МИНЕМ ПЕДАГОГИК ОСТАЛЫГЫМ (эссе)
статья на тему

Гиниятуллина Гульсира Фоатовна

            Һәркем үз һөнәрен мактый диләр

            Хезмәтемне чиксез сөям мин:

           Көләч йөзле нәни дусларымны

          Барыннан да якын күрәм мин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esseminem_ped._ostalygym.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘЛКИ РАЙОНЫ АЛПАР УРТА ГОМУМБЕЛЕМ  МӘКТӘБЕ

МИНЕМ ПЕДАГОГИК ОСТАЛЫГЫМ

(эссе)

Туган тел һәм әдәбияты укытучысы

                                                        Гиниятуллина Гөлсирә Фоат кызының

эш тәҗрибәсеннән

                                                       

МИНЕМ ПЕДАГОГИК ОСТАЛЫГЫМ

                                                                                  Һәркем үз һөнәрен мактый диләр

                                                                                 Хезмәтемне чиксез сөям мин:

                                                                                Көләч йөзле нәни дусларымны

                                                                                Барыннан да якын күрәм мин.

   Хезмәтем  минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин - укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.

  Мин үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлавыма нәрсә этәргеч булгандыр, хәзер инде хәтермәмим дә. Мәктәптә укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы булачакмын. Бигрәк тә әнием укытучы булуымны тели иде. Аның өчен укытучылар иң изге кешеләр булып саналалган. Шушы карарым мине Алабуга  педагогия  институтына китерде дә. Менә өч дистә елдан артык бар булмышымны үз укучыларыма багышлыйм.    

    Укытучы көз көне, төгәлрәк әйтсәк, сентябрь аенда туган. Алтын көздә ул, игенчедән аермалы буларак,туфракка бәрәкәтле орлыклар чәчә. Игенче орлыкны җиргә чәчсә, мөгаллимә балалар күңеленә сала. Игелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, изгелек орлыклары алар.

    Иртәнге салкынча һава. Сентябрь ае. Мин сукмак буйлап мәктәбемә ашыгам. Каршыма эшкә ашыгучы кешеләр очрый, асфальт юлдан төрле машиналар сызгырып уза. Менә бер төркем укучыларым исәнләшеп узды. Бар да каядыр ашыга. Алар арасында инде тормышта аякларында нык басып торучылар да, урыннарын табып, югалтучылары да, киләчәккә зур өметләр баглаучылары да бар...

Менә мәктәбем ишеге. Ике яклап тезелеп киткән каен агачлары бүген дә мине каршы ала. Бүген яфракларыгыз коела башлаган. Әнә берсе бөтерелеп, агач төбенә төшеп ятты, ә икенчесен шаян көз җиле ераккарак алып китте.

    Минем укучыларым да, шул агач яфраклары кебек, төрлесе төрле якка таралачак. Агач– мәктәп, ә яфраклар – укучыларым.

    Менә сыйныф ишеген ачам. Минем күзләремә ничә караш төбәлгән. Берсе күзләрен яшерә – дәрескә әзер түгел, икенчесе туры карый – өметле укучы, өченчесе  мәктәп киеменнән түгел, димәк, әбисендә кунган – гаиләдә четереклелек. Ә бит һәрберсенә бердәм таләп.

    Ничек итеп бала күңелен яраламаска?! Ә уйлап баксаң, һәрберсенең эчендә яшерен талант яши.

    Бүгенге көн таләпләре катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да  чагылыш тапсын. Мин дә шушы  эш дәверендә укучыларга дәрес бирүнең нинди генә ысулларын, методларын кулланып карамыйм.  Әлеге проблемаларны чишү өчен мөгаллимәнең үз эшенең чын остасы, һәр дәрескә заман сулышы өрүче,яңалыкка омтылучы шәхес булуы мөһим.  

     Сөйләм телен үстерү максатыннан, мин, дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда ситуатив-тематик күнегүләр тәгъдим итәм. Бу - аралашу өчен стимул .Ә коммуникатив алымнар технологиясен кулланып дәресләр уздыру үзенең нәтиҗәләрен күрсәтә дә башлады. Мәсәлән, дәрес вакытында укучыларым берсеннән – берсе оялмыйча, уңайлы психологик халәттә утырып, курыкмыйча җавап бирәләр, бер – берсенең ярдәмен тоялар, үзләренә ныграк ышана, иптәшләре белән күбрәк аралаша башладылар. Җавап бирергә кыенсынган, оялучан укучыларга дәресләрдә ярдәм оештыру сәбәпле, укучыларым арасында дуслык көчәйде, миһербанлылык үсте, укучыларымның эчке дөньялары да көннән– көн матурая барды.

    Яшьләрнең тәрбиялелеге-бүген иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Укучыларда иҗади сәләт формалаштыру һәм аларга иҗади эш күнекмәсе бирү – кичә, бүген, иртәгәге көн арасында күпер генә түгел, ә бәлки үткәнне киләчәк белән бәйләүче, үткәнне киләчәккә юнәлдерүче бөек көч.

    Безнең киләчәгебез бабаларыбыз гореф-гадәтләрен, йолаларын ни дәрәҗәдә саклый алуыбызга бәйле. Безне алга чыгарачак яңа буын бүген мәктәптә формалаша.Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, төп тәрбияви мәсьәләләр үткән, бүгенге, киләчәк буын укытучыларын борчыган  темаларның берсе булып кала.

     Бүгенге мәктәпкә зур үзгәрешләр заманының яңа буыны килде. Кем булуыңа карамастан, телисеңме-теләмисеңме, син заман агымына иярергә мәҗбүр. Нинди идеаллар белән яши бүгенге көн укучысы? Шундый катлаулы сораулар алдында калды мәктәп мөгаллимәсе. Заман мәктәбендә укыту-тәрбия эшләренең эчтәлеген, төп юнәлешен билгеләүдә һәр коллективның, һәрбер укытучының иҗади якын килүе сорала. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый.

Туган тел һәм әдәбиятын укытуда да үзгәрешләр сизелә. Яңа ысуллар, алымнар гамәлгә керә, укытуда төрле-төрле чаралар кулланыла. Мәсәлән, бүгенге көндә Сингапур иленнән кергән системаны үзләштерү һәм  дәресләрдә файдалану, ФГОС таләпләренә җавап бирерлек дәресләр бирү һ.б. Заман укытучысы алар белән һәрдаим танышып барырга, аларны үз практикасында кулланырга тиеш. Әмма һәр яңалыкның нәтиҗәле булуы мөһим.

Әдәбият дәресләрен яңа төрләр:дәрес-кичә, дәрес-семинар, әдәби кунакханә, дәрес-әдәби түгәрәк утырышы формасында уздыру да уңай нәтиҗәләр бирә.

Әдәбият-тормыш дәресләре балаларны мәктәпне тәмамлап чыккач та, һәр нәрсәгә карата үз фикерен, үз карашын, мөнәсәбәтен булдырырга, аны исбатлый һәм яклый алырга күнектерә. Заман туган тел мөгаллимәсе каршында әхлак тәрбиясе бирү, туган якка, телгә, илгә мәхәббәт тәрбияләү, буыннан –буынга килгән гореф-гадәтләрне саклу, торгызу бурычы да куя бит. Шушы бурычларны үтәү өчен  яшь, чиста, саф күңелгә шифалы орлыклар чәчәргә, ул орлыкларның шытып чыгуларын, үсүләрен, өлгерүләрен сабыр гына көтәргә кирәк. Милләтебезнең киләчәге безнең–туган тел һәм әдәбияты мөгаллимәләре һәм бүгенге буын кулында. Шушы буыннар чылбыры өзелмәсә, татар милләтенең, татар теленең киләчәге булыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем педагогик осталыгым (эссе)

"Минем педагогик осталыгым" дигән темага эссе....

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Укытучы һөнәре турында уйланулар, үземнең хезмәт юлын яңадан сайларга мөмкинлегем булса, мин барыбер укытучы булыр идем ......

"Минем педагогик осталыгым" эссе

"Минем педагогик осталыгым" эссе....

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Минем педагогик осталыгым (эссе)...

"Минем педагогик осталыгым" эссе

"Туган тел" мастер-классында катнашу өчен язылган эссе...

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым?...

"Минем педагогик осталыгым" эссе

Һәр төр һөнәр ияләре арасында үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, гомер буе яраткан һөнәренә тугрылыклы булып калучы кешеләр була. Нәкъ менә алар  башкаларг...