Татар теленнән һәм әдәбияттан тест биремнәре
тест (9 класс) на тему

Сибгатуллина Альмира Фаритовна

Тест биремнәрен укучыларны олимпиадага әзерләгәндә, дәресләрдә алган белемнәрен тикшергәндә  файдалану отышлы булыр

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тестлар.   Код 21       9 нчы сыйныф

1.Тестларны чишегез (һәр дөрес җавап 1 балл белән билгеләнә)

1.Кайсы сүздә элизия күренеше бар?

А) бүрәнә

Б) эскерт

В) карурман

Г) сеңлем

2.Хәят, мәгыйшәт сүзләре белән бер синонимик рәткә кергән сүзне табыгыз.

А) мәнфәгать

Б) тормыш

В) канун

Г) махсус

3.Җөмләдә ничә грамматик нигез бар? Ул көнне без әниебез алдында үзенә күрә исәп-хисап тотабыз, аның гомере буе безгә күрсәткән яхшылыкларына яхшылык белән җавап бирергә тырышабыз. (Х.С.)

А) бер

Б) ике

В) өч

Г) дүрт

4.Татар телендә хәл фигыльләргә нинди грамматик категорияләр хас?

А) тартым, зат-сан

Б) юнәлеш, дәрәҗә, барлык-юклык

В) берлек-күплек, тартым

Г) зат, килеш

5.Катнаш кушма җөмләдә кимендә...

А) ике хәбәрлек булырга тиеш

Б) өч хәбәрлек булырга тиеш

В) дүрт хәбәрлек булырга тиеш

Г) биш хәбәрлек булырга тиеш

6.Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтеге.Ничек кергән булсалар, алар шулай тиз генә китеп тә бардылар. (Г.А.)

А) ялгызак мөнәсәбәтле сүз

Б) парлы мөнәсәбәтле сүз

В) янәшә тору

Г) кушымчалар

7.Кайсы сүз фонетик принципка нигезләнеп язылмый?

А) малай

Б) төнге

В) чыршы

Г) дөрес җавап бирелмәгән

8.Мәгънәдәш берәмлекләрдән торган парлы сүзне табыгыз.

А) сату-алу

Б) эңгер-меңгер

В) аклы-каралы

Г) исәпсез-чутсыз

9.Калтырата. Бер составлы җөмләнең төрен билгеләгез.

А)билгеле үтәүчеле

Б) билгесез үтәүчеле

В) үтәүчесез

Г) сүз җөмлә

10.”Күк йөзе караңгыланып китә” җөмләсендә –ып кушымчалы хәл фигыль...

А) тезмә фигыль составында төп эшне белдерә

Б) икенче бер фигыльдән аңлашылган төп эшкә өстәмә эшне белдерә

В) иярчен җөмләнең хәбәре булып килә

Г) дөрес җавап бирелмәгән

11. График принципка нигезләнеп язылган сүзне табыгыз.

А) алтын     Б) тозсыз

В) сеңлем    Г) компьютер

12. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне табыгыз.

А) ярату, киенгәндер, уйландыру

Б) укыйм, карашам, көрәләчәк

В) Очырам, укытачакмын, яшәртәм

Г) җырлашу, юыну, карау

13. Басым һәм иҗек калыпларының үзенчәлекләрен саклап, билгесез сүзне табыгыз.

Һәркем: каләм = калам: Х

Х = ?

А) Һичбер

Б) Торна

В)Хәбәр

Г) китап

14. Дифференциаль билгеләре буенча авазны табыгыз.

Саңгырау, йомык, кече тел тартыгы

А) /ң/

Б) /т/

В) /н/

Г) /къ/

...........................

2.Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып алып языгыз, бер сүзтезмәгә анализ ясагыз. Чит илләрдә яшәүче татарлар арасында танылган галимнәр шактый күп. (5 балл)

3.Иҗади бирем. Шагыйрьнең әлеге фикерен ничек аңлыйсыз, мөнәсәбәтегезне белдереп, 50-60 сүздән торган текст языгыз. (5/5 балл)

Билгеле бит инде: һаваларга

Очар кош менә. (Р.Әхмәтҗанов)

4.Нәрсә ул пунктуация? Тыныш билгеләрен куюның нигезләре. Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. (10 балл)

5.Җөмләгә синтаксик анализ ясагыз, сүз төркемнәрен билгеләгез. (5 балл)

Качаклар, ял өчен яшерен урын табылганга шатланып, Григорий артыннан киттеләр. (А.Р.)



Предварительный просмотр:

Татар теленнән тестлар.  21 код.  10 нчы сыйныф

1.Тестларны чишегез (һәр дөрес җавап 1 балл белән билгеләнә)

1.Яңгырау тартыклы сүзләрдән генә торган рәтне күрсәтегез.

 А) дөнья, җир, галим, яңгыр

Б) китап, яшеллек, дәүләт, көз

В) яз, елмаю, җитди, боз

Г) күзлек, өстәл, тәрәзә, безнеңчә

2. Бала чагым, үткәннәрдән кайтып,

Тәрәзәмне ачып елый кебек. (Х.Латыйф) җөмләсендә бала чагым -

А) эндәш сүз

Б) кереш сүз

В) аерымланган кисәк

Г) тезмә ия

3.Җөмләдә ничә грамматик нигез бар?

Шунысы гаҗәп: бу дәһшәттән

Без ничек калдык әле? (И.Юзеев)

А) бер

Б) ике

В) өч

Г) дүрт

4.Хатасы булган сүзләрне табыгыз.

1) бичаракай; 2) китапхәнә; 3) хак нахак; 4) әүлия

А) 1,4                  Б) 2,4                    В) 3,4                 Г) 2,3

5.Тамырдаш сүзләрне табыгыз:  1) утлык; 2) утын; 3) утар; 4) утыз

А) 1,3                 Б) 2,4                   В) 1,2,3             Г) барысы да тамырдаш

6.Дифференциаль билгеләре буенча авазны табыгыз.

Югары күтәрелешле, иренләшмәгән, алгы рәт сузыгы

 А) /а/                 Б) /ә/                   В) /ү/                  Г) /и/

7.Пенза, Саратов, Тамбов өлкәләрендә яшәүчеләр түбәндәге диалектларның кайсыларында сөйләшә?

А) урта

Б) көнчыгыш

В) көнбатыш

Г) дөрес җавап бирелмәгән

8.Унбер, һичшиксез, әнкәй, тозсыз, буранлы сүзләренең язылышы кайсы принципка нигезләнгән?

А) морфологик

Б) фонетик

В) график

Г) тарихи-традицион

9.Авылдашларыбыз сүзендә тамырга түбәндәге кушымчалар ялганган:

А) тамыр+модальлек кушымчасы+сүз ясагыч кушымча+бәйләгеч

Б) тамыр+сүз ясагыч+модальлек кушымчасы+модальлек

В) тамыр+сүз ясагыч+бәйләгеч +тартым кушымчасы

Г) тамыр+сүз ясагыч+модальлек кушымчасы+ бәйләгеч

10.Сузык авазларның үзара ярашуы нәрсә ул?

А) ассимиляция

Б) аккомодация

В) сингармонизм

Г) диссимиляция

11. “Иртә торгач та үрдәк тамагын туйдырган” җөмләсендәге торгач сүзенә морфологик-синтаксик анализның дөрес вариантын күрсәтегез.

А) фигыль, затланышлы, III зат хәл фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, җөмләдә хәл булып килә

Б) баш килешне таләп итүче бәйлек сүз

В) фигыль, затланышсыз, II төр кушымчалы хәл фигыль, барлыкта, зат-сан белән төрләнми, төп юнәлештә, җөмләдә тәмамлык булып килә

Г) затланышсыз фигыль, хәл фигыль, тамыр нигез, барлыкта, төп юнәлештә, җөмләдә хәл булып килә

12. Чит сөйләмнең төрләрен күрсәтегез

А) туры, кыек һәм автор сөйләме

Б) туры һәм кыек сөйләм

В) автор сөйләме һәм туры сөйләм

Г) автор сөйләме һәм кыек сөйләм

13. Тезүле бәйләнеш...

А) бары тик тиңдәш кисәкләр арасында гына була

Б) теркәгечләр ярдәмендә генә оеша

В)җөмләнең теләсә кайсы кисәкләре арасында булырга мөмкин

Г) бары тик тезмә сүзләр арасында гына була

14. Без, шәкертләрчә, кулларыбызны тез өстенә куеп, бер мәлгә тынып калдык. (Ә.Еники). Бу җөмләдә “шәкертләрчә, кулларыбызны тез өстенә куеп” – нәрсә ул?

А) аныклагыч

Б) кереш җөмлә

В) аерымланган сәбәп хәле

Г) аерымланган рәвеш хәлләре

...........................................................................

2.Бирелгән сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркатыгыз. (5 балл)

Мактанчыкларның, борынгылардан, елмаюларга, аерылмыйк, уртаклашмыйлар

3.Иҗади бирем. Шагыйрьнең әлеге фикерен ничек аңлыйсыз, мөнәсәбәтегезне белдереп, 50-60 сүздән торган текст языгыз. (5/5 балл)

Якутлар табыладыр вакыт белән,

Вакытлар табылмыйдыр якут белән. (Г.Кандалый)

4.Татар теленең орфографик принциплары турында языгыз, мисаллар китерегез. (10 балл)

5.Кирәк урынга тыныш билгеләре куеп языгыз (5 балл)

1) Анда ягъни сөзәк тау битендә бер йомран тырыша-тырыша үзенә өн казый икән (Г.Галиев)

2) Нишләп бу кадәр йөрәккә якын икән соң син туган җир (Р.Сибат)

3) Хәер Касыйм әллә ни аптырап тормады телен чыгарып тәрәзә пыяласындагы бозны ялый башлады (Ф.Хөсни)



Предварительный просмотр:

Татар теленнән тестлар. 21 код.  11 нче сыйныф

1.Тестларны чишегез (һәр дөрес җавап 1 балл белән билгеләнә)

1.Җирдә һәр гамәл вакыт белән чикләнә (Н.Гыйматдинова) җөмләсендә калын белән бирелгән сүз -

А) рәвеш хәле

Б) кыек тәмамлык

В) вакыт хәле

Г) туры тәмамлык

2. Басымы икенче иҗеккә төшкән сүзләрдән генә торган рәтне күрсәтегез.

А) кайталар, эшләмә, барадыр, татарча

Б) кермә, килгән, яшел, быел

В) сүзлек, белгеч, түтәл, кемдер

Г) бүген, көндез, кышын, һичбер

3.Җете кызыл сүзтезмәсендәге җете сүзе кайсы сүз төркеменә карый?

А) мөстәкыйль мәгънәле сүз

Б) сыйфатларда артыклык дәрәҗәсен белдерүче кисәкчә

В) сыйфатларда чагыштыру дәрәҗәсен белдерүче кисәкчә

Г) хәл фигыльнең аерым бер төре

4.”Әйткән сүз – аткан ук” җөмләсендә әйткән, аткан фигыльләре кайсы төркемгә карый? 

А) билгесез үткән заман хикәя фигыль

Б) үткән заман сыйфат фигыль

В) билгеле  үткән заман хикәя фигыль

 Г) исемләшкән сыйфат фигыль

5.Хаталы сүзне табыгыз.

А) әдәбиятне

Б) мәдәниятне

И) сәясәтне

Г) хәбәрдарлыкны

6.Татар телендәге /ө/ фонемасына билгеләмә бирегез.

А) алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән, кыска сузык аваз

Б) алгы рәт, урта күтәрелешле, иренләшкән, кыска сузык аваз

В) алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшкән, кыска сузык аваз

Г) арткы рәт, урта күтәрелешле, иренләшкән, кыска сузык аваз

7.Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә... (Г.Тукай) җөмләсендәге затланышлы фигыльләрне табыгыз.

 А) барысы да затланышлы

Б) сызганып

В) бирелгән

Г) килә

8.Ачык иҗекләрдән торган сүзләр төркемен табыгыз

 А) чаңгычылар, чыккан, шуарга

Б) бала, карадымы, ярамады

В) төнге, болында, уен

Г) дөрес җавап бирелмәгән

9.Сүз басымы семантик вазифа башкарган вариантны табыгыз

А) ярамый

Б) кешесез

В) килмәдегез

Г) сикәлтәле

10.Тиңдәш кисәкләр арасында каршы кую интонациясе булганда, сызык куела. Шушы кагыйдәгә туры килгән җөмләне табыгыз.

 А) Абага – карап торырга гап-гади үсемлек. (Г.Кутуй)

Б) Малай алдан йөри, мин - арттан. (Һ.Такташ)

В) Ул нидер әйтмәкче иде – әйтми калды. (Г.Бәширов)

Г) Үти алмадым мин әтиемнең соңгы васыятен – соңгы теләген. (С.Хәким)

11. Түбәндә китерелгән сүзләрнең кайсылары рәт гармониясенә буйсынмаган?

Кәгазь, каләм, шигърият, гаҗәпләнү, газиз, Кадрия

А) барысы да рәт гармониясенә буйсынып әйтеләләр

Б) Кадрия сүзе буйсынмаган

В) кәгазь, газиз сүзләре буйсынмаган

Г)дөрес җавап юк

12. Өстәл, эскәмия, эшләпә сүзләрендә...

А) протеза күренеше күзәтелә

Б) эпентеза күренеше күзәтелә

В) эпитеза күренеше күзәтелә

Г) диареза күренеше күзәтелә

13. Яхшылыкларына сүзе ничә мәгънәле кисәккә бүленә?

А) 6                   Б) 5                    В)4                     Г) 3

14. Кайсы төркемдә фразеологик берәмлек бар?

А) соң кайту

Б) агач тартма

В) сары алтын

Г) хәл алу

...........................................................................

2.Сүзләрне транскрипциядә бирегез (5 балл)

Сәнгать, басынкы, зуррак, Мөэмин, җәза

3.Иҗади бирем. Мәкальне ничек аңлыйсыз, мөнәсәбәтегезне белдереп, 50-60 сүздән торган текст языгыз. (5/5 балл)

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

4. Фигыльләрдә юнәлеш категориясе турында языгыз, мисаллар китерегез. (10 балл)

5. Җөмләләрдән хәбәрлекле мөнәсәбәттә торган сүзләрне язып алыгыз (3 балл)

1) Дөнья ямен, яшәү хозурлыгын

Аңлар өчен вакыт җитми һич тә. (Ш.Җиһангирова)

2) Кояшлы көз, алтын гомер теләп,

Сары чәчәк ата көнбагыш. (Ә.Баян)

3) Гали затлар үз йөрәгендәге кояшның нурын соң тамчысына кадәр, кызганмыйча, иҗатына салып китә. (М.Галиев)



Предварительный просмотр:

Төрки-татар әдәбияты буенча тестлар

1.Рун язулы истәлекләрнең берсе –

А) “Юрау китабы”

Б) “Алтын балкыш”

В) “Төрки телләр сүзлеге”

Г) “Бәхет китабы”

2. Барлык нәрсәләрдән дә бөегрәк, алтын белән балкый торган шаһ-китап –

А) “Хаклыклар бүләге”

Б) “Алтын балкыш”

В) “Хакыйкать бүләге”

Г) “Бакырган китабы”

3. Бу шигырь юллары кемнең кайсы әсәреннән?

Әтил суы ака торур,

 Кыя төбен кака торур,

Балык тәлим бака торур –

Кулын тәкый кушарур.

А) М.Кашгарый “Диване лөгатет-төрк”

Б) Й.Баласагунлы “Котадгу белек”

В) К.Гали “Кыйссаи Йосыф”

Г) Ә.Йүгнәки “Һибәтел хәкаик”

4. “Котадгу белек” ничәнче елда иҗат ителә?

А) 1072-1074

Б) 1069

В) 650-656

Г) 1048

5.”Аккан су, йөгерек тел, бу кот туктамас. Бар дөнья әйләнеп, йөреп туймас”. Кайсы әсәрдән?

А) “Диване лөгатет-төрк”

Б) “Котадгу белек”

В) “Һибәтел хәкаик”

Г) “Диване хикмәт”

6. “Һибәтел хәкаик” кем әсәре?

А) Йосыф Баласагунлы

Б) Мәхмүт Кашгарый

В) Әхмәд Йүгнәки

Г) Кол Гали

7. Болгар-хәзәр чоры әдибе?

А) Әхмәд Ясәви

Б) Сөләйман Бакыргани

В) Кол Гали

Г) Сәйф Сараи

8. “Туар кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз – Барысы миңа төшемдә баш иде төп-төз...” Кайсы әсәрдән?

А) Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”

Б) Й.Баласагунлы “Котадгу белек”

В) М.Кашгарый “Диване лөгатет-төрк”

Г) Котб “Хөсрәү вә Ширин”

9.”Кәрәм”, “тел”, “күни сүз”, “игү ат” турында фикер йөртүче әдип –

А) Й.Баласагунлы

Б) Ә.Йүгнәки

В) Сөләйман Бакыргани

Г) Мәхмүд Болгари

10. “Илаһи мәхәббәт” темасын яктыртуга зур урын биргән әдипләр –

А) Ә.Йүгнәки, Котб

Б) Ә.Ясәви, С.Бакырганый

В) М.Кашгарый, Харәзми

Г) Әхмәд Ясәви, Ә.Үргәнчи

11. Шәрекъ классикасы һәм аның төп ядкяре –

А) уйгур язулы истәлекләр

Б) рун язулы истәлекләр

В) Коръән

Г) “Мөхәммәдия” әсәре

12. Сөйләмнең чагыштырмача аерылып торган кисәкләрендә бер үк авазларның, сүзләрнең яки сүзтезмәләрнең кабатлануына нигезләнеп ясалган стилистик фигура.

А) анафора

Б) эпифора

В) анапест

Г) антитеза

13. Кече күләмле дидактик жанр асылын аңлаешлы, үтемле, афористик формада акыллы, гыйбрәтле сүз әйтү, мәгънәле хәлне гәүдәләндерү тәшкил итә.

А) нәсер

Б) хикмәт

В) парча

Г) хикәя

14. Борынгыларның дөнья, тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар, персонажлар турындагы хикәятләр җыелмасы.

А) мифология

Б) мөнәҗәт

В) фольклор

Г) нәзыйрә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5нче сыйныф өчен татар теленнән тест биремнәре

5нче сыйныф  өчен тест биремнәре1.Нечкә сузыклы сүзләрдән генә торган рәтне табыгыза) күлмәк,китап,күз,кишер;б)ваза,роза,бака,елга;в)сөлге,көймә,мәче,өрәңге;г)каен,зал,арыслан,кыяр. 2”Алсу и...

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Единое республиканское тестирование  по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ для обучающихся, изучающих татарский язык      в русских группах общеобразовательных   организаций     ...

Рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына  татар теленнән бердәм республика тестын үтүгә тест (1 вариант)....

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А-Е и заголовками 1-8. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок....

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге 9нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты...

3 нче сыйныф, рус төркеме өчен татар теленнән һәм әдәби укудан биремнәр

3 нче сыйныф, рус төркеме өчен татар теленнән һәм әдәби укудан биремнәр...

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 5 сыйныф татар төркеме

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....