Эссе: "Минем педагогик осталыгым"!
материал на тему

Ибрагимова Рания Зульфатовна

“Зур максатың барында, эшеңне ял дип сана”

                                                                                           (фарсы халык мәкале)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx19.4 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым

                                                    “Зур максатың барында, эшеңне ял дип сана”

                                                                                             (фарсы халык мәкале)

        Вакыт дәрья сыман. Ага да ага.  Су тамчысыдай кеше гомере шул дәрья карамагында.  Ә дәрья аяусыз. Ай-ваена карамый, тамчыны гел алга сөйри. Артка борылып карасаң, сискәнеп куясың. Ни арада 50 елга якын гомер  үтеп киткән.

      Миндә дә еш кына: “Кеше ни өчен яши? Яшәлгән гомеремдә  мин нәрсәгә ирештем? Без бу дөньяда ни калдырабыз?”, - дигән, төгәл җавап бирә алмаслык мәңгелек сораулар  туа.

     Шушы  сорауларга җавапны мин үземнең яраткан эшемдә таптым. Укытучы һөнәрен сайлавым очраклы гына түгел, чөнки кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым. Хыялыма ирешүдә,  туган авылымда  (Актаныш районы, Олыимән авылында) укыткан ачык йөзле, киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле укытучыларым юнәлеш бирсә, тырышлык, максатчанлык сыйфатлары өчен мин әти-әниемә, аларның мине эшкә, гаделлеккә, кешеләрне яратырга өйрәтә белүләренә бурычлымын.

       Мин, укытучы, кешеләрнең газизләрдән-газизләре -  балалары белән эшлим.   Киләчәктә өлкәннәрне тыныч картлыкта яшәтердәй, илне үсеш баскычыннан өскә үрләтердәй лаеклы алмаш тәрбияләргә омтылам. Балаларны беркайчан да  яхшы яки начарларга аермыйм.  Киресенчә, “тыңлаусыз, булдыксыз” исеме алганнарга да,  үз көчләренә ышаныч уятырга, сабый күңеленә яхшылыкка омтылыш орлыгы салырга тырышам. Шуңадыр инде укучыларым авыр вакытларында киңәш, ярдәм сорап киләләр,  гадел булуыма, дөрес киңәш бирүемә  ышаналар. Алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип тора, ә кайсы әле өлгермәгән, ә өченчесенә корт төшкән... Һәрберсенә вакыт кирәк. Кортлысын дәвалап, пешмәгәнен өлгертеп була.

        Мин иртән балаларны ишек төбендә каршы алырга яратам. Аларның күзләренә карыйм. Әйе, күзләр, күзләр... Ә бу күзләрдә мең төрле сорау. Бу сорауларга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Мин балаларның күзләренә карап, шул сорауларга көн саен  әкрен гена җавап эзлим, алар белән бергә уйлыйм, көләм, шатланам. Минем бурычым-укучыда эчке матурлыкка омтылыш тудыру, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карый белергә өйрәтү. Ә кайчагында  күзләрдәге салкын битарафлык күреп, бу бала кечкенәдән үк гаиләсендә җылылык алмаган бит, дип  хафага калам. Бу вакытта  мин – киңәшче, өйрәтүче, ярдәмче, юнәлеш бирүче  буларак аны аңларга, яратырга, ярдәм итәргә, күңеленә мәрхәмәтлелек орлыклары салырга тырышам. “Гаиләдә  алынган тәрбияне бөтен галәм халкы үзгәртергә теләсә  дә,  үзгәртә  алмас”,- дигән бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхретдин.  Шуны истә тотып,  ата-аналар  белән  тыгыз бәйләнештә торам.

         Мин киләчәккә өмет белән яшим  һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм, 28 ел хезмәт дәверендә шушы максатка ярашлы эш алып барырга тырышам. Билгеле булганча, һәр эштә гади дә, гадел дә булу укучылар  белән  арамны якынайта. Үз эшемне генә түгел, балаларны ихлас күңелдән яратам. Аларны тәрбияле, югары культурага ия, зәвыклы, белемле, туган илебезгә лаек кешеләр итеп күрәсем килә. Югары һөнәри осталыкка омтылу, балаларның үзенчәлекләрен яхшылап өйрәнү һәм аларны ихтирам итү – педагогик максатымның нигезе. Бу исә тәрбия һәм белем бирүнең яңадан-яңа алымнарын, методларын эзләү һәм өйрәнүгә этәрә.

         Газиз балаларыбызны без асылташларга тиңлибез.  Җир астыннан чыккан һәр ялтыравыкның  да алтын түгеллеген беләбез. Кыйммәтле таш булганчы күпме тырышырга, кырларга, билгеле бер формага салырга кирәк шул.  Бала күңеле дә  шулай, кечкенәдән нинди орлык салынса, шундый үсемлек үсәр.     Әйе, балалар, алар – серле бер дөнья. Аларның дөньясына керү өчен, үзеңә дә балачакка кайтырга туры килә.  Теләсә кем укытучы була алмый. Укытучы булу өчен белем генә җитми. Үзенә хас талант кирәк.

        Балага дөресен сөйләргә, гаебеңне таный, шул ук вакытта үз-үзеңне яклый да белергә кирәклегенә даими төшендерергә кирәк.  Ә бала күңеле ул үзенә  яхшылык теләп төбәлгән җылы карашны акыл сатып кына утыручыныкыннан яхшы аера.    

       Минемчә, ана теле мөгаллиме иң беренче чиратта, үз теленә  һәм халкына чын күңеленнән бирелгән, теләсә нинди очракта да телен һәм милләтен сакларга әзер булган  шәхес булырга тиеш. Чөнки укучылар шундый  укытучылар   янәшәсендә генә, үзләрендә  туган телләре белән горурлану һәм киләсе көнгә ышаныч хисләре булдыра  алалар.

     Без катлаулы чорда яшибез. Соңгы вакытта телебез икенче планга куелды кебек. Бу мәсьәлә, әлбәттә, мине бик борчый. Халкыбызның бай мәдәни мирасын саклап калу, баету, аны киләчәк буынга тапшыруны үземнең бурычым дип саныйм.Татар теле укытучысының һәр дәресе телебезгә мәхәббәт тудырырлык, әхлакый кыйммәтләребезне ачарлык дәрес булырга тиеш дип уйлыйм.  “Татар телен яхшы белү хәзерге чорда кирәк түгел, аны бераз “сукалый” белсәң, шул җиткән,” – дигән фикерне  кире кагып, укучыларыма  җитди  дәлилләр китерәм.  Әдипләребез – Габдулла Тукай, Гомәр  Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин  һәм башка бик күп язучыларның үз фикерләрен үз туган  телебездә тулы  яңгыратуларын исбатлыйм. Әсәрләрдән телебезнең байлыгы, матурлыгы, зәвыклылыгы күренә торган өзекләр укыйм. Шунысы сөенечле: елдан-ел матур әдәбиятыбызга тартылучы, аны  сөюче укучыларым арта бара.

      К.Д.Ушинский язганча, “үле булмаган, максатсыз булмаган һәртөрле укыту баланы тормышка әзерләүне күздә тота. Бик дөрес бу. Мәктәптә баланы яшәргә, кешеләр белән аралашырга, теге яки бу ситуациядә үз-үзен ничек тотарга өйрәткән  башка фән юк. Нәкъ менә әдәбият тормыш-чынбарлыкны, кешеләргә очрый торган вакыйга-каршылыкны, кешенең психологиясен, әдәби геройларның күңел матурлыгы турында сөйләп, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең үз җаннарында ничек итеп матурлык һәм яхшылык йөртүен аңлата. Әдәбият аша укучы башкаларга игътибарлы булырга, кеше күңелен яраламаска, җәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәнә.

      Укытучы – дөньяны танып белергә омтылучы балаларның керсез пакъ күңелләренә гыйлем орлыкларын чәчүче һәм аларның матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык – изге зат. Минемчә, бала күңеленә иң якын кеше ул – Укытучы. Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш ул? – дигән сорауга мин болай дип җавап бирер идем. Укытучы кешегә иң башта – табигать биргән сәләт, сабырлык, тирән белем, күркәм холык, һәрвакыт үз-үзеңне башкаларга үрнәк итеп тота белү сыйфаты хас булырга тиеш. Шушы зур исемне аклау өчен бөтен көчемне куям. Үземнең укытучы һөнәрен сайлаганыма  горурланып  яшим.

      Кеше үз гомерен  бер елга кайгыртса иген иксен, ун елга кайгыртса, агач утыртсын, йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен, дигәннәр.  Әти-әни, әби-бабайларым бер елга  кайгыртып, иген иккәннәр, ун елга кайгыртып, бакча тутырып, җимеш агачлары утыртканнар,  ә мин, йөз елга кайгыртып, алар эшенең дәвамчысы булып, гаиләмдә дә, мәктәбемдә  дә Кеше тәрбиялим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....

Эссе.Минем һөнәри осталыгым

Үземнең  һөнәри осталыгым турында яздым...