Сүз төркемнәре
план-конспект урока на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

4 нче сыйныфта татар теле дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon татар теле дәресе93.5 КБ

Предварительный просмотр:

4 НЧЕ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ

Тема:   СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕ

Максат: 1) сүз төркемнәре буенча алган белемнәрне ныгыту,камилләштерү; 2) логик фикерләүне үстерү, модельләштерү күнекмәләрен  формалаштыру;

 3) туган телебезнең сүз байлыгыннан файдалана белергә өйрәтү.

Дәрес тибы: белем, күнекмәләрне ныгыту һәм кабатлау.                          

Дәрес формасы: дәрес-сәяхәт.

Җиһазлау: 1) техник чаралар (интерактив такта,  презентация);

2) төрле биремле (дифференцацияләнгән) карточкалар, перфокарталар.

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Кәефләрегез ничек?

 - Укучылар, бүген без сезнең белән сүзләр дөньясына кызыклы сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәт барышында сез өч төркемгә бүленерсез. Һәр сәяхәтнең үз максаты булырга тиеш. Безнең максатыбыз – татар теленең 6 миллионнан артык сүзләр дөньясында кыю булырга, югалып калмаска өйрәнү. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар" дигән девизыбызны онытмасак, юлда бер-беребезгә игътибарлы булсак, булышсак, кирәк чакта  ярдәмгә дә килсәк, билгеле инде, максатыбызга ирешербез.

  1. Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую.

Төркемнәргә “Кайсы сүз артык?” дигән уен тәкъдим ителә.  (Укучылар сүзләрнең төркемнәргә берләшүен һәм аларга таныш сүз төркемнәренең исемнәрен әйтә.1 нче слайд)

1 нче төркем өчен бирем.

Йөгерә, сикерә, сибә, тырмалый, эшли, китап, бара, йоклый. 

Сорау – биремнәр:

- Кайсы сүз артык килеп чыкты?

- Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Төркем җитәкчесенең гомумиләштерелгән җавабы:

- чөнки башка сүзләр нишли? соравына җавап бирәләр. Алар – фигыльләр.

2 нче төркем өчен бирем.

Акыллы, матур, уйчан, укый, буранлы, шаян, салкын, белемле.

Сорау – биремнәр:

- Кайсы сүз артык?

- Ни өчен?

Төркем җитәкчесенең гомумиләштерелгән җавабы:

- чөнки бу сүзләр нинди? соравына җавап бирәләр. Болар – сыйфатлар.

3 нче төркем өчен бирем.

Мәктәп, бакча, урман, китапханә, тәрбияле, өй, әни, сукмак.

Сорау – биремнәр:

- Артык сүз бармы?

- Җавабыгызны аңлатыгыз.

Төркем җитәкчесенең гомумиләштерелгән җавабы:

- Бу сүзләр кем? нәрсә? сорауларына җавап бирәләр. Алар – исемнәр.

Укытучы.  (Уенга нәтиҗә ясала.)

 Сүзләр зур төркемнәргә берләшәләр. Алар сүз төркемнәре дип аталалар. Ә хәзер без кабатлап үткән сүз төркемнәренең исемнәрен модельләштереп языгыз. (Бер укучы интерактив тактада, калганнары дәфтәрләрдә эшлиләр.)

  1. Уку  мәсьәләсен өлешләп чишү.

   Укытучы.  Менә безнең алдыбызда карта. Картада сез Исем", "Фигыль", "Сыйфат" патшалыкларын күрәсез. (2 нче слайд)

 Беренче булып  Исем патшалыгына сәяхәт итәрбез. Ләкин анда керер өчен безгә капкаларны ачарга кирәк. Капкалардан  үтү өчен төркемнәр имтихан тота. Ә капкалар дөрес җавап бирсәгез генә ачылырлар. (Укучыларның  сүз төркемнәрен, аларның характерлы үзенчәлекләрен аера белү күнекмәләрен ныгыту өстендә эше. Уен барышында бер төркем укучыларның сәяхәт итүче икенче төркемгә сорау-биремнәре кулланыла.) “Фигыль” патшалыгы “Исем” патшалыгының  белемнәрен  тикшереп карый. (3 нче слайд)

- Исемнәр нәрсәне белдерә?

- Нинди сораулары бар?

- Исемнәр нинди төркемнәргә бүленә?

- Исемнәр нәрсә белән төрләнә?

- Исемнәр нинди санда килә?

- Җөмләнең иясе кайсы килештәге исем белән белдерелә?

Укытучы. Менә сез  капканы ачу хокукына ия булдыгыз.  “Исем”  патшалыгында МӘКТӘП, БАКЧА һәм КҮПЕР аша үтәрбез.

(Интерактив тактада һәм дәфтәрләрдә эш. 4 нче слайд)

1. Мәктәп.  Исемнәрне күплек санга куеп языгыз.

болын –

җиһаз –

Сәгъди –

 аккош –

 егет –

вакыт -  

йөзек  -

Үрнәк: болын – болыннар

2. “Бакчада алма җыю” уенын тәкъдим итәбез. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне ике кәрзингә аерып тутырыгыз. ( 5 нче слайд)

Китап, песи, Мишә, агач, әби, бала, Казан, тау, ана, Муса, урам, Илдар, Мырауҗан, "Салават күпере "журналы, Идел.

3.Ә хәзер сезгә күпер аша чыгарга туры килә. Алдыгызда - табышмаклар. Аларның җавапларын килеш белән төрләндереп язасыз. (6 нчы слайд)

  Сырлы, сырлы, сырлы ул,

Безнең белән җырлый ул.

                                            Биетә дә, җырлата,

          Күңелле ул, моңлы ул. (Гармун)

Үзе бүрек кебек кенә,

Кигән туны энәле.

Бу ни була, кайда яши,

Берәрегез беләме? (Керпе)

Физкультминут. (Шигырь эчтәлегенә туры килгән кул һәм аяк хәрәкәтләре ясала.)

Чыпчык

Тәрәзә каршына

Килгән бер чыпчык,

Миңа  кычкыра:

- Чык әле, чык!

Алдый ул, беләм:

Гел шулай итә,

Йөгереп чыксам,

Оча да китә.

Укытучы.  “Фигыль” патшалыгына   килеп җиттек. Аңа да җиңел  генә керә алмыйбыз. Сорауларга җавап бирик әле.(Җавапларны “Сыйфат” патшалыгы тикшерә.)

- Фигыль нәрсәне белдерә?

- Фигыльләр нинди сорауларга җавап бирә?

- Фигыль нәрсә белән төрләнә?

- Фигыльләрнең нинди заманнары бар?

- Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләрне әйтегез.

- Фигыль җөмләнең нинди кисәге булып килә?

1.  Рәсем буенча хикәя төзегез.

- Рәсемдә кайсы вакыт сурәтләнгән? Укучылар нишлиләр? ( 7 нче слайд)

2. Карточкалар белән эш.

Фигыльләрне күчереп языгыз, зат-санын билгеләгез.

Гаепли, борчылалар, хыялланма, гаҗәпләндек, яшьни, тәнкыйтьлим, әвереләсез.

3. Шигырьдәге  фигыльләрне табыгыз һәм заманын билгеләгез.

 Иртә. Дөнья җанлана,

Мөшрикъ ягы аллана,

Кояш чыгып, нурлары

Төшеп җиргә ялгана. (Габдулла Тукай)

4. Җөмләләрдән фигыльләрне табыгыз һәм заманын билгеләгез. “Овощевод» совхозы кырларында кишер, чөгендер, кәбестә үсә. Бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйри балалар укыткан. Райондаш язучыбыз Азат Вергазов балалар өчен бик күп әсәрләр язган.

”Сыйфат” патшалыгы безне каршыларга әзер. Серле капкалар сезне көтә.

- Сыйфат дип нинди сүзләр атала?

- Сыйфатлар сөйләмдә ни өчен кулланыла?

- Сыйфат дәрәҗәләрен атагыз.

- Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге була ала?

Патшалыкка кергәнче мин сезгә кыска гына әкият сөйлим әле. (8 нче слайд)

(Белемнәрне “Исем” патшалыгы сәяхәтчеләре тикшерә.)

Борын-борын заманда бер патшалык булган. Патшалыкның исеме Сыйфат икән. Аның бик матур, акыллы, зифа, сылу, ягымлы, булдыклы кызлары булган. Бервакыт бу патшалыкка батыр, кыю, зирәк егетләр килгән. Аларны сынар өчен кызлар төрле биремнәр әзерләгәннәр ди. Мин сезне шул сынаулар белән таныштырам.

1. Сыйфат кергән әкият исемнәрен әйтегез.(“Зирәк карт”, “Чуар тавык”, “Сертотмас үрдәк”, “Алтын әтәч”, “Капкорсак патша” һ.б.) 9 нчы слайд

2. Перфокарта белән эш. Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез.

1) зәңгәрсу 2) кызыл 3) чем-кара 4) биегрәк 5) эре 6) кадерле

7) авыррак 8) иң матур 9) әчкелт 10) тип-тигез

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

Гади дәрәҗә

*

*

*

Чагыштыру

*

*

Артыклык

*

*

*

Кимлек

*

*

3. Мәкальләрнең ахыры язылып бетмәгән. Сез дәвам итегез. Бу сүзләрнең барысын нәрсә берләштерә? (10 нчы слайд)

1) Эше җайлының ашы да....

2) Юмарт кешенең күңеле ....

3) Акылы кысканың теле ....

4) Теле оста, ә кулы ....

4. Сыйфатларны табыгыз, җөмлә кисәге буларак билгеләгез.

1) Вөҗданы пакьнең йөзе ак.

2) Шайтан ярлы, без бай.

  1. Модельләштерү.

Укытучы. Менә сәяхәтебез тәмам. Аның барышында  сез үзегезнең ныклы белемнәрегезне күрсәттегез һәм тиешле   ачкычларны таба алдыгыз. Ә хәзер һәр төркем патшалыкка керү өчен нинди серләр белергә тиеш иде, шуларны гомумиләштереп, схемалар төзегез.

(Төркемнәр башта киңәшләшәләр  һәм модельләрне төзиләр.)

  1. Рефлексив-бәяләү этабы

Укытучы. Шулай итеп, без бүген дәрестә сүз төркемнәре дөньясына сәяхәт барышында сүзләр дөньясында югалып калмас өчен, аларның үзенчәлекләренә карап төркемнәргә бүлә белергә  өйрәндек.

2. Үзбәя. (Сәяхәт барышында төркемнәрнең, аерым укучыларның эшчәнлегенә бәя бирелә. Укытучы укучыларның үзбәясен исәпкә алып, дәрес өчен билгеләр куя.)

3. Өй эше. "Кызыклы сәяхәт" дигән темага инша язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН "Сүз төркемнәре"

Сыйныфтан тыш чара...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Фигыль+ала конструкциясен өйрәнү. Рус төркемнәре өчен.

Фигыль+ала конструкциясен өйрәнү. Рус төркемнәре өчен....

Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.

Класс: 5 класс (РМРБ)Тема:  Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес  тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

6 нчы сыйныфларның рус төркемнәре өчен контроль биремнәр ( 1-4 нче чирек)

Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе – ул укучыларның белемен контрольгә алу. Билгеле булганча, контроль укыту процессын регулярлаштыра, ягъни, укытучы к...

Дәрес план-конспекты: "Сүз төркемнәре. Сүз төркемнәре турында төшенчә".

2 сыйныф өчен дәрес план-конспектын тәкъдим итәм....