Түгәрәк планы.Сүз ясалышы.
план-конспект на тему

Нагуманова Ильдира Салимзяновна

Түгәрәк планы.Сүз ясалышы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suz_yasalyshy.docx22.96 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                                         Аңлатма язуы

Түгәрәк программасының статусы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” ТР һәм РФ Законы.

            2. Приказ  МО и НРТ №4154 /12 от 9 июля 2012 года «Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений Республики Татарстан, реализующих программы начального общего и основного общего образования»

            3.  Нурлат шәһәре 1нче урта мәктәбенең 2016-2017 нче уку елына укыту планы .

            4. Письмо Минобрнауки РФ от 04.03.2010 № 03-413 «О методических рекомендациях по реализации элективных курсов»  .                 

    “Сүзләр илендә” дип аталган түгәрәк программасы-бүгенге татар теленең актуаль темасы.Түгәрәк  18 сәгатькә исәпләнгән. Программа нигезендә килеп чыгышы ягыннан хәзерге әдәби телнең сүзлек составын, сүзнең ничек ясалу ягыннан төзелешен тирәнтен өйрәнүне күздә тота.

 Түгәрәк эшенең  актуальлеге:

     Укучыларның сөйләм байлыгын арттыру, сүзләребезнең ясалышын белү өчен бу түгәрәкнең эше мөһим.санала.. Бу курс укучыларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, телнең лексик байлыгыннан дөрес файдаланырга, сүзлек запасын арттырырга ярдәм итәр. Туган телебезгә карата теоретик белемнәрне тирәнәйтү, сүз ясалышы ягыннан өйрәнү, ныклы күнекмәләр булдыру, практик яктан сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү бу курсның нигезенә салынган.

                 Түгәрәк эшненең  максат һәм бурычлары:

  •  татар халкына, аның әдәби теленә, тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт  тәрбияләү;
  • тел аркылы татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен тирәнрәк үзләштерү;
  • укучыларның сүзлек хәзинәсен баету;
  • укучыда үзлегеннән укуга, өйрәнүгә ихтыяҗ булдыру;
  • үз фикерләрен татар телендә, сөйләмә һәм язма рәвештә, эзлекле, җыйнак, төгәл итеп бирергә өйрәтү;
  • сөйләмдә кулланган  сүзләрнең ясалышын табарга өйрәтү;
  • әдәби сөйләм культурасына ия булган шәхесне тәрбияләү.

                                                                                                                                 

           

  Түгәрәк эшненең  төп дәрес формалары:

  • лекция;
  • лекция-әңгәмә;
  • лекция-презентация;
  • тикшеренү эше;
  • проект эше;
  • практик дәресләр

              Түгәрәк эше  программасына төп таләпләр:

  - түгәрәк эшненең   татар теленнән БДТга әзерләнгәндә, ярдәмлек буларак     хезмәт итүе;

-  төрле чыганакларны файдаланып, үзлектән иҗади эш башкару күнекмәләрен формалаштыру;

- сөйләмнең чисталыгын, сафлыгын тәэмин итү.

           

Түгәрәк эше  буенча укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

  1. Үз сөйләмеңдә ясалма сүзләрне урынлы куллана белү.
  2. Сөйләм этикасы нормаларын белергә тиеш.
  3. Татар әдәбиятындагы ясалма сүзләрне анализлый белү.
  4. Вакытлы матбугат язмаларындагы кимчелекләрне күрә белү.
  5. Курс барышында тикшеренү эшләре алып барып, ахырдан проект эшен төгәл башкару.

         

           

 Программаның эчтәлеге:

  1. Кереш дәрес. Тел, сөйләм – милли культураның бер өлеше.-1сәг
  2. Татар телендә сүз ясалу ысуллары -4сәг.

Сүз ясалышы мәгънәсен гомумиләштерү, сүз ясалышы чараларының мәгънәләре, яңа сүзләр ясауның ысуллары, сүз ясалышы чараларының җыелмасы.Хәзерге татар теленең лексик системасының үсеш юллары. Сүзнең мәгънәсе киңәю һәм алынмалар.Сүз ясалышы ысуллары: фонетик ысул, кушымчалау ысулы; сүзләр кушылу; сүзтезмәләрнең кушма сүзгә күчүе; конверсия (лексик –грамматик ысул); лексик –семантик ысул; аббревиация (кыскартылмалар ясалышы.

  1. Морфологик ысул белән сүз ясалу -2 сәг.

Тамыр яки ясалма нигезгә сүз ясагыч кушымчалар ялганып ясалма сүзләр ясау.

  1. Синтаксик ысул белән сүз ясалу  -2сәг.

Сүзләр кушылу ысулы белән кушма, парлы, тезмә сүзләр ясау.

  1. Лексик- семантик  ысул белән сүз ясалу -1сәг.

 Сүзең мәгънәсе киңәю.Нинди дә булса бер сүз базасында омонимнар барлыкка килү лексик-семантик ысулның төп шарты. Яңа матди берәмлек ясалу.

  1. Конверсия  ысулы белән сүз ясалу -1сәг.

Сүзең бер сүз төркеменнән икенчесенә күчүен өйрәнү.Лексик- грамматик үзгәрешләр.

  1. Фонетик ысул белән сүз ясалу .Сүз ясагыч кушымчаларының ялгану тәртибе.-1 сәг.

Аваз яки авазлар төшеп калу; авазның яки авазларның  чиратлашуы; нигезнең нечкәрүе; басым күчү.

  1. Исем сүз төркеме ясалу.-1 сәг.

Фонетик ысул белән исем ясалышы: авазларның төшеп калуы, аваз чиратлашу; басым күчү. Кушымчалау ысулы белән сүз ясалу. Нигез+-чы/-че; сыйфат+ -чы/-че; фигыль+-чы/-че; сан + -чы/-че; нигез+-лык/-лек; са+-лык/-лек; сыйфат +-лык/-лек; фигыль+ -лык/-лек; рәвеш+-лык/-лек; алмашлык+-лык/-лек; хәбәрлек+-лык/-лек.Нигез+даш/-дәш; нигез+-лы/-ле(казанлы, бишле); нигез+-ча/-чә (бармакча, күкрәкчә, мыекча); нигез+ -сызлык/-сезлек(тәртипсезлек); нигез+ -лылек/-лелек ( әдәплелек); нигез+ -гыч/-геч ( сөзгеч, тәмләткеч); фигыль+ -ыш/-еш ( ясалыш, төзелеш); һ.б.

  1. Сыйфат сүз төркеме ясалу.-1сәг.

  1. Фигыль сүз төркеме ясалу.-1 сәг.
  2. Рәвеш сүз төркеме ясалу.-1сәг.
  3.  Практик күнегүләр-2сәг.
  4.  Проект төзү -1 сәг.

Тематик укыту планы

Тема

Сәгать саны

Дәрес төре

лекция

практика

1

Кереш дәрес. Тел, сөйләм – милли культураның бер өлеше.

1

Лекция -әңгәмә

2-5

Татар телендә сүз ясалу ысуллары.

Сүз ясалышы мәгънәсен гомумиләштерү.

Сүз ясалышы чараларының мәгънәләре.

Яңа сүзләр ясауның ысуллары.

Сүз ясалышы чараларының җыелмасы.

Хәзерге татар теленең лексик системасының үсеш юллары.

Сүзнең мәгънәсе киңәю һәм алынмалар.

Сүз ясалышы ысуллары: фонетик ысул, кушымчалау ысулы; сүзләр кушылу; сүзтезмәләрнең кушма сүзгә күчүе; конверсия (лексик –грамматик ысул); лексик –семантик ысул; аббревиация (кыскартылмалар ясалышы.

4

Лекция -әңгәмә

практика

6

Тексттан өзекләр уку, сүз ясалу ысулларын билгеләү.

1

эзләнү –тикшеренү эше практика

7

8

Морфологик ысул белән сүзләр ясалу.

 Тамыр яки ясалма нигезгә сүз ясагыч кушымчалар ялганып ясалма сүзләр ясау.

Тексттан өзекләр уку, морфологик ысул белән ясалган сүзләрне табу.

1

1

 

Лекция -әңгәмә

практика

эзләнү –тикшеренү эше

9

Синтаксик ысул белән сүз ясалу.

Сүзләр кушылу ысулы белән кушма, парлы, тезмә сүзләр ясау.

1

Лекция -әңгәмә

практика

10

Б.с.ү. Дустыңа хат язу. Хатта кушма, парлы, тезмә сүзләр куллану.

1

практика

11

Лексик-семантик ысул белән сүз ясалу.

Сүзең мәгънәсе киңәю.

Нинди дә булса бер сүз базасында омонимнар барлыкка килү лексик-семантик ысулның төп шарты.

Яңа матди берәмлек ясалу.

1

Лекция -әңгәмә

практика

12

Конверсия ысулы белән сүз ясалу.

 Сүзең бер сүз төркеменнән икенчесенә күчүен өйрәнү.

Лексик- грамматик үзгәрешләр

1

Лекция -әңгәмә

Практика

13

Фонетик ысул белән сүз ясалу. 

Сүз ясагыч кушымчаларының ялгану тәртибе.-.

Аваз яки авазлар төшеп калу; авазның яки авазларның  чиратлашуы; нигезнең нечкәрүе; басым күчү.

1

Лекция -презентация

практика

14

Исем сүз төркеме ясалу.

 Фонетик ысул белән исем ясалышы: авазларның төшеп калуы, аваз чиратлашу; басым күчү. Кушымчалау ысулы белән сүз ясалу.

1

Лекция -әңгәмә

практика

15

Сыйфат сүз төркеме ясалу.

1

Лекция -әңгәмә

практика

16

Фигыль сүз төркеме ясалу.

1

Лекция -әңгәмә

практика

17

Рәвеш сүз төркеме ясалу.

1

Лекция -әңгәмә

практика

18

Грамматик күнегүләр.

1

практика

Барлыгы

18

Файдаланылган әдәбият исемлеге:

Зәкиев М.З., Ганиев Ф.А., Зиннәтуллина К.З. Татар грамматикасы. III томда., I  том- Мәскәү “Инсан”, Казан “Фикер”, 1998 .-507 с.

Валиуллина З.М. Сопоставительная грамматика русского и татарского языков. – Казань, 1968.- 126 с.

Газизов Р.С.  Сопоставительная грамматика татарского и русского языков. – Казань: Таткнигоиздат, 1959.-308 с.: 2-е издание.:Казань, 1966.-368 с.

Ганиев Ф.А. Словообразование как один из разделов татарского языкознания // Тезисы докладов итоговой научной сессии за 1970 г. – Казань: ИЯЛИ, 1971.-С.27-29.

Ганиев Ф.А. Словобразовательная структура слов в современном татарском языке. – Казань,:ИЯЛИ,1972, - С. 45-47.

Ганиев Ф.А. Суффиксальное образование глаголов в современном татарском литературном языке. – Казань : Изд-во КГУ, 1976.-108 с.

Гиганов И. Грамматика татарского языка . – СПб., 1801. -188 с.

Хангилдин В.Н. Татар телендә сүз ясалышы// Татар телен укыту мәсьәләсе буенча фәнни –практик конферен ция материаллары. .-Казан: 1953.-108 -125 с.

Русско –татарский словарь : В 4 т. – Казань : Таткнигоиздат, 1955. -1959.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге : 3 томда. – Казан : Тат. кит. нәш


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

на тему "Сүз ясалышы"

Рус  мәктәпләрендә  белем  алучы  татар  балалары  өчен  тест. (5нче  сыйныф)...

Сыйфатларнын ясалышы.

План-конспект урока по татарскому языку(6 класс)....

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына “Сүз ясалышы”темасын кабатлау-йомгаклау

план конспект урока для 5 класса по татарскому языку...

"Саннарның ясалышы һәм язылышы" 6 нчы сыйныф

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен "Саннарның ясалышы һәм язылышы" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Сүз ясалышы.

Сүз ясалышы....

Хәзерге заман хикәя фигыле, аның ясалышы һәм мәгънәсе.

Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Аннотация.  Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең (авторлары:Д.Г.Тумашева, Ф.Ю.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б...

Дәрес планы "Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләре"

Дәрес планы "Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләре"...