Мин - укытучы!
статья на тему

Арсланова Венера Мударисовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу турында эссе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_-_ukytuchy.docx12.61 КБ

Предварительный просмотр:

Мин – укытучы!

(эссе)

Кулыма акбур, әдәбият дәреслеге, план-конспектларымны һәм дәрескә кирәкле башка әсбапларны тотып, мәктәп коридорыннан атлыйм. Дәрескә чакырачак кыңгырау тавышы чыңлаганчы әле биш минутлап вакыт бар. Укучыларым янына минутка түгел, бер генә секундка да соңларга теләмим. Сыйныф бүлмәсендә миңа төбәлгән күзләр каршы ала. Аларның һәркайсысында “Саумысыз, апа!” дигән ягымлы караш чагылып тора. Мине күрү белән аягурә басып каршы алган укучыларымның һәркайсысын аркасыннан сөясем килә. “Милләтемнең булачак язмышы сезнең кулыгызда бит, балалар!” дигән уй башымнан йөгереп уза. Тактага дәрестә үтеләсе теманы язганда да укучыларымның игътибар һәм аларга гына хас булган самими кызыксынучанлыкны аркам белән тоям. Үзләреннән сирпелгән җылылыкны алар үзләре аңлап бетермиләр шул әле. Шундый ихласлык, мөлаемлек белән тулы карашлар алдында бераз каушап та куям түгелме? Акрын гына туган тел дәресен башлап җибәрәм. Һәр сүземне тәмләп, яратып, бала аңына үтеп керерлек итеп әйтергә тырышам. Дәрес азагында үтелгәнне ныгыту барышында укучыларымның дөрес җавапларын ишетеп тагын бер сөенеп куям. Әнә ничек матур итеп сөйлиләр, туган татар телләрендә фикерләрен дөрес итеп әйтә беләләр. Әлбәттә, аларның бу уңышларында минем генә тырышлык ятмаса да, туган телгә ихтирам, ярату хисе әниләренең бишек җырларыннан, әбиләренең әкиятләреннән үк каннарына сеңеп барса да, дөрес җаваплар өчен кабат-кабат сөенеч кичерәм. Шушы минутларда үземнең укытучы булуымда янә бер бәхетле икәнемне аңлыйм.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булуымда минем дә укытучымның өлеше бар бит. Бәлки татар теленнән кайчандыр, ерак балачагымда бөек мәгърифәтче, шагыйрь, дин әһеле Гали Чокырыйның оныгының кызы Гүзәлия апа Хәмәтнурова укытмаса, мин тормышымда икенче юл сайлаган да булыр идем. Әмма, шушы укытучымның матур итеп елмаеп үз туган телендә эчтәлекле дәресләр алып баруы һаман минем хәтеремдә яши. Ерак бабасы белән чиксез горурлануын да, аның эшен дәвам итеп, яшь буынга аң-белем таратуын да ул кайчандыр сөйләгәнен хәтерлим. Инде үзем һәр дәресемне, укытучы апам алдында сынатмаска тырышып, күңелемнән кичерәм. Бу юлы да куйган максатыма ирештемме икән? Укучыларымда туган телләрен өйрәнгән өчен горурлык тәрбияли алдыммы соң? Ә укучыларым, мине тынычландырырга теләгәндәй, тулы һәм дөрес җавапларын янә кабатлыйлар. Әнә бит ничек матур яңгырый аларның җаваплары! Булган! Димәк, мин – укытучымның лаеклы дәвамчысы! Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы!  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...