ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР ҺӘМ АЛАРНЫҢ ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
статья на тему

Абдуллина Гульнара Вазировна

Әлеге эштә тиңдәш кисәкләрнең татар телендә өйрәнелүе, аларның мәгънәләре, тиңдәш кисәкләрне бәйләүче чаралар, аларның морфологик белдерелүләре, тиңдәш кисәкле җөмләләрнең җөмлә типлары системасында тоткан урыны турында сүз бара.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tekst_raboty.docx21.66 КБ

Предварительный просмотр:

Абдуллина Гөлнара Вәзир кызы

Әлмәт шәһәре 17нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР ҺӘМ АЛАРНЫҢ ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

1. Тиңдәш кисәкләр турында төшенчә

        Татар телендә, тиңдәшләнеп, бөтен җөмлә кисәкләре дә килә ала. тиңдәш кисәкләрнең морфологик белдерелүләре бер төрле була, ләкин кайчакта алар төрле сүз төркемнәре һәм төрле грамматик формалар белән бирелә алалар. Тиңдәш кисәкләр рәтендә фразеологик берәмлекләр һәм сүзтезмәләр, хәтта иярчен җөмләләр дә килә ала. Тиңдәш кисәкләр түбәндәге үзенчәлекләргә ия була: 1) барысы да бер җөмлә кисәге була, 2) бер үк кисәккә ияреп киләләр, 3) үзара тезүле бәйләнештә, 4) морфологик белдерелүләре күпчелек очракта бер төрле була, 5) бер төрле төшенчәләрне белдерәләр. Гадәттә тиңдәш кисәкләрне билгеләгәндә, бу үзенчәлекләрнең берсе яисә икесе генә исәпкә алына.

        Тиңдәш кисәкләрнең төп үзенчәлеге булып, аларның бер җөмлә кисәге булып килүе тора, калганнары шушы үзенчәлек тирәсендә туплана. җөмләдә тиңдәш кисәкләр башка җөмлә кисәкләренә мөнәсәбәттә бербөтен структур-семантик блокка берләшәләр. Аларның барысының да синтаксик функцияләре бер төрле була. Шулай итеп, тиңдәш кисәкләр башка җөмлә кисәкләре белән аерым-аерым түгел, ә структур-семантик яктан оешкан тезүле бәйләнештәге рәт булып бәйләнешкә керәләр. Тиңдәш кисәкләрнең бу структур-семантик блоклары башка җөмлә кисәкләре белән ияртүле бәйләнештә була. Тиңдәш ияләрдән кала бөтен  тиңдәш җөмлә кисәкләре дә нинди дә булса җөмлә кисәгенә карата ияртүле бәйләнештә булалар: Аска төшкән саен тамыр тармаклана, нечкәрә, җиргә сеңә (М.Юныс). Бу җөмләдә тиңдәш хәбәрләр тамыр сүзе белән бирелгән иягә ияреп килгәннәр, ә үзара санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгәннәр.

        Мин үз илемнең борынгы Иделен, тын Донын, якты Арагвасын, шигъри Дим буйларын сагынам. (Г.Кутуй). Бу җөмләдә тиңдәш тәмамлыклар хәбәргә буйсынганнар.

        Хәйран калу, аптырау, тирән уйга төшү, аннан айнып китү чагыла кебек иде аның кечкенә күзләрендә (Ә.Еники). Бу җөмләдә тиңдәш ияләрдән торган блок хәбәрне үзенә ияртеп килә.

        Юл бик матур, аның гаҗәеп аулак, тын урыннары бар (Ә.Еники). Бу җөмләдә тиңдәш аергычлар  иягә буйсынганнар.

        

2. Тиңдәш  кисәкләрдән торган блокның төзелеше

         Блоктагы тиңдәш кисәкләр үзара мәгънә һам төзелеше ягыннан бик нык бәйләнгән булалар. Блокның грамматик мәгънәсе интонация, тезүче теркәгечләр һәм кайбер лексик-грамматик чаралар ярдәмендә белдерелә.

        Санау интонациясе теркәгечсез бәйләнеш вакытында һәм җыючы теркәгечләр белән килгәндә була. Ә каршылык интонациясе каршы куючы теркәгечләр белән бергә, һәм ул кулланылмаганда, үзе генә бәйләп килә. Тиңдәш кисәкләрне бәйләүдә теркәгечләрнең роле зур. Тезүче теркәгечләр түбәндәге төркемнәргә бүленәләр: а) җыючылар: һәм, янә, ни-ни, тагын-тагын, да/дә/та/тә; б) каршы куючылар: ләкин, әмма, ә, бәлки, фәкать, тик, бары тик, бары; в) бүлүчеләр: я, яки, яисә, әллә-әллә, әле-әле.

        Теркәгечләр тиңдәш кисәкләр янында түбәндәгечә кулланылып йөриләр: а) ике тиңдәш кисәкне бәйлиләр: Асраулар һәм ямщиклар тора торган җирдән генә ишекләр ачыла (Л.Ихсанова). б) иң соңгы кисәк алдыннан килеп, тиңдәш кисәкләрнең рәтен тәмамлап куя: Ә бит синең каршыңа йомыш белән нинди генә кеше килсә дә, тыңларга, аңлатырга, юатырга һәм эшли алырдаен эшләргә кирәк (Л.Ихсанова). в) һәрбер кисәк янында кабатланып бирелергә мөмкин: “Су кызлары кебек чибәр дә, алиһәләр кебек акыллы да, зифа каеннар кебек назлы да икәнмен бит мин”(Л.Ихсанова).

Тиңдәш кисәкләрдән торган блокларның структур-семантик бөтенлеген үз эчендә һам башка  җөмлә кисәкләре белән теркәгечләр генә түгел, башка чаралар да тәэмин итә. Ул чараларга бәйлекләр, кисәкчәләр, күплек кушымчалары, уртак иярчен кисәкнең булуы, кушма һәм тезмә хәбәрләрдә уртак ярдәмлекләр, кабатлаулар, гомумиләштерүче сүзләр һәм башкалар керә. Бер үк җөмләдә еш кына төрле бәйләүче чаралар килә. Түбәндәге җөмләләрдә тиңдәш кисәкләрне һәм аларны ияртүчегә бәйләүче чаралар күрсәтелде: Ул үзен элеккечә көчле, элеккечә гайрәтле итеп тойды (Л.Ихсанова). Укучылар аның янына көн дә киләләр, көн дә чәчәкләр китерәләр” (Л.Ихсанова). Шундый да озын иде ул, шундый да киң иде (Л.Ихсанова). “Нигә инде гадирәк, якынрак, җылырак булмаска? (Ә.Еники).

3.Тиңдәш кисәкләрнең мәгънәләре

Тиңдәш кисәкләрнең логик-грамматик билгесе булып, бер төрле төшенчәләрне белдерү тора. Бу билгесе аларның җөмләдәге урынын билгели, алар бөтенесе бер синтаксик функция башкара. Бу җөмлә кисәкләренең бертөрлелеген төрле дәрәҗәдәге лексик-семантик гомумиләштерүләрдә күрергә мөмкин: Урман, таулар, күлләр  бары да куркып, томан арасына яшеренгән (М.Җәлил).

Тиңдәш кисәкләрнең лексик-семантик мәгънәләренә игътибар итсәк, тезүле бәйләнештәге рәттә синонимнар, антонимнарның килүен күрәбез. Алар шулай ук бертөрлелекне тәэмин итәләр: Инде дә сылу, инде дә гүзәл булса булыр икән кызлары (Ш.Бикчурин). Карты, яше, олысы, кечесе су буена – сабан туе буласы урынга агылдылар. (Г.Ибраһимов). Көн сугыштылар, төн сугыштылар (Л.Ихсанова).

            Бер үк җөмләдә берничә блок тиңдәш кисәкләр булырга мөмкин: Буын һәм әгъзаларында ул шактый какшау һәм калтыранганлык сизә иде (Ш.Камал). Тиңдәш кисәкләр янында бәйләүче чараларның кулланылу урынына карап, нинди чара булуына бәйле рәвештә төрле мәгънә  мөнәсәбәтләре белдерелергә мөмкин:

           1) Җыю мөнәсәбәте: Бер салганда эләккәне миңа булса, аннары Заһрига, Таһирга һәм башкаларга (Г.Сабитов). Этнең аласы да, карасы да барыбер эт була икән аның (Л.Ихсанова).

2) Тиңдәш  кисәкләр арасында бүлү мөнәсәбәте була: Без я чәчәкләр түтәле янында сөйләшеп утырабыз, я бакча эченә йөрергә китәбез (Ә.Еники). Тереме мин, әллә үлеме? ( И.Юзеев).

3) Каршылык мөнәсәбәте: Биргәнне яратып ал, бирмәгәнне тартып ал (И.Юзеев). Балталар бүрәнәгә түгел, аның бәгыренә чабыла кебек (И.Низамов). Җен түгел, машинасы бар аның (Л.Ихсанова).

4) Градация. Формаль яктан тигез хокуклы булсалар да, тиңдәш кисәкләрнең берсенә ныграк басым ясала: Җиде кат кына түгел, йөз кат үлчәп бер кат кисәләр (Л.Ихсанова). Ул бармады, хәтта бару турында уйламады да (М.Галиев). Ул укымады да, укырга да теләмәде (Л.Ихсанова).

Тиңдәш кисәкләрнең мәгънәләре тышкы яктан гына бертөрле булып күренә. Анда сүз формаларының лексик-семантик мәгънәләренә тиңдәш кисәкләр арасындагы бәйләүче чараларның төрлелегеннән чыгып алар арасында төрле мәгънә төсмерләре белдерелә.

Тиңдәш кисәкләр арасындагы мәгънә төсмерләреннән чыгып, аларны тигез хокуклы кисәкләр дип атау бик үк дөреслекккә туры килми. Мәгънә ягыннан тигез хокуклы булу тиңдәш кисәкләрнең аерым билгесе була алмый. Тиңдәш кисәкләрнең җөмләдәге урыннары да ирекле түгел.

Тиңдәш кисәкләр арасында ияртүле бәйләнешкә якын торган мәгънә мөнәсәбәте булырга мөмкин. Чагыштыр: ана һәм кыз  - ана белән кыз һ.б. Гомумиләштерүче сүз белән тиңдәш кисәкләр арасында я аныклаулы, я төгәлләүле мөнәсәбәт була.

                                            

         

4.Тиңдәш кисәкләрне үзара бәйләүче чаралар

Җөмлә кисәкләрен алар арасындагы тезүле бәйләнеш тиңдәш итә. Җөмлә кисәкләре арасында берничә төрле мөнәсәбәт була: 1) Җыю мөнәсәбәте. Ул түбәндәге чаралар белән тәэмин ителә: а) җыючы теркәгечләр (һәм, да/дә, та/тә, ни-ни, тагы-тагы, янә-янә һ.б.) Әйтәсе сүзен вакытында әйткән һәм үзенә каратып та куйган кызны (Л.Ихсанова). “Әлеге ишектән керүче дә,чыгучы да күренмәде (Л.Ихсанова). Закирә белән Газизә бер-берсенең чәченә ябышканнар да, мыш-мыш килеп печәндә тәгәриләр (Л.Ихсанова). Хәмзин. Хафаланма, улым, көтәр-көтәр дә үзе килеп җитәр (И.Юзеев). Вокзал тирәсендәге урамнарда йөрде-йөрде дә ашлык базарына килеп чыкты (Л.ихсанова). Туйгач, йөгереп яр башына мендем, йөгереп кире төштем, тагын мендем, тагын төштем (Л.Ихсанова).

б) Санау интонациясе: Әгәр аңа тагын бәйләнсәң, үзенә каныга икән дип белеп, әлбәттә, тыңламаячак, егетлеген күрсәтәчәк (М.Мәһдиев). Авыр булса да түз, онытырга тырыш (Т.Гыйззәт). Ләкин дөньяда бөтен күргән мәшәкате, җәфасы Гатага беткәнче файда китерделәр” (М.Мәһдиев). Халык бер яктан бик кызу-кызу көлтә ташый, икенче яктан орлык суга (Г.Исхакый). Учак ягармын, аякларымны утта җылытырмын, шулай итсәм терелермен (Әкият).

2) Бүлү мөнәсәбәте. Ул бүлүче теркәгечләр белән генә белдерелә. Әгәр бу теркәгечләр төшеп кала икән, тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе белән әйтеләләр.

а) Ачыклаучы кисәкләр ияртүчегә бертөрле буйсыналар, ләкин саналганнарның тик берсенең генә булуы белдерелә. Ул я, яки, яисә теркәгечләре белән тәэмин ителә: Тормыш – яшен, я яшәтә, я яшьнәтә, я суга” (И.Юзеев). Я әти, я әни безгә кычкырып китап укыйлар” (М.Хәбибуллин).

б) әллә-әллә теркәгече төгәл билгеле булмаган төшенчәләрне, процессларны, билгеләрне, предметларны белдерә: Әллә яңгыр, әллә кар ява, һич аңлап булмый (сөйләмә телдән).

в) әле-әле теркәгече чиратлашып, алмашынып торучы, эзлекле күренешләрне белдерә: Әле кар, әле яңгыр ява (сөйләмә телдән).

3) Каршылык мөнәсәбәте. Ул каршы куючы теркәгечләр һәм каршылык интонациясе белән белдерелә:

а) Каршы куючы теркәгечләр (ләкин, әмма, фәкать, тик, бары, бары тик, бәлки һ.б.) бер тиңдәш кисәкнең икенчесенә каршы куелуын белдерә: Нәҗип, чишенгәч, түргә узып утырды, ләкин минем бүлмәмә карамады (Ә.Еники). Моны сезгә хәзер мактанасым килүдән әйтмим, ә башымнан кичкән хәлләрнең урынын күрсәтер өчен генә әйтәм (Ә.Еники). Һәм чыннан да алданмый идем, күрә идем, ләкин – гаҗәпләнмәгез – янына барырга ашыкмый идем (Ә.Еники).

б) Каршылык интонациясе: Укыды, укыды – берни дә аңламады. (Сөйләмә телдән).

         

5. Тиңдәш кисәкләрнең морфологик белдерелүләре

Бер үк төрле семантик-синтаксик функция башкарганлыктан, тиңдәш кисәкләр, кагыйдә буларак, бер үк төрле грамматик формадагы бер үк  төрле сүз төркемнәре белән белдереләләр. Әмма  алар  шулай ук төрле грамматик формадагы төрле сүз төркемнәре белән белдерелә алалар: Әллә ничек менә, шул кечкенә ияк аның җитди йөзенә көйсез, үпкәләүчән бала чырае биреп торган кебек… (Ә.Еники). Өметсез, берни вәгъдә итмәгән мәхәббәт белән яратам мин аны (Ә.Еники). Ә бу ханымның бөтен кыяфәте укыган, интеллигент кеше булуын әйтеп тора (Ә.Еники). Күпмедер сүзсез тынып утыргач, ул эчке дулкынлануын сиздергән тавыш белән, әмма нәкъ якын кешесенә дәшкәндәй бик үз итеп, миңа болай диде… (Ә.Еники). Ике яшь сүз беркетеп, кат-кат вәгъдәләр бирештеләр (Г.Бәширов). Үземчә тыныч, салкын кан белән уйларга тырышам (Ә.Еники). Минем көлмичә тын гына утыруымны күреп, ул бик гаҗәпләнде (Ә.Еники).

Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, тиңдәш аергычлар сыйфатлар һәм рәвешләр; сыйфатлар һәм сыйфат фигыльләр; сыйфат фигыль һәм исем;  рәвеш хәлләре – исемнәр һәм хәл фигыль; хәл фигыль һәм рәвеш; рәвеш һәм исем һ.б. белән белдерелергә мөмкин.

Шулай ук хәбәрләр дә затланышлы фигыльләр белән генә түгел, ә сыйфатлар, төрле килеш формаларын алган сыйфат фигыльләр һәм исемнәр белән белдерелергә мөмкин: Безнең ахун бик комсыз, ач күз нәрсә… бер сумны азсыныр… (Г.Ибраһимов). Мулла малае, карап торырга бәләкәй генә нәрсә, сугышырга дигәндә урамда бер сугыш чукмары… (Л.Ихсанова). Әйтерсең, бу минем үз яшьлегем, яшьлегемә кайтуым (Ә.Еники). Аз гына кайтарылып торган алсу иреннәре дә аның йомшак кебек, бик саф кебек, дорфа-ямьсез сүз әйтә алмыйдыр кебек. (Ә.Еники). Ул аз сүзле, йомык кеше (М.Мәһдиев).

6. Тиңдәш кисәкле җөмләләрнең җөмлә типлары системасында тоткан урыны

Тиңдәш кисәкле җөмләләр структур һәм семантик яктан катлаулы булуы белән характерлы. Шунлыктан җөмлә типлары системасында аның урынын билгеләүдә, төрле фикерләр яшәп килә.

Синтаксис буенча булган хезмәтләрдә тиңдәш кисәкле җөмләләрне түбәндәгечә карыйлар:

1) Тиңдәш кисәкләр белән катлауландырылган гади җөмлә (рус теле буенча мәктәп дәреслекләрендә);

2) Кушма (оешкан – «слитные») җөмлә.

3) Кайбер галимнәр тиңдәш фигыль хәбәрле җөмләләрне генә кушма җөмлә итеп карыйлар.

4) Гади һәм кушма җөмлә арасында тора торган күчмә синтаксик берәмлек буларак.

Тиңдәш кисәкле җөмләләрне төркемләгәндә, аларның синтаксик функцияләре һәм тиңдәш сүз формаларының лексик- грамматик характеры исәпкә алына.

 Иярчен кисәкләре тиңдәшләнеп килгән җөмләләрне күпчелек галимнәр гади җөмлә итеп, ә тиңдәш баш кисәкле, бигрәк тә тиңдәш фигыль хәбәрле җөмләләрне тезмә кушма җөмлә итеп карыйлар.

Тиңдәш кисәкле җөмләләр гади җөмлә үзенчәлегенә дә, кушма җөмлә үзенчәлегенә дә ия булалар. Кушма җөмләләрдән алар хәбәрлек үзәге бер генә булу белән аерылалар, хәбәрләр үзара тиңдәш булалар.

Ә гади җөмләләрдән алар күбрәк информация бирә алулары белән, җәенкеләнә алу мөмкинлегенең зуррак булуы белән (тиңдәш кисәкләр үзләре дә, аларны җәенкеләндерүче кисәкләр дә җәенкеләнә ала); өстәмә хәбәрлекнең күп булуы һәм берничә җөмләгә таркатып карау мөмкинлеге булу белән аерылалар. Мәсәлән: Барысы да яза, барысы да сөйли. Тик кайсына ышанырга? (Л.Ихсанова). Камилә. Әти-әнисе машинада үлгәч, Айтуарны без карадык, без үстердек, без кеше иттек, онытма! (И.Юзеев).

Бу җөмләләрдә ия кабатлана һәм тиңдәш хәбәрле гади җөмләдән тезмә кушма җөмлә барлыкка килә. Икенче җөмләнең иясен факультатив

ия буларак кына карыйлар һәм бу җөмләне гади җөмлә белән кушма җөмлә арасында тора торган җөмлә тибына кертәләр. Безнең карашыбызча, бу очракта тезмә кушма җөмлә барлыкка килә. Грамматик яктан беренчесендә ике ия, ике хәбәр, икенчесендә өч ия, өч хәбәр  булганлыктан, тезмә һәм күп тезмәле кушма җөмлә барлыкка килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре...

Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге эквивалентлары

Фәнни эшемнең темасы “Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге  эквивалентлары”. Бу тема, бигрәк тә, рус мәктәпләрендә белем алучы рус телле укучылар өчен актуаль. Чөнки, ...

Татар теле һәм әдәбиятыннан эш програмалары төзү үзенчәлекләре

Татар теле һәм әдәбиятыннан эш програмалары төзү үзенчәлекләре...

2014/2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре

Хезмәт белем бирү оешмаларында эшләүче татар теле укытучыларына, мәктәп җитәкчеләренә, милли мәгариф хезмәткәрләренә тәкъдим ителә. Методик киңәшләрдә норматив –хокукый  документлар, Федера...