Татар матбугатының тел үзенчәлекләре
статья

Шаймарданова Гузелия Асхатовна

Газета теле дигән термин йөрсә дә, матбугат үзенә генә аерым бер тел белән эш итми, бәлки әдәби нормаларга таяна. Шул җирлектәге халык белән сөйләшә, хөкүмәтнең сәясәтен үткәрә. Әйтергә теләгән фикер ачык аңлашылсын, газета укучыларның йөрәге аңа бәйләнсен, миллион күзләр аның битендә йөрсен өчен, газетаның теле төгәл дә, матур да булырга тиеш.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_matbugatynyn_tel_uzenchleklre.docx16.34 КБ

Предварительный просмотр:

Татар матбугатының тел үзенчәлекләре

Газета теле дигән термин йөрсә дә, матбугат үзенә генә аерым бер тел белән эш итми, бәлки әдәби нормаларга таяна. Шул җирлектәге халык белән сөйләшә, хөкүмәтнең сәясәтен үткәрә. Әйтергә теләгән фикер ачык аңлашылсын, газета укучыларның йөрәге аңа бәйләнсен, миллион күзләр аның битендә йөрсен өчен, газетаның теле төгәл дә, матур да булырга тиеш.

Үземнең шушы фәнни  эшемнең темасы итеп “Татар матбугатының тел үзенчәлекләре”н сайладым. Бүгенге көндә без, балалар, газета укырга бөтенләй  яратмыйбыз диярлек. Тиз генә кирәкле әйберләрне интернеттан гына алабыз, яңалыклар белән дә без төрле гаджетлардан танышабыз. Шуңа күрә  сөйләмебез дә руслашып бара, бугай. Сөйләмебездә рус алынмаларын еш кулланабыз. Шул алымны журналистларыбыз газета битләрендә дә күрсәтә башладылар. Бу тикшеренү эшебез балага татарча газета укуның бик  кирәклеге икәнлеге турында әйтә. Сайланган темабызның актуальлеге дә нәкъ боларда чагыла. Тикшеренү эшебезнең өйрәнү объекты – “Татар матбугатының тел үзенчәлекләре”; өйрәнү предметы – газетадагы тел үзенчәлекләре. Тикшерү эшебезнең максатлары түбәндәгеләр:

  • газетадагы тел ялгышлыкларын күрсәтү;
  • газетаның лексик, морфологик үзенчәлекләрен ачыклау.

Куелган максатларга ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

– газетаның тел үзенчәлекләрен ачыклау;

– газетада киткән җитешсезлекләрне мисаллар аша ачу;

– сораштыру үткәрү;

– аталган бурычлардан нәтиҗә чыгарып, йомгак ясау.        

Эш барышында кулланылган тикшеренү, эзләнү, күзәтү,  чыганакларга анализ ясау, гомумиләштерү ысуллары максатыбызга ирешергә ярдәм итте.

Шулай итеп, газетаның лексик, морфологик үзенчәлекләрен тикшереп, шундый нәтиҗәгә килеп була: халыкта туган тел нормаларын тәрбияләү эшендә газетаның өлеше бик зур, журналистлар дөрес сөйләшеп кенә түгел, ә дөрес яза белергә дә тиешләр.

Газета  язганнарны күп вакыт түкмичә генә уку өчен нинди булырга тиеш соң? Әлбәттә, газета җиңел, халыкның барлык катламнары өчен дә тиз аңлашыла торган йөгерек тел белән язылырга тиеш. Газета язмалары түбәндәге максатларны тормышка ашыра:

  1.  Нинди дә булса мәсьәләне яктырта,
  2.  Нәрсәгәдер инандыра-ышандыра,
  3.  Нәрсәгәдер чакыра-өнди,
  4. Уйландыра яки ял иттерә.

XXI гасыр кешеләре газетаның электрон вариантын укуны кулайрак күрәләр, шулай да матбугат чараларының кәгазь варианты яшәвен дәвам итә. Кәгазь газеталар кем өчен кызыклы, бу сорауга җавап эзләп, гаиләләрдә, мәктәбебездә сораштыру үткәрдек. Сораштыруда мәктәп укучылары, әти-әниләр һәм укытучылар катнашты. Сораштыру нәтиҗәләре шактый кызыклы дип уйлыйбыз. Алар кушымтада.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре...

Кайбыч районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.

Кайбыч  районында 13 татар авылы бар. Ләкин аларның барысын да тиз арада өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, шуңа мин өчесенә генә тукталдым. Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгъл...

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР ҺӘМ АЛАРНЫҢ ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Әлеге эштә тиңдәш кисәкләрнең татар телендә өйрәнелүе, аларның мәгънәләре, тиңдәш кисәкләрне бәйләүче чаралар, аларның морфологик белдерелүләре, тиңдәш кисәкле җөмләләрнең җөмлә типлары системасында т...

Татар теле һәм әдәбиятыннан эш програмалары төзү үзенчәлекләре

Татар теле һәм әдәбиятыннан эш програмалары төзү үзенчәлекләре...