Эссе " Минем педагогик осталыгым"
материал на тему

Минһаҗева Гөлшат Искәндәр кызы

"Татар теле укытучысы" бәйгесендә катнашу өчен кулланылган материал, Эссе "Минем педагогик осталыгым".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_konkurs.docx16.95 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым

Эссе

   Уйлар, уйлар... Әйтерсең  уйларның ниндидер сихри көче бар, каләмемне алдым да уйга калдым. Уйлар мине балачагыма да, туган якларыма да, мәктәп һәм яшьлек елларыма да алып киттеләр...

   Хәтерлим мин,әле бүгенгедәй...

   Әниемнең  кулларына ябышып, мәктәпкә тәүге тапкыр килеп кергәнемне бик ачык хәтерлим. Билгесезлек алдындагы куркуымны җиңәр өчен кызыксынуым, укытучы апамның елмаюын күрү,  миңа көч өстәгәндер. Нәзифә апа ярдәме белән ,беренче укытучымның исеме шулай иде, мин белем дөньясына аяк бастым, һәм шуннан башланып китте...хәреф танырга, укырга, санарга өйрәнү, һәр көн, мәктәптән кайткач, уенчыкларымны төзеп утыртып “укытучы апа” булып уйнау... Әй,гөнаһсыз балачак! Исемә  төшә дә,  уйлап куям,ә бүген балалар шулай хыяллана беләләрме икән?

   Мәктәп елларында сыйныф җитәкчесенең ярдәмчесе булу, сыйныфташларым белән дустанә, ярдәмчел мөгамәләдә булуым да этәргеч биргәндер, мин укытучы һөнәрен сайладым. Әлбәттә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу теләге Әлфия апаның дәресләрендә тугандыр...Татарстанның атказанган укытучысы исемен тиктомалдан гына бирмиләр-иҗади,таләпчән, бала күңелле укытучыбыз дәресләрне бүгенге көн таләпләре белән төзелгән кебек алып бара иде. Ә чыгарылыш сыйныфында без авыл халкы алдында Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”сын күрсәттек. Бүгенге көн кысаларында бу чынга ашмас хәл  кебек тоела.

    Уйларым чуала, фикеремне туплый алмыйм ...киендем дә, урамга чыгып киттем. Ә анда ялтырап кояш елмая, дәресләрдән сон укучылар мәктәп янындагы таудан “чана”(безнең кебек букчаларына утырып)шуалар, кешеләр үтеп-сүтеп йөриләр һәм...Могҗиза!!! Каршыма ак шәлен бөркәнгән, чәчләренә ак бәсләрдәй чал кунган, Нәзифә апам килә!!! Әйтерсең, алларыма  Ходаем фәрештәсен юллаган! 35 ел гомер узган, ә без бер-беребезгә карап елмаеп басып торабыз. Җаныма шулкадәр рәхәтлек, җиңеллек һәм тынычлык иңде-әниемне күргән кебек булдым.

      Укытучымны әнием белән чагыштыру урынсыз түгел, алар икесе дә мине кешеләргә карата мәрхәмәтле, тәрбияле, сабыр һәм бик күп матур кешелеклелек сыйфатларына өйрәттеләр. Мин үзем дә, алар үрнәгендә, укучыларым белән шундый ук мөгамәләдә булырга тырышам. 9нчы сыйныф укучыларының сыйныф  җитәкчесе мин. Укучыларыма да шул ук орлыкларны салырга, аларда үземдәге сыйфатларның бары тик яхшыларын гына  тәрбияләргә тырышам. Бала күңелен сүз белән алдап булмый, аның өчен үзең өлге, үрнәк булырга кирәк, бары тик шул вакытта гына ниндидер уңышларга ирешеп була.

    Уңышлар дигәндә...кемнәрдер призлы урыннарны күз алдында тотадыр, ә минем өчен уңышлы эшем нәтиҗәсе- кешелекле, беркайчан да югалып калмый, авырлыкларга баш бирми, чыгу юлын таба торган, якыннарына төрәк булырдай кешеләр тәрбияләү. Максатыма ирешәм диеп уйлыйсы, өметләнәсе килә. Әлбәттә, бала бит әле ул үзеннән өлкән  кешеләрне бик тыңларга да,укытучы сүзен үтәргә дә теләми, аның өчен дуслар, аларның киңәшләре үтемлерәк,  якынрак була. Менә шул вакытта үземнең укытучы-остазларымны үземә үрнәк итеп куям, һәм  һәр очракта да “кеше” булып кала алам. Моның белән мин алар алдында  бурычлы.

    Татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Бик авыр, тынгысыз һөнәр. 18 ел рус балаларына татар теле укыттым, һәр дәресемдә татар милләтенә, татар әдәбиятына кызыксыну, хөрмәт тәрбияләргә тырыштым. Татар теленнән имтиханнар керү белән үк  3 укучы кызым - Бахтеева Анжелика,Ершова Аня, Федина Полина “4”ле билгеләренә тест үттеләр, былтыр исә шулай ук  3 укучы кызым – Егорова Лиза , Салахова Регина, Тимиряева Арина  “5”ле билгеләренә язып шатландырдылар. Егорова Лиза шулай ук былтыргы уку елында татар теленнән халыкара  олимпиадада призёр булды.

   Бүгенге авыр, тынгысыз  вәзгыятьтә балаларны тәрбияләү генә түгел, укыту да авырлашты.Бары тик баланың күңеленә үтеп керә алсаң гына, ул сине ишетәчәк, күрәчәк  һәм якын итәчәк. Начар укучылар булмый, тәрбиясез, игътибар  җитмәгән балалар була, менә аларда кешеләргә карата яхшылык, ышаныч булдыру, күңелләренә өмет салу зур осталык һәм түземлек сорый. Укытучы һөнәренең көче, сихере менә шунда дип беләм мин.  

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Республикакүләм "Мастер-класс" бәйгесенең район этабына...