"Такташка хатлар" (дәрес планы)
план-конспект урока (8 класс) по теме

Сайфутдинова Фарида Хасаншиновна

Азат Зыятдиновның "Такташка хатлар" әсәре буенча дәрес-презентация. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл taktashka_hatlar.docx22.53 КБ

Предварительный просмотр:

     Тема. Киләчәкнең тавын күргән җырчы

                 Йөрәкләргә җәяр тавышын...

(Азат Зыятдиновның “Такташка хатлар”әсәре буенча дәрес- презентация)

                 8 нче сыйныфның татар төркемендә  әдәбият дәресе

Максат. 

                       

 1. Азат Зыятдиновның “Такташка хатлар” әсәре аша Такташ иҗатының бөеклеген күрсәтү.

 2. Һади Такташ шигырьләрен анализлау.

 3.Күренекле галим,мактаулы шәһәрдәшебез,җәмәгать эшлеклесе  Азат Зыятдиновның  күпкырлы эшчәнлеге белән таныштыру.

 4.Укучыларда милләтебез Һәм туган җиребез белән горурлану,күренекле шәхесләребезгә ихтирам хисләре тәрбияләү.

 

 ҖиҺазлау. 

  1.Компьютер презентацияләре: «Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга...”, “Танылмыйдыр кеше гәрчә тышыннан, танып була аны кылган эшеннән”, мультимедия аппараты.

 2.Такташ иҗаты буенча күргәзмә.

 3. Азат Зыятдиновның тормышы Һәм иҗатына багышланган күргәзмә.

 4.“Киләчәккә хатлар” поэмасыннан өзек (аудиоязма).

 

 Материал.

1. Азат Зыятдинов “Такташка хатлар” (“Сөембикә”  2001, №1, 2).

2. Азат Зыятдинов”Такташ иленә ике сәяхәт”(“Казан утлары”,  2011, №1).

3. Р. Вәлиев “Татарның бер баласы мин...”(“Утырап уйлар уйладым...”, ТКН, 2007).

4.Т. Галиуллин  “Шигырь язмышы – шагыйрь язмышы” (“Мәгариф”, 2001, №1).

5.Т. Галиуллин  “Бөек хыяллар, олы хисләр җырчысы” (“Шәхесне гасырлар тудыра”, ТКН, 2006).

6.М. Таҗетдинова  “Яңа  Такташ” – ул нинди? (“Казан  утлары”, 2007, № 4). 

7. Такташ әсәрләре; Рабит Батулла, Р. Корбан “Такташ”альбом-китабы  (ТКН, 2001).

Дәрес барышы

 

 I.  Оештыру моменты. Дәреснең темасы Һәм максаты белән таныштыру. (Компьютер презентациясе  ” Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга...”).

   Такташ – татар шигъриятенең алтын баганаларының берсе. Узып киткән егерменче гасырның давыллы вакыйгалары казанында кайнаган бу олы шагыйребез халкыбыз күңелендә мәңгегә урын алды. Күңелендә Такташ яшәмәгән кеше сирәктер. Такташның күкләргә ут белән язылган шигъри авазы вакытлар узган саен тагын да көчлерәк яңгырый.

   Халкыбызның милләтпәрвәр улы Азат Зыятдинов, күңеле нечкәргән мизгелләрдә Такташның шигъри юлларына мөрәҗәгать итәм, ди. Бүгенге дәресебез – күренекле замандашыбыз Азат абый Зыятдиновның “Такташка хатлар”әсәре буенча дәрес- презентация.

   (Презентация сүзенең аңлатмасы экранда).

   II.  Төп өлеш.

1.”Такташка хатлар” әсәренең авторы А. Зыятдинов турында әңгәмә.

   - Кем ул Азат Зыятдинов?

    -Бу исем сезгә танышмы?

    -ШәҺәребезнең почетлы гражданины.

   -Күп еллар“Нефтехим” акционерлык җәгыятенең фәнни-технологик үзәк    директоры булып эшләде .

   -Техник фәннәр докторы.

  - Профессор,галим.

   -“Җидегән чишмә” әдәби музыкаль берләшмәсен оештыручыларның берсе.

  - ТР Дәүләт Советының беренче һәм соңгы чакырылыш халык депутаты.

   -Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты.

    -Ул Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама филиалы җитәкчесе иде.             -Азат Шәймулла улы –Түбән Кама шәһәре тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхес. Әйе, Азат  Зыятдинов – шәҺәребездә генә түгел, бөтен татар дөньясына билгеле шәхес.Үзен татар дип санаган  һәр кеше өчен аның исеме таныш.

 2. “Такташка хатлар “  әсәренә анализ 

   -  Татар әдәбиятында хатлар белән язылган әсәрләр күп түгел.Без аның берсе белән таныш.Ул нинди әсәр?

    -Һади Такташның “Киләчәккә хатлар”поэмасы (эпистоляр сүзе экранда аңлатыла).

   -Азат абый үзенең яраткан шагыйренә хат яза.Әсәр ничә хаттан тора?

   -Биш хаттан.Һәр хатның үз исеме бар:

   -“Просто Такташ”ка

   -“Гыйсьянчы бунтарьга”

   -“Балачак дустыма,гомер юлдашыма”

   -“Сыркыдыга икенче сәяхәт”

   -“Киләчәккә хатлар”га җавап”.

    “Просто Такташ”ка хаты өстендә эш

    -Әдип яраткан шагыйренә шигырь белән мөрәҗәгать итә.

     (Бер укучы яттан сөйли)

     Кем дип дәшим:

   “Такташ бабай дисәм?...

     Ни өчендер телем әйләнми,

     Синдәй чая,бунтарь егетләргә

     Бабай сүзе һич тә бәйләнми.

   “Һади абый”,дисәм?

     Матур яңгырый.

     Мөхәммәтле абый  катлаулырак,

     Мөхәммәтсез Һади – бик гади

   “Һади Хайруллович” дияргәме?...

    Урысчалап, рәсми тел белән.

    Шагыйрьләргә дәшү бармас.

    Шигьри җанын җуяр, мин беләм.

    Ә үзеңчә просто “иптәш”, дисәм?...

    Хуп күрмәсләр бүген кешеләр.

    Юкса, байтак аңлаешыр иде

    Синең белән минем ишеләр.

    Иптәш сүзе уңды, җылы түгел.

    Бүген иптәшлектән качабыз.

    Гүя, “әфәнде” дип, “господин” дип

    Яңа мөнәсәбәт ачабыз.

    Аңламассың,

    Шулай кайчакларда

    Киресе дә бездә булгалый.

    Хатын-кызлар хатынлыктан качып,

  “Тормыш иптәшлеген” дәгьвалый.

    Кем дип дәшим?...

    Кем дип исемең куйыйм,

    Талантыңа синең баш иеп?...

    Хисләр буталдылар, шуның өчен

    Мин дәшәмен просто “Такташ” дип.    

   -“Һәрбер татар баласына  бу исем бик тә, бик тә кадерле.Ул аның күңелен иркәли,рухын күтәрә, аңа яшәү көче өсти. Бу исем матур да, шигъриятнең үзе кебек дәртле-дәрманлы да”,- дип яза Азат абый.

 -Такташ образы ничек күз алдына килә?

   -Иң беренче, ул – шагыйрь,халык күңелендә яшәүче шагыйрь. Автор аны бөек шагыйрьләр белән бер рәткә куя.

   -Кемнәр белән янәшә куя?

   -Тукай,Дәрдмәнд, Акмуллалар  белән бергә.

   -Такташны күп шагыйрьләр үзләренең укытучылары дип санаганнар.

   -Әйе, кемнәр?

   -Сибгат Хәким: “Без шигырь язарга Такташтан өйрәндек.Аңа иярмәү мөмкин түгел иде,ә инде соңыннан аның калыбыннан чыга алмыйча газаплана идек. Такташ – татарның зур шагыйре, горурлыгы”, - дигән.

   - Автор нинди нәтиҗә ясый?

   - Такташ: “Исемем сезгә җитмәс, онытылыр” – дип, борчылып яза.  Такташ исеме – халкыбызның күңел түрендә, әдәбиятыбыз горурлыгы. Ул татар шигъриятенең күгендә якты йолдыз булып яна.

   - Такташ иҗатының үзенчәлеге нәрсәдә?

   Ул тормыш белән канәгать түгел, үзгәртергә, яңа тормыш төзергә чакыра.

   “Гыйсъянчы бунтарьга” хаты өстендә эш. Тормыш белән риза булмау – гыйсъянчылык (аңлатма - экранда).

  • Ни өчен Такташ гыйсъянчы?
  • Һ. Такташ бары 16 ел гына иҗат итә. Аның әсәрләре сыйнфый тигезсезлеккә, гаделсезлеккә нәфрәт белән язылган. Аның теләге – яңа тормыш кору.
  • “Газраилләр”, “Күктән сөрелгәннәр”, “Мәңгелек әкият” – ризасызлык, явызлык белән яхшылык көрәше турында. Ил кан, кеше сөякләре өелгән таулар белән тулы. Бу илнең патшасы – Газраил, ди автор. Фәрештәгә бу илдән качарга куша. Иҗатының башында ук шагыйрь шундый фикерләр белән яна.

      -Бу елларда  иҗат ителгән әсәрләрендә Такташның яшьлек хыяллары, саф күңеле, кайнарлыгы.Нинди генә авыр темалар булмасын, аның әсәрләрен очкынлы сүзләр, матур хисләр бизи.Шагыйрь фәкать шигырьләренең көче белән үзенә танылу ала ,хәтта халыкныкы булып китә.Такташ та шул давыллы еллар җырчысы булып таныла.

  • Нигә?..Нигә синең шаян күзләр

Күзләремә болай багалар?

Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр

Керфек очларыңнан агалар?!

  • “Таң кызы”, “Урман кызы” шигырьләре матурлыкка, гүзәллеккә дан җырлыйлар.
  • Хәзер “Урман кызы” романсын тыңларбыз. Көен композитор Җәүдәт Фәйзи язган. (Кызлар ансамбле “Урман кызы” җырын башкара.)
  • Автор нинди нәтиҗә ясый?
  • Дөньяны матурлык коткарыр, - дип әйтә автор.

“Балачак дустыма, гомер юлдашыма хаты” өстендә эш.

  • Кеше гомеренең иң матур, иң гүзәл чоры кайсы вакыт?
  • Балачак.
  • Бу хат балачак турында.
  • Ике шәхес арасында нинди уртаклык таптыгыз?

(Такташ һәм А. Зыятдиновның балачакларын чагыштыру.)

  • Ни өчен икесе дә авылны яраталар?
  • Икесе дә авыл малайлары.
  • Хатның буеннан- буена нинди хис сизелә?
  • Авылны сагыну.
  • Синең кебек мин дә ташлап киттем

Таузарымның ямьле кырларын.

Ләкин китәлмады,шунда калды.

Тальян гармун,моңлы җырларым...

         Күпме генә сагынсак та,инде кире кайтып булмый,Такташ дустым,-дип уфтана автор.

  • Такташ өчен дә, Азат абый өчен дә авыл – илһам чыганагы.
  • Такташ кеше тормышының балачак һәм яшьлек елларына мәдхия җырлый.

(“Алсу” шигыреннән өзек сөйләү.)

“Кеше тормышының иң гүзәл вакыты – балачак һәм яшьлек еллары”, - дип нәтиҗә ясый шагыйрь һәм Азат Зыятдинов.

“Сыркыдыга икенче сәяхәт” хаты өстендә эшләү.

  • Такташ дустым,синең “Мокамаең”искиткеч әсәр.Ул эчтәлеге белән романга,моң куәте белән симфониягә тиң поэма.Анда балачакның сихри моңнары, дуслыкка, табигатькә мәдхия, тормыш трагедиясе... Син башка бер әсәр язмасаң да, валлаһи,  “Мокамай” белән шагыйрь булып танылыр идең, - дип яза автор. (“Мокамай” шигыреннән өзек сөйләү.)

Азат Зыятдинов белән әңгәмә.

  • Азат абый, сез хатыгызда: “Безнең Сыркыдыга баруыбызның төп максаты – ике ыштансыз малайның дөнья белән танышып йөргән урыннарын күрү”, - дидегез. Хатирәләрегез белән уртаклашыгыз әле.
  • Такташның өе урынында музей төзелмиме?
  • Ни өчен Такташка хатлар язарга булдыгыз?
  • Ни өчен Тукайга, Х. Туфанга түгел?
  • Сыркыды авылында татарлар күп яшиме?
  • Бу авылдан шагыйрьләр чыкканмы?
  • Такташ киләчәккә ун хат язарга теләгән. Сезнең хатларыгызның дәвамы булырмы? һ.б.

“Киләчәккә хатлар”га җавап” хаты өстендә эш.

  • Такташның соңгы әсәрләренең берсе – “Киләчәккә хатлар”. Ул поэма нәрсә турында?
  • Яңа тормыш турында, киләчәк буыннарга васыять кебек язылган.
  • Балалар, шагыйрьнең “Газраилләр” һәм “Киләчәккә хатлар” әсәрен чагыштырып, нинди нәтиҗә ясый алабыз?
  • Тормыш белән риза булмаган шагыйрь тормыш төзү турында хыяллана. Яңа тормыш, яңа кеше өчен көрәшәбез, ди.
  • Киләчәк кешесенә нәрсә әйтә?
  • Сез коммунизмда яшәрсез, минем исемем онытылыр, ди.
  • Такташның нинди фикерләре белән килешмисез?
  • Ул муллаларны сүгә, хәтта Аллага тел тидерә.
  • Безгә бәхетле тормыш килдеме?

Төркемнәр белән эш. 

Шушы ике фикернең дөреслеген дәлилләргә:

1.“Безгә бәхетле тормыш килде”

2. “Бәхетле тормыш әле ерак киләчәктә”.

  • Ә Азат абыйның хаты ничек тәмамлана?
  • “Яңа кеше”хөсетлек, нәфес, ялкаулык вә явызлык кебек тискәре сыйфатлардан арынып, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, вөҗданлы булу кебек сыйфатларны үзләштерергә тиештер.Ул гөнаһлардан савапка, хәрәмнән хәләлгә,яманлыктан яхшылыкка борылмаса, кеше бәхетсезлегендә бәхет төзү мөмкин түгеллеген аңламаса, билгесезлек дәвам итәр, өметләребез дә томан артында калыр.
  • Яңа тормыш төзүче “яңа кеше” нинди булырга тиеш? Аңа нинди сыйфатлар хас?
  • Сезнеңчә, Такташ уйлаган, өметләнгән киләчәк кайчан җитәр?
  • Ул киләчәкне ничек күзаллыйсыз?

III. Йомгаклау.

1.Без “Такташка хатлар” әсәрен укып чыгып, үз фикеребезне әйттек. Бу әсәрне укып, сез үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?

  • Такташ иҗатының бөеклеген күрдек.
  • Талантына сокландык.
  • Шигырьләренә кызыксынуыбыз артты һ.б.
  • Бу хатның авторы Азат абый  Зыятдиновка нинди теләкләр, тәкъдимнәр әйтер идегез?

2.Укытучының йомгаклау сүзе (Азат Зыятдиновка багышланган “Танылмыйдыр кеше гәрчә тышыннан, танып була аны кылган эшеннән” дигән компьютер слайтлары күрсәтелә).

“Соңгы 15-20 ел эчендә милләт өчен иң күп эшләгән берничә дистә кешенең исемен атарга кушсалар, мин, һичшиксез, беренчеләрдән булып синең исемеңне атар идем. Син милләт турында сүз куертып, сафсата сатып йөрмәдең, җиң сызганып, алны-ялны белмичә эшләдең дә эшләдең. Азат Зыятдиновның артык шауламыйча, үзен-үзе күпертмичә, үз сурәтен милләт байрагына чикмичә генә башкарган гамәлләре мәңгегә хәтергә уелып калды”,  - дип яза Разил Вәлиев.

Бүген без Азат абыйның талантлы каләм иясе булуына инандык.

Азат абыйга зур уңышлар, сәламәтлек телибез. ”Такташка хатлар” әсәренең китап итеп басылуын тиз көннәрдә күрербез дип ышанабыз.

IV. Өй эше бирү.Иҗади эш:

        1 нче төркем“Киләчәккә хат”

        2 нче төркем  “Миннән Такташка хат”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

Конспект открытого урока "Сагынулы,сагышлы хатлар".

7 сыйныфта класстан тыш уку - ачык дәрес эшкәртмәсе....

Хатлар уку кичәсе

Балаларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә үткәрелүче кичә - мәктәпнең традициясенә әверелгән чараларның берсе. Тормышта нинди генә авырлыклар килсә дә, бу дөньяга нигә килгәнегезне онытмагы...

Солдат хатлары уку кичәсе 2007 ел

Максат:тарихи һәм әдәби-музыкаль  кичә укучыларда патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү һәм Әфганстан-Чечня җирләрендә хезмәт иткән егетләрне олылап искә алу, хәрби хезмәттә булган авылдаш...

”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “ әсәренә нигезләнгән)

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе ”Хатлар яздым утырып…” (Г.Кутуйның эпистоляр жанрда язылган “Тапшырылмаган хатлар “әсәренә нигезләнеп)...

”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...