"Исем" темасына технологик карта
учебно-методический материал (5 класс) на тему

Валиахметова Альфина Хуснулловна

 5 класста "Исем" темасын өйрәнү дәресенең технологик карта үрнәге. Дәреснең максаты - исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерү күнекмәләре булдыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tehnol_karta_isem.doc78 КБ

Предварительный просмотр:

Предмет:   Татар теле. Класс:5 класс. Дәрес тибы: Яңа белемнәр үзләштерү.

                                                                              “Исем” темасы буенча технологик карта

              Тема

“Исем”

             Максат

Укучыларны исем сүз төркеме  белән таныштыру.

килеш һәм тартым белән төрләнүләрен ачыклау..

ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белергә өйрәтү.

Фронталь  һәм индивидуаль эшләү культурасы тәрбияләү, парлап эшләүне формалаштыру.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

Уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

Регулятив УУГ:

           Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү;  үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтүләр кертү;

Коммуникатив УУГ:

          Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү;

Танып-белү УУГ:

         Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация  туплау;  үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү;   дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

  Планлаштырылган      

           нәтиҗәләр

Предметлы:  исемнең предмет яки затны белдерүче сүз төркеме икәнлеген белү , килеш һәм тартым белән төрләндерә белү, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белергә өйрәтү,җөмләдән предмет яки затны белдерүче сүзләрне табарга өйрәнү.

Шәхескә кагылышлы: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы.

Метапредметлы:Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген   әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү;  үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең   дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтүләр кертү; үз фикереңне     дөрес итеп әйтү;( Регулятив УУ):

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү; мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү. (Коммуникатив УУГ)

Үзеңнең белем системасында ориентлаша белү; үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү;  яңа белемнәр табу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү. (Танып-белү УУГ)

    Төп төшенчәләр

Исем , килеш, тартым, морфология.

Предметара бәйләнешләр

        Төп ресурслар

Рус теле.Әдәбият . География.

 Ч.М. Харисова, Н.В.Максимов, Сәйфетдинов Р.Р. Татар теле, 5 нче класс өчен дәреслек, Казан, Тат.кит.нәшр., 2012ел. 12 нче бит.

       

   Өстәмә ресурслар

ИКТ-презентация

Уку эшчәнлеге адымнары.

Эш дәфтәре.

Киңлекне оештыру

Фронталь эш, индивидуаль  эш,парларда эш, төркемнәрдә эш.

Үткәрү технологиясе

Укучы

эшчәнлеге

Укытучы

эшчәнлеге

Планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү өчен укучыларга бирелгән биремнәр

Диагностик

биремнәр

1.Оештыру моменты. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Максат:

-укучыга уку эшчәнлегенә кереп китү өчен шартлар булдыру;

-уку эшчәнлеге адымнарын һәм дәреснең тибын ачыклау;

Бер-берсенә елмаеп сәлам бирәләр, уңышлар телиләр.

Дәреснең  девизын, тибын, әйтәләр, уку эшчәнлеге адымнарын атыйлар.

Үтәлергә тиешле таләпләргә туры китереп уку эшчәнлеген оештыру

Укучының уку эшчәнлегенә эчке ихтыяҗы тусын өчен шартлар тудыру,тематик рамка булдыру.

Уку эшчәнлеге адымнарын  һәм дәрес  тибын атауны оештыра.

1.Оештыру моменты. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

1.Звонок булды,

Дәрес башланды.

Елмаеп алдык,

Дөрес утырдык.

-Кәефләр ничек?

-Кәефләр бик шәп.

Слайд 1

-Сезнең кайсыларгыз яңа белемнәр алырга әзер?(Укучылар җавабы: без барыбыз да әзер.)

Слайд 2.

Бүген без сезнең белән дәрестә яңа тема өйрәнәчәкбез, кирәк булса бер-беребезгә булышырбыз. Дәрескә әзерләнәбез. Әйтегез әле без дәрестә үзебезне ничек тотарга тиеш?

4 .Слайд 3 . Дәреснең девизы:”Белсәң -әйт, белмәсәң  - тыңла.”

-Димәк, дәресебез нәрсәгә багышлана?(Яңа белемнәр үзләштерүгә)

-Яңа белемнәр үзләштергәндә нинди адымнар ясыйбыз? ( “Мин нәрсәләр белмим?”, “Үзем ысулларын табам”)

-Без дәреснең 1нче этабында булдык.

-Нәрсә эшләдек?( Дәрескә үзебезне көйләп җибәрдек)

1.Оештыру моменты. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Ни өчен бу кагыйдәләрне  һәркемгә үтәргә кирәк?

Шәхескә кагылышлы УУГ

Коммуникатив УУГ

II .Белемнәрне актуальләштерү.

Максат:

Предметны яки затны белдерүче сүзләрне табарга  өйрәтү

Бирелгән исемнәр белән җөмләләр төзү.

Җөмләдән исемнәрне табу.

Проблемалы сорауларны чишәләр, үз фикерләрен әйтәләр.

Укытучы сорауларына җавап бирәләр, укытучы җитәкчелегендә

биремнәр эшлиләр.

Җөмләләрне карыйлар һәм дәрес этапларын укытучы белән кабатлыйлар.

Индивидуаль эшне оештыру.

Фронталь эшне оештыру.

Укучыларны проблемалы сорауларны чишүдә катнаштыру.

Слайдларны күрсәтә, актуальләштерүне оештыра.

Актуальләштерелгән белемнәне йомгаклый.

Җөмләләрне күрсәтә һәм этапны әйтә.

II .Белемнәрне актуальләштерү

-Ә хәзер икенче этапка күчәбез.

-Без нишләячәкбез?(кабатлаячакбыз)

-Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзик әле. Слайд 4.

-Җөмләдә кайсысы исем? Слайд 5.

-Без узган дәрестә нинди төшенчәләр белән таныштык?(фонетика, орфоэпия, орфография.)

-Бирелгән кагыйдәләргә төшенчәләрне туры китер. Слайд 6

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аеру.

Слайд 7

II .Белемнәрне актуальләштерү

-Күзләрегезне йомыгыз да күз алдыгызга китерегез әле: кайсы предметлар исем булып санала. Танып-белү УУГ

III .Яңа материалны өйрәнү.

Максат:

1)Укучыларны исем белән таныштыру.

2)җөмләдә  исемне табарга өйрәтү.

3) ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аерырга өйрәтү.

4) килеш белән төрләндерергә өйрәтү.

18 нче, 19 нчы,20 нче күнегүне телдән ,21 нче күнегүне язмача башкару , рәсемдә буенча хикәя төзү.

Укытучы сорауларына җавап бирәләр, укытучы җитәкчелегендә

биремнәр эшлиләр.

Проблемалы сорауларны чишәләр, үз фикерләрен әйтәләр.

Матур, дөрес язуларны контрольдә тоту.

 

Дәреслек буенча эшне оештыру.

Биремнәрнең дөрес эшләнүенә бәя бирү.

Парлап эшләүне оештыру.

Матур, дөрес язуларны игътибар итү.

III .Яңа материалны өйрәнү.

-Укучылар, безнең бүгенге дәресебезнең темасы  - исем сүз төркеме. Слайд 8.

Җөмләләрне карагыз әле, укучылар. Кайсылары исем?(Нияз,китап)

Кайсысы ялгызлык, кайсысы уртаклык?(Нияз- ялгызлык,ә китап -уртаклык.) Слайд 9

 -20 нче күнегү. (дәреслектән). Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аерырга..

Исем нинди сорауларга җавап бирә? Слайд 10

Китап сүзен тартым белән төрләндерегез? Слайд 11

-19 нчы күнегүдә ялгызлык исемнәре куеп чыгабыз (дәреслектән).

-урман сүзен килешләр белән төрләндерегез? Слайд 12

22  нче күнегүдән ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне ике баганага язып алырга.

Слайд 13

23  нче күнегү буенча М.Җәлил шигыреннән исемнәр табып, килешләр белән төрләндереп, нәтиҗә ясау. Слайд 14

Күзләр өчен физкультминутка. Слайд 15

III .Яңа материалны өйрәнү.

-Җөмләләрдә исемне тап һәм күрсәт.

-Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен ничек аерабыз?

-Сөйлә(фронталь эш)

-исем,гадәттә, кая урнашкан?

 Шәхескә кагылышлы УУГ

Коммуникатив УУГ

Регулятив УУГ

Танып-белү УУГ

IV.Үткәннәрне ныгыту.Эталон буенча үзтикшереп мөстәкыйль эшләү.

Исемне өйрәнүне ныгыту;

  •  яңа белемнәрне кулланып, мөстәкыйль эшләү;
  • үзтикшерү һәм үзбәяләүне оештыру;

Яңа белемнәрне кулланып, эш дәфтәрләрендә мөстәкыйль эшлиләр.

Төркемнәрдә эшлиләр.

Үзбәя куялар.

Үзара тикшерәләр (парларда эш)

Яңа белемнәрне кулланып , мөстәкыйль эшләүне оештыра.

Үзтикшерү һәм үзбәяләүне оештыра.

IV.Үткәннәрне ныгыту.Эталон буенча үзтикшереп мөстәкыйль эшләү.

1. Эш дәфтәре. мәктәп сүзен килешләр белән төрләндер.

Үзтикшерү.

2. Эш дәфтәре. Бакча сүзен тартым белән төрләндер.

 Парлап тикшерү.

4. Эш дәфтәре. Бирелгән исемнәр белән җөмләләр төзергә.

Төркемнәрдә эшләү.

IV.Үткәннәрне ныгыту.Эталон буенча үзтикшереп мөстәкыйль эшләү.

Килеш белән төрләндергәндә , кушымчалар ялгауда нинди үзенчәлек бар?

Коммуникатив УУГ

Регулятив УУГ

Танып-белү УУГ

V. Контроль бирем

Максат: үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту;

Укытучы ярдәмендә төзелгән план нигезендә биремнәрне үтиләр.

 Биремнәрне үтәүне оештыра.

 Логик фикерләүгә нигезләнгән у ен оештыра.

V. Контроль бирем

                     

5.Уен.”Сүзләр арасыннан исемне сайлап ал.” Слайд 16

V. Контроль бирем

Исемне башка җөмлә кисәкләреннән ничек аерабыз?

VI. Дәрестә уку эшчәнлеген рефлексияләү

Максат:

-дәрес эчтәлеген исәпкә алу;

-укучыларның үз уку эшчәнлекләрен бәяләүне оештыру, дәресне йомгаклау;

VI. Дәрестә уку эшчәнлеген рефлексияләү

-Сез дәрестә нәрсәгә өйрәндегез?

Схема буенча сөйләгез:                                                                            

                                                                                             беләм

                                                                 Мин                         истә калдырдым

                                                                                                 эшли алдым

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен истә калдырдым  һәм ИСЕМНЕҢ нәрсә аңлатканын беләм.

Исемне табарга өйрәндем.

Исемне килешләр белән төрләндерегә өйрәндем.

Исемнең сорауларын беләм.

Исемне тартым белән төрләндерә белү.

Кушымчаларны дөрес куша белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Модульная технология. Технологическая карта. Раздел "План и карта", тема "Координаты".

Особенности модульной технологии. Добивается желаемого результата. Происходит коррекция  (разного уровня задания) на  “3” справляются все. При желании можно получить положительную и хор...

Технологические карты для школьного питания (62 карты)

Технологическая карта № 1 Наименование кулинарного издел...

диагностические карты для учащихся 5-9 классов и индивидуальные диагностические карты для 10-11 классов ( английский язык)

к разработке данных карт привела необходимость быстрого контроля знаний и умений по критериям соответствующим требованиям к уровню подготовки учащихся.Пользуясь картами, можно быстро определить уров...

конспект к теме "Географическая карта. Многообразие карт"

примерный конспект для закрепления знаний по теме "Географическая карта. Мноообразие карт" к учебнику О.А.Климановой "География   Землеведение"...

Разработка фрагмента практической работы для учащихся 7 класса. Тема обучающей практической работы: Выявление по картам особенностей расположения крупных форм рельефа, сопоставляя карту строения земной коры с физической картой

Разработка фрагмента практической работы для учащихся 7 класса.Программы: Примерная программа основного общего образования по географии "География Земли"(6-7 классы)/ сборник нормативных документов: Г...

Географическая карта. Цвета географической карты.

Это превый урок по теме: "Географическая карта", дети знакомятся с картой и её цветами, учатся по цвету определять форму рельефа....