Педагогическая деятельность учителя татарского языка и литературы Халитовой М.З.
материал на тему

Педагогическая деятельность учителя татарского языка и литературы  Халитовой М.З

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Педагогик белешмә37.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан  Җөмһүриятенең Чүпрәле муниципаль районы

Чүпрәле гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халитова Миләүшә Җәмил кызының педагогик эшчәнлегенә белешмә.

Халитова Мидәүшә Җәмил  кызы Чүпрәле муниципаль районы Кече Чынлы гомуми белем бирү мәктәбендә 2010нчы  елдан бирле эшли. 10 ел стажлы, югары белемле (КДПУ-2005), беренче категорияле укытучы.

2013 елдан мәктәптә  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы,сыйныф җитәкчесе.Ул киң эрудицияле, максатчан, яңалыкка омтылучан, эзләнүчән шәхес.  

Халитова М.Җ. - укыту-тәрбия эшләрен нәтиҗәле итү, милли мәгарифне үстерү  юлларын һәрдаим эзләнүдә.  Ул ата-аналар,  авыл  халкы, күрше мәктәп  укытучылары белән тыгыз элемтәдә торып эшли, алга куелган максатларына ныклы адымнар белән бара, эшендә укытуның актив формаларын куллана, укучыларны иҗади фикер йөртергә, алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтә, милли үзаң, халкыбыз тарихына хөрмәт, йолаларыбызга ихтирам тәрбияләү юнәлешендә зур эш алып бара. Укытучы фикеренчә, бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, ә моны шәхес тәрбияләүдә зур төгәллек белән башкарырга кирәк. Әдәби әсәрләрнең төп мәгънәсен әби-бабаларыбыз кулланган җиһазларны тотып карамый гына укучылар аңына ирештереп булмый. Димәк, укытучының укучыларны гына түгел, ә ата-аналарны да экскурсияләргә йөртү, экспедицияләргә чыгу белән мавыктыру, тупланган материаллар белән иҗади эш алып баруын  балаларны тәрбияләүдәге бер алымы булып тора дип санарга мөмкин.

Ул дәресләрен методик яктан дөрес,  йөрәктән-йөрәккә  алымын кулланып   оештыра. Куелган максатына ирешү өчен укытуның төрле метод һәм алымнарын куллана: чагыштыру, ситуатив мәсьәләләр чишү, күзәтү лекцияләре, уен, проект дәресләр һ.б. Шулай ук дәресләрендә бүгенге көн таләпләренә җавап бирүче техник чараларны куллана белүе генә  түгел, ә үзе эшли алуы да балалар белән ике араны якынайта. Ул укыту өлкәсендәге һәр яңалыкны, алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнеп, үз эшчәнлегендә куллана.

Миләүшә Җәмиловна районда һәм республикада уздырыла торган төрле бәйгеләрдә, конкурсларда теләп катнаша. Укытучының иҗат лабораториясе бай. Сәләтле балаларга шәхсән якын килеп эшли. Әле үткән 2015 елда гына, беренче тапкыр, укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган олимпиадаларда призлы урыннар алдылар. Шәйдуллова Айсылу(7А сыйныфы укучысы) җиңүче, Фәтхуллова Ландыш(7Б сыйныфы укучысы) бүләкләнүче исемнәренә лаек булдылар.  

  Ибраһимова Гөлгенә Марат кызы З.Нуриның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган II  фәнни- гамәли конференциясендә 2- урынга  лаек  булды.   Шулай ук фәнни-эзләнү, иҗади –эзләнү эшләре белән дә чыгышлар ясый укучылар һәм нәтиҗәләргә ирешәләр.Укучылар татар телен теләп өйрәнәләр, үзара дус, аңлашып яшиләр. Бу исә укытучының хезмәт җимеше.

Миләүшә Җәмил кызы-үз эшенең  остасы, йөрәге  кушуы  буенча  сайлаган һөнәренә тугъры калып  эшләүче мөгаллимә .

 Директор:                                                                     Т.Р.Ибраһимова.

Туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсы кысаларында

 мастер-класс бәйгесенең

муниципаль этабында катнашу өчен белдерү

1.Конкурсант турында белешмә:

1.1 Конкурсантның  Ф.И.Ә.-Халитова Миләүшә Җәмил кызы

1.2 Туган көне-23.08.1981

1.3 Эш стажы-10 ел

1.4 Эш урыны,вазыйфасы-ТР Чүпрәле муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кече Чынлы гомуми урта белем бирү мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

1.5 Эш урынынң адресы -Кече Чынлы авылы,Крупская урамы,4 нче йорт

1.6 Телефоны -8(84375) 9-3-10

1.7 Яшәү урыны- 422463,Кече Чынлы авылы, Ленина урамы, 96 нчы йорт

1.8 Телефоны - 89274385680


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Самоанализ педагогической деятельности учителя английского языка

В данном материале представлен самоанализ педагогической деятельности учителя английского языка. Прежде чем создать данный документ, были изучены все доступные материалы посвященные данной теме. Надею...

Результаты педагогической деятельности учителя английского языка

В статье следующие разделы : динамика предметных знаний, качество предметных знаний, динамика общеучебных умений и навыков, динамика показателей эмоционального состояния учащихся, рейтинг педагога по ...

Публичное представление собственного инновационного опыта педагогической деятельности учителя русского языка и литературы МОУ СОШ №1 с углублённым изучением отдельных предметов города Ивантеевки Московской области Малюковой Веры Фёдоровны

Тема представленного инновационного опыта педагогической деятельности: "Современные образовательные технологии на уроках русского языка и литературы как средство повышения эффективности обучения"...

Самоанализ педагогической деятельности учителя русского языка и литературы Егоровой А.А.

Самоанализ подготовлен для прохождения аттестации на высшую квалификационную категорию...

Самоанализ педагогической деятельности учителя немецкого языка

Описание работы учителя немецкого языка, работающего в 5 - 11 классах....