Тукай йөргән эзләрдән
учебно-методический материал (6 класс) на тему

Г.Тукайның тормыш юлы турында белешмә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_yorgn_ezlrdn.docx45.51 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай йөргән эзләрдән

Мельникова Надежда Николай кызы

Алабуга шәһәре 8 нче урта мәктәбенең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Габдулла Тукай – халык тормышын, язмышын, хыял-омтылышларын, моң-зарларын төрле яклап чагылдырган, үз тавышын халыкка ишеттерерлек җанлы тел, көчле сурәт, фикер сөрешенә ятышлы образлар тудырган сәнгатьчә камил әсәрләр авторы. Шагыйрь иҗаты халык язмышы, тормышы белән тыгыз бәйләнгән. Ул аның һәр сулышы белән яши: кайгырса – көенә, аз гына шатлыгы өчен дә сөенә. Дөнья әдәбиятында мондый авыр язмышлы шәхесләр сирәктер. Тукай шигырьләрен укыганда хәйран каласың: сәламәтлеккә дә туймаган ябык кына, кечерәк кенә буйлы бу кешегә шулкадәр рухи көч кайдан килде икән?! Күрәсең, халыктан, халык тормышын бөтен йөрәге белән тоюдан, аның өчен сызланудан, шатланудан, өметләнүдәндер.

          Кара урманнары, искиткеч әкиятләре, йөрәк өзгеч җырлары, моңнары белән Казан арты һәм Казаннан ерак Җаек (Уральск) каласы шагыйрьнең тормыш һәм әдәби мәктәбе булалар. Кырлайның гүзәл табигате, аның самими кешеләре Габдуллада һәр күренешне образлы итеп кабул итәргә ярдәм итсәләр, Җаек аны шагыйрь буларак формалаштыра.

          Нигезләр...Кайсында бер ел, кайсында ике ел, кайсында өч ел...Бер караганда алай озак төпләнеп яшәгән нигезе дә юк кебек. Ләкин шушы таралган вак-төяк нигезләр бер төшкә җыелалар да олы бер нигез хасил итәләр. Ул нигез – халык. Төп нигез. Тукайның төрле характердагы шигырьләрен укыганнан соң, аларның менә шушы зур нигездән үсеп чыкканын күрәсең. Узганы, тарихы, традициясе белән гасырлар буена салынган бер нигез күз алдына килеп  баса.

           Габдулла Тукайның тормыш юлы шулхәтле кызыклы, мавыктыргыч, аның турында укыган саен укыйсы, белгән саен күбрәк беләсе килә. Тукайны Тукай иткән бөек юлдан үтәсе, ул кичергәннәрне күрәсе килә. Шагыйрь нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән. Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле җырчысына әверелә.

           Татар халкының  сөекле җырчысының әти-әниләре кем соң да, яшәгән җирләре нинди һәм кайларда булган ? Шул сорауга җавап бирәсе килү мине эзләнүләргә алып килде.

         Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә  Казан губернасы Казан өязе Кушлавыч авылында (хәзерге Татарстанның Әтнә районы) указлы мулла Мөхәммәтгариф[1] Мөхәммәтгалим[2] мулла улы белән Бибимәмдүдә Зиннәтулла[3] мулла кызы гаиләсендә дөньяга килә.
Казан губернасы Казан өязе буенча 1886 елда туган, өйләнешкән һәм үлгән кешеләрне теркәү кенәгәсендә аны үз әтисе Мөхәммәтгариф мулла «Габдуллаҗан» исеме белән теркәп куйган.

           Мөхәммәтгариф (1843—1886) — Татарстанның Әтнә районы Кушлавыч авылында туган, Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап, 1864 елнын 30 апрелендә муллалыкка указ алып, Кушлавыч авылында икенче мәхәлләдә мулла булып торган.

        Мөхәммәтгалим — Кушлавыч мулласы, аның җәмәгате Мәргубә Әтнә районы Җөлби авылыныкы булган. Аларның биш баласы: өчесе ир — Зариф, Мөхәммәтгариф, Шакирҗан, кызлары — Газизә һәм Фаизә.

        Бибимәмдүдә (1864—1890) — (әлеге документта, ни сәбәптәндер, Миңсафа дип язылган) Зиннәтулла мулла белән Камилә кызы. Өчиледә туган. Әнисе Камилә иртә үлеп, үги ана кулында үскән. Укымышлы булган, шигырьләр язган, кул эшләре белән шөгыльләнгән, калфак чиккән. Төскә матур булган. Истәлек авторлары Тукайда әнисе чалымнары күренүен әйтәләр.

          Зиннәтулла — Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы Әмиров (1829—1909) — Өчиле авылы имамы. Ул китап күчерү белән дә шөгыльләнгән, шигырьләр дә язган. Кызы Мәмдүдә үлгәннән соң чыгарган «Шагыйрьнең тормыш сәхифәләреннән» дигән шигыре Тукайның Саҗидә апасы истәлегендә дә урнаштырылган. (М.Укмасый. Сайланма әсәрләр. Казан, 1958, 105 б.) Зиннәтулла Өчилегә (Татарстанның хәзерге Әтнә районы) Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап килгән. Чыгышы белән хәзерге Пермь өлкәсенә керә торган Барда районы Коҗмакты исемле татар авылыннан булган. Ерак бабалары Төмән ягына Татарстан җиреннән күчеп киткәннәр.
Г.Тукайның шигъри таланты әнисе һәм бабасы Зиннәтулла ягыннан килә. Әтисе ягыннан туганнарының күбесе сәүдә эше белән шөгыльләнгән.
         Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалим улы 44 яшендә кату зәхмәтеннән үлә. Кушлавыч авылы зиратына җирләнә. Әтисе үлгәндә, Габдуллага дүрт ай ярым була. Мәмдүдә, ире Мөхәммәтгариф үлгәннән соң, әтисе йортына кайткан. Монда кайту датасы билгеле түгел.

          Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдә Малмыж өязе (хәзерге Балтач районы) Сасна пүчинкәсе авылының указлы мулласы Мөхәммәтшакир Фәйзуллинга (1819—1916) икенче мәртәбә тормышка чыга. Мәмдүдәгә 23, Мөхәммәтшакирга 69 яшь була. Никях мәҗлесе Өчиледә, әтисе Зиннәтулла йортында үтә. Мөхәммәтшакир Мәмдүдә өчен 30 тәңкә мәһәр бирә.

           Әнисе Мәмдүдә Сасна пүчинкәсе авылына кияве йортына күчеп киткәндә, кечкенә  Габдуллаҗанны Кушлавычка алып барып, Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыкка вакытлыча асрамага биреп калдыра. Бу вакытта Габдуллага ике яшь тә сигез ай була. «Исемдә калганнар» исемле автобиографик очеркында ул үзе бу карчыкта үткән көннәре турында болай ди: «...мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән»[4].

          Әнисе Мәмдүдә Габдулланы үз янына Сасна пүчинкәсенә алдырта.
«Исемдә калганнар»да бу турыда түбәндәге сүзләр язылган: «...анам да теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үзе янына Саснага алдыртырга атлар җибәрткән. Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр.
         Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаләрдә миндә, бала булсам да, бер нәүгы шөгур хасил булганмы, нидәндер, мин хәзердә дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам. ...үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым биш минутлык төш шикелле генә әле дә булса хәтеремдә»
[5].
Тукай Сасна пүчинкәсендә бер елга якын торган.

         Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдә Зиннәтулла мулла кызы 26 яшендә эченнән кан китү авыруыннан вафат була. Архив язмаларында «эч китү» авыруыннан диелгән. Казан губернасы Казан өязе Сасна пүчинкәсе авылы зиратына күмелә. Кабер урыны билгесез. 3 яшь тә 9 ай булганда, әти-әнисе үлеп, Габдулла тома ятим кала.  
«Исемдә калганнар» автобиографик очеркында Тукай бу вакыйганы хәтерендә түбәндәгечә яңарта: «Мин монда әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!- дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр* иткәнемне язамын»
[6].

        Әнисе вафат булганнан соң Габдулла яңадан Өчилегә, бабасы Зиннәтулла йортына кайтарыла. Бу турыда Г.Тукай үзе болай дип яза: «Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле карьясендәге анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән»[7]. «Нәни Габдулла исә Сасна пүчинкәсенә 1889 елның март-апрель айларында килеп, 1890 елның февраль-март айлары тирәсендә аннан киткән булырга тиеш»[8], — ди Р.Якупов.

        Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф ике мәртәбә өйләнә. Беренче хатыны — Бибигафифә, икенчесе — Бибимәмдүдә. Беренче хатыныннан Газизә белән Мөхәммәтшәриф исемле ике бала кала. Шул Газизә апасы соңыннан үзенә Җаекка ала да инде энесе Габдулланы[9].

        Зиннәтулла бабасы белән үги әбисе Латыйфә Габдулланы бер авыл ямщигына утыртып, Казанга озаталар. Сасна пүчинкәсеннән 1890 елның февраль-март айларында кайткан Габдулла бабасы йортында 1891 елның урталарына кадәр торган булырга тиеш. Чөнки Тукай соңыннан бу вакытта каты ачлык булуын (ачлык 1891 елны була), бабасының ишле гаиләсе бик мохтаҗлыкта яшәвен искә ала. Казанга озатылу моменты турында ул болай ди: «Ямщик Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым), Печән базарында: «Асрарга бала бирәм, кем ала?!» — дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктан алган.
...Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде»
[10]. Алар Яңа Бистәдә торганнар. Кечкенә Габдулла өчен бәхетле көннәр була бу. Анда ул үзенә дуслар таба, рәхәтләнеп уйный. Яңа әти-әнисе аны үз итеп сөеп кенә торалар. Ләкин бәхет озакка бармый: Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа берьюлы авырып китәләр һәм Өчиледәге бабасына хат язалар. Күп тә үтми, Вәли абзыйларга Өчиледән әлеге чыптачы килеп, Габдулланы алып китә. Габдулланың кире кайтуына бабасы бер дә борчылмый. Ләкин үги әбисе өчен ул “артык тамак” була. Ул шәһәргә булмаса, тирә-як авылларның берәрсенә озатып булмасмы дип, Өчилегә килүче-китүчеләрдән сораша тора. Ниһаять, Кырлай авылыннан Сәгъди исемле бер абый килеп: “Я, мәхдүм, минем улым буласың киләме? – дип сорый һәм, озак әзерләнеп тормыйча, Габдулланы ат арбасына утыртып, Кырлайга юл тоталар. Аны алып кайту, әлбәттә, Сәгъди абзый белән Зөһрә апаның үлгән уллары Садриның хәсрәтен җиңеләйтү белән дә, алдагы җир бүлүдә имана алу белән дә бәйләнгән була.

        Кырлай авылы, Кырлай урманы, Кырлай табигате, Сәгъди абзый йорты... Бер Кырлай булачак шагыйрь Тукай күңеленә күпме хис салган! Табигать кешенең күңелен нечкәртә, сафландыра, рәхимле, шәфкатьле итә, баета. Шуның өстенә халыкның бәйрәмнәре, җырлары, моңнары, әкиятләре, гореф-гадәтләре шагыйрь күңеленә сеңеп кала. Габдулла, Сәгъди абзый тәрбиясенә эләкмәсә, бәлки, егерме җиде яшькә кадәр яшәмәгән дә булыр иде. “Кырлай – минем дөньяга күзем ачылган җир” дип яза Тукай үзенең истәлекләрендә. Беренче мәртәбә мәктәпкә баруы да шушы авылда була[11].

           Бу гаиләдә Габдулладан башка тагы ике кызлары була: Сабира белән Саҗидә. Сәгъди абзыйның Бибисаҗидә (1879 елда туган) исемле кызы унбиш яшендә үпкә авыруыннан вафат була. Кырлай авылы зиратына җирләнә.
Истәлекләрдә бу Саҗидә апасының Габдулланы җитәкләп мәдрәсәгә илтеп йөрүе турында әйтелә.

         1894 елның ахырында Уральскидагы җизнәсе Галиәсгар Госмановның чакыртуы буенча Кушлавыч крестьяны Бәдретдин абзый Габдулланы Кырлай авылыннан Уральскига алып китә. Габдулла Кырлайдан турыдан-туры Уральскига китми. «Исемдә калганнар» автобиографик очеркында ул Бәдри абзый ниндидер эш белән Казанга киткәнлектән, бер ай кадәр аны көтеп, Кушлавычта торуы, берникадәр вакыт Кушлавыч мәдрәсәсенә сабакка йөрүе турында яза.

            Габдулланы Бәдри абзый ат белән Казанга алып китә. «Җаектан мине алырга килүче Алты-биш Сапый дигән кеше әле Казанга килеп җитмәгән икән. Шул сәбәпле, Бәдри абзый белән без бер-ике атна кадәр шул кешене көтеп яттык»[12].

         Габдулла Уральскига килеп җитә. «Унсигез көн булды дигәндә, кичкә таба Җаекка барып җиттек»[13]. Габдулланы Уральскига сәүдәгәр җизнәсе Галиәсгар Госманов, аның хатыны Газизә чакыртып ала. Газизә Госманова Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән бертуган апасы. Уральскида яши. Тукай, Казанга күчкәч, аңа хатлар язып тора. Туган-үлгән елы билгесез. Госмановлар Почиталин урамы, 66 нчы йортта яшәгәннәр[14].  Тукай 27 еллык гомеренең зур өлешен шушы шәһәрдә үткәрә. Уральск — аның зур шагыйрь буларак формалашкан шәһәре[15].

       Габдулланы җизнәсе Галиәсгар Госманов «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә укырга бирә. «Шунда ук төркине яхшы укый иде... Сабакны бик күңел биреп укыды. Кайчакларны, сабакка соңга калам, дип, иртәнге ашны ашамастан китеп бара иде,— ди Газизә апасы. Газизә апасы — Газизә Зәбирова (1877—1963) — Тукайның әтисе бер, әнисе башка булган бертуганы. Ул да кияүгә чыкканчы Уральскида Г.Госмановлар гаиләсендә яши. «Мотыйгыя»дә иң әүвәлге хәлфәсе — Фәтхетдин хәлфә Рәхмәтуллин. Фәтхетдин хәлфә Габдуллага гарәп әдәбияты, Коръән, «Тәгълиме әс-салат» исемле гарәпчә китаплар укыта[16].

             Габдулланы җизнәсе Галиәсгар Госманов өч еллык рус классына бирә. Булачак шагыйрь мәдрәсәдә дә, рус классында да бер үк вакытта укый. Рус классында беренче учителе Оренбургта Учительская школаны тәмамлаган Әхмәтша Сираҗетдинов (1850—1919). Учительнең бай китапханәсе булган. Габдуллага рус язучыларының әсәрләрен биреп укыткан. Пушкин, Лермонтов иҗаты белән ул беренче мәртәбә шушында танышкандыр, дип уйланыла. Әхмәтша учитель Тукайның сәләтле бала булуы турында сокланып сөйли торган булган. Рус классына кергәндә, Габдулла ун яшендә була. Сабакташы Ярулла Морадыйга үзе: «Мин школага кергәндә сигез яшьтә генә идем»[17], — дип сөйләгән.

      Г.Тукайның талантлы шагыйрь булып җитешүендә Госмановлар гаиләсенең роле аз булмаган. Шәһәр мохитендә яшәү, «Мотыйгыя» кебек алдынгы мәдрәсәдә, шуның белән бергә рус классында уку Габдулланың дөньяга карашы, шагыйрьлек таланты формалашуга уңай йогынты ясамый калмаган.

            Габдулланы Кырлайдан (Сәгъди йортыннан) барып алып Уральскига озаткан Кушлавыч авылы крестьяны Бәдри абзый (Бәдретдин Хисаметдин улы Хисаметдинов) үзе дә Уральскига күчә. Башта балта остасы, соңыннан сәүдә эше белән шөгыльләнә. Ул Тукайның ерак туганы булган.
«Бәдри абзый гаиләсе минем өчен дә, Габдулла өчен дә туган агабызның йорты күк иде, бик аралашып йөри идек»
[18], — дип сөйли апасы Газизә Зәбирова.

            Г.Тукай «Мотыйгыя» мәдрәсәсе каршындагы өч еллык рус классын тәмамлый. Уральскида Пушкинның тууына 100 ел тулу уңае белән «Пушкин йорты» ачыла. Бу тантаналы җыелышка Габдулланың катнашкан булуы бик ихтимал. Ул «Пушкин йорты»нда булган рус язучыларының юбилей кичәләренә бик яратып йөргән.

          «Габдулла әфәнде сандыгында төрле хикәят китаплары да күренгәлиләр. Татар тормышыннан алып язылган «Рәдде бичара кыз» исемле бер театр китабын ул әллә кайдан гына табып, бик тәмле генә иттереп укый вә тыңлаучыларны бик хозурландырып, дәрт кертә иде»[19], — ди сабакташы «Мотыйгыя» мәдрәсәсе шәкерте Ярулла Морадый.

        1900 нчы елда  Г.Тукайның җизнәсе сәүдәгәр Галиәсгар Госман улы Госманов ашказаны авыруыннан вафат була. Уральск зиратына җирләнә (1845 елда туган). Булачак шагыйрь, җизнәсе үлгәннән соң, «Мотыйгыя»гә торып укырга күчә. Ул монда 1906 елның декабренә кадәр яши.

          Габдулла «Мотыйгыя» мәдрәсәсенең баш имамы Мотыйгулла хәзрәттән (Мотыйгулла Төхфәтулла улы Төхфәтуллин, 1846—1920) гыйльме гаруз (шигырь үлчәве турындагы белем) дәресләре ала. Мотыйгулла хәзрәт аңа үзенең бай китапханәсе белән танышырга да мөмкинлек бирә. Г.Тукай  мәдрәсәдә укыганда шагыйрь Мирхәйдәр Чулпаный белән таныша. Чулпаный «Мотыйгыя» мәдрәсәсен тәмамлаган яңа карашлы шагыйрь булган. Г.Тукайда шагыйрьлек дәрте уятуда билгеле бер йогынты ясаган.

Габдулла «Мотыйгыя»дән авыру сәбәпле укуын ташлап киткән сабакташы Ярулла Морадый белән хатлар алыша. Хатларында үзенең фәкыйрьлегеннән, тормышының авыр булуыннан зарлана. Истәлекләрдә өч еллык рус классын тәмамлаган Тукай үзе дә Мотыйгулла хәзрәткә метрика дәфтәре язуда булышкан, дигән фикерләр очрый.

           К.Мотыйгый Г.Тукай һәм алдынгы шәкертләр хуплап каршы алган «Әл-мәгариф» исемле кулъязма газета чыгара. Аны «милләт юлында хезмәт итүче һәфтәлек газета» дип атый. Газетаның 1903 елгы 9, 16, 24, 31 июль (13, 17, 27, 33 һәм бер номерсыз) саннары Татарстанның Берләштерелгән дәүләт музеенда саклана. Тукайның монда бер әсәре дә урнаштырылмаган, әмма аның бу газетаны укып баруы мәгълүм. Газета 1904 елда кулъязма «Әлгасрелҗәдит» журналы булып киңәеп китә.
          1903 елда Г.Тукай («Туйга бардым мин бүген, эчтем кымыз...») шигырен яза. Шигырь үз вакытында басылмаган, язылу датасы билгесез. Ул Тукайның «Мотыйгыя»дәге сабакташы Шәриф Каюмов истәлеге эчендә китерелә. Бу шигырь миллионер Мортаза Гобәйдуллинның улы яшь сәүдәгәр Садыйк Гобәйдуллинның туена барып кайткач язылган. Туй исә 1903 елның көз башында булган, димәк, шигырь дә шушы вакыттагы вакыйганың кайнар эзеннән һәм экспромт буларак язылган.  

                   Камил Мотыйгый Төхфәтуллин Уральскида атнага бер мәртәбә гыйльми, әдәби, хикми вә фәнни дип аталган кулъязма «Әлгасрелҗәдит» журналы чыгара башлый (1905 елның 12 маенда туктала).
Тукай — бу журналны язучыларның берсе, журнал идарәсендә редколлегия әгъзасы. Шигырьләре һәм мәкаләләре беренче шушында дөнья күрә. «Әдип» дип аңа беренче мәртәбә шушы журналда мөрәҗәгать ителә.
Тукайны киң тормыш юлына әзерләп чыгаруда, гомумән, Төхфәтуллиннар гаиләсе аерым урын тота. К.Мотыйгый газета-журналлар чыгарып аның шигъри таланты ачылуга этәргеч ясаса, әтисе Мотыйгулла хәзрәт булачак шагыйрьгә поэзия серләренә төшенергә ярдәм итә. Моның бер сәбәбе Тукайның талантын күрү булса, икенчесе Мотыйгулла хәзрәтнең Кышкар мәдрәсәсендә Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән бергә укыган булуы да тәэсирсез калмагандыр.

            Г.Тукай «Мотыйгыя»дә укыганда татарның булачак атаклы артисты, режиссеры, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйруллин, 1886—1920) белән дуслаша.

           1905 нче елда К.Мотыйгый «Уралец» газетасы типографиясен арендага ала. Аның тәкъдиме белән Г.Тукай бу басмаханәгә өйрәнчек булып керә. Монда аны кассадагы хәрефләрне ничек урнаштыру, гомумән, хәреф җыю эшенең техникасына әлеге типографиядә эшләүче рус эшчесе Александр Гладышев өйрәтә.

          Уральскида Камил Мотыйгый Төхфәтуллин нәширлегендә һәм мөхәррирлегендә «Әлгасрелҗәдит» («Яңа гасыр») исемле айлык әдәби, фәнни һәм иҗтимагый эчтәлекле журнал чыга башлый. (1907 елның 20 маенда туктала). Г.Тукай бу журналның җаваплы секретаре булып эшли, иҗаты белән дә актив катнаша. Журналның бу беренче санында аның «Алла гыйшкына» һәм «Уральскида Габдулла Тукаев» имзасы белән «Хәзерге хәлемезгә даир» исемле шигырьләре урын алган.

          Г.Тукай Уральскида типография эшчеләренең Беренче май демонстрациясендә катнаша. «1906 елның Беренче маенда типография эшчеләре тагын демонстрациягә чыктылар. Кызлар гимназиясе янына җыелдылар. Без Апуш белән икәүләп киттек. Демонстрациягә тимер юл эшчесе Николай Покатилов җитәкчелек итте. Иске собор янында кызыл байрак күтәрделәр»[20], — дип искә ала Тукай белән бер типографиядә бергә эшләгән Александр Гладышев. Гладышев Тукай белән бергә төрле урыннарга прокламацияләр таратып йөрүләре, Тукайның «Варшавянка», «Смело, товарищи, в ногу» кебек революцион җырлар белүе турында яза.

            Тукай, үзенең адресын күрсәтеп, газетада игълан урнаштыра:
«Мин бу көннәрдә генә «Мәдрәсәи Мотыйгыя»дән чыктым. Бинаән галәйһи, дустларым вә якыннарыма игълан итәмен ки, бу көннән ары миңа язачак мәктүбләренең адресын болай язсыннар: Уральск. Гостиница «Казань». А.Тукаеву. Бакый ихтирам белән Г.Тукаев. Шушы вакыттан башлап Г.Тукайның рәсми белем йортына кереп укуы тәмамлана, ул шагыйрьлек, публицист-журналистлык юлыннан китә.  
       Хезмәт хакын арттыруны сорап матбага эшчеләрен эш ташларга котырта, дип, К.Мотыйгый Тукайны эшеннән чыгара. «Матбагам ябылмастан борын, ике атна әүвәл бөтенләй хезмәттән чыгарырга туры килде»
[21], — ди К.Мотыйгый «Мәшһүр шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев хакында хатирәләрем»ендә.

         К.Мотыйгый аны эштән чыгардым дисә дә, Г.Тукай «Фикер» һәм «Әлгасрелҗәдит»тә бу матбугат органнары ябылып беткәнче эшли. Башта хәреф җыючы, аннан корректор, соңыннан бөтен эшләрне үзе башкара. Аның Уральск чоры иҗаты нигезендә «Фикер» газетасында, «Әлгасрелҗәдит» һәм «Уклар» журналында тупланган.

            1907 нче елда Г.Тукай  «Китмибез!» исемле шигырен яза. Дәүләт думасының 1907 ел май аенда булган унбишенче мәҗлесендә, мәсәлән, Уфа губернасыннан сайланып килгән депутат мөгаллим Кәлимулла Хәсәнов (1878—1949) мөселман мәктәпләренең хәле начарлыгыннан, хөкүмәтнең моңа бер чара да күрмәвеннән зарланып сөйли. Суллар кул чабалар, ә уңнар (Пуришкевич, Созонович һ.б. карагруһлар) урыннарыннан сикереп торып, йодрыкларын төйнәп, ораторга ташланалар һәм: «Төркиягә китеңез!» — дип кычкыралар. «Китмибез!» шул уңай белән иҗат ителгән һәм аның язылу вакыты да шушы вакыйга эзеннән, ягъни 1907 елның май ахырларында булырга тиеш»[22].

       Уральскида Г.Тукайның актив катнашлыгында 1905 елның 26 ноябреннән чыгып килгән «Фикер» газетасының соңгы саны дөнья күрә.
Соңгы санда Тукайның «Ана мәктүбләре», «Думаның хәле», «4 нче май — җомга» исемле мәкаләләре урнаштырылган.

         Габдулла Тукай мәдәният һәм сәнгать үзәге булган Казан шәһәренә кайтырга карар итә. Шул көннәрдә үзенең үлемсез “Пар ат” шигырен яза. Ниһаять, Тукай туган ягына әйләнеп кайта. Аның өчен яңа тормыш, иҗади киңлекләр ачыла.

           Казанга кайткач, Тукай үги әнисе Газизә апа белән дә күрешә. Шагыйрь бу вакыйганы түбәндәгечә тасвирлый: «Яңа бистәдә, җимерек кенә җир астындагы бер өйдә бер карчык бар икән. Көннәрдән бер көн мин, ничектер, шул өйгә чакырылдым. Анда мине әнкәем көтеп торачак иде. Вакыт төн иде. Мин әллә нинди баскычлардан төшеп, караңгыда шул өйгә барып кердем. Кергәч тә, түрдә яше кырыклардан узмаган диярлек, кара кашлы, кара күзле, тулы гәүдәле бер хатын күренде. Моның әни икәнлеген танып: «Исәнме, әни», — дип күрештем. Ул кулын бирде дә: «Син дә сәламәтмени соң әле?» — дип егълап җибәрде. Минем дә күңелем йомшарды, ничек тә үземне тота алдым»[23].

         Г.Тукай үзе 1908 елның 27 мартында апасы Газизә Госмановага җибәргән хатында бу вакыттагы адресын түбәндәгечә күрсәтә:
В гор. Казань, книгоиздательство «Китаб», Абдулла Тукаеву.


            Г.Шәрәф истәлекләрендә «Китаб» нәшрияты урнашкан контора бүлмәсендә («Мәскәүский номерлар», «Уральское подворье») торуы, «Китаб» нәшриятыннан киткәч, яңадан «Болгар»га кайтуы әйтелә. Соңгылары дөрескәрәк туры килә, чөнки Тукайның үз сүзләре дә шуны раслый.

             Г.Тукай Казаннан Уральскидагы апасы Газизә Госмановага хат яза. Ул болай ди: «...дус-иш күп. Күңелле, укыган кызлар белән дә танышырга туры килде. Гәзитәләр күп, китаплар һәркөн яңадан-яңа чыгып тора. Укыймыз, үземез дә язамыз. Әле бу арада тагы бер зур гына шигырь китабы яздым. Монысы, һәртөрле матур буяулы сурәтләр илә зиннәтләнеп, балаларга бүләк өчен язылды. Тиздән басылып чыгачак. Чыккач та Сезгә җибәрермен.
...Әхмәт байның угылы [Габдрахман Дәүләтшин] илә бергә «Китаб» нәшрияты исемле бер ширкәт ясадык, һәртөрле яңа китаплар сатып алып, үземез бастырып сатабыз, һәркөн һәр тарафларга җибәрәбез. Мин китапларның хаталарын төзәтәм. Хак куям. Сораган кешеләргә җибәрәм. Контора минем номерымдадыр. Бу эштән дә яхшы гына акча алам... Әле Оренбурдан да мине чакырып хат килде. «Вакыт» гәзитәсендә, «Шура» журналларында эшләргә, айга 40 тәңкә жалунье бирәләр. Ләкин мин хәзергә анда бара алмыйм. Оренбур язучылары илә гәзитә аркылы бераз чәкәләшеп алган идек. Шуңа күрә алар хатны минем үземә язмыйча, бер иптәшемә язып, мине чакырганнар”
[24].

         Габдулла Тукай бөтен барлыгы белән эшкә чума. Аның бөтен дөньяга танылган үлемсез әсәрләре шунда туа. Шагыйрьне Казан артында тугыз ел, Җаекта унике ел, Казанда алты ел яшәгән дип бүлгәләп булмый. Тукай бу урыннарга гына сыймаган. Дөньясы гаҗәеп киң. Шагыйрь дөньясы – фикер дөньясы. Тукай – татар халкының бу җирдә барлыгын, бөеклеген, үлемсезлеген раслар өчен дөньяга килгән бөек шагыйрь.


[1] ТРМА. 4-ф., 177-тасв., 237-эш, 353 б.;

[2] Якупов Р. Архивтагы язулар ни сөйли.

[3] «КУ», 1976, 3 нче сан, 149 б.

[4] Якупов Р. Архивтагы язулар ни сөйли.

[5] «КУ», 1976, 3 нче сан, 148 б.; «Исемдә калганнар», 7 б.

[6] Вятка губернасы Малмыж өязе буенча 1890 елда туган, өйләнешкән һәм үлгән кешеләрне теркәү кенәгәсе. ТРМА. 4-ф., 1-гпасв., 68-эш, 160 б.;

[7] Рәсүлева 3. Тукай эзләреннән, 1985, 96 б.;

[8] Укмасый М. Шагыйрьнең тормыш сәхифәләреннән. «Сайланма әсәрләр», 1958, 107 б.;

[9] Рәсүлева 3. Тукай эзләреннән, 1985, 96 б.;

[10] Зәбирова Г.Тукай хакында истә калганнар. «Истәлекләр», 1986, 27 б.

[11] «Исемдә калганнар», 9—10 б.

[12] «Исемдә калганнар», 36 б.

[13] «Исемдә калганнар», 22,29, 33 б.

[14] Якупов Р. Архивтагы язулар ни сөйли. «КУ», 1976, 3 нче сан, 152 б.;

[15] Нәфыйгов Р. Тукай яшәгән урыннарда. «Пионер», 1952,12 нче сан, 33 б.

[16] Мотыйгый К. Мәшһүр шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев хакында хатирәләрем. «Истәлекләр», 31—32 б.

[17] Зәбирова Г. Тукай турында истә калганнар. «Истәлекләр», 23 б.;

[18] Зәбирова Г. Тукай хакында истә калганнар. «Истәлекләр», 20 б.

[19] Морадый Я. Тукаев Уральскида. «Истәлекләр», 40—41 б.

[20] Гладышев А. Шәкерт тә, остаз да. «Истәлекләр», 68—69 б.

[21] Зәбирова Г. Тукай хакында истә калганнар. «Истәлекләр», 20

[22] «4 нче дәфтәр», 1908,16 б; Биш томлы «Әсәрләр», 1 т., 365 б.

[23] Апасы Газизә Госмановага язган хаты (1908ел, 27 март); Биш томлы «Әсәрләр», 5 т., 82—83 б.

[24] Апасы Газизә Госмановага язган хаты (1908ел, 27 март); Биш томлы «Әсәрләр», 5 т., 82—83 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш

Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...