат” әсәрен өйрәнүне дәвам итү.

Ш: Хайваннарны яратырга

өйрәтү.

66-67

Табигатьнең чәчәк аткан чагы.

2

Әдәби әсәрне өйрәнү.

Әдәби әсәрне анализлау

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру; хикәяне уку, төп

эчтәлекне аңлау, фикер

алышу, парлап сөйләшү,

төп геройны сурәтләү,

план төзү, план буенча сөйләү.

М:Табигатьнең матурлыгы, һәр фасылның уникальлелеге турында яңа   фикерләр тудыру.

П: Гарәфи Хәсәновның тормыш юлы,  иҗаты турында белем бирү, “Беренче күк күкрәү” хикәясен уку һәм нәтиҗә ясау.

Ш: Әйләнә-тирә мохиткә хөрмәт

хисе булдыру,  табигатьне яратырга өйрәтү.

68

Ямьле сабантуйлары.

1

Әдәби әсәрне өйрәнү

Презентация ярдәмендә

язучы тормышы белән

танышу, төркемнәрдә

фикер алышу, ишетеп

аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү.

М:Халкыбызның бәйрәмнәре аша эстетик тәрбия бирү.

П: Камил Кәримовның биографиясен, иҗатын һәм “Тимергали бабай хикәяте”н өйрәнү.

Ш:Тарихи үткәнебезгә ихтирам, туган җиргә, хезмәткә

мәхәббәт  тәрбияләү.

69

“Ялкын” журналына сәяхәт.

1

Сөйләм телен үстерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү, проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы.

М:Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

П: “Ялкын” журналы  белән танышу.

Ш: “Ялкын” журналына, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

70

Күңелемә уелып калган әсәрләр

(Әдәбият дигән олы диңгез).

1

Белемнәрне ныгыту, системага салу дәресе

Портретлар, төрле

иллюстрацияләр, презентацияләр ярдәмендә укылган әсәрләрне кабатлау, тестлар эшләү, гомумиләштерү, сорауларга җавап  бирү.

М:Өйрәнгән теоретик төшенчәләрне кабатлау, истә калдыру.

П: Ел буе өйрәнгәннәрне гомумиләштереп  кабатлау.

Ш: Әдәбиятның тәрбия бирү, тормышка әзерләү

дәресе булуын аңлату.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф татар төркеме

6нчы сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар теленнән  эш прораммасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...

Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф рус төркеме

6 нчы сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елн...

Эш программасы татар теле 8 нче сыйныф татар төркеме

8нче сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар теленнән  эш прораммасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...

Эш программасы татар теле 8 нче сыйныф рус төркеме

8 нче сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елн...

Эш программасы Татар әдәбияты 5нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус  төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...

Эш программасы Татар әдәбияты 6нчы сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6  НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ   ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ   ...

Эш программасы Татар әдәбияты 7нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ  ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...


 

Комментарии

Материалыгызны кулландым, рәхмәт.Алга таба уңышлар телим.