Әмирхан Еники
учебно-методический материал по теме

Габдуллазянова Айсылу Фаридовна

                                                            Кереш

 

 Бу хезмәт Әмирхан Еникинең тел һәм стиль  үзенчәлекләрен анализлауга багышланган. Китерелгән хезмәтнең төп максаты да шунда. Төп максатка ирешү өчен ми нем тарафтан түбәндәге мәсьәләләр хәл ителде:

-Әмирхан Еникинең тормыш һәм иҗат юлы өйрәнелде;

- тел һәм стиль  үзенчәлекләрен өйрәнүче әдәбият һәм тел белгечләре хезмәтләре анализланды: Алар арасында В.Х.Хаков, Р.С.Абдуллина, Н.М.Нитзамов , Г.Х.Әхәтов һәм башкалар хезмәтләре;

-татар әдәбияты тәнкыйтендә Әмирхан Еникинең тел һәм стиль  үзенчәлекләренә багышланган хезмәтләре анализланды;

- Әмирхан Еникинең  унбер хикәясе тел һәм стиль  үзенчәлекләре проблемасына тикшерелде.

Теманың актуальлеге бәхәссез. Бүгенге көндә стилистика һәм тел үсеше, куллануы өлкәсендә аеруча күп мәсьәләләр туа. Алар арасында матур әдәбият теле проблемалары шактый зур урын алып тора. Моны дәлилләү өчен “Казан утлары” журнылына гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Еш кына яшь торлар  тарафыннан стиль ягыннан сай  әсәрләр барлыкка килә. Бәлки бу күренеш классикага әверелгән  Әмирхан Еники кебек авторларны өйрәнмәү сәбәп булыпр торадыр.

Икенче яктан, Әмирхан Еники иҗаты  күбрәк аның герой концепциясе һәм идеялары яктан өйрәнелде. Ә аның  тел һәм стиль  үзенчәлекләре әлегә тирән өйрәнелмәгән.

Хезмәтнең актуальлегенә  тагын да бер дәлил булып Әмирхан Еникинең ХХ гасыр әдәбиятында аеруча зур һәм үзенчәлекле  урын алып торуын  әйтеп була. Ул нәкъ  ярты гасыр татар әдәбиятының классигы һәм намусы булып торды. Әмирхан Еникинең хезмәтен анализлаганда, без әлбәттә, аның биш томлык сайланма әсәрләренә җыентыгына таяндык. Тәнкыйть хезмәтләрдән , Р.Салихов, Т.Миңнуллин һәм кайбер башка тәнкыйтьчеләргә һәм әдәбият белгечләренә мөрәҗәгать иттек.

Тел һәм стиль  үзенчәлекләрен караганда, без Р.Яхин, Р.Абдуллина , И.Низамов, В.Хаков  һәм башка тел һәм әдәбият белгечләре эшләренә таяндык.

Әмирхан Еники тел һәм стиль  ягыннан татар әдәбятын баетып, аның мөмкинлекләрен киңәйтеп, яшь авторларга үрнәк булып булып торуы бәхәссез. “татар әдәбяты тарихы” авторлдары әйтүенчә, “Әмирхан Еники теле музыкальлек, гаҗәп бер эчке гүзәллек, төгәллек, гармония белән җәлеп итә. Аның күп хикәяләре моңсулык белән өретелгән: “ бу яктан бөтенләй диярлек сизелмәслек моң, әбиләр  чуагының зәңгәр күген ураган көмеш пәрәвез җепләре кебек, ул хикәянең буеннан буена сузылып бара”.

Хезмәт керештән, төп өлешнең  өч бүлегеннән, йомгаклаудан һәм әдәбият исемлегеннән тора.

Кереш бүлегендә теманың төп максаты һәм мәсьәләләре ачыкланып килә. Монда ук теманың актуальлеге раслана һәм кулланылган чыганаклар күрсәтелә.

Беренче бүлектә Әмирхан Еникинең тәрҗемәи хәле, иҗади үзенчәлекләре анализлана.

Икенче бүлек әдипнең хикәяләрендәге тел үзенчәлекләрен карауга багышланган.

Өченче бүлектә шул ук хикәяләр стиль үзенчәлекләре ягыннан анализланган.

Йомгаклауда хезмәтнең төп нәтиҗәләре билгеләнгән, тема өстендә эшләү перспективалары күрсәтелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon _eniki_referat.doc128.5 КБ

Предварительный просмотр:

                    Казан шәһәре Идел буе районы 95 нче  гомуми урта белем бирү мәктәбе

Реферат

    “Әмирхан Еники хикәяләрендә тел һәм стиль үзенчәлекләре”

Казан

Эчтәлек:

Кереш

Беренче бүлек.Әмирхан Еникинең иҗат юлы һәм  гомуми иҗади үзенчәлекләре      

1. Әмирхан Еникинең тәрҗемәи хәле                                                         4-6 бит

2. Әмирхан Еники иҗатының  гомумән үзенчәлекләре                            6-7 бит

Икенче бүлек.Әмирхан Еники хикәяләренең тел үзенчәлекләре      

1. Гомуми тел үзенчәлекләре                                                                        7-10 бит

2. Чагыштыру, метафора, эпитет мисаллары                                             10-12 бит

3. Алынмалар, гади сөйләм лексикасын һәм фразеологик

бердәмлекләрне куллану                                                                              12-14 бит

Йомгаклау                                                                                                      17-18 бит

Кулланылган әдәбият                                                                                    19 бит

               

                                                            Кереш

 Бу хезмәт Әмирхан Еникинең тел һәм стиль  үзенчәлекләрен анализлауга багышланган. Китерелгән хезмәтнең төп максаты да шунда. Төп максатка ирешү өчен ми нем тарафтан түбәндәге мәсьәләләр хәл ителде:

-Әмирхан Еникинең тормыш һәм иҗат юлы өйрәнелде;

- тел һәм стиль  үзенчәлекләрен өйрәнүче әдәбият һәм тел белгечләре хезмәтләре анализланды: Алар арасында В.Х.Хаков, Р.С.Абдуллина, Н.М.Нитзамов , Г.Х.Әхәтов һәм башкалар хезмәтләре;

-татар әдәбияты тәнкыйтендә Әмирхан Еникинең тел һәм стиль  үзенчәлекләренә багышланган хезмәтләре анализланды;

- Әмирхан Еникинең  унбер хикәясе тел һәм стиль  үзенчәлекләре проблемасына тикшерелде.

Теманың актуальлеге бәхәссез. Бүгенге көндә стилистика һәм тел үсеше, куллануы өлкәсендә аеруча күп мәсьәләләр туа. Алар арасында матур әдәбият теле проблемалары шактый зур урын алып тора. Моны дәлилләү өчен “Казан утлары” журнылына гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Еш кына яшь торлар  тарафыннан стиль ягыннан сай  әсәрләр барлыкка килә. Бәлки бу күренеш классикага әверелгән  Әмирхан Еники кебек авторларны өйрәнмәү сәбәп булыпр торадыр.

Икенче яктан, Әмирхан Еники иҗаты  күбрәк аның герой концепциясе һәм идеялары яктан өйрәнелде. Ә аның  тел һәм стиль  үзенчәлекләре әлегә тирән өйрәнелмәгән.

Хезмәтнең актуальлегенә  тагын да бер дәлил булып Әмирхан Еникинең ХХ гасыр әдәбиятында аеруча зур һәм үзенчәлекле  урын алып торуын  әйтеп була. Ул нәкъ  ярты гасыр татар әдәбиятының классигы һәм намусы булып торды. Әмирхан Еникинең хезмәтен анализлаганда, без әлбәттә, аның биш томлык сайланма әсәрләренә җыентыгына таяндык. Тәнкыйть хезмәтләрдән , Р.Салихов, Т.Миңнуллин һәм кайбер башка тәнкыйтьчеләргә һәм әдәбият белгечләренә мөрәҗәгать иттек.

Тел һәм стиль  үзенчәлекләрен караганда, без Р.Яхин, Р.Абдуллина , И.Низамов, В.Хаков  һәм башка тел һәм әдәбият белгечләре эшләренә таяндык.

Әмирхан Еники тел һәм стиль  ягыннан татар әдәбятын баетып, аның мөмкинлекләрен киңәйтеп, яшь авторларга үрнәк булып булып торуы бәхәссез. “татар әдәбяты тарихы” авторлдары әйтүенчә, “Әмирхан Еники теле музыкальлек, гаҗәп бер эчке гүзәллек, төгәллек, гармония белән җәлеп итә. Аның күп хикәяләре моңсулык белән өретелгән: “ бу яктан бөтенләй диярлек сизелмәслек моң, әбиләр  чуагының зәңгәр күген ураган көмеш пәрәвез җепләре кебек, ул хикәянең буеннан буена сузылып бара”.

Хезмәт керештән, төп өлешнең  өч бүлегеннән, йомгаклаудан һәм әдәбият исемлегеннән тора.

Кереш бүлегендә теманың төп максаты һәм мәсьәләләре ачыкланып килә. Монда ук теманың актуальлеге раслана һәм кулланылган чыганаклар күрсәтелә.

Беренче бүлектә Әмирхан Еникинең тәрҗемәи хәле, иҗади үзенчәлекләре анализлана.

Икенче бүлек әдипнең хикәяләрендәге тел үзенчәлекләрен карауга багышланган.

Өченче бүлектә шул ук хикәяләр стиль үзенчәлекләре ягыннан анализланган.

Йомгаклауда хезмәтнең төп нәтиҗәләре билгеләнгән, тема өстендә эшләү перспективалары күрсәтелгән.

Беренче бүлек.

              Әмирхан Еникинең иҗат юлы һәм  гомуми иҗади үзенчәлекләре      

1.Әмирхан Еникинең тәрҗемәи хәле.

   Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникеев (Әмирхан Еники) 1909  елның 2 нче мартында Башкортостанның бүгенге Благоварницкий  районының Яңа Каргалы авылында туа.

Булачак язучының бабалары бу җирләргә Тамбов губернасыннан XVIII гасыр ахырында күчеп утырганнар. Атасы Нигъмәтҗан әкренләп крестьян эшеннән читләшкән, сәүдә эше белән шөгыльләнә башлаган. Сәүдәдән килгән табыш көн итәргә генә җиткән.

Язучы әнисе Бибихәдичә бик сабыр, акыллы хатын була, әмма Нигъмәтҗан белән икәү бик килешеп дөнья көтсәләр дә,чын бәхет килми дә килми-тугыз балаларыннан берсе дә исән калмый.

Ә унынчы бала булып, нәкъ Әмирхан дөньяга килә. Атасы бу фактны китап битләренә мондый сүзләр белән теркәп куйган:”Бәи морза Нигъмәтҗан Әхмәтҗан улы Еникеев алдым ошбу каләм Шәрифне 1908 елда 28 гыйнварда Эткол ярминкәсендә шәрифне 1909 елда 16 нчы февральдә пәнҗешәмбе көн дөньяга килмеш углым Әмирханга һибә кылып бирдем. Алла тәгаләдән озын гомер, бәхет һәм тәүфыйк сорап ышбу әлмәсхәр шәрифне хәтем көтеп кылырга насыйп итсен иде”,- дип язган.

Соңрак Әмирхан гаиләсе күчеп китә. Яңа урынга яңа өмет баглап, гаилә якындагы Дәүләкән авылына күчеп утыра. Яңа урында тагын бер малай - Әмирханның энесе Илдархан(1911) дөнья  күрә.

Әмирхан Еники иҗатын һәм тәрҗемәи хәлен өйрәнүчеләр буенча,  “Әмирхан тигез мөнәсәбәт күреп , шактый уңай шартларда тәрбияләнә. Әти-әнисе аның иреген чикләп,үз ихтиярларына буйсындырмыйлар, үзе теләгәнчәрәк яшәргә мөмкинлек бирәләр”.

Тора-бара Әмирхан матур әдәбият, театр сәнгате белән кызыксына башлый. Бу аларның авылына төрле театр труппалары килү белән бәйле.

Ә соңрак, Дәүләкән мәктәбендә укыганда, 1924 елда Әмирхан Владимир Ильич Ленин үлүенә багышланган шигырь дә язып карый.

1925 нче елда 16 яшьлек Әмирхан Еники, газетада басылган игълан буенча, Казанга рәссамчылык, һәйкәлтарар (скульптура сәнгате), гыймарәтчелеек(архитектура) мастерскойларында (Архамус) укырга керә. Ләкин булачак әдип өйдән матди ярдәм ала алмый. Ә монда ул сәүдәгәр баласы дигән сүз тараталар. Шулай итеп, Әмирхан стипендиясез кала. Шул сәбәпле, яшь Әмирханга укуын ташларга туры килә.

Укуны ташлагач,  Әмирхан китаплар укырга тотына. Ул “Шәриык” китапханәсенә еш керә башлый. Соңыннан китапханәче Вафа Бурнаш (Фәтхи Бурнашның энесе) Әмирханга китап кибетенә урнашырга ярдәм итә. Шуннан, Әмирхан Еники әдәбият җыелышларында катнаша башлый. Һ.Такташ, Г.Кутуй, М.Җәлил, Н.Толымбай кебек язучылар белән  танышырга өлгерә. Ул аларның әдәби бәхәсләшүләрендә катнаша, һәм, әлбәттә, үзе дә язып карый. Нәкъ шулай, 1926 нчы елда аның “Озын көй тыңлаганда” исемле, Башкортостан тормышыннан алынган беренче хикәясе Гомәр Галинең булышлыгы белән басылып чыга.

1926 нчы елның көзендә Әмирхан Еники укуын университет рабфагында дәвам иттерә. 1927 елның язында Дәүләкәннән килгән кайбер яшьләр “үзеңнең чыгышыңны яшереп йөрсәң, рабфактан кудыртабыз”,- дип яныйлар һәм Әмирхан Еники тагын китәргә мәҗбүр була. Бер еллык академик отпуска сорап ала да яңадан монда әйләнеп кайтмый. Булачак әдип Донбасска юл тота. 1928 нче елда, Казанга кайткач, берничә  хикәя иҗат итсә дә, бу әсәрләр берсе дә әдәби вакыйга була алмыйлар. “Бер бәхәс чыкканда, -дип искә ала ул, - миңа әйттеләр: син үзең уйлаганны эчеңдә калдыр, ә безгз без таләп иткәнне яз... диделәр... Юк, кемгә дә булса, ярау-ялагайлану гомумән табигатем күтәрми...”. 1928 нче елда Әмирхан Еники Казан мех комбинатына эшкә урнаша. 1930 нчы елданхезмәтне  фәнни оештыру нституты семинарында  да укып йөри. Аны уңышлы тәмамлаганннан соң, 1932 елда егетне эшче аспирантурада калдыралар. Бакудагы “Азеркино” трестында яисә Маргеланда наданлыкны бетерү курсларында эшләү елларында Әмирхан Еники тормышның күп төрле якларын күрә, төрле кешеләр белән аралаша.

Татар әдәбиятында язылганча, “сугыш шартларында Әмирхан Еники яшәү һәм үлем, олы җанлылык һәм кешелексезлек, гаделлек һәм намуссызлык, бөеклек һәм түбәнлек төшенчәләрен дөнья, ил, җәмгыять язмышлары белән үлчәргә өйрәнә. “Бала” (1941), “Ана һәм кыз” (1942) кебек  нәсер-хикәяләрендә сугыш фаҗигаләре сурәтләнә”.

Әмирхан Еникинең сугыш еллары әсәрләенең оптимистик көчен билгеләүче бу фикер сугыштан соңгы елларда да дәвам иттерелә, үстерелә, шуның матур үрнәге итеп “Тауларга карап” (1948), “Кем җырлады?” (1956) хикәяләре, “Без дә солдатлар идек” (1971) кебек повестен күрсәтергә мөмкин. Безнең хезмәттә анализланган хикәяләр Әмирхан Еникинең төрле иҗат чорларына туры килә. Ләкин төп мисаллар 1941 елдан башлап (“Бала” хикәясе) 1960-70 нче еллардагы әсәрләр алынган.

Әмирхан Еникинең күп кенә әсәрләре мәхәббәт турында. “Дөресрәге, сөешү-мәхәббәт хисләре, вакыт бу әсәрләрдә характерны, геройларның дөньяга карашын, гражданлык позициясен, хәтта иҗтимагый-м өнәсәбәтләрне ачыкларга, билгеләргә ярдәм итәләр”.

“Туган туфрак”, “Әйтелмәгән васыять», “Җиз кыңгырау” хикәяләрендә халыкның рухи җәүһәрләренә, хезмәт-көнкүреш белән бергә туган йолаларына, туган җиренә мәхәббәт идеяләре, күңел юмартлыгы, кешелеклелек, гражданлак  рухи тормышын тагын да ныграк баету мәсьәләләре лирик-моңсу тонда, фәлсәфи тирәнлектә хәл ителде.

Соңгы елларда публицистикага һәм башка жанрларга (мәсәлән, рецензияләргә, эсселарга мөрәҗәгать итеп, Әмирхан Еники озын гомер итә.

Аның белән татар дөньясы  2000 елда саубуллашты. Шуңа күрә Әмирхан Еники безнең чордашыбыз да булып тора.Татар халкы аны югары бәяли. 2001 нче елда аның биштомлык сайланма әсәрләре басылып чыкты.

Әмирхан Еникинең стиль, тел өлкәсендәге осталыгы бүгенге язучылар өчен бөек үрнәк булып тора. Моның турында Туфан Миңнуллин болай дип яза: “Кирәк бит шундый осталык-махсус бәйләнеп тә, бер генә дә җитешмәгән ягын табып булмый. Һәр хикәядә фикер тирәнлеге һәм төгәллеге, һәрбер җөмлә камил һәм тәэссирле, һәрбер сүз үз урынында. Уңган, зәвыклы хуҗабикәнең табыны шикелле: карап торырга да матур, ризыкларын авыз итсәң, телең йотарлык. Югыйсә анда әллә кайлардан китерелгән үтә кыйммәтле деликатеслар да юк”.

Бу сүзләргә кушылып, безнең тарафтан бу хезмәттә Әмирхан Еникинең уннан артык хикясе анализланды  Алар арасында: “Бала” (1941), “Бер генә сәгатькә” (1944), “Кем җырлады?” (1956), “Туган туфрак” (1959), “Матурлык” (1964), “Җиз кыңгырау”(1966),  “Мәчет җылый” (1967), “Бүрек... түгәрәк була” (1976), «Интервью» (1977), «Тынычлану» (1978).

2. Әмирхан Еники иҗатының  гомумән үзенчәлекләре

«Татар әдәбияты тарихы”нда Әмирхан Еники иҗатын гомумән билгеләгәндә, болай дип языла: “Гомумән алганда, аны милли әдәбиятның иллюстрациядән проблемага, реалист характерларга, фәлсәфи голмумиләштерүләргә күчешендә әйдәп баручы булды, дип бәяләргә мөмкин”.

Ләкин татар әдәбияты прозасындагы бу үзгәрешләрне өстән генә карап булмый. Бу тирәнтен, сыйфатый үзгәрешләр.  Моның турында  Р.Г.Салихов хезмәтендә әйтелеп  китә: “В нашей критике часто отмечается, что Амирхан произведений, как, например, «Родная земля»,  «Невысказанное завещание», «Медный колокольчик» и другие сводится к рассмотрению именно этих проблем, исследование  характеров остается как бы в стороне . В рассказе «Невысказанное завещание» заметно бросается в глаза некоторый  уход от ортодоксальных требований  социалистического реализма. Это объясняется изменением отношения героя к действительности. Оно уже не восторженно-утверждающее, оно тревожное. Такое отношение к действительности рождает сильную критическую струю».

Шуңа күрә, Әмирхан Еникинең иҗади язмышы “ачык күк” астында үтте дип әйтеп булмый. Аның әсәрләре еш кына  официаль әдәбият тәнкыйте тарафынннан кимсетелеп каралды.Бу, беренчедән, “Рәшә” әсәренә карый. Хәтта һәр хикәясе дә, басылып чыгуы белән, бәхәс тудырып килә. Ләкин, әйтүебезчә, Әмирхан Еники кайбер башка язучылар белән бергә социалистик  реализм методына сыймыйча, әдәбиятта яңа чор ачучы, яңа карашлар билгеләүче булып тора. Моның турында шулай ук, әйтеп киткән Р.Г.Салиховның хезмәтендә язылган.

«Затевая дискуссии по поводу выхода каждого произведения Амирхана Еники, устраивая на него официальные нападки, представители критики так и не поняли произведения (“Рәшә” әсәре турында). Они были уверены, что каждое критическое выступление, каждый своеобразный подход к социалистическому реализму есть отрицание, а не утверждение метода, подрыв основы строя. Но на самом же деле Амирхан Еники предупреждает: надо что-то предпринять, а в противном случае может случиться крах, катастрофа в обществе».

Әмирхан Еники әсәрләе татар әдәбиятына һәм җәмгыятенә ниндидер яңалык китерәләр. Алар тәнкыйтьләнәләр, аоарны ачулыйлар, ләкин әдипнең осталыгы бөтен әдәбият бнелгечләре арасында да бәхәссез булып тора.  Еникинең стиль һәм тел үзенчәлекләре уңай якка аерылып тора.

Мәсәлән, “Кем җырлады?” исемле хикәясе турында “Татар әдәбияты тарихы”нда түбәндәгечә языла: “Берничә сынландыру ярдәмендә, автор солдатның үлеме фактнының нинди зур үкенеч, кайгы икәнлеген дә һәм ул яклаган идеяләрнең үлемсезлеген дә зур көч белән әйтеп бирә алган”.

“Кем җырлады?” хикәясе турында күп кенә язылса да, әйтелгән фикер әсәрнең төп идеясы булып тора. Моны исбатлау өчен бу хезмәткә караган стиль үзенчәлегшенә мисал да китереп була.

Еники солдатның үлеме турында лаконик рәвештә, кыска гына, коры гына әйтеп китә: “Поезд китте, ялгыз кабер торып калды”,- дип яза ул “тышкы”, күренгән тормыш турында.

 Ләкин шуннан соң автор “эчке” дөнья, хисләр дөньясына керә һәм аны табигать сынландыру ярдәмендә, болай ачыклый: “Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады”.

Китерелгән мисал әйтеп китерелгән сүзләрне исбатлап килә, һәм монда чыннан да киләчәккә өмет яңгырый. “Тормыш дәвам итә”, чөнки болытлар солдатка җәннәткә юл ачалар, ә кояш аны озатып кала.

Соңгы елларда публицистикага һәм башка жанрларга (мәсәлән, рецензияләргә,эсселарга мөрәҗәгать итеп, Әмирхан Еники озын гомер итә.

Әмирхан Еники иҗатында  спектакльләр артистлары турында бик күп белеп яза. “Татар әдәбияты тарихы”нда әйтеп киткәнчә, рецензияләр авторның интеллектуаль  байлыгы, фикерләү тирәнлеге, күз үткерлеге, характерлау төгәллеге, иң кирәклесен тотып ала белү күренә”.

Спектакль артистлары турында гына түгел, Әмирхан Еники әдәбият тәнкыйтендә дә актив катнашып килә. Аның мәкаләләре турында шул ук урында болай дип язылган: “Әдәбият, сәнгать серләрен тирән аңлау, шуларны укучыларга төшендереп бирү-бу Л.Толстой, М.Горькийлардан, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал, Г.Ибраһимов, Ф.Хөсниләрдән килә торган сыйфат”. 90 нчы елларда җәмгыятебез зур үзгәрешләр кичерде. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез матур әдәбият белән бергә публицистикага юнәлделәр. Милли аңны торгызу, татар халкын уяту зыялыларыбыз өчен төп бурыч булып торды, һәм бу бүгенге көндә дә зарури проблема булып тора. Әмирхан Еники дә кырыйды калмады.

Әмирхан Еники соңгы елларында яңа тематика үзләштерде, яшәешнең яңа катламнарына үтеп керде һәм хикәят язуны бер читкә куеп, “Кояш баер алдыннан” дигән публицистик китап бастырды.

“Татар әдәбияты тарихы”нда Ә.Еникинең соңгы иҗади чоры турында болай язылган: “Автор милли мәсьәләгә, татар мәгарифен тернәкләндерү проблемаларын җитди игътибар бирә. Сөйләшүләрдән әдип бик мөһим нәтиҗәләр ясый. Художество әсәрләре кебек, язучының бу китабы да төгәл, сурәтле, җанлы телдә хикәя ителгән, ул кызыксынрап бер сулышта укыла. Асылда ул пәйгамбәр сүзе кебек кабул ителә”,-дип билгеләнә.

Икенче бүлек.Әмирхан Еники хикәяләренең тел үзенчәлекләре    

1.Гомуми тел үзенчәлекләре

Төп үзенчәлекләрен анализлаганда, без берничә хезмәткә таяндык.

Беренчедән, бу әлбәттә, Г.Х.Әхәтовның “Татар теленең лексикасы” китабы. Бу әсбапта татар лексикасына карата гомуми үзенчәлекләр билгеләнгән һәм без    Әмирхан Еникинең тел үзенчәлекләрен билгеләгәндә, бу китапны кырыйда калдыра алмыйбыз.

Икенчедән, В.Х.Хаковның “Татар әдәби теле: Стилистика” исемле моногроафиясен кулландык, чөнки стилистик үзенчәлекләр бу китапта тел үзенчәлекләренә таянып күрсәтелгән.

Шулай ук безнең тарафтан Р.С.Абдуллинаның һәм И.М. Низамовның кулланылган әдәбият исемлегендә күрсәтелгән хезмәтләр кулланылды. В.Х.Хаков стидистик алымнарны караганда, аларныы төркемләгәндә, әдәби әсәрнең тел үзенчәлекләрен анализларга да теоретик нигез сала. Үзенең китабында ул бөтен чараларны түбәндәгечә классификацияли:

“Гомумән, стилистик алымнарны ике зур төркемгә аерып карарга мөмкин:

I.Күчерелмә мәгънә белән бәйләнгән стилистик алымнар, сыйфат чаралары.

Үз  нәүбәтендә алар берничә төркемгә бүленәләр:

  1. метафорик төркем. Моңа, конкрет алганда, метафора, чагыштыру, тасвирый билге (символ), сынландыру (җанландыру) һ.б. алымнар керә.
  2. Метаномик төркем. Бу төркемдә, нигездә, метаномия, синекдоха карала. Моннан тыш, аллегорияне, шуңа охшаш булган төрләрне, кеше исемнәрен башка сүзләр белән алмаштыру алымнарын үзенә бер төркем, ягъни катнаш төркем итеп алырга була.

II.Мөнәсәбәтне белдерү алымнары. Алар да берничә төркемчә бүленәләр:

1)тәңгәллек мөнәсәбәтен белдерү. Бу төркемдә төп урынны синонимнар (мәгънәдәш сүзләр һәм тезмәләр) алып тора. Шулай ук эвфемизмнар, перифразлар да шушы төркемдә карала.

2)капма-каршылык мөнәсәбәтен белдерүче алымнар-антитеза, оксюморон, ирония чаралары.

3)тигезлек мөнәсәбәте. Мондый мөнәсәбәт сөйләмдә градация,  гипербола, литота алымнары аша тормышка ашырыла”.

Шушы схемага таянып, без Әмирхан Еникинең уннан артык хикәясен анализладык. Анализга сайланган хикәяләр бер-берсеннән аерылып торалар. Беренчедән, алар әдипнең төрле иҗат чорларына карыйлар, икенчедән, үзләренең тематикасы белән аерылалар.. Монда “Бала” кебек әсәр Ватан сугышына багышланган, “Матурлык”-үткән заманга, “Мәчет җылый” хикәясе очеркка якын һәм көнкүреш проблемага караган, “Тынычлану” психологик хикәя һәм совет чордагы шәхес тәрбияләү проблемасын ачыклаган, ә «Интервью»- кыска юморсканы хәтерләтә.

Әлбәттә, бу әсәрләр тел үзенчәлекләре белән бер-берсеннән аерылып тора. Тел үзенчәлекләренә килгәндә, иң еш очрый торган һәм Әмирхан Еникинең бөтен иҗатына хас булган күренеш-сынландыру (җанландыру). Әдип еш кына табигать  күренешләре ашатөп геройның яисә авторның эчке дөньясын, аның хисләрен тасвирлый. Мәсәлән,  “Бала” хикәясендә беренче юлларда ук, “Урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тып-тын” (“Бала”). Сугыш тематиткасында табигать җанландыру аеруча еш очрый. Мәсәлән: “Ләкин җәй башының яшь, тансык, сөйкемле матурлыгы белән балкыган шушы тау битләре, шушы кырлапр аңа атасы йорты кебек, салмак кына башын чайкады. Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады” (“Кем җырлады?”, 119).

Башка әсәрләрдә дә җанландыру еш очрый.  Әйтик, “Тәрәзәләре яшькелт  зәңгәрчә әйләнеп, карасу төшкән күзләрдәй, дөньяга күрмичә карыйлар төсле...”(“Туган туфрак”, 160). Бу мисалда җанландыру чагыштыру белән бергә килә.

Җанландыру дәрәҗәсен Әмирхан Еники кеше характерының нечкә үзенчәлекләрен билгеләүгә кадәр  китерә ала:”Суы зөбәрҗәттәй яшькелт, бик чиста; күләгә урыннарда караңгыланып китә, кояшлы җирләрдә җем-җем уйнакларга тотына, ә шулай да, үз дәрәҗәсен белгәндәй, ашыкмыйча уйчан, тыныч кына агып ята” (“Җиз кыңгырау”, 268).

 Кайчан җанландыру, авторның эчке дөньясын тасвирлау максаты нигезендә, диалог, аралашу нигезендә бирелә: “Ә агым су ага, миңа “әйдә” дигән сыман, бөтерелеп-уймакланып ага да  ага.Мин ихтиярсыз аңа ияреп киттем” (“Җиз кыңгырау”, 269).

Нәтиҗә итеп, сынландыру һәм җанландыру ысулы Әмирхан Еники иҗатында еш очраганын һәм күбесенчә табигатькә багышланганын әйтеп китеп була. Әдип татар теле байлыган тулысынча куллана. Агглютинатив тел буларак, татар теленә парлы сүзләр хас. Алар әдәби текстка экспрессив үзенчәлек өстиләр. Әмирхан Еники моның белән оста куллана. Аның хикәяләрендә кабатлау һәм төрле парлы сүзләр куллануны аңа хас булган һәм күп башка авторлардан анрып тора торган үзенчәлеге дип тә билгеләргә мөмкин.

Беренчедән, кабатлаулар экспрессив текстларда еш очрый. Алар эмоциональ  яктан контекстны көчләтеп, автор  хисләрен төгәллерәк билгеләргә ярдәм итәләр. Мәсәлән: “Ә шулай да тургайлар, көн яктысмыннан туя белмәгәндәй, тагын да биегрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң, киң, әләләләүү! Җире-күге тын, буш, моңсу... бик моңсу миңа!” (“Матурлык”, 225).

Әмирхан Еники кабатлауны бөтен хикәяләрендә дә куллана. Әйтик, “Бала” (1941) хикәясендә үк ул еш кына кабатлауларга мөрәҗәгать итә. Мәсәлән:  “Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле җилфердәшәләр” (“Бала”). Башка хикәяләрдә дә:”Мин хәтта уттай яна башладым. Уйларым, читлеккә эләккән кош кебек, бәргәләнергә тотынды: нишләргә, нишләргә? Әллә мыштым гына чыгып сызаргамы?...(“Җиз кыңгырау”, 291).

Күргәнебезчә, китерелгән мисалларда кабатлау җанландыруны көчләтеп, аны хәрәкәтләндереп җибәрә.

Фигыльләрне, исемнәрне яисә башка сүз төркемнәрен кабатлау Ә.Еники иҗатына аеруча хас. Бу күренешкә йөзләгән мисал китереп була. Ләкин алар төрле урында төрле функцияне үтиләр.

Кайбер очракларда алар текст стиленә моңсулык һәм уйланучан ритм өстәп киләләр. Мәсәлән: “Бөрчекләнеп торган кара туфрак, эсседән кипкән сирәк үлән һәм ефәк чуклы кылганнар...Кылганнар... Гел бер якка таба селкенеп торалар икән бу кылганнар. Казан тирәсендә юк бит алар” (”Туган туфрак”, 161); яисә, “Әйтелмәгән васыять” хикәясеннән алынган мисал: “Йомшак кына җәйге җил исә...Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя... Рәхәт һәй, рәхәт тә соң!...һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул. Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, моңсу башкорт даласында!” (“Әйтелмәгән  васыять”, 323).

Башка мисалларда ул теманы ачыклап, экспрессивлык ягыннан көчләтеп киләләр. Бу күренеш Әмирхан Еники иҗатына аеруча хас. Мисал итеп, “Кем җырлады?” хикәясеннән “җыр” сүзен китереп була: “Хәер, кем җырласа да бюарыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, таһирә җыры, туган ил җыры...” (“Кем җырлады?”, 117).

Экспрессивлыкны белдергәндә кабатлау ысулы шулай ук әдип тарафыннан еш кулланыла. Бу күренешкә күп мисал китереп була. Мәсәлән: “Юк, юк, бүтән аерылу юк! Инде без бергә, дустым, мәңге бергә!..

Ниһаять, менеп җитәләр, йа Хода, нинди киңлек, нинди чиксез нур һәм ямь дөньясы бу туган җир!” (“Туган туфрак”,119); яки: “Юк, алай гына  түгел, туган туфрак төтене бу...Бар икән ул туган туфрак дигән кадерле җир!” (“Туган туфрак”,165).

Өстәмә кабатлау Ә.Еники тарафыннан аның татар халык иҗатына хас булган нинди дә булса вакыйганы башлау стиленә охшату өчен кулланыла. Әйтик, “Күптән, бик  күптән булган вакыйга, әмма бүгенгедәй күз алдында...” (“Җиз кыңгырау”, 216).

 Кабатлау шулай ук персонажның телен җанландыруы мөмкин. Ул геройның портретын,  аның эмоциональлеген билгели. Мәсәлән: “-Ник ярамасын! Ярый, бик ярый, аккошым!” (“Туган туфрак”, 163).

 Парлы сүзләрнең гадәти кулланылышы да очрый. Бу очракта алар хәрәкәтнең озак юулуын яисә кабатлануын билгеләр. Мәсәлән, “Тынычлану”  хикәясендә түбәндәге мисаллар бар: “Чөнки ул бик начар йоклады, тирләде-пеште, әйләнде-тулганды-һаман да шул әшәке эсселек аркасында” (“Тынычлану”, 368); яисә: “Әнә алар киттеләр, буш, тын авыл өстенә тәңкәләр чәчкәндәй, җыр, моң сибә-сибә киттеләр” (“Җиз кыңгырау”, 285).

   Парлы сүзләргә аваз ияртемнәре мисалларын китереп була. Алар шулай ук текстка экспрессивлык өстиләр, һәм  Әмирхан Еникигә генә түгел, ә әйтик Гомәр Бәширов иҗатына да хас булып торалар. Мәсәлән: “Җиз кыңгырау”, бердән дәртләнеп, “зың-зиң, диң-диң” килеп, көмеш чыңлавын сибәргә тотынды” (“Җиз кыңгырау”, 262). Тагын бер мисал булып инде башка төрле тел үзенчәлеген билгеләп килгән өзекне китереп була: “Ә шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биегрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң,киң, әлләләүү! Җире-күге тын, буш, моңсу... бик моңсу миңа!” (“Матурлык”,225).

Әмирхан Еники прозасында – бигрәк тә персонажлар телендә - еш кына ымлыклар очрый. Алар геройларның телләрен җанландыру өчен кулланылалар. Мәсәлән: “- Алай, бөтенләй үк түгел икән,ә! Һем-м, күпмегә соң?” (“Бала”,32);

“Бу шулкадәр вакытлы һәм табигый килеп чыкты ки, кодалар төрле яктан:

-Һай, афәрин!

-Муладчина!-дип куйдылар” (“Җиз кыңгырау”, 292); яки: “Кияү мунчасы! Их, ниләр генә күрсәтми бу туй миңа! Хәер, минем бу хакта ишеткәнем бар иде инде (“Җиз кыңгырау”, 292).

Шулай ук Ә.Еники хикәяләренең тел үзенчәлеге итеп, автолр тарафыннан еш кына сыйфатларны чагыштыру һәм югары дәрәҗәләрдә куллануны билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән: “Хәтта эшелоннар башындагы ике кап-кара паровоз  тып-тын, әйтерсең, казаннарын сүндереп, аларны ташлап киткәннәр...” (“Кем җырлады?”, 115).

Грамматик чараларга килгәндә, Әмирхан Еники тарафыннан беренче затның тартым категориясендә сөйкемле, хөрмәт сүзләрен күп булуын әйтеп үтәргә кирәк. Алар текстка ниндидер якынлык хисе өстиләр, чөнки ул тартым категориясен мөрәҗәгать иткәндә генә кулланмый.

2.Чагыштыру, метафора, эпитет мисаллары

Чагыштыру, метафора, эпитетларны карау алдыннан В.Х.Хаковның схемасын китерергә мөмкин, чөнки чагыштыру, метафора һәм эпитет-өчесе дә троплар төрләре буларак-бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар.

 В.Х.Хаков тарафыннан түбәндәге схема тәкъдим ителә:”упкын кебек уй-чагыштыру, упкын-метафора, упкын уй-эпитет”.

Әлбәттә китерелгән схема аеруча гади, ләкин ул метафора, эпитет һәм чагыштыру күренешләренең  тыгыз бәйләнешен билгеләп күрсәтә. Саф эпитетка түбәндәге мисал китереп була: “Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле җилфердәшәләр” (“Бала”, 11).

 Эпитетлар Әмирхан Еники текстларынга аерым гүзәллек өстиләр. Аның эпитетлар кулланышы нигезендә прозаның чын матурлыгын  аңларга мөмкин. Мәсәлән: “Күңелендә аның кояшлы иртә тынычлыгы, хыялы исә шул иртәнең нурлы матурлыгы белән тулы” (“Бала”, 12). Яисә: “Гел юырттырып бара торгач, алар ахырда  ак маңгайлы тәбәнәк таулар өстенә килеп чыктылар” (“Туган туфрак”, 156).

Әмирхан Еники хикәяләрендә эпитетлар һәм метафоралар еш очрый. Ләкин аның тел үзенчәлеге булып киң чагыштырулар булуын  әйтеп китәргә була таралган чагыштырулар әдипнең стиленә килешеп торалар, чөнки алар аның прозасына фәлсәфичелек, уйланучанлык өстиләр. Мәсәлән: “Командир моны күрде булса кирәк, аның җитди чырае, таң шәһләсе төшкәндәй, яктырып, йомшарып киткәндәй булды” (“Бала”, 16).

Аеруча чагыштырулар, табигатьне тасвирлаганда кулланылалар. Әйтик: “Һәм әнә шул таулар, кырлар, аыллар аша ниндидер бер пәһлеванның зур адымнары шикелле, тимер челтәр баганлар әллә кайлардан килеп, әллә кайларга узып китәләр...”(“Туган туфрак”, 164).

 Персонажның уй-фикерләрен тасвирлаганда да Ә.Еники чагыштыруларны еш куллана. Бу геройның моңсулануын яисә нинди дә булса авыр хәлдә булуын күрсәтә.Әйтик: “Мин хәтта уттай яна башладым. Уйларым читлеккә эләккән кош кебек, бәргәләнергә тотынды: нишләргә, нишләргә? Әллә мыштым гына чыгып сыргамы?..”(“Җиз кыңгырау”, 291).

 Әмма  чагыштырулар Әмирхан Еник әсәзрләрендә башка очракларда булуы мөмкин. Әйтик, нинди дә булса әһәмиятле вакыйганы тасвирлаганда. Мәсәлән: “Әнә алар киттеләр, буш авыл өстенә тәңкәләр чәчкәндәй, җыр, моң сибә-сибә киттеләр” (“Җиз кыңгырау”, 285).

 Кайчак чагыштырулар фразеологик әйтемнәр белән кушылып, текстка образлык өстәү вазифасын үтиләр. Мәсәлән: “Илдә чыпчык үлми дигәндәй, безнең Бәдретдин дә, бик интегеп, ачка киселеп булса да, укуын әнә шулай алып бара иде” (“Матурлык”, 216).

Чагыштырулар киң һәм таралган булмаганда, алар экспрессив автор текстында кулланыла. Бу күренеш тә Әмирхан Еники иҗатына хас. “Матурлык” хикәясеннән алынган тургайлар турындагы танылган мисалны китереп була: “Ә шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биегрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң, киң, әләләләләүү! Җире-күге тын, буш моңсу... бик моңсу миңа!” (“Матурлык”, 225); яки: “Яңа бистәнең тын, буш урамнары буйлар атлаган чакта мин үземне нык ачыккан һәм эттәй ватылган булуымны тойдым” (“Мәчет җылый”, 434).

Метафоралар текска аеруча образлык өстиләр. Безнең тарафтан анализланган Ә.Еники текстларында метафора шактый күп. Алар төрле функцияләрне үтиләр, ләкин бөтенесе дә алар сүзнең күчерелмә мәгънәсе ярдәмендә барлыкка килүләре сәбәбеннән, автор яки  персонаж телләрен образлык, гүзәллек белән тулыландыралар. Әйтик: “Әйтерсең, бу һич йомылмас ямьле-моңсу күз аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе!” (“Матурлык”, 282); яисә хикәянең исеме-“Мәчет җылый”.

Бу мисалда күңел көзгесе дигән метафора киң кулланылышта йөрсә дә, бу контекстта автор тарафыннан кешенең матурлыгын, чибәрлеген, сафлыгын би лгели.

Тагын бер мисал итеп түбәндәгене китереп була: “Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле җилфердәшәләр” (“Бала”, 11)

Киң метафоралар да очрый. Мәсәлән: “-Кызлы йортлар күбрәк, егетле йортлар азрак  шул хәзер, -диде Хәбәйдулла кода, көрсенеп. –Канатлар чыкты егетләргә, еракларга оча башладылар...” (“Җиз кыңгырау”, 271)

  1. Алынмалар, гади сөйләм лексикасын һәм фразеологик бердәмлекләрне куллану.

                                                                             

          Алынмалар һәм гади сөйләм лексикасын Әмирхан Еники гадәттәгечә                                             персонажларның  характерларын билгеләү өчен куллана. Алар Ватан сугышы тематикасына караган хикәяләрдә дә, башка әсәрләрдә дә очрый. Шунысы мөһим, рус алынмалары     персонажны уңай яктан да, тискәре яктан да билгели алалар.

Шулай, “Бер генә сәгатькә” исемле хикәядә Ә.Еники фронтовик герое теленә рус җөмләләрен кертә, һәм бу укучыга геройны уңай яктан чагылдырырга ярдәм итә: “ Не смеешь , брат, не смеешь!-ди,   чалбар кесәсеннән ярты баш аракы чыгарып, шап итеп өстәлгә куя. Ул үзе, бераз эчеп алганга күрә, кызмача.-Без болайны шаяруны яратмыйбыз. Кайткансың икән, торырга тиешсең! Точка! (“Бер  генә сәгатькә”, 37).

Ә әйтик, “Тынычлану” хикәясендә ул рус алынмаларын кулланып, геройның тискәре булуын ачыклый: “-Син, улым, әзрәк уйлап эшлисеңме моны? – А в чем дело? – диде Радик, тыныч кына” (“Тынычлану”, 371).

Еш кына алынмалар  персонажлар телен гади сөйләмгә якынлаштыралар. Бу чакта алар геройның уңайлыгын яки тискәрелеген белдертмиләр. Мәсәлән: “- Менә иркә туташны сезгә күрсәтергә алып килдем, -дидн. – Хамматҗан дәдәбезнең внукасы була инде. Каладан кайтты “ (“Туган туфрак”, 156).

Бу каралган хикәягә килгәндә, андла рус алынмалары еш очрый, ләкин алар нинди дә булса ирония яисә тискәрелек белдермиләр. Киресенчә, алар Клараны билгеләгәндә, аеруча тирән идеяны ачыклыйлар. Саф татар телен онытуга карамастан, кала кызы үзенең туган җирен аңлый ала, дип дәлилли автор: “Неужели телеграмманы алмадылар икән?- дип борчыла башлады ул” (“Туган туфрак”, 141).

Соңрак язылган кыска хикәяләрендә Әмирхан Еники еш кына рус алынмаларын ирония максатыннан куллана. Әйтик, “Интервью” (1977), “Бүрек... түгәрәк була” (1976) кебек әсәрләрдә. Мәсәлән: “Кыскасы, менә шул. Эчкечелеккә каршы законны бозмыйбыз, финпланны да үтибез. Барысы да в ажуре… («Интервью», 367); яисә: “Нишләргә соң, ә? Вәт сиңа мәсьәлә, шайтан алгыры!” (“Мәчет җылый”, 428); “-Их, парин!- диде абзый, чын-чынлап ачынып (“Мәчет җылый”, 430).

  Китерелгән ике соңгы мисалда рус  алынмалары татар рус алынмалары татар гади сөйләм  теленә якынлаштырып бирелгәннәр. Бу иронияне көчлерәк тоярга ярдәм итә, әлбәттә.

Анрым очракларда әдип алынмалары нинди дә булса шәхеснең эчке дөньясын тасвирлаганда да кертә. Бу күренеш Әмирхан Еникине башка классиклардан аерып тора. Мәсәлән: “Бүген нинди көн, кайсы число-һич хәтерли алмыйм” (“Җиз кыңгырау”, 294); яисә: “Теге вакытта егетнең сәер елмаюына әһәмият биргән булып, юкка гына борчылган икән. Просто балалык!” (“Тынычлану”, 386).

 Безнең тарафтан кайбер, безнең фикеребезчә, кирәк булмаган җирдә рус алынмалары кулланылышы да очрый. Бу-укучыга якынрак, аңлаешрак булу максаты белән кулланган урыннар. Мәсәлән: “- Хәер, алардан башка да инде без Гитлерның муенына петляның тазасын салдык. Үзең беләсең, бу петля хәзер көннән-көн буыла бара!” (“Бер генә сәгатькә”, 36); яисә: “Аның өстендә зәңгәр сукнодан җәйге пальто” (“Бала”,12).

Алынмалар белән беррәттән, шул ук максатлар белән, Әмирхан Еники гади сөйләм лексикасын куллана. Ләкин бу лексика алынмалардан аерылып тора. Чөнки гади сөйләм сүзләре нинди дә булса персонаьның уңайлыгын яисә тискәрелеген белдермиләр. Алар күбрәк текстка экспрессив-эмоциональлек  өстиләр генә. Мәсәлән: “-Юк, алар катнашмый.

-Пәрәмәч, ник?.. Бик якын туганыбыз ләбаса” (Җиз кыңгырау”, 270); яки: “Мөфти агай: “Бу нинди миңгерәү!” – дигән төсле гаҗәпләнеп, азрак кызганып, күбрәк ачу белән миңа бераз карап торды” (“Мәчет җылый”, 424).

  Шул ук максат белән, Ә.Еники хикәясендә хәтта сүгенү сүзен дә кыстыра:”Абзый, кызып, кискен генә кулын селтәде:

-Әйдә, әйдә, йөрмә, кит моннан... Бетмәс монда сезнең ише суга... “с...ннәр” (“Мәчет җылый”, 430).

Ләкин гади сөйләм еш кына иронияне белдереп килә ала. Бу очракта Әмирхан Еники стиле Гыйләҗев, Юзеев стильләренә охшаш булып тора. Мәсәлән: “... Аннары ул мондый татаулык урнашкан чакларда үзеннән шактый  яшь , чибәр, әмма еш кына кәҗәләнергә ярата торган Рәмзиясен иркәли дә, сөя дә ала” (“Мәчет җылый”, 370); “-Җитәр, малай актыгы! – диде Гасыйм Сәләхович, буыла язып, - күземә күренмә, эзең булмасын монда!” (Тынычлану”, 373); “Борын башына йөз грамм, шуның белән вәссәлам!” («Интервью», 366).

Гади сөйләм лексикасын персонажның гадилеген сурәтләү максаты белән, Әмирхан Еники еш кына рус сөйләм алынмаларын куллана. Мәсәлән: 2Бу шулкадәр вакытлы һәм табигый килеп чыкты ки, кодалар төрле яктан:

 -Һай, афәрин!

-Муладчина!-дип куйдылар” (“Җиз кыңгырау”, 292); яисә: “Нишләргә соң, ә? Вәт сиңа мәсьәлә, шайтан алгыры!” (“Мәчет җылый”,428); “-Их, парин!”-диде абзый, чын-чынлап ачынып” (“Мәчет җылый”, 430).

 Фразелогик берәмлекләр, әйтемнәр Әмирхан Еники хикәяләрендә шулай ук зур урын алып торалар. Алар әдипнең прозасын җанландырыпґ. Халык теленә якынлаталар. Әмма бу күренеш Ә.Еникинең әсәрләрендә ешрак персонажлар  телендә очрый. Бу ысул ярдәмендә автор нинди дә булса геройның  халыкчанлыгын тасвирлый. Безнең сайлап алынган материал нигезендәґ. Кызыклы нәтиҗәгә килеп була. Идиомалар ешрак уңай геройлар телләрендә очрый. Мәсәлән,  “Бала” хикәсәендә ул Гомәр һәм аның әтисенең сүзләрендә очрый:” (“Бала”, 38).

 Ә “Туган туфрак” хикәясендә тискәре идиома да сүз матурлыгы өчен генә әйтелә: “Аларны бер дә кулыннан ычкындырмады, Ләкин Алмас тәмам аның теңкәсен кортып бетердә” (“Туган туфрак”,149). Бу хикәя әйтемнәргә аеруча бай, чөнки автор туган якның үзенчәлекләрен, сүз байлыгын билгеләп китмәкче була. Әйтик: “ҺИ-и-и, шулаймыни?-диде Сәйфетдин абзый, тәмам шакккатып.

-Хамматҗан абзыйның шундый внукасы бармыни? Машалла! Күз генә тия күрмәсен, алтын алма булып җиткән икән! Әйдүк, әйдүк, ике күзем, түребездә бул!” (“Туган туфрак”, 156).

 Шулай ук “Җиз кыңгырау” хикәясендә милли гореф-гадәтләрне тасвирлаганда, Әмирхан Еники төрле әйтемнәрне, мәкальләрне куллана. Мисаллар: “-Булган бу, -диде. –Әчүе дә җиткән, кыркуы да юк, ширбәт кенә... Әмма үзе, борыч салгандай, авызны яндырып бара. Шәп булган бу, шәп! (“Җиз кыңгырау”, 271); “-Чибәр егетме?

-Чибәр, күргәч гайрәтең чигәр, - диде кече кодача, шаркылдап” (“Җиз кыңгырау”, 274).

Кайбер мисалларда фразеологик берәмлекләр чагыштыру рәвешендә кулланылылар: “Илдә чыпчык үлми дигәндәй, безнең Бәдретдин дә, бик интегеп, ачка киселеп булса да, укуын әнә шулай алып бара иде”  (“Матурлык”, 216).

Гади сөйләмгә караган фразеологик әйтемнәр шулай ук уңай герой телендә ешрак очрый. Мәсәлән: “- Җитәр, малай актыгы!-диде Гасыйм Сәләхович, буыла язып, - күземә күренмә, эзең булмасын монда! (“Тынычлану”, 373).

Фразеологизмнар һәм идиомалар иронияне билнеләп килгән очракларда, алар автор текстында кулланалар. Бу кыска юмореска рәвешендә язылган хикәяләргә хас. Мәсәлән, “Бүрек... түгәрәк була” дигзн хикәядә: “Ат казылыгы җибәргән, казакъныкы, капсаң телеңне йотарсың, валлаһи! (“Бүрек ... түгәрәк була”, 365);  “Моңа каршы директор ачы гына елмаеп куйды:

-Элек безгә дә, Акъиделнең  аръягында бер энәгә бер сыер, дип әйтә торганнар иде. Ә барсаң...” (“Бүрек...  түгәрәк була”, 364). Хәтта мәкальләр дә очрый: “Теләгән кешесенә тәгәгрәп кенә килә, ә теләмәгәненнән тәгәри-тәгәри кача икән ул! Нәкъ җәнлекнең  үзе кебек...” (“Бүрек ... түгәрәк була”, 366).

Әмма фразеологик берәмекләрнең лирик монологларда да очравы мөмкин. Мәсәлән: “Тормышны бик мәкәрле нәрсә дип әйтәләр бит! Бер төчесен, бер әчесен каптыра, кешеләрне әледән-әле маңгайлары белән чәкештергәли генә тора, диләр” (“Туган туфрак”, 149); яки: “Чак кына кагылдың исә, нәкъ теге вакыттагы шикелле нечкә дәртле тавышы белән бүлмәне яңгыратып җибәрә һәм күз ачып йомганчы мине ундүрт яшьлек чагыма – үземә урын таба алмыйча гел борчылып йөргән, нидер сизенеп көткән иртә яшьлегемә кайтара да куя” (“Җиз кыңгырау”, 297).

Әмирхан Еники үз геойларына төгәл портрет бирүче остазы. Еш кына шул максат белән ул шулай ук идиомалар да куллана. Мәсәлән: “Тик ул үзе тирәсендә бертуктаусыз бөтерелеп, шатлык-иркәләү сүзләе чәчкән какча гәүдәле хатынның кем икәнен бусагадан атлау белән  үк танып алды: бу – Хәмдия җиңгәчәсе иде. Гаҗәп җиңел сөякле, куштан һәм татлы телле булып күренде ул Кларага” (“Туган туфрак”, 142).

 Аерым мисалларда безнең тарафтан рус теленнән калькалаштырылган фразеологик берәмлекләр табылды. Ләкин лар бик сирәк. Мзсәлән: “-Абый!- дип бер кычкырды да яшен тизлеге белән  ишектән кире тышка атылды” (“Бала”, 300.

 Әмирхан еникинең тел үзенчәлекләрен әйтеп киткәндә, диалектизм куллануның аерым мисалларына тукталып китәргә кирәктер. Әлбәттә, диалект сүзләрне куллану нинди дә булса җирле үзенчәлекләрне күрсәтер максаты белән генә очрый. Гадәти әдипләр андый сүзләрне я текст эчендә үк, я астөшермә ярдәмендә аңлатып бирәләр. Әмирхан Еники  “Җиз кыңгырау”  хикәясендә исә историзм-диалектизм сүзен аңлатып бирә: “Каталау – мин  бала чакта үтүк дигән нәрсә юк иде. Керне юан уклауга урап, сырлы зур беләк белән тәгәрәтә торганнар иде. Безнең төбәкләрдә шуны каталау диләр” (“Җиз кыңгырау”, 260).

     

Кулланылган әдәбият

Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр Чаллы, 1997.-128 б.

Гәрәй Й. Сүз асылы. Тел хикмәтләре. – Уфа: Мәгариф, 2001. – 179 б.

Еники Ә. Сайланма әсәрләр. Биш томда. I том. – Казан: Раннур, 2000.- 476 б.

Еники Ә. Сайланма әсәрләр. Биш томда. II  том. – Казан: Раннур, 2000. – 520б.

Әхәтов Г.Х. Татар тленең лексикасы (Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары  өчен кулланма). – Казан: Татарстан китап нәшриятыҐ 1995. – 93 б.

Метод, стиль, жанр (җыентык). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976. – 224 б.

Миңнуллин Т. Татар әдәбияты морзасы//  Еники Ә. Сайланма әсәрләр. Биш томда.  I  том. – Казан: Раннур, 2000. – б. 7-10.

Мөхиярова Р.Х. ХХ гасырның 80-90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы. – Яр чаллы, 2000.- 192б.

Низамов И.М. И туган тел... – Казан: Мәгариф,  1998. – 207 б.

Низамов И.М. Уем – тел очында. – Казан: татарстан китап нәшрияты, 1995.-475 б.

Салихов Р.Г. Концепция героя в татарском литературоведенении/  Автореферат на соикс. Учен. Ст. докт.филил. наук. – Казань, 1999. – 58 с.

Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. VI  том. – Казан: Раннур, 2000. – 540 б.

Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979.- 234 б.

Хаков В.Х. Татар әдәби теле: Стилистика. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. – 304б.

Хангилдин В.Н. Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976. – 160 б.

 

 

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еники әсәрләрендә эчке монолог

       Перо А.Еники удивительно тонко и чутко      чувствовало и понимало красотучеловеческой  души и изображало ее с совершенством непос...

Әмирхан Еники

Әмирхан Еники хикәяләре хакында...

Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе

Бу дәрестә Акъәбинең  үз балаларына җиткерергә теләгән өч васыятенә басым ясыйсым килә.  Буыннан -буынга бирелә торган  изге төшенчәләр (Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы) белән бәйлән...

Укыту һәм тәрбия процессында Әмирхан Еники әсәрләренең тәрбияви көче

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия процессында укучыларга әдипнең программа һәм программадан тыш әдәби мирасы турында өстәмә материал бирү....

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт бирелеше

Максат: 1. Ә. Еники әсәрләрендә мәхәббәт төрләрен билгеләү (ана һәм бала, туган җир, яшь йөрәкләр арасындагы мәхәббәт хисләре), образларның характер сыйфатларын ач...

Әмирхан Еники -әдипләр остазы.

Минем иң яраткан  әдибем - Әмирхан Еники. Мин аның иҗатын бик яратып укыйм....

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы.

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы....