Использование компьютерной технологии.
статья на тему

Наматова Гузалия Ансаровна

 Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Моңа мәгълүмати технологи­яләр дә нык тәэсир итә. Бүген­ге мәгълүмати технологи­яләргә нигезләнгән мәгариф­нең нәтиҗәлелеге файдаланы­ла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки пе­дагогик эшнең сыйфатына да бәйле. Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тула­ем тәэсир итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kompyuter_tehnologiyase.docx30.3 КБ

Предварительный просмотр:

Башкарды: ТР Зеленодольск муниципаль районы  

                                                     Н.Соболев исемендәге Васильево 2 нче номерлы

                              урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                     татар теле һәм әдәбият укытучысы

                     Наматова Гүзәлия Әнсар кызы

2018 ел

 Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Моңа мәгълүмати технологияләр дә нык тәэсир итә. Бүгенге мәгълүмати технологияләргә нигезләнгән мәгарифнең нәтиҗәлелеге файдаланыла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки педагогик эшнең сыйфатына да бәйле. Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тулаем тәэсир итә.

         Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану  максатларын куя. Шулар белән бергә, заман алга барган саен, бүгенге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны  заманча технологияләрнең берсе булган компьютер технологиясе алып тора. Хәзер әлеге технология кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә  нык үтеп  керде. Бер генә белгечлекне, профессияне дә аңардан башка  күз алдына китереп булмый. Мәгариф оешмаларын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Шунлыктан мәктәпләр интерактив такталар, мультимедиа проектлары белән җиһазлана, дәресләрдә компьютерлар кулланыла. Башка күп кенә һөнәрләр кебек үк, укытучы һөнәре дә компьютер технологияләрен нәтиҗәле куллануны күз алдында тота. Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерны “йөгәнли белү” гә кызыксыну булдыру бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү - әлеге технологиянең иң өстенлекле ягы. Төрле фән дәресләрендә, шул исәптән татар теле  һәм әдәбият дәресләрендә дә әлеге технологияләрне торган саен киңрәк һәм нәтиҗәлерәк кулланалар. Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары  җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә.

            Дәрестә компьютер технологияләрен  куллану бигрәк тә отышлы, чөнки хәзерге заман укучысы өчен бу иң кызыклы һәм кулланырга җайлы булган ысулларның берсе. Ул укучыларда танып белү активлыгын һәм сәләтләрен үстерә. Бу ысулларны куллану өчен, билгеле, төп шарт булып, укучыларның кирәкле белем запасы туплавы, мотивация, мөстәкыйльлек һәм индивидуаль эзләнү мөмкинлекләре булу кирәк. Әдәбият дәресләренең мондый мөмкинлекләре зур, чөнки ул күңелләрне рухландыра торган, яшәргә әхлакый көч бирә торган фән. Бу дәресләрдә компьютер аша графика, видео, тест, нәшрият эшчәнлекләре, интернет, төрле программалар кулланып була. Аларны төрле дәрес типларында файдаланырга мөмкин.

Мәсәлән, әдәбият дәресләрендә һәрбер язучының иҗаты белән таныштырганда укытучының сөйләменә әдипнең тормышы һәм иҗаты турындагы слайдлар, әсәрләре язылган аудио һәм видео дисклары, укучыларның әзер презентацияләре ярдәмгә килә. Алар уку – укыту процессын бөтенләй башкача төзергә мөмкинлек бирә һәм укучыларда күбрәк кызыксыну уята.

          Компьютер технологияләре белем бирүнең эчтәлеген, методларын, оештыру формаларын сыйфатлы итеп үзгәртә, укучыларның шәхси сәләтләрен, үзенчәлекләрен, танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә, ә аның көче, интеллектуаль базасы, күрсәтмәлелек белән ярашуы вакыйгаларда турыдан – туры катнашучы булырга мөмкинлек бирә, үсеше белән идарә итәргә этәрә.

Мин, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак,  үзем укыта торган дәресләрне кызыксынучан, нәтиҗәле, файдалы  итүдә уку - укытуның  сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм. Һәр компьютерда туган телебездә эшләргә һәм белем алырга. мөмкинлек бар, барлык компьютерларга татарча шрифтлар программасы кертелгән, интернетка тоташтырылган.

          Хәзерге вакытта дәресләрдә мультимедиа чаралары еш кулланыла. Бу мультимедиа технологияләрен куллану  яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Беренчедән, укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре барлыкка килә.

Видео-аудио һәм текст материалын берләштерү теманы комплекслы ачарга, аны иҗади кабул итәргә,укучыларның активлыгын күтәрергә булыша.

           Презентация формасында эшләнгән слайдларны дәресләремдә еш кулланам. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә куллану өчен презентацион программалар бик уңайлы.  Г.Тукай,  М.Җәлил,  Ф.Яруллин, А.Алиш кебек шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен, эшләнгән әзер презентацион программаларыбыз  да бар.

Бүгенге көндә күпчелек мәктәпләрдә күп мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, барлык мәктәпләрдә дә җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Без бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшебездә кулланырга тырышабыз. Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, мондый дәрескә әзерлек укытучыдан күп вакыт та таләп итә.

”Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Туган тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында  урынлы, уйланылып  кулланылган компьютер белән эш  укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.

          Дәрес – уку-укыту эшчәнлегенең иң төп урыны. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары  җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә. Компьютер – бүгенге заманда белем алу өлкәсендәге максатларга ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул. Моның өчен мөгаллимгә компьютердан файдалануның үзенә хас үзенчәлекләрен педагогик әсбап буларак аңлау, аның мөмкинлекләрен һәм җитешсез якларын билгели белү;

-уку материалын аңлата алу һм укучылар белемен тикшерүнең бер ысулы буларак веб-ресурслардан файдалана белү тәбрибәсенә ия булу;

-үзең укыта торган фән укытучылары өчен тәкъдим ителгән кулланма программа һәм ярдәмлекләр белән эш итә белү алымнарын үзләштерү кирәк.

        Электрон уку ярдәмлекләре түбәндәге дидактик бурычларны хәл итәргә булыша:

--аерым фәнгә караган база белемен үзләштерү;

--дәрес материалы белән мөстәкыйль эш иткәндә укучыларга уку-методик ярдәм күрсәтү;

--уку материалы белән мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре булдыру;

--үзләштергән белемне билгеле бер калыпка салу;

--аеруча катлаулы, четерекле сорауларга җавап бирергә күнектерү;

--үз-үзеңә контрольлек итү күнекмәләре булдыру;

--укучыда гомуми белем алу күнекмәләре булдырып, аны тиз арада имтихан бирүгә әзерләү.

      Дәрестә компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Укытуның башка  нәтиҗәлерәк чараларын эшкә җигү мөмкин булганда, компьютер куллану һич тә мәҗбүри түгел. Башка укыту ысуллары белән чагыштырганда югарырак нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге биргән очракта гына мәгълүмати технологияләргә мөрәҗәгать итү мөһим. Әлеге техгологияләр яңа материалны өйрәнү дәресләрендә, осталык һәм күнекмәләрне үзләштергәндә, шулай ук практик дәресләрдә яхшы нәтиҗәләр бирә.

Татар теле һәм әдәбият  дәресләрендә дә мәгълүмати технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек, әлеге технология – шәхескә юнәлтелгән, ныклы һәм вариатив булуы белән аерылып тора. Компьютер, күрсәтмәлелекне һәм  контрольлекне тәэмин итеп, күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә. Дәресләрдә компьютер куллануның  юллары һәм ысуллары күптөрле. Шуларның берсе – электрон презентацияләр.

            Дәрестә кулланылган теләсә нинди визуаль мәгълүматның уңай нәтиҗәсе бар. Һәрбер укыту чарасы дәрес материалын үзләштерүгә этәргеч бирә. Шулай да мондый чаралар кулланып үткәрелгән  дәресләр гадәти, укучы өчен дә,  укытучы өчен дә кулай булырга, тышкы бизәкләре белән  укучы дикъкатен читкә юнәлдермәскә тиеш. Кайбер дәресләрдә кәгазьдән ясалган берничә таблица яки схема күрсәтү дә җитә. Әгәр дә инде  алар искергән дә булса,   ул чакта электрон презентация - әлеге мәсьәләне хәл итүнең заманча һәм кулай юлы.  Аны куллану урынлы, чөнки ул балаларның игътибарын читкә  юнәлдертми.  Электрон презентация бары даими кулланылган очракта гына  уңай нәтиҗә бирәчәк, шул ук вакытта аны  һәр дәрестә куллану белән дә артык мавыкмаска кирәк.

      Электрон презентация – укытучы тарафыннан дәрестә кулланыла торган һәм аның аңлатмалар бирүен  һәм өстәмәләр кертүен таләп иткән ярдәмче чара. Презентация слайдларын дәрес материалын аңлатканда, үзләштергән белемнәрне ныгытканда яки дәрестә проблемалы ситуацияләр булдырган чакта куллану аеруча уңышлы. Дәресләрдә компьютер презентацияләрен файдалану татар теле фәнен тагын да эчтәлеклерәк, тәэсирлерәк, нәтиҗәлерәк, күрсәтмәлерәк укыту мөмкинлеге бирә.

    Презентация өчен материал фәннилек, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек принципларына җавап бирерлек итеп сайланырга тиеш.  Презентацияне дәреснең  барлык  этапларында да  кулланырга мөмкин:

             Белемнәрне актуальләштерү укучылар белән әңгәмә рәвешендә уза. Мондый әңгәмә сорауларын слайдлар белән тулылындыру отышлы. Боларда схемалар, таблицалар рәвешендә бирелгән үткән дәресләрдә алган, укучыларга таныш булган теоретик материал бирелә. Үтелгән материалны тизрәк искә төшерү өчен узган дәрес презентацияләрен дә файдаланырга була, бу очракта ассоциатив хәтер эш итәчәк. Кайбер слайдларда җавап табу өчен өстәмә сораулар да язылган булырга мөмкин, әмма җаваплар үзе язылмый.

             Яңа материалны аңлаткан чакта презентация бирелешенең мөмкинлекләре бик зур. Слайдларны күрсәтү тәртибе һәм төзү логикасы өйрәнелә торган материалның эчтәлегенә, аерым сыйныф укучыларының аны үзләштерү үзенчәлекләренә, укытучы шәхесенә бәйле. Бу очракта укучы белән укытучы  арасындагы мөнәсәбәтнең нинди булуы да игтибарга алынырга тиеш. Слайдларны текст белән чуарламаска кирәк. Анда, башлыча, даталар, исем, термин, рәсем, схема, зур булмаган таблицалар, кыскача тезислар языла. Слайдның масштабы, төсе фоны алдан уйланыла.Дәрес темасын аңлату – тулаем презентацелеп барырга тиеш дигән сүз түгел. Аңлату барышында дәреслек белән бә эшләнә, тактага һәм дәфтәрләргә дә языла, кагыйдәләр белән дә эш ителә. Бу очракта слайдларда бары тик терминнар яки кагыйдәләр генә языла. Дәрес материалын беренчел ныгытканда әңгәмә һәм тестлар белән эш итү кулайрак.  Бу укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләргә дә ярдәм итә.

             Әгәр презентация дәреснең барлык этапларында да кулланылса, аның аерым өлешләрен  төрле фоннарда күрсәтү отышлырак. Тик шунысы бар: дәрестә слайдларны кирәгеннән артык күп куллану белән мавыкмаска кирәк, шул ук вакытта бертөрле дә булмасын – менә шул чакта гына аларны куллану уңай нәтиҗә бирәчәк.

              Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. Кагыйдә буларак, бу – үзе бер дәрес. Мондый дәрес презентациясенә өйрәнелә торган терәк схемалар,  таблица, күнегү фрагментлары кертелә. Мондый презентация катгый логика белән аерылып торырга тиеш түгел. Төрле фоннарны, анимация элементларын да кулланырга була.

              Дәресләрдә презентацияләр төзү һәм куллану турындагы фикерләрне гомумиләштереп, түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин: Анимация күп  һәм артык актив булмаска тиеш. Баланың төп игътибар теманы үзләштерүдән читкә китәргә тиеш түгел.Фонга аерым игътибар бирелергә тиеш. Караңгы һәм артык кискен төсләргә язылган  язулар укучы игътибарын читкә җибәрә. Төсләрнең һәм текстның еш алмашынуы да  файдага түгел.Тавыш катнашында бирү дә артык. Бу очракта укытучы аңлатма биреп бармаган видеофрагментлар гына искәрмә булып тора.Электрон презентацияләрне өй эшенең бер төре  итеп тә бирергә мөмөкин.  Мондый биремнәрне үтәгән чакта укучылапр компьютер белән эш итәргә, үз фикерләрен төгәл һәм кыска итеп  әйтергә өйрәнә. Мондый презентацияләрне укытучы аңлаткан чакта да, өй эшләрен тикшергәндә дә кулланырга мөмкин. Моның өчен вакыт та аз сорала. Укучылар яңа презентацияләр белән тәнәфес вакытында да, дәрестән тыш буш вакытларда да  бик теләп таныша алалар. Алар, үзләре башкарган эшнең кирәклеген тоеп,  өй эше биремнәрен үтәүгә җитдирәк тә карый башлый.  Хәтта докладлар һәм төрле чыгышлар  әзерләргә бик үк атлыгып тормаган  укучылар да компьютер белән бик теләп эшлиләр. Соңгы вакытта мәктәпләрдә тоташтан  Интернетка  тоташу бара. Димәк, дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда интернет-материалларны киңрәк кулланырга була дигән сүз. Барлык фәннәр буенча да, шул исәптән татар теленнән дә, мәгълүмати ресурслар саны арта. Интернет торган саен уку-укыту эшчәнлегендә файдалана алырлык мөмкинлекләргә ия була бара.

Беренчедән, магнитлы “хәтердә” саклануы сәбәпле, башкаларның да аннан күп тапкырлар файдалана алу мөмкинлеге бар.

Икенчедән, бөтенләй яңа мәгълүматны эзләп табарга, аны башкалары белән чагыштырып, конструктив аралашуга корылган проблемалы ситуация булдырырга мөмкин. Әлеге материал дәреслектә бөтенләй юк, шул ягы белән ул кызыклы да. Тикшерү һәм эзләнү барышында укучылар әлеге проблемага карата үз фикерен, үз мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала.

Өченчедән, алдан ук уйланылган тема буенча күзәтү бурычы куела. Бу – укучының иҗади эше буларак бәяләнә ала. Интернет мөмкинлекләреннән файдаланган очракта белем сыйфаты дәрәҗәсе, укуга булган теләк-омтылыш тагын да арта.

Димәк, укытучының, үзлегеннән укып, белемен күтәрүдә һәм дәресләр уздыруга үзерләнүендә Интернетның ресурсларыннан белеп файдалануның  да әһәмияте зур.

       Компьютерга кертелгән махсус программалар тестлар төзү һәм чишү өчен укытучы хезмәтен күпкә җиңеләйтә.

             Кече сыйныфлардан ук  компьютерда тестлар белән эшләргә өйрәнгән укучылар тора-бара үзләре дә мөстәкыйль рәвештә тестлар төзи башлыйлар һәм югары сыйныфларда имтиханнарга дә мөстәкыйль әзерләнә алачаклар. Дәресләрдә  уңышлы кулланырга мөмкин булган компьютер программаларының берсе – Microsoft  Power Point программасы. Әлеге программа нигезендә төрле темаларга презентацияләр һәм слайдлар әзерләргә, аларны соңгы вакыттка кадәр киң кулланган кәгазь плакат һәм таблицалар урынына күрсәтмәлелек рәвешендә файдаланырга була. Шулай ук укучыларның үзләренә дә өй эшләре итеп тә, иҗади эш формасында да,   өстәмә белем бирү дәресләрендә (түгәрәкләрдә) дә уңышлы кулланырга мөмкин.  

                 Заман алга барган саен, уку-укыту технологияләре дә үзгәрә, камилләшә. Соңгы елларның иң зур казанышы, әлбәттә, уку-укыту эшчәнлегенә компьютер технологияләренең үтеп керүе булды. Әлеге технология дәресләрне җиһазлауның бер чарасы гына түгел, бәлки  нәтиҗәлелеген арттыруда  һәм уку сыйфатын күтәрүдә дә билгеле бер әһәмияткә ия. Компьютер технологияләрен дәреснең һәрбер этабында мәгълүмат эшкәртүнең төрле төрләрендә дә кулланырга мөмкин. Әлеге эшчәнлекне җыеп кына менә мондый таблица рәвешендә күрсәтергә мөмкин:

                 Компьютер технологияләрен татар теле һәм әдәбият  дәресләрендә куллану дидактиканың фәннилек, күрсәтмәлелек,аңлаешлы булу, эшлеклелек, һәм мөстәкыйльлек принципларын куллану мөмкинлеге бирә.Алар яңа төр  мәгълүмат табуның аеруча әһәмиятле функцияләрен үти, белемне камилләштерүдә, ныгытуда һәм гомумиләштерүдә, тәрбия бирүдә, эзләнүләр һәм  тикшерүләр алып баруда, үзгәрешләр кертүдә зур чара булып тора. Әлеге технологияләрдә уңышлы файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, укучыларның кызыксынучанлыгын арттыра, аларны белем дөньясына җәлеп итә, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта.

            Укучыларның үзлегеннән эзләнү эшчәнлеген стимуллаштыру уку-укытуның мөһим принцибы булып санала. Моңа биремнәрне  репродуктив төрдән иҗади төргә кадәр акрынлар катлауландыра бару, дәресләрдә фәнара бәйләнеш фрагментларыннан, һөнәри эчтәлектәге сораулардан, милли-төбәк компонентыннан һәм компьютер технологияләреннән нәтиҗәле файдалану юлы белән ирешелә.

Мин барлык укытучыларга да эшләрендә зур уңышлар телим. Киләчәктә дә яңа алымнарны кулланып эшләргә язсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Использование компьютерной технологии при коррекции речевых нарушений у детей старшего дошкольного возраста в условиях логопедического пункта.

Использование в коррекционной работе разнообразных нетрадиционных методов и приемов предотвращает утомление детей, поддерживает у детей с различной речевой патологией познавательную активность, повыша...

Использование компьютерных технологий в преподавании английского языка в МАОУ «Лицей гуманитарных наук»

Информатизация учебного процесса - одна из важнейших задач современного образования. Она связана с развитием материально-технической базы учебных заведений, переподготовкой учителей, разработкой метод...

Использование компьютерных технологий на индивидуальных коррекционно-логопедических занятиях, журнал "ЛОГОПЕД" № 3, 2011 г.

Представлены авторские компьютерные игры-презентации по автоматизации поставленных звуков на разных этапах работы....

Использование компьютерных технологий при изучении темы: «Графический способ решения систем уравнений» - алгебра 9 класс Конспект комбинированного урока с использованием ЦОР (цифровых образовательных ресурсов).

Данное пособие составлено как методическая разработка для проведения уроков по алгебре в 9 классе по теме «Графический способ решения систем уравнений» (в тематическом планировании - 2 часа).Пособие с...

Методические рекомендации по теме: "Использование компьютерных технологий для создания фонограммы "минус", по дисциплине "Студия компьютерной музыки".

Разработанные мною методичнские рекомендации помогут в работе педагогам-музыкантам, звукорежиссерам, аранжировщикам....