Разработка урока по теме "Сөйләм культурасы"
план-конспект урока (9 класс) на тему

Хафизова Миләүшә Рафхатовна

Разработка урока по татарскому языку в 9 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon soylm_kulturasy.doc61.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Сөйләм культурасы. Текст редакцияләү.

Максат. 1. ” Сөйләм культурасы “ темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү һәм тирәнәйтү.

               2. Текст редакцияләргә өйрәтү. “Microsoft Word” программасында эшләү күнекмәләрен үстерү.

               3.Туган телне яратырга һәм нечкә итеп тоярга, аның сүз байлыгын дөрес файдаланырга өйрәтү.

Материал. М.З.Зәкиев, С.М.Ибраһимов. 9 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге.

                  Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов. Хикмәтле дә , бизәкле дә туган тел.

                  Р.Юсупов. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы.

                  Төзүче. Ф.С.Сафиуллина. Татар теле- шагыйрьләр теле.

                  Х.Сәлимов. Татар теленнән 222 тест.

                 Я.Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләр.

Җиһазлау. Дәрес компьютер классында үткәрелә. Компьютерларга редакцияләү өчен текст кертеп куела. Видео һәм аудиомагнитофон.

                 “ Туган як бизәкләре “ тапшыруыннан видеофрагмент.

                 “ Татар теле “ җыры язылган диск. ( Н.Мәдияров сүзләре,И.Закиров көе).

                 Китап күргәзмзсе.

                 Тестлар. Карточкалар. Плакатлар.

 Дәрескә эпиграф.

Тупаста булса тел илнең колагы,

Уеңны уйдырып сал шул колакка.

                             Дәрдемәнд.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

а) Р.Миңнуллинның “Туган телемә” шигыре язмасын тыңлау.

б) Укытучының кереш сүзе.

- Исәнмесез, укучылар! Әле генә нинди матур шигырь тыңладык. Аның эчтәлеге бүгенге дәрес темасы белән бик тәңгәл килә: без туган тел турында сөйләшүне дәвам итәбез. Кешенең кем икәнен беләсең килсә, аның сөйләменә игътибар итәргә кирәк. Без һәрвакыт матур итеп, саф татарча сөйләшүчеләргә сокланабыз. Моңа ирешү өчен, телне бик яхшы белергә, тоярга, гасырлар буе тупланып килгән сүз байлыгын дөрес файдаланырга кирәк. Искә төшерик әле, сөйләмгә нинди таләпләр куела ?

11. Белемнәрне тигезләү.

а) Укучыларның җаваплары тыңлана һәм тактага плакатлар беркетелә бара:

        б) - Бик дөрес , балалар. Без бу таләпләрне боза торган нинди хаталар җибәрәбез соң?

        Җаваплар тыңлана һәм плакатлар эленә:

        -- Дөрес ,укучылар.  Кызганычка каршы, сөйләм хаталары бик еш очрый. Менә бер мисал.

“ Туган як бизәкләре “ тапшыруыннан өзек – колхоз рәисе чыгышы карала. ( 2 минут)

        --Укучылар, нинди хаталар ишеттегез?. Әйе, алынма сүзләр урынсыз күп кулланыла. Монда Дәрдемәнд сүзләрен китерү урынлы булыр иде:

Катыштырма вәләкин телгә телне

Тел уйнатмак наданлыктан гамәлдер.

Хаталар китмәсен өчен, уйлап сөйләү, язганыңны кат-кат тикшерү мөһим.

111. Белем-күнекмәләрне ныгыту.

- Без хәзер текст редакцияләрбез- сөйләм хаталарын табып, төзәтербез. Сезгә өйрәнгән белемнәрегезне файдаланырга кирәк булыр.

Укучылар компьютерларга утыра. Текст укыла. Эчтәлеге буенче кыскача әңгәмә үткәрелә. Мөстәкыйль эшлиләр.

Район киңәшмәсендә.

        Вакыт кич. Әкрен генә ябалак кар ява.Район главасы колхоз рәисләрен киңәшмәгә җыйды.Алар бүгенгесе көнне әһәмиятле булган мәсьәләләрне хәл итәргә җыеналар.

        Беренче булып “ Шахтер “ колхозыннан килгән Г.Мәрдәновка сүз бирелде:

        Безнең сөт сату буенча показательләребез начар түгел дип әйтәсем килә.Барлык крупный рогатый скот прогулкага чыга, ашатырга җитә. Көненә 2.5 тонна сөт реализовать итеп барабыз.Дояркалар да тырышып эшли. Эшләгәненә карап хезмәт хакы да яхшы гына чыга. Ә менщ производство мясада эшлисе эшләр эшләнмәгән әле, резервлар җитәрлек.

        Аннары сүз салам тарттыру мәсьәләсенщ күчте.Глава 10 декабргә бу эшне төгәлләү мәсьәләсен куйды. Дөрестәндә, кар тирәнәйгәч  бу эшне башкарып чыгу авыр булачак.

        “ Күңгәр “колхозы рәисе агымдагы ремонт эшләре турында информцаия бирде:

        Тракторларны, сеялка һәм башка тагылма коралларны үзебездз ремонтлыйбыз.Мастерскойлар җылы, запчасть белән дә өзеклек булганы юк.

        Киңәшмә соң гына тәмамланды. Хакимият бинасы каршысына җыелган машиналар авылларга таралыштылар.

Алдан бетергән укучыларга өстәмә эш:

“ Табигаттә бер артык һәм бер кирәксез әйбер юк “ дигән сүзне ишеткәнегез бардыр сезнең. Күптән түгел үткәрелгән балалар иҗаты выставкасы моңа мисал булып тора. Анда ясалган күргәзмә табигый материаллардан ясалган иде. Түгәрәккә йөргән балалар төрле әйберләрне көнкүрештән калгач та файдаланып булганлыгын исбатлаганнар. Миләштән ясаган муенсалар кызларга барса, полиэтилен шешәләр нәрсәгә генә бармый ! Балаларга иҗади бирем дә бирелгән иде , беренче булып килгән укучылар шуны сөйләп күрсәтте.

Физкултьминт. Күзләрне ял иттерү.

Үзбәя. Укучылар үз эшләрен текстның дөрес варианты белән чагыштырып тикшерәләр. Хаталар анализлана.

1V. Рефлексия. “ Сөйләм культурасы “ темасы буенча тестлар эшләү.

  1. Кайсы  җөмләдә  стилистик  хата  бар?

   А) Бу  галстук  синең  кайсы  күлмәгең  белән  барыр  икән?

   Б) Гомерләр  уза  икән  ул!

   В) Дәү  әниебезнең  урыны  җәннәттә  булсын!

   Г) Ләкин  мин  боларны  кайдан  алыйм?

  2.Кайсы  җөмләдә  стилистик  хата  бар?

   А)Тышта  ниләр  бар  икән?

   Б) Храм  музейга  әверелдерелә.

   В)Шомыртлар  чәчәк  ата.

   Г) Бәхет  дигәннәре  шулдыр  инде  ул!

3.Татар  телендә  кайсы  пар  сүзләр  юк?

 А) мәхәббәт – мәһабәт;

 Б) зират – зыярат

 В) ахыры – ахры;

 Г) таләп – тәләп.

  1. Татар  телендә  кайсы  пар  сүзләр  юк?

 А) гыйбрәт – гыйбарәт;

 Б) тәкбир – тәгъбир;

 В) хуш – һуш;

 Г) тәэсир – тәкъсир.

  1. Кайсы  җөмлә  рус  теле  калькасы  түгел?

  А) Яңа  еллар  котлы  булсын!

  Б)  Мин  Сезнең  алда  бурычлы.

  В) Нинди  язмышлар  белән?

  Г) Сезгә  үз  яшегезне  биреп  булмый.

  1. Кайсы  сүзтезмә  дөресрәк?

 А) авыруның  шифасы;

 Б) даруына  күрә  шифасы;

 В) шифасының  дәвасы;

 Г) даруның  шифасы.

  1. Кайсы  сүзтезмә  дөрес?

 А) янгын  күзәтелде;

 Б) авыл  кешесе;

 В) костюм – чалбар;

 Г) быелгысы  елда.

  1. Кайсы  җөмләдә  гарәп  алынмасы  дөрес  кулланылмаган?

             

           А) Иншалла,  мәшәкатьле  юл  артта  калды.

           Б) Насыйп  булса,  барып  җитәрбез.

           В) Һәр  авыруның  дәвасы  була.

           Г) Ул  сугышта  шәһит  китте.

  1. Кайсы  неологизмның  мәгънәсе  дөрес  аңлатылмаган?

 А) Фэн – кайнар  һава  агымы  ярдәмендә  чәч  киптерү  приборы;

 Б)  Кинолог – кинематография  белгече;

 В)  Триллер – көчле  дулкынландыру, куркыту  тәэсире  тудыручы  әсәр (китап, фильм  һ.б.).

 Г)  Анклав – берәр  дәүләт  территориясе  эчендә  калган  икенче  бер  дәүләт  территориясе.

  1. Сөйләм  культурасы  нәрсә  ул?

             А) әдәби  телнең  язма  һәм  сөйләмә  формадагы  нормаларын  үзләштерү;

             Б) тел  белеменең  тел  нормаларын  өйрәнүче  тармагы;

             В) кешеләрнең  әдәпле  сөйләшүе;

             Г) А һәм Б вариантлары.

V. Өйгә эш бирү. Вариантларны бала үзе сайлый.

1. Дәреслек. № 102. Үзегез матур дип тапкан, җиңел укыла һәм үзенә җәлеп итә торган әсәрдән бер бит күләмендә өзек күчереп язарга.

2. Карточка белән эш. Сөйләм хаталарын төзәтеп язарга.

6 нчы карточка

Ә  башта  әйткәнемчә,  миңа  килгәндә,  минем  киләчәк  юлым шушы  җыелыштан  соң  икенче  көнне  хәл  ителде.  Икенче  көнне базар  көн  булып,  без  мәктәпкә  бармадык.  Иртән  торып,  ике  апа да  эшкә  киткәч  (зурысы  ат  белән  тирес чыгара,  кечесе  кар тотуда иде),  мин  киенеп,  абзар  чистартырга  чыгарга  гына  дип  торганда, идарәдән  йомышчы  Мәймүнә апа килеп,  мине  тиз  генә  районнан килгән  судья  чакыра  дип  әйтеп  китте.  Мин,  Мәймүнәттәйне  дә узып  китеп,  идарәгә  йөгердем.  Әлбәттә,  кичә  колагыма  иелеп әйткән  йомшак  тавышын,  иңсәмә  куеп  кына  алган  җылы  кулын ишетмәсәм - тоймасам,  мин  каушап - куркып,  коелып  төшәр   идем, ләкин  мине  бүген,  идарәгә  чабып  барганда,  ниндидер  ашкынулы дулкын  биләп  алды.  Мин  шул  дулкын   эчендә  идарәгә  барып кердем.  (Хәсән Сарьян)

3. Дәреслек.№ 101. Әдәби стильнең бөтен матурлыгын бирергә тырышып, ирекле темага эссе яки шигырь язарга.

V1. Йомгаклау. Билгеләр кую.

Менә , укучылар, без “ Сөйләм культурасы “ темасы буенча үткәннәрне практик кулланып карадык. Бу эш белән кайбер һөнәр ияләре көн саен шөгыльләнә, кемнәр дип уйлыйсыз? ( Редакция хезмәткәрләре, укытучылар...) Бик дөрес. Редакцияләрдә бу эшне редакторлар, корректорлар башкара. Бәлки кайберләрегез киләчәктә укытучы, журналист, корректор булыр, бу белемнәрне эшендә кулланыр. Алай гына да түгел, һәркайсыгыз, Дәрдемәнд шигырендәгечә, “уен уйдырып салырлык булсын”. Кайда гына укысаң да, эшләсәң дә , кешеләр белән сөйләшә белү , дөрес язу бик мөһим. Юкка гына урыслар  

 “ Чистое слово “ программасы өстендә эшләмиләр. Без дә үз телебезне бай һәм саф килеш сакларга тиеш. Мин сезнең киләчәктә туган телебезне дә , компьютерны да бик яхшы белүчеләр булуыгызны телим.

“ Татар теле “җыры тыңлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема: Право. Разработка урока в 9 классе по истории. Тема: "Всё для фронта! Всё для победы!"

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема "Право". Урок проводится на основе програмированной технологии.1 шаг: информативность-учащиеся получают определенные знания по данному вопросу.2 шаг...

методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Движения живых организмов" и презентация к ней. Методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Дыхание растений, бактерий и грибов" и презентация к ней.

Методическая разработка урока с поэтапным проведением с приложениямиПрезентация к уроку биологии в  6 классе по теме "Почему организмы совершают движения? ".Методическая разработка урока с поэтап...

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта...

Методическая разработка урока "Амины. Анилин", Методическая разработка урока "Многоатомные спирты"

Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 10" О.С. Габриелян.Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 1...

Методическая разработка по теме "Разработка урока немецкого языка согласно ФГОС. Тип урока: комбинированный"

Переход на ФГОС позволил переориентировать усилия гигантского преподавательского состава страны с традиционного узкопредметного обучения (предметные результаты) одновременно и на развитие каждого обуч...