Кем күбрәк белә? (Интеллектуаль уен)
методическая разработка на тему

Гимадеева Римма Зуфаровна

"Кем күбрәк белә?" (интеллектуаль уен) бәйгесе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kem_kubrk_bel.doc81 КБ

Предварительный просмотр:

Кем  күбрәк белә?

(Интеллектуаль уен)

Максат:

  1. татар әдәбиятыннан шактый бай мәгълүматлы тагын да күбрәк белергә омтылучы укучыларны ачыклау.
  2. үз фикереңне ачык һәм җыйнак итеп әйтеп бирә белү, оста сөйләшү күнекмәләрен ныгыту, телебез хәзинәләрен саклап калу.
  3. А.С.Пушкин әкиятләрен белү дәрәҗәсен тикшерү
  4. төрле фикерләр арасыннан иң мөһимен аерып алырга өйрәтү, сүз байлыгын арттыру, өлгерлек, җитезлек, тапкырлык кебек матур сыйфатлар тәрбияләү.
  5. укучыларның грамматик күренешләрне тану, терминнар турында алган белемнәрен гамәлдә куллана белүләренә ирешү.
  6. укучыларның укыган әсәрләрне таный белү.
  7. балаларны логик яктан эзлекле итеп уйларга, үз фикерләрен нигезләргә һәм исбатларга өйрәтү.

Дәрес формасы: ярыш.

Җиһазлау:

  •    шарлар, чәчәкләр, ком сәгате, визиткалар, санлы карточкалар, бүләкләр.

Метод һәм алымнар: сөйләү, уку, сорау-җавап, әңгәмә.

Кем күбрәк белә?

Хәзер телеведениедән төрле шоу- уеннар күрсәтелә. Без дә бер шундый уенны уйнап карыйбыз. Балалар ике командага бүленә. Команда капитаннары чиратлап тема һәм сорау сайлый. Баллар арта барган саен, сорауларга җавап та катлаулана.Сорауга җавап табылса, балларны жюри язып бара.

Язучылар

5

10

15

20

25

30

35

40

45

50

Мәкальләр

5

10

15

20

25

30

35

40

45

50

Сказки Пушкина

5

10

15

20

25

30

35

40

45

50

“Баш”

5

10

15

20

25

30

35

40

45

50

Татар теле

5

10

15

20

25

30

35

40

45

50

Тирә-юнь

5

10

15

20

25

30

35

40

45

50

Логика

5

10

15

20

25

30

35

40

45

50

Язучылар.

Максат: татар әдәбиятыннан шактый бай мәгълүматлы тагын да күбрәк белергә омтылучы укучыларны ачыклау.

Сораулар.

1.Герой-шагыйрь, “Җырларым”, “Кызыл ромашка” шигырьләре авторы. (М.Җәлил)

2. Балачагы ятимлектә үткән бөек татар шагыйре.(Г.Тукай)

3. Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган балалар язучысы, әкиятләр авторы.(А.Алиш)

4. Ул 1878 нче елның 22 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туган.(Г.Исхакый)

5. Ул Г.Тукай белән бер елда, Казанның Яңа бистәсендә Зариф мулла гаиләсендә дөньяга килгән.(Ф.Әмирхан)

6. “Алмачуар”, “Кызыл чәчәкләр”нең авторы. Ул 1887 нче елның 12 нче мартында Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе Солтанморат авылында туган.

7. “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре”н иҗат итүче драматург. (Г.Камал)

8. Сарман районы Чукмарлы авылында туган якташ язучылар.(Ә.Габиди, А.Гыйләҗев)

9. “Кыйссаи Йосыф” поэмасын язган автор.(Кол Гали)

10.Татарстанның халык шагыйре, юмор һәм сатира әсәрләре иҗат итүче, “Уены-чыны бергә”, “Көлке бүлмәсе”,”Камырша” җыентыклары авторы. Шәвәлинең  “әтисе”.(Ш.Галиев)

Мәкальләр.

Максат: үз фикереңне ачык һәм җыйнак итеп әйтеп бирә белү, оста сөйләшү күнекмәләрен ныгыту, телебез хәзинәләрен саклап калу.

Кем эшләми- ...

шул ашамый

Тырышкан табар, ...

ташка кадак кагар

Иле барның, ...

теле бар

Үзеңне үзең мактама, ...

кеше сине мактасын

Акыллы өйрәнер, ...

ахмак өйрәтер

Ата-ананы тыңлаган- адәм булган, ...

тыңламаган әрәм булган

Җиде кат үлчә, ...

бер кат кис

Әйткән сүз- ...

аткан ук

Иленнән аерылган- ...

канаты каерылган

Тату туганнар ...

таштан койма корганнар

Сказки Пушкина.

Цель: закрепить у учащихся знание сказок А.С.Пушкина, развивать образное мышление, память.

1. Сколько раз закидывал старик невод в тот день, когда поймал золотую рыбку? (3 раза)

2. С какими словами царица обращалась к волшебному зеркальцу? (“Свет мой, зеркальце ...”)

3. Как звали  царя Салтана? (Князь Гвидон.)

4. Сколько раз старуха посылала старика к  рыбке? (5 раз)

5. За какую плату согласился работать Балда? (За 3 шелчка.)

6. Кто помогал королевичу Елисею в поисках царевны? (Солнце, месяц, ветер.)

7. Из какой сказки отрывок:

    “Буду служить тебе славно,

      Усердно и очень исправно.”

8. Узнай сказку по следующим словам: рать, воевода,царь, мудрец, шамаханская царица, звездочет, петушок. (“Сказка о золотом петушке”.)

9.В кого и в кокой последовательности превращался князь в “Сказке о царе Салтане ...”? (Комар-муха-шмель.)

10. Сколько всего сказок написал А.С.Пушкин? (6; 5 и 1- не закончил.)

“Баш”

Максат: төрле фикерләр арасыннан иң мөһимен аерып алырга өйрәтү, сүз байлыгын арттыру, өлгерлек, җитезлек, тапкырлык кебек матур сыйфатлар тәрбияләү.

б

а

ш

б

а

ш

б

а

ш

Б

а

ш

б

а

ш

б

а

Ш

б

а

Ш

Б

а

ш

Б

а

б

а

ш

         

1. Бу баш кырда үсә.

2. Бу башны башка киеп йөриләр.

3. Ә бу башны аякка кияләр.

4. Бу баш Камыршада түгел, ә кемдә?

5. Бу баш кояш баю ягында.

6. Бу баш белән башны ваталар.

7. Бу баш кояшка карый.

8. Бу баш синең белән бер сыйныфта укый.

9. Бу башны агачтан эзлә.

10. Бу баш балык белән тукланучы Кызыл китапка кертелгән иң эре ябалакта.

Җаваплар: башак, башлык, оекбаш, Батырша, көнбатыш, башваткыч, көнбагыш, сабакташ, ябалдаш, байгыш(филин).

Татар теле.

Максат: укучыларның грамматик күренешләрне тану, терминнар турында алган белемнәрен гамәлдә куллана белүләренә ирешү.

1. Шигырьне дәвам  ит: Бушап калган көзге басу-

                                          Юк комбайны, сабаны.

                                          Элеваторда- икмәк,

                                          Ә эскерттә - ... (саламы).

2. Кайсы сүз төркеменең дәрәҗәләре бар? (сыйфат)

3. Әлеге сүз төркеме зат, сан, заман белән төрләнә.( фигыль)

4. Урманда, урманның, урман, урманга, урманны.Кайсы килеш җитми?(чыгыш килеше)

5. Кайсы артык: бал, баллы, балык, балавыз?(Балык)

6.Төрләндергеч кушымчалы сүзне әйт: юл, юлчы, юллык, юллар, юлаучы.(Юллар)

7. Артык сүзне тап: дөнья, кулъюгыч, кулъяулык, шигърият, дәрья.(Шигърият)

8. Сүзнең аваз һәм хәреф төзелешен өйрәнә: 1) фонетика; 2) морфология; 3) синтаксис. (Фонетика)

9. Телне өйрәнми: 1) орфография; 2) геометрия; 3) пунктуация.(Геометрия)

10. Шарада.

                   Ул- биек таудан шуарга,

                    Ярышырга, чабарга!

                    Бер хәрефен алыштырсаң,

                    Була печән чабарга. (Чаңгы, чалгы)

Әдәбият.

Максат: укучыларның укыган әсәрләрне таный белү.

Түбәндәге  өзекләр нинди әсәрдән.Авторы.

1. “ И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!” (“Туган тел” Г.Тукай)

2. “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай, диләр.(“Шүрәле” Г.Тукай)

3. “Күрше карты аның өстенә дә каен илтеп утыртты. Ике каен бер-берсе берлән бәрелә-бәрелә, сөйләшә-сөйләшә үсә башладылар. (“Сөннәтче бабай”   Г. Исхакый)

4. “Шәмси беренче атнада ук тазара башлады. Өч атна тулганда бик күп артып, тәмам авыруын онытты, тау менгәндә арымый башлады”(“Ул әле өйләнмәгән иде” Г.Исхакый)

5. “Конверт эченнән бер егет портреты килеп чыкты. Башының артынарак киелгән кәләпүше егетнең мөселман икәнен күрсәтеп тора ...”(“Хәят” Ф.Әмирхан)

6. “Туар кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз-

      Барсы миңа төшемдә баш иде төп-төз,

      Бу төшемне шулай күрдем һичбер шиксез,-

      Йа әткәем, шуны миңа юра инде”. (“Кыйссаи Йосыф”Кол Гали).

7. “Син яшәмә җирдә файдасыз бер

      Түмгәк булып тигез урында.

      Янып калсын гомрең маяк булып

      Үзеңнән соң килгән буынга.(“Бер үгет” М.Җәлил)

8. “...Көннәрдән бер көнне боларның игезәк ир балалары булды. Ата белән ана бик шатландылар.

...Аның зирәклеге, сизгерлеге турында бик кызык сүзләр сөйлиләр.Ул вакытларда мәктәпләрдә, аслароына киез салып, идәнгә тезләнеп укыйлар- парталар булмый.” (“Әбүгалисина”К.Насыйри)

9. “...Беркөн төш алдында беренче неводны чыгаргач, нык кына җил кузгалды. Көн иртәдән биоле болытлы булып, инде диңгездә давыл булырга охшый иде, шунлыктан барактагы егетләр, бүген инде икенче мәртәбә невод салынмас дип уйлап, төш ашыннан соң, кайсы йокларга ятты, кайсылары шашка уйнарга тотынды.”(“Акчарлаклар” Ш.Камал)

10. “Җырларым, сез, шытып йөрәгемдә,

        Ил кырында чәчәк аттыгыз!” (“Җырларым” М.Җәлил)

Логика.

Максат: балаларны логик яктан эзлекле итеп уйларга, үз фикерләрен нигезләргә һәм исбатларга өйрәтү.

1. Яшелчә бакчасында бабай, әби, онык, эт, мәче һәм тычкан шалкан тарталар.Бакчада ничә кеше бар?(3)

2.Кубикның һәр ягы төрле төскә буялган. Моның өчен барлыгы ничә төрле буяу кирәк? (6)

3.Машинага өч кәҗә бәтие утырган. Һәрберсенең 8 әр км. Юл үткәнлеге билгеле булса, машина күпме юл үткән? (8)

4.Каз һәм мәче аякларының саны 8 булса, ишек алдында ничә каз бар? (2)

5.Бер рәттә 8 урындык.Алия сулдан 5 нче урынга, ә Рәйсә уңнан 5 нче урынга утырган.Алар икесе бер урынга туры килмәгәннәрме?(Юк)

6.Җәй көне самолет Казаннан Мәскәүгә 95 минут, ә кышын 1 сәгать 35 минут оча. Бу ни өчен шулай? (95 минут = 1 сәг.35 мин.)

7.Йосыфның 7 таякчыгы бар.Бер таякчыкны урталай сындырса, аның ничә таякчыгы булыр? (8)

8.Үрмәкүч бауга 6 төен төйнәгән.Бау кырыйлары төенсез калган.Бау ничә кисәккә бүленгән? (5)

9.Бер кешенең дөресен сөйләми торган начар гадәте булган. “Сез дөресен сөйлисезме?” дигән сорауга ул ничек җавап бирер.(Әйе)

10.Әтием бар,                               Ә без аның

     Әнием бар,                               Оныклары

     Ике апам,                                  Өчәү инде.

     Әниемнең                                 Шулай булгач,

     Әнисен дә                                 Без барыбыз

     Бик яратам.                               Ничәү инде?

(Әти, әни, әби, ике апа, мин- 6 кеше).

Нәтиҗә ясау.

Җиңүчеләрне бүләкләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

интеллектуаль уен

Сәләтле укучыны ачыклау өчен ярыш эшкәртмәсе...

Нәүрүз чибәре. Интеллектуаль ярыш.

Кызлар арасында Нәүрүз бәйрәменә карата интеллектуаль ярыш....

Игра "Битва интеллектуалов"

В интересной и увлекательной форме ребята повторяют основные разделы русского языка, углубляют свои знания, развивая мышление, кругозор и творческие способности....

Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен

“Тамчы –шау”    әниләр өчен интеллектуаль уен Максат: гаиләләрне бердәм белем, тәрбия бирү киңлегенә җәлеп итү; тату ,белемле гаиләдә генә балаларны эш сөючән итеп үстерү мө...

Турнир интеллектуалов

Разработка дружеской встречи команд седьмых классов. Открытое мероприятие  врамках предметной недели математики...