Исенмне кабатлау
план-конспект урока (6 класс) на тему

Исем темасына 6 нчы сыйныф татар төркеме өчен ачык дәрес эшкәртмәсе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isemne_kabatlau_achyk_d.docx20.68 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Айсылу Гомәр кызының 6А сыйныфы өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Дәрес темасы: исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

Максатлар: 

1. Исем сүз төркеме буенча белемнәрне ныгыту.

2. Үз фикереңне формалаштыра белергә өйрәтү;

- фикерләрне фактлар белән дәлилләп бирә белергә өйрәтү.

3. Табигатькә карата сак караш тәрбияләү;

-паркта, урамда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Җиһазлау: таратма материаллар: карточкалар, тестлар; компьютер, проектор.

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәрестә кулланылган сингапур структуралары, алымнар: стё зе класс, конерс, фронталь һәм группаларда.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

 Исәнләшү. Хәерле көн теләү.

-Исәнмесез, балалар! Утырыгыз.

2. Өй эшен тикшерү. Дәрес максатын әйтү.

 -Бүген без сезнең белән исемнәрне гомумиләштереп кабатларбыз. Беренчедән, әйдәгез исем сүз төркеме турында искә төшерик. Өй эшенә исем буенча кагыйдәләрне кабатлап килергә кушылган иде. Өй эшләрегез сорау-җавап формасында тикшереләчәк.

-Исем ул нинди сүз төркеме?  

-Ул нинди сорауларга җавап бирә?

-Исемнәр нәрсә белән төрләнә?

-Исемнәрнең ничә килеше бар?

- Тартым белән төрләнеш башкача ничек дип атала?

-Уртаклык исемнәргә нинди атамалар керә?

-Ялгызлык исемнәргә нәрсәләр керә?

-Җөмләдәге функциясе буенча исем - хәбәр булып килә аламы?

-Җөмләдәге функциясе буенча исем тагы нинди җөмлә кисәкләре булып килә ала?

-Исем ясалышы буенча ничә төрле була?

-Молодцы, рәхмәт, утырыгыз. Димәк безнең бүгенге дәресебезнең максаты...?

Укучылар:

-Исемнәрне тагы да яхшырак белү, кабатлау, истә калдыру.

Бирем “Конерс” буенча.

-Ә хәзер, әйдәгез, исем категорияләрен аерымлап кабатлыйбыз. Сезнең алларда карточкалар. Укыгыз, язылган барлык сүзләрдә дә кайсы категория кабатлана һәм конерс структурасы буенча үзегезгә туры килгән почмакка басыгыз (почмаклар: тартым һәм килеш белән төрләнеш; ялгызлык һәм уртаклык исемнәр; күплек һәм берлек сандагы исемнәр; ясалма, кушма, тезмә, парлы, тамыр, кыскартылма исемнәр.

-Молодцы! (укытучы 1 нче почмакка килә. -Ни өчен бу почмакка бастыгыз? –кушымчаларга карап: -ым,-ың,-ыбыз,-ыгыз кушымчалары бар) шулай сорап чыга, җаваплар ала.

-Рәхмәт, укучылар, утырыгыз!

3. Ныгыту. Презентация.

 Экранда рәсемнәр чыга. Парклар, скверлар

-Экранда нәрсәләр күрәсез?

-парк (сквер)

- Укучылар, мин бу рәсемнәрне нинди максаттан күрсәттем? Ничек уйлыйсыз? Быел нинди ел?

- Парклар һәм скверлар елы.

- Бик дөрес.  Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде.

-Без хәзер сезнең белән парклар һәм скверлар елы темасына язылган текст белән танышабыз. Шул текст аша исем темасын ныгытабыз. Һәрберегезнең өстәлендә текст ята. Пышылдап укыйбыз, аңлыйбыз. 1 мин. вакыт бирелә.

Текст

Парк ул аллеялары, чәчәклекләре, сулыклары булган зур бакча. Кагыйдә буларак, парклар дәүләт тарафыннан тәэмин ителә.

Сквер ул шәһәр урамнары кисешкән урыннарда, йортлар арасында оештырылган территорияләр.

Гадәттә, скверның мәйданы паркка караганда кечкенәрәк, шуңа күрә аларны урам чатларындагы кечкенә мәйданчыкларга урнаштыралар.

Скверларда бер һәйкәл яки скульптура булса, паркларда берничәне куялар. Скверларда утырып тору өчен урыннар ясалган, паркларда фонтаннар да, балалар өчен уен мәйданчыклары да, аллеялар да күп була.

Парклар һәм скверлар кешеләргә ял итү урыны буларак хезмәт итә, яшеллек арасында саф һава сулыйлар, ял итәләр.

-Вакыт чыкты. Балалар, шушы тексттан чыгып әйтәсе килә. Әлмәт шәһәре Рәсәй буенча иң яхшы каралган шәһәрләр исемлегенә керә. Рәсәйдә төзекләндерү эшләре буенча конкурста 2 нче категорияле дипломга лаек булды. Әлбәттә, бу зур эшнең төп иганәчеләре-безнең нефтьчеләр. Һәм без рәхмәтебезне ничек белдерә алабыз?

Укучылар:

-Шушы матурлыкны саклап, үзебезне тыйнак һәм күркәм тотарга, табигатькә саклык белән карарга тиеш булабыз.

4. Текст өстендә эш.

-Хәзер текст өстендә эшлибез. Моның өчен Сте зе класс структурасын кулланабыз. Сезнең өстәлләрегездә битләр бар. Биремне вакытка эшлибез. Һәр җаваптан соң урын калдырыгыз.

1. Алынма исемнәрне табарга (парк, аллеялары, сквер, территорияләр, скульптура, фонтаннар)

-Вакыт чыкты. Хәзер үзегез язган соңгы сүзегез астына сызыгыз һәм кулыгызны күтәреп, пар табыгыз. Иптәшегездән үзегез табалмаган сүзне язып алыгыз. Аннан башка иптәшегезгә күчегез (кул күтәреп). Моның өчен 2 минут вакыт бирелә.

Эш беткәч, номерлап тикшерелә.

5. Физминутка.

-Хәзер ял минуты. Бастык.

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары – артка,
Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.
Иңбашларны сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
-Рәхмәт, утырыгыз.

6. Группаларда эш.

-Хәзер 2 командада эшлибез. Битләр һәм биремнәр алларыгызда. Кара белән язылган исемнәрнең җөмләдәге функциясен билгеләгез. Сезгә 4 минут вакыт бирелә. (Экранда 1 нче команда өчен:  1) Бу хатынны аңа килендәше Кәүсәрия җибәргән иде.

2) Бер кыз, өйләреннән чыгып, урманга киткән. 3) Фазылның җиңүе Габдулла өчен әйтеп бетергесез шатлык булды. 4) Үрдәкләр, үзара сөйләшә-сөйләшә, камышлыкка карап оча. 5)Парк ул аллеялары, чәчәклекләре, сулыклары булган зур бакча.

2 нче команда өчен: 1) Парклар һәм скверлар кешеләргә ял итү урыны буларак хезмәт итә, яшеллек арасында саф һава сулыйлар, ял итәләр. 

2) Балалар Вазихның хыянәтен шундук кичерделәр. 3) Элемтәчеләр елга аша телефон суздылар. 4) Авылда өйне алырга теләүчеләр аз түгел иде. 5) Минем әни- табиб. 

-Вакыт чыкты, 1нче команда 2 нче укучы җавап бирә, ни өчен алай уйлавын аңлата.

7. Белемнәрне бәяләү. Тест эшләү.

-Рәхмәт, балалар, хәзер тестлар таратам, алар 2 төрле вариантта, мөстәкыйль рәвештә дөрес итеп эшләргә тырышыгыз.

(Тестлар 10 сораудан тора, 2 вариантта)

 (Вакыт калса 44 бит, 72 нче күнегү)

1-2 мин.кала

8. Рефлексия. Йомгаклау.

-Сезгә дәрес ошадымы? Кайсы ягы белән? Нәрсәләр эшләдек без бүген?

- Мин сездән бик канәгать. Әйдәгез әле, үзебезне үзебез мактап, матур сүзләр әйтик. Без нинди укучылар? (Яхшы укучылар, тырыш укучылар, әйбәт укучылар,уңган укучылар, булган укучылар).

Билгеләрегезне тестлар буенча дәрестән соң куям. Молодцы, рәхмәт!

Өй эше. Исем турында әкият төзергә. (тактаның икече ягына язылган)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе...

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.

Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....